Инклюзив белем бирү үзенчәлекләре
№ 96
Мөслимә ГЫЙЛЬМАНОВА,
Казандагы 67 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе
Инклюзив белем алуның нигезендә сәламәтлеге чикле балаларга карата төрле дискриминацияне юкка чыгару, үзенчәлекле белем алу таләпләренә ия булган балаларга карата тигез караш булдыру ята.
Инклюзив белем бирү системасы урта, һөнәри һәм югары белем бирү уку оешмаларын үз өчен ала. Аның максаты – сәламәтлеге чикле булган кешеләрнең белем алуында киртәләрсез тирәлек булдыру. Бу чаралар комплексына белем бирү учреждениеләренең техник яктан тиешенчә тәэмин ителгән булуы да, инвалидлар өчен махсус уку курслары (программалар) булдыру да керә.
Чит илләрдә (зган гасырның 70 нче елларыннан башлап инвалидларның белем алу мөмкинлекләрен киңәйтүне күздә тоткан төп норматив документларны эшләү бара. АКШта һәм Европа илләрендәзаманча белем бирү сәясәтендә берничә юнәлеш: белем алуга киңәйтелгән мөмкинлек, мэйнстриминг (mainstreaming), интеграция (integration), инклюзия (inclusion)үсеш алган.
Мэйнстримингинвалид укучыларның яшьтәшләре белән бәйрәмнәрдә, ял сәгатьләрендә очрашуын аңлата.
Интеграция исә –психик һәм физик кимчелекләре булган балаларның белем алуга таләпләрен белем бирү системасы белән тәңгәлләштерү ул. Чөнки мәгариф системасы андый балалар өчен яраклаштырылмаган.
Инклюзия – белем бирү биналарына яңадан планлаштыру ясау (перепланировка), мәктәпләрне реформалаштыру ул. Алар инвалид балаларның таләпләренә туры килергә тиеш.
1990 елларда Европа илләрендә инвалид балаларны яклау, аларның хокукларын саклау, тормышка ашыру буенча боерыклар чыгарыла. Бу инклюзив белем бирүне популярлаштыра.
Безнең илдә инклюзив белем бирү учреждениеләре узган гасыр ахырында барлыкка килә башлый. Әйтик, 1991 елда Мәскәүдә «Ковчег» дигән инклюзив белем бирү мәктәбе ачыла. 1992 елның көзендә Россиядә «Сәламәтлеге чикле булганнар интеграциясе» проекты тормышка ашырыла башлый. Аның нәтиҗәсендә илебезнең унбер төбәгендә инвалид балаларга интегральләштерелгән белем бирүне күздә тотканэксперименталь мәңданчыклар булдырыла. Эксперемент нәтиҗәләре буенча ике халыкара конференция үткәрелә. 2001 елда узган халыкара фәнни-гамәли конференциядә интеграль белем бирү концепциясен кабул ителә. «Сәламәтлеге чикле балалар психологиясе үзенчәлекләре» курслары кертелә. Шулай үк педагогларның белемен күтәрү курслары планнарына да кертергә фәрман бирелә. Россия мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәләре буенча 2008 – 2009 елларда инклюзив белем бирү моделе Архангельск, Владимир, Ленинград, Мәскәү, Новгород, Самара, Томск һәм башка өлкәләрдә тормышка ашырыла башлый.
Бүгенге көндә илебездә инклюзив белем бирү РФ Конституциясе, «Мәгариф турында»гы закон, «Инвалидларны социаль яклау» федераль законы, Бала хокуклары конвенциясе нигезендә оештырыла. 2008 нче елда Россия БМОның «Инвалидлар хокукы» дигән Конвенциясенә кул куя. Анда кешенең гомере буена инклюзив белем алу хокукына ия булуы ассызыклана.
Инклюзив белем бирүдән тыш, инвалид балаларны укытуның башка вариантлары бар:
– махсус мәктәпләр һәм интернатлар, балалар өчен тәүлек буе эшли торган белем учреждениеләре;
– интернат йортлар. Аларда белем бирү программалары социаль педагоглар ярдәмендә тормышка ашырыла, әмма мондый интернат йортлар мәгариф учреждениеләре булып санала алмый һәм белем турында документ бирми. 2009 елда интернат йортлар өчен махсус белем стандартлары эшләнде;
– мәктәпләрдәге коррекцион класслар. Аның уңай ягы шунда: инвалид балалар башка балалар белән берлектә төрле чараларда катнаша алу мөмкинлегенә ия, балалар гаиләдә тәрбияләнә;
– өйдә белем бирү. Бу очракта белем бирү учреждениесе педагоглары балаларны өйләренә барып укыта. Уку ахырында шул учреждениене тәмамлау турында аттестат бирелә;
– дистант-мәгълүмат чыганаклары буенча комплекслы белем алу. Россиядә бүгенге көндә дистант ярдәмендә урта белем генә түгел, хәтта югары белем дә алып була.
Бүгенге көндә безнең Татарстандагы уку йортларында да инклюзив белм алу мөмкинлеге бар. Моннан тыш, бу юнәлеш балалар бакчаларына да кертелә. Әйтик, безнең балалар бакчасында дабу юнәлештә әзерлек эшләре башланды.Инвалид балалар өчен тирәлек тудыру – беренче эш.Шуннан чыгып, бинабызда керү-чыгуюлларын,баскычларны, юынгыч, бәдрәф бүлмәләрен санитар нормаларны исәпкә алып,инвалидлар өчен яраклаштыру, махсус җайланмалар урнаштыру, беркетү эшләре эшләнә. Озак та үтмәс, бакчабыз инклюзив белем бирү өчен дә үз ишекләрен ачар.