Инклюзив белем бирү шартларында сәламәтлекләре чикле балалар өчен махсус шартлар тудыру

№ 193

Линар ЗИННӘТУЛЛИН,

Буадагы М.М.Вахитов исемендәге гимназия директоры, Татарстанның атказанган укытучысы

Инклюзив белем бирү дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан иң кешелекле һәм нәтиҗәле алым дип кабул ителде. Россия мәгариф системасында да инклюзив белем бирү төп юнәлешләрнең берсенә әйләнеп бара. Сәламәтлекләре чикле балаларның белем алуы алар өчен җәмгыять тормышында актив катнашу, уңышлы социальләшү, профессиональ һәм социаль эшчәнлектә үзләрен нәтиҗәле итеп күрсәтү өчен мөһим шарт булып тора. Россиянең һәр төбәгендә инклюзив белем бирүнең төрле вариантлары бар.

Безнең гимназиядә оешкан модельнең үзенчәлеге шунда: сәламәтлекләре чикле балаларны аерым укыту, тик үз яшьтәшләре белән бергәләп тәрбияләнү һәм социальләшү. 2019 елда Татарстанның  бала хокукларын яклау буенча ул чактагы вәкаләтле вәкиле Г.Удачина гимназиябездәге инклюзив белем бирү системасын бик тә уңышлы дип бәяләде. Гимназиянең бу юнәлештәге эшчәнлеге 2018 елның февраль аенда Мәскәүдә булып узган “Инклюзив белем бирү”дигән темага Бөтенроссия конференциясендә дә  яктыртылды.

Бу эш кайдан башланды соң? Буа районы башкарма комитетының 2015 елның 17 августындагы 417 нче карары нигезендә, безнең гимназиядә 2015 елның 1 сентябрендә сәламәтлекләре чикле (акылга зәгыйфь) балалар өчен өч башлангыч сыйныф ачылды. Баштарак бу вакыйгага кайберәүләр  канәгатьсезлеген дә белгертте. Кайбер югары оешма вәкилләре дә моны татар гимназиясенең дәрәҗәсен төшерүче вакыйга дип карады. Без үзебезнең ата-аналарыбызга бик рәхмәтле, алар, хәлне дөрес аңлап, бу эштә безгә зур ярдәмче булдылар. Гимназиябез укучылары да яңа килеп кушылган балаларны тиз арада үз араларына керттеләр, алар белән уртак чараларда теләп катнаштылар. Шулай итеп, гимназиябездә инклюзив белем бирүнең үзенчәлекле моделе оеша башлады. 2017/2018 уку елында инде җиде сыйныф-комплектта барлыгы 48 бала укыды. 2017 елның 1 сентябреннән Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы гимназияне башлангыч сыйныфларда укучы сәламәтлекләре чикле балалар өчен дәүләт стандартларын гамәлгә куючы база уку йорты итеп билгеләде.

Бу хәл гимназиябезнең хокукый-норматив базасына үзгәрешләр кертүне таләп итте. Нәтиҗәдә, гимназия Уставының һәрбер бүлегенә тиешле төзәтмәләр кертелде. Инклюзив белем бирү белән бәйле булган локаль актлар кабул ителде.  

Сәламәтлекләре чикле балалар өчен махсус шартлар тудыру безнең эшчәнлекнең төп юнәлеше булып торды. Беренче юнәлеш Россия Федерациясенең “Уңайлы тирәлек” дәүләт программасы нигезендә тормышка ашырылды. Безнең Буа районында, шул исәптән безнең уку йортында да, тормышка ашырылган программа тулы бер чаралар комплексын тәшкил итте: сәламәтлекләре чикле балалар хәрәкәте өчен барлык киртәләр юкка чыгарылды. Бу эшләр гимназиядә балаларыбызның үзенчәлекле ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек белем бирү системасын төзергә ярдәм итте.

Махсус шартлар тудыру шулай ук җайлаштырылган гомуми белем бирү программаларын төзүне таләп итә. Беренче чорда акылга зәгыйфь балалар өчен белем баскычлары билгеләнмәгәнгә, адаптив программалар 1 – 9 нчы сыйныфлар өчен төзелде. Гимназиябездә сәламәтлекләре чикле балалар өчен федераль дәүләт стандартларын гамәлгә ашыру 2016/2017 уку елыннан башланды. Башлангыч сыйныфлардагы гомуми белем бирүнең яңа федераль стандартлары нигезендә эш програмалары һәм календарь-тематик планнар төзелде. Яңа шартларда иң кирәклесе укытучы белән бергәләп эшләгәннән соң, дәрестә уку эшчәнлегенең максатын мөстәкыйль әйтеп бирү һәм аңа ирешү өчен тиешле гамәлләр башкару булды. Быелгы уку елында төп мәктәп программасы белән укучы аерым ихтыяҗлы балаларыбыз өчен дә федераль дәүләт стандартлары нигезендә эш программалары һәм 7 нче сыйныфка кадәрге сыйныфлар өчен календарь-тематик  планнар төзелде.

