Иң якын кешем син, әнием

№68

(Башлангыч сыйныфта тәрбия сәгате)

ӘЛФИРӘ ҖӘББАРОВА,

Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

 Максат: әниләр көне турында мәгълүмат бирү; балаларны әниләрне ихтирам итәргә, сүз тыңлаучан булырга өйрәтү; әниләргә каршы сүз әйтергә, тупас мөгамәләдә булырга ярамаганлыгына, киреләнүнең начар гадәт икәнлегенә төшендерү; әниләргә карата җылы мөнәсәбәт тәрбияләү; сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау: магнитофон, компьютер, проектор, презентация; укучыларның әниләре турында язган хикәяләре, әниләренең портретлары; кул эшләре күргәзмәләре, төркемнәрдә эшләү өчен карточкаларга язылган мәкальләр, зур кояш рәсеме.

Сыйныф сәгатенә кунакка әниләр дә чакырыла.

Сыйныф сәгатенең барышы

I. Эшчәнлеккә әзерлек булдыру (балаларда уңай хисси халәт тудыру)

‒ Укучылар, кәефләрегез ничек? Әйдәгез, әниләр белән бергәләп, бер түгәрәк ясап басыйк та, бер беребезгә матур сүзләр әйтеп, тәрбия сәгатебезне башлап җибәрик (түгәрәккә бер бала, бер әни чиратлашып басалар, берсеннән берсенә чәчәк букеты тапшырып, матур сүзләр әйтеп чыгалар).

II. Әңгәмә темасын укучыларга җиткерү

‒ Менә ноябрь ае да ахырына якынлашып килә. Укчылар, алда безне нинди бәйрәм көтә соң? (Әниләр көне.)

‒ Димәк  без бүгенге тәрбия сәгатендә кемнәр турында сөйләшербез икән? (Кадерле әниләребез турында.)

‒ Әйе, укучылар, без бүген «Иң якын кешем син, әнием» дигән темага сөйләшербез. 1 нче слайд

III. Төп өлеш

1. Әниләр көне турында мәгълүмат бирү.

‒ Әниләр көне безнең илдә кайчаннан билгеләп үтелә башлады икән? 2 нче слайд

Җәмгыятебездә әниләрнең иҗтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президенты 1998 елдан Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесен Әниләр көне итеп билгеләде .

Укучылар, ә сез әниләр белән бәйле булган тагын нинди бәйрәмнәрне беләсез? 3 нче слайд

•        8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне

•        15 нче май – Халыкара гаилә көне

•        28 нче  май – Халыкара хатын-кызлар бердәмлеге көне

•        1 7 нче август – Бөтендөнья бала имезү көне

•        25 нче октябрь – Халыкара хатын-кызларның тынычлык өчен көрәш көне

•        20 нче ноябрь – Халыкара балаларның хокукларын яклау көне

•        29 нчы ноябрь – Әниләр көне

2. Акыл штурмы.

Әни сезнең өчен кем ул? (Җавап бирә башлаганчы, кагыйдә искә төшерелә: үз фикереңне курыкмыйча әйтергә, башкаларны кабатламаска, бер-береңне тәнкыйтьләмәскә. 4 нче слайд)

‒ Ә хәзер, җавапларыгызны чират буенча әйтеп, алдыгыздагы чәчәкләргә яза барырсыз, ә мин сезнең чәчәкләрдән букет ясармын.

3. MIX PAIR SHARE (МИКС-ПЭА-ШЭА).

‒ Үз әниең турында сөйлә. Беренче булып, чәчләре кыска партнерлар сөйли.

(Татарча бию көенә барлык укучылар да бии. Укытучы «Парлашып басыгыз» диюгә, бер-берсе белән кара-каршы кул чабышып парлашалар. Укытучы кушуы буенча бер-берсенә үз әниләре турында сөйлиләр. Сөйләп бетергәч, берничә укучыдан ‒ әниләре турында нәрсә сөйләгәннәрен, партнерларының нәрсә сөйләгәнен сорау.)

4. Төркемнәрдә эш.

