Илләр һәм континентлар буйлап

№ 124

(VII – IX сыйныф укучылары өчен географиядән интеллектуаль уен)  

Резидә ЛОКМАНОВА,

Чирмешән  районы Иске Кади урта мәктәбенең I квалификация категорияле география укытучысы

Әлеге кичәнең программасы укучы балаларны география фәне белән тагын да ныграк кызыктыру өчен төзелде. Программаны төзегәндә интернет материалларыннан файдаланылды. Географик уен VII – IX сыйныф укучылары арасында үткәрелә. Уенга әзерлекле килү максатыннан, сораулар берничә атна алдан укучыларга таратыла. Ничә бала уенда катнашырга теләгәнен белгәннән соң, уенның ничә турдан торачагы билгеләнә. Турлар саны уенчылар саныннан бергә ким була.

Уен – берничә ел элек ОРТ каналында барган «Слабое звено» (Өзек чылбыр) интеллектуаль уенының татарча варианты. Уенның кагыйдәләре буенча, алып баручы һәрбер уенчыга сораулар бирә, дөрес җавап өчен 1 балл бирелә. Һәр тур ахырында уенчылар үз араларыннан  «чылбыр» өзүчене билгели һәм карточкага аның исемен яза, нигә шул уенчыны язганын аңлата. Ул уенчы уеннан төшