Иң кояшлы көн бүген

№50

Гөлнар ӘДИАТУЛЛИНА,

Мөслим районы Мөслим авылы “Ләйсән” балалар бакчысының музыка җитәкчесе

Залга балалар керәләр һәм утыралар.

Алып баручы. Менә тагын барыбыз да зур түземсезлек белән көткән 8 нче март – чәчәкле яз бәйрәме җитте. Бу көнне без әниләрне, әбиләрне, апаларны, гомумән, барлык хатын-кызларны тәбрик итәбез. Хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, сөйкемле кызлар! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә бәхетле матур тормыш, саулык-сәламәтлек, зур уңышлар телибез. Бәйрәм кичәбезне башлыйбыз.

1 бала.

Кадерле әниләр!

Бүген кояш нур сибә сезнең өчен!

Кошлар сайрый сезнең өчен!

Тамчылар тама сезнең өчен!

Жир йөзендә иң кадерле, иң сөекле

Кешеләр сез безнең өчен!

2 бала.

Нигә бүген бөтен жирдә

Чәчәкләр балкый бездә?

Нигә кояш көлеп карый?

Беләбез һәммәбез дә.

3 бала.

Котлыйбыз сезне, әниләр,

Көләч йөзле әбиләр,

Эштә уңган апалар,

Бергә. 8 март белән!

4 бала.

Март аенда, кар өстендә

Кояш нурлар уйната.

Яз килә, каршы алыгыз,

Дигән хәбәр тарата!

5 бала. Без беләбез, җылы язның

Иң беренче бәйрәме –

Әниләр, әби-апалар,

Хатын-кызлар бәйрәме.

«8 март бәйрәме» җырын башкаралар.

Музыка яңгырый, Шүрәле һәм Су анасы керә.

Су анасы. Әләй, кара әле, Шүрәле, күпме матур кызлар һәм малайлар утыра. Ә нигә җыелдыгыз сез монда?

Алып баручы. Бездә бүген 8 март бәйрәме.

Су анасы. Сез миңа аңлатыгыз әле, нинди бәйрәм соң ул 8 март?

Алып баручы. 8 март бәйрәме ул – әниләр, әбиләр, кызлар бәйрәме. 8 март көнне хатын-кызларга матур сүзләр әйтәләр, бүләкләр бирәләр.

Су анасы (моңсу тавыш белән). Минем 8 март бәйрәмен күргәнем юк. (Елый башлый.)

Шүрәле. Тукта әле син, Су анасы, моңсуланырга ашыкма. Хәзер без нәни дусларыбыздан бәйрәмдә калырга сорыйбыз, һәм 8 март бәйрәменең нинди бәйрәм икәнен син күрерсең. Сез ризамы безне бәйрәмдә калдырырга?

Балалар. Әйе.

Су анасы. Кызлар бәйрәме булгач, минем дә бәйрәм була бит инде бу? Шүрәле, син миңа нәрсә бүләк итәсең бәйрәмгә?

Шүрәле (югалып кала). Белмим бит, Су анасы, мин бит белмәдем бүген бүләк бирә торган көн икәнен. Су анасы, минем сиңа бүләгем юк.

Алып баручы. Шүрәле, син борчылма әле, хәзер без балалар белән Су анасына бүләк ясарбыз, ә син безгә булышырсың.

Шүрәле. Мин риза, рәхмәт сезгә.

Открытка ясау конкурсы (алдан матур чәчәкләр, яфраклар кисеп куела, балалар үзләре теләгәнчә ябыштыралар).

Алып баручы. Су анасы, кара әле, сиңа нинди матур бүләк ясадылар балалар.

Су анасы (шатлана). Менә минем дә бүләгем бар.

Алып баручы. Су анасы әле бу гына түгел, бәйрәм көнне бар кешегә дә яхшы кәеф бүләк итәргә кирәк.

Су анасы. Кәефне бүләк итеп була мыни? Ничек бүләк итәләр соң аны?

Алып баручы. Менә хәзер карап тор әле, безнең балаларыбыз үзләренең һөнәрләрен күрсәтәләр һәм бар кешегә яхшы кәеф бүләк итәләр.

7 бала.

Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнен

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын!

8 бала.

Кайсын юам,кайсын җыям,

Чиста булсын, ак булсын

Әниләрнең күңеледәй

Бөтен дөнья пакь булсын.

9 бала.

Кайда икәнен белми,

Әби күзлеген эзли.

Күзлеге бит кулында,

Әмма ул аны сизми.

10 бала.

Әби, әби, дим аңа,

Каршысына ук килеп.

Жайлы булыр эзләргә,

Күзлегеңне ки элек!

11 бала.

Әби күзлеген кия,

Үзе елмаеп көлә.

Рәхмәт, табып бирдең ди,

Аркамнан сөя-сөя.

«Әбием, әбекәем» җырын башкаралар.

Алып баручы. Рәхмәт сезгә, балалар, матур һөнәрләрегез өчен һәм яхшы кәеф өчен.

Су анасы. Ә мин бик матур уен беләм. Уенның исеме «Теләк телә» дип атала. Безнең балаларыбыз әниләренә һәм әбиләренә теләк теләргә тиеш.

«Теләк телә» уенын уйныйлар.

Шүрәле. Нинди матур сүзләр. Кайткач, мин дә әниемә бу сүзләрне әйтәчәкмен.