Адаптив белем бирү программалары уку йортының белем бирү эшчәнлеген  һәм күзалланган нәтиҗәләргә ирешүдә эшчәнлек юнәлешләрен билгели. Программалар шулай ук төрле белем бирү маршрутларын проектлаштыру һәм уку йортының коррекцион-үстерелешле эшчәнлеге өчен нигез булып тора, белем бирүнең сыйфатын да билгели. Кызганыч, безнең практик эшчәнлектә инклюзив белем бирүне программ-методик яктан тәэмин итү кыенлыклар аша бара. Адаптив белем бирү программалары буенча укытылырга тиешле дәреслекләрнең кайтып җитмәве дә укытуның сыйфатын күтәрүдә авырлыклар тудыра.

Сәламәтлекләре чикле балалар өчен аерым әзерлекле укытучылар да кирәк. Инде 20 укытучы өстәмә белем бирү системасы аша махсус әзерлек үтте. Без аеруча Казандагы В.Г.Тимирясов исемендәге инновацион университетына, Мәгарифне үстерү институтына, КФУның Идел буе төбәкара укытучылар квалификациясен күтәрү үзәгенә рәхмәтле. Өч елга бер тапкыр укытучыларыбыз шул уку йортларында квалификацияләрен күтәрә.

Инклюзив белем бирүнең матди-техник базасын барлыкка китерүдә махсус шартлар булдыру мөһим. Соңгы елларда алынган интерактив һәм спорт җиһазлары, җайлаштырылган урындык һәм парталар, хезмәт дәресләре өчен җайланмалар балаларыбызның белем алулары өчен яңа мөмкинлекләр бирә. Районыбыздагы бик күп оешмалар сәламәтлекләре чикле балалар өчен махсус шартлар барлыкка китерүдә катнашты. Казандагы Буа якташлыгы җәмгыяте төп спонсорларыбызның берсе булып тора. “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Апас бүлекчәсенә дә без бик рәхмәтле. Грант программаларында катнашу да махсус шартлар тудырырга мөмкинлек бирә.

Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы ярдәмендә «Татарстанның инициативалар картасы» интернет-проектында катнашып, без сәламәтлекләре чикле балалар өчен хореография залына җиһазлар алу мөмкинлегенә ирештек. 2021 елда “Татнефть” грантлары конкурсында җиңү гимназиядәге сәламәтлекләре чикле балалар өчен тренажерлар залына җиһазлар алырга мөмкинлек бирде. Социаль партнёрлык инклюзив белем бирү үсешенең хәзерге этабында сәламәтлекләре чикле балаларның социальләшүен тормышка ашыруда төп фактор булып тора. Үзара мөнәсәбәт безнең алда торган кайбер мәсьәләләрне чишә, укыту-тәрбия процессын оптимильләштерүгә кызыксынган кешеләрне һәм оешмаларны бергә җыя, җәмгыятьнең социаль заказын үтәргә ярдәм итә. Районыбызда сәламәтлекләре чикле балалар белән эшне фәнни-методик яктан оештырып, тематик семинарлар үткәреп, гимназиябездәге уңышлы тәҗрибәне район мәктәпләренә таратуда Буа районы мәгариф идарәсе инклюзив белем бирү системасының төп координаторы булып тора. Шулай ук Буа шәһәрендәге психологик-медицина-педагогик комиссиясе күрсәтмәләре дә сәламәтлекләре чикле балалар өчен махсус шартлар тудыруда нигез булып тора. Районыбыздагы Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының “Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дә гимназия белән тыгыз бәйләнештә яши. Аларның һәр хезмәткәре аерым сыйныф белән индивидуаль эшли. Шәһәребезнең мәктәптән тыш тәрбия эшләре үзәге өстәмә белем бирү учреждениесе дә, әһәмиятле социаль институтларның берсе буларак, сәламәтлекләре чикле балалар өчен дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруда шартлар тудырырга ярдәм итә. Гимназиядәге укучы балалар алар аша өстәмә белем ала. Алар ярдәме белән балаларыбызның республика дәрәҗәсендәге зур бәйгеләрдә катнашуына мөмкинлек табабыз. Буа районының ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы да сәламәтлекләре чикле балалар белән төрле чаралар үткәрүдә катнаша һәм алар өчен бүләкләр әзерли. Буа ветеринария техникумы белән хезмәттәшлек тә зур әһәмияткә ия. Төп мәктәпне тәмамлагач, сәламәтлекләре чикле балалар белем алуларын бу уку йортында дәвам иттерә. Бер елдагы  чыгарылыш балалары ташчы һөнәренә укыса, икенче, өченче чыгарылыштагы егетләр һәм кызлар пешекче һөнәренә өйрәнә.

