Информатикадан төп дәүләт имтиханында 2020 елга нинди үзгәрешләр көтелә?

№ 138

Элнар НУРИҖАНОВ,

Казандагы 15 нче татар гимназиясенең югары квалификация категорияле информатика укытучысы

2019 елда информатикадан төп дәүләт имтиханы 20 биремнән торган иде, 2020 елда исә алар 15 кенә булачак. Биремнәрнең җаваплары сайлап алу вариантлары кыска яки тулы җаваплар белән алыштырылды, һәм алар катлауланмады. Биш югары һәм уртача авырлыктагы бирем төшереп калдырылды. Биремнәр кабатланмасын өчен, аларның санын киметтеләр, шул ук вакытта имтихан барышына бүлеп бирелгән вакыт элеккечә калдырыла: 2 сәгать 30 минут.

Блоклар

Саны Үзенчәлекләре
№1 10 Кыскача (ПКсыз)
№2 5 Тулы җавап белән (ПК белән гамәли эш)

Компьютерда башкарылучы авыр булмаган өч яңа бирем барлыкка килде.

11 нче бирем Кирәкле информацияне операцион системаның эзләү чаралары һәм текст редакторы аша табарга
12 нче бирем Файл системасының каталогларының эчтәлеген анализларга

Каталоглар эчендә нәрсә ятканын аңларга, мәсәлән, эчендә ничә папка яки файл санын язарга.

13 нче бирем Нинди типтагы эш башкарасын чыгарылыш сыйныф укучысы үзе сайлый: үрнәк буенча төзелүче презентацияме әллә текстмы?

ТДИ-2020 нең информатика курсы бүлекләре

 Информатика курсының КИМга кертелгән бүлеге

Биремнәр саны Максималь беренчел балл
Мәгълүматны күрсәтү һәм тапшыру 4 4
Информацияне эшкәртү 4 5
ИКТның төп җиһазлары 1 1
Проектлаштыру һәм модельләштерү 1 1
Математика кораллары, электрон таблицалар 1 3
Мәгълүмати мохитне оештыру, мәгълүматны эзләү 4 5
Барысы 15 19

Биремнәрнең дәрәҗәләре

 Биремнәрнең катлаулык дәрәҗәсе

Биремнәр саны Максималь беренчел балл
База 10 10
Уртача (күтәренке) 3 4
Югары 2 5
Барысы 15 19

Имтиханның барлык эшләрен дөрес үтәгән очракта 19 балл бирелә.

Имтихан эшен башкарган өчен гомуми беренчел баллар биш баллы исәпләү шкаласына түбәндәгечә күчерелә:

Билге

 

«2»ле «3»ле «4»ле «5»ле
Баллар 0 – 3 4 – 9 10 – 15 16 – 19

Имтихан нәтиҗәләрен урта мәктәпнең профиль сыйныфларына укучыларны кабул иткәндә кулланылырга мөмкин. 13 баллны профиль сыйныфларга сайлап алганда түбән чик дип алып була.

Имтихан эше биремнәренең бүленеше

Биремнәр төре Биремнәр саны Максималь беренчел балл Барлык биремнәр өчен 19 баллга тигез булган

максималь беренчел баллдан процент өлеше

Символ яки сан рәвешендәге кыскача җавап белән 12 12 63
Тулы җавап белән 3 7 37
Барысы 15 19 100

 

Информатикадан имтихан эше биремнәренең эчтәлек бүленеше

 

Бүлекләр исеме Биремнәр саны Максималь беренчел балл Барлык биремнәр өчен 19 баллга тигез булган

максималь

беренчел баллдан процент өлеше

1 Мәгълүматны күрсәтү һәм тапшыру 4 4 21,0
2 Информацияне эшкәртү 4 5 26,3
3 ИКТның төп җиһазлары 1 1 5,3
4 Проектлаштыру һәм модельләштерү 1 1 5,3
5 Математика кораллары, электрон таблицалар 1 3 15,8
6 Мәгълүмати мохитне оештыру, мәгълүматны эзләү 4 5 26,3
  Барысы 15 19 100,0

Мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр, инвалидлар һәм инвалид балалар категориясенә керүче чыгарылыш сыйныф укучылары, шулай ук сәламәтлекләре буенча өйдә яки махсус белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар өчен ТДИдан имтихан тапшыру вакыты  1,5 сәгатькә арттырыла.