Алып баручы. Ә хәзер безнең балаларыбыз әниләре белән матур әкрен көйгә бию биерләр. Шүрәле һәм су анасы читтә калмагыз, сез дә биегез.

Әниләр һәм балалар биюе.

Шүрәле. Сездә шундый күңелле. Ләкин безгә кайтырга вакыт.

Су анасы. Рәхмәт сезгә 8 март бәйрәменең нинди булганын аңлатканыгыз өчен, бүләкләрегез өчен. Сау булыгыз!

Алып баручы. Сау булыгыз. Безнең бәйрәмебез дәвам итә. Безнең малайларыбызның группа кызларына әйтәсе сүзләре бар бит. Тыңлап үтик.

12 бала.

Киң күңелле безнең кызлар.

Ягымлы һәм сөйкемле,

Һәрчак елмаеп торалар

Язгы кояш шикелле.

13 бала.

Әгәр сезне кайчагында

Елатсак тартып чәчтән,

Үпкәләтсәк ялгыш кына,

Гафу сорыйбыз сездән.

Алып баручы. Балаларыбызның тәрбиячеләре турында шигырьләре бар, әйдәгез, әле шуларны тыңлыйк.

15 бала.

Без йөрибез «Ләйсәнкәй»дә

Зурлар группасында.

Караучы апалар безне

Яраталар барысы да.

16 бала. Безнең апалар бик сылу,

Эшкә алар җитезләр.

Үзләрен безгә тиңлиләр,

Әйтерсең алар кызлар.

17 бала.

Сылу булмый, булырсың шул,

Утыз бала карасаң.

Һәр көн иртән алар белән

Гимнастика ясасаң.

18 бала.

Әтиләрнең кайберләре

Бакчага сирәк килә.

Әтине күргәч апалар,

Аны абый дип белә.

19 бала.

Группада 30 бала,

Итекләр бар да кара.

Кичен әти итек тапмый,

Апа ничектер таба.

20 бала.

Апаларның эше бетми,

Һаман нидер ясыйлар.

Без аларны яратабыз,

Шундый булып калсыннар.

Алып баручы. Матур шигырьләрдән соң, матур җыр җырламыйча булмас.

«Яз җитә» җырын башкаралар.

Алып баручы. Ә хәзер әниләребезне тикшереп карыйсы килә. Балалар, әниләр җавап бирә аламаса, сез ярдәм итә аласыз.

Ике әни белән «Сорауга жавап тап» уены уйнатыла.

1. Алтын таракның төшеп калган урыны. (Басма)

2. Кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә? (Галигә)

3. Берьюлы ничә куян артыннан куарга ярамый? (Ике)

4. Бер тапкыр кискәнне ничә тапкыр үлчәргә кирәк? (Җиде)

5. Г.Тукайның «Әйдәле, Акбай…» дип башланган шигыренең исемен әйт. («Кызыклы шәкерт»)

6. Мәкальне дәвам ит: «Әткәй – шикәр, әнкәй – … » (Бал)

7. Кайсы бәеттә тәртипсез малайлар кошларга әвереләләр? («Сак-Сок»)

8. Кызыл калфакка, әбисенә барганда, кем очраган? (Бүре)

9. Мәкальне дәвам ит: «Ата – беләк, ана – … » (Йөрәк)

10. «Як-ягымда һич кеше юклыгын белдем дә мин, Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.» Бу өзек кайсы шигырьдән? («Су анасы»)

Алып баручы. Рәхмәт, әниләр, җавапларыгыз өчен. Бәйрәмне дәвам итәбез.

21 бала.

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда, йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

22 бала.

Тыңлап бишек моңнарыңны

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң әүвәл

«Әннә» дип ачылган бит.

23 бала.

Кем ала матур күлмәкләр,

Кем ясый асыл бизәкләр,

Кем тәмле ашлар пешерә,

Гел сине искә төшерә?

«Рәхмәт, әнием» җырын башкаралар.

24 бала.

Кая барсаң, күз алдыңда,

Һәрчак күңелеңдә яши.

Ул – безнең иң якын кеше,

Ул, белегез, безнең әни.

25 бала.

Әниемә эш күп өйдә –

Мин шуңа да булышам.

Менә әле дә мин аңа

Чынаяклар юышам.

26 бала.

Булышам шул, юышам шул,

Мин бит инде – булышчы.

Уф, арыдым ! Һаман бетми!

Әнием, кил, булышчы.

27 бала.

Әнием гел балкып тора

Күктәге йолдыз кебек.

Мин дә тырышам булырга

Газиз әнием кебек!

28 бала.

Иренә белми әнием,

Көн буе эшләр карый.

Күңелемне юатырга

Син бар бит әле ярый.

29 бала.

Өйрәтәсең һәр нәрсәгә

Зур сабырлыклар белән.

Рәхмәт әйтеп тәбриклим.

8 март белән!

Алып баручы. Ә хәзер, хөрмәтле, яраткан әниләребез, бүләкләрне кабул итеп алыгыз.

Бүләкләр бирү.

Алып баручы. Шушының белән безнең бәйрәмебез тәмам. Кадерле әниләр! Барыгызны да әлеге бәйрәм белән кабат котлыйбыз. Борчу-кайгылар барыгызны да читләтеп үтсен. Вакытсыз гөлләр шиңмәсен, газиз балаларыгызның – мәхәббәт җимешләрегезнең игелекләрен генә күреп яшәргә язсын. Татулык, тынычлык, мәхәббәт гомерлек юлдашыгыз булсын.