Шул рәвешле, гимназиябездә оештырылган махсус шартлар сәламәтлекләре чикле балаларга уку чорында үз урыннарын табарга, адаптив белем программасын база дәрәҗәсендә үзләштерергә, индивидуаль үзенчәлекләре туры килә торган шәхси сыйфатларын һәм танып-белү  эшчәнлеген  үстерергә ярдәм итә. Балаларыбызга хезмәт тәрбиясе бирүдә үзенчәлекле алымнарыбыз бар. Бишенче сыйныфтан кызлар – тегү һөнәренә, ә малайлар агач эшенә өйрәнә. 9 нчы сыйныфны тәмамлап чыкканда, технологиядән чыгарылыш имтиханы тапшырулары сәбәпле, укучыларыбыз зур тырышлык белән бу фәнне өйрәнәләр, эшләнмәләре белән төрле конкурсларда катнашалар, җиңү яулыйлар. Гимназиягә килгән һәркемне алар ясаган композицияләр каршы ала. Гимназия базасында оештырылган кече фермадагы куяннарны карау да сәламәтлекләре чикле балаларны социальләштерергә ярдәм итә һәм аларга киләчәктәге тормышлары өчен  кулланма булып тора.

Физик тәрбия бирүдәге тәҗрибә дә башка уку йортларында куллануга лаеклы. Сәламәтлеге чикле укучылар сәламәт яшьтәшләре арасында ярышларда да катнашалар һәм җиңүләргә дә ирешәләр. Сәламәтлекләре чикле балаларның физик тәрбия дәресләрен Буа үзәк хастаханәсеннән физик тәрбия буенча инструктор килеп үткәрә. Дәресләрне һәр баланың үзенчәлекләрен исәпкә алып бару үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Бу хакта “Яңа гасыр” телевидениесенең 2021 елның 26 мартында булган “Депутат трибунасы” тапшыруында да әйтелде.

Барлык укучыларыбыз да гимназиядә оештырылган тәрбияви һәм дәрестән тыш эшчәнлектә тигез дәрәҗәдә катнаша. Бу эшчәнлек сәламәтлекләре чикле балаларның сәләтләрен үстерергә ярдәм итә. Алар арасында “Без – Россия гражданнары” республика конкурсында, Республика тәрбия үзәге оештырган конкурсларда җиңеп чыгучы укучыларыбыз да да бар. “Без – бергә” республика конкурсының муниципаль этабында берничә ел рәттән укучыларыбыз, сәламәт яшьтәшләре белән беррәттән катнашып, призлы урыннар яулады, ә инклюзив команда составында катнашып, җиңүче булды. Быелның 28 – 30 сентябрендә Казандагы “Байтик” сәламәтләндерү-укыту үзәгендә узган яшь натуралистлар слётында гимназиябезнең инклюзив командасы “Туган як экологиясе” конкурсында призлы урын алды.

Балаларны тәрбияләүдә һәм белем бирүдә аерым шәхес түгел, ә коллектив, иҗатчылар ансамбле төп иҗатчы булып тора. Безнең коллективтагы һәр укытучы – үз эшенең төп остасы. Аларның һәрберсе төрле дәрәҗәдәге  вебинарлар, семинарлар аша үз компетенцияләрен үстерә. Казандагы “Роналд Макдоналд йорты” хәйрия фондына, В.Г.Тимирясов исемендәге инновацион университетына инклюзив белем бирүдә укытучыларыбызга фәнни-методик ярдәм күрсәтүләре  өчен без бик тә рәхмәтле.

Россия мәгариф оешмалары җитәкчеләре ассоциациясе оештырган вебинарлар, семинарлар һәм конференцияләр дә зур әһәмияткә ия. Шуның нәтиҗәсе буларак, 2018 елның февралендә Мәскәүдә булып узган “Инклюзив белем бирү” дигән темага Бөтенроссия конференциясендә Түбән Камадагы коллегалар белән берлектә гимназиябездә оешкан инклюзив белем бирү системасы проектын уңышлы якладык. Безнең максат – гимназиядә укучы балаларның ата-аналарында гына түгел, ә шәһәр мәктәпләрендә укучы балаларның барлык ата-аналарында да сәламәтлеге чикле балалар үз яшьтәшләре белән бергә укырга тиешлелеге турында позитив иҗтимагый фикер тудыру.Шәәһәребездәге тирәлек тә сәламәтлекләре чикле балаларның ихтыяҗларына җавап бирергә тиеш. Хәзерге этапта, сәламәлекләре чикле балалар, аларның гаиләләре,  аларны яклаучы оешмалар белән хәйриядән һәм ярдәмнән партнерлык мөнәсәбәтләренә күчәргә тиешләр, дип саныйбыз.

Язмамны Америка философы һәм психологы Уильям Джемс сүзләре белән тәмамлыйсым килә: ”Кеше өчен иң куркыныч җәза – ул җәмгыятьтә башкалар игътибарыннан читтә булып, үзең генә калу”. Бу халәттә берәүгә дә   калырга язмасын иде.