‒ Ә хәзер 4 әр кешелек төркемнәргә берләшәбез. Һәр төркемнең өстәлендә мәкаль өлешләре язылган карточкалар тора. Сез шул өлешләрдән мәкальләр төзергә тиеш. Һәр төркем үзе төзегән мәкальнең мәгънәсен дә аңлатырга әзерләнә.

Мәкальләр.

•        Яктылык кояш янында, яхшылык ана янында.

•        Ана күңеле балада, бала күңеле далада.

•        Ана шәфкать диңгезе.

•        Ана сүзен тотмаган, олыгайгач та игелек күрмәгән. 5 нче слайд

5. Әниләргә сораулар бирү.

‒ Бүген расписаниедә ничә дәрес?

‒ Физкультура дәресе атнага ничә тапкыр керә?

‒ Инглиз теле укытучыларының исем-фамилиясе ничек?

‒ Бию түгәрәге атнаның кайсы көннәрендә үткәрелә?

‒ Математика фәненнән нинди гамәлне өйрәнәләр?

‒ Әйләнә-тирә дәресеннән нинди тема үттеләр? һ.б.

6. «Мондый күренешләрдән саклан!» Күренешләрне анализлау.

‒ Ә хәзер без кайбер балаларның әниләре белән үз-үзләрен ничек тотулары турында сөйләшербез. Мин сезгә ике төрле күренеш турында сөйләрмен, ә сез нәтиҗә ясарсыз.

а)

‒ Самат, җиңнәреңне сызганып нишлисең? (Өй җыештырам, бүген әниләр бәйрәме бит.)

‒ Самат, өстәл тулы савыт-саба, юып куйсаң иде?! (Әниләр бәйрәме үтте ич.)

‒ Укучылар, Самат дөрес эшлиме? (Укучыларның җаваплары.)

б) Бер көйсез бала әнисеннән су сорап елаган. Су биргәч, сөт сораган, анысын биргәч:

‒ Суга сөт кушып бир! ‒ дип елаган. Әнисе суга сөтне кушканнан соң:

‒ Сөтне судан аерып бир! ‒ дип еларга тотынган.

‒ Укучылар, бала нинди начарлык эшләгән? (Киреләнү, әнине борчу – бик ямьсез күренеш.)

7. STIR THE CIASS (СТЁ ЗЕ КЛАСС) (Әниләргә хас сыйфатларны язу.)

‒ Сезнең алдыгызда ак кәгазьләр бар. Сез 30 секунд эчендә шунда әниләргә хас сыйфатларны язасыз. Вакыт бетүгә, ахыргы сүзегезнең астына сызып куясыз һәм, сыйныфта хәрәкәтләнеп, башка кешеләр язган белән танышып, үзегезгә башка кешеләрнең дә фикерен өстисез. Шулай итеп үзегезгә күп итеп сүзләр туплыйсыз. Ахырдан берничә кешенең язган сүзләрен укып үтәрбез.

IV. Йомгаклау. Рефлексия

‒ Укучылар, бу кояшка нәрсәләр җитешми? (Нурлар.)

‒ Бу кояшның уртасында нинди сүз язылган? (Һәрвакыт булсын Әни!)

‒ Ә хәзер кояшны нурлар белән бизәрбез. Сезнең парталарда кояш нурлары бар. Сез шул нурларга әниләргезгә булган теләкләрне языгыз да без кояшны бизәп куярбыз. 6 ‒ 7 нче слайдлар

‒ Әйдәгез, әниләргә багышлап, «Һәрвакыт булсын кояш» җырын башкарыйк.

(Укучылар, җырны башкарганнан соң, әниләренә үзләре ясаган чәчәк бәйләмен тапшыралар.)

‒ Кадерле әниләр! Сезне якынлашып килгән әниләр көне белән тәбрик итәбез.

Әтиләр белән, күгәрченнәр кебек,

Яшәгез сез гомер-гомергә.

Кайгы-сагыш сезне читләп узсын,

Кояш булсын тормыш күгендә. 8 нче слайд

‒ Укучылар, сез әңгәмә вакытында бик актив булдыгыз, рәхмәт сезгә!

Җәббарова Әлфирә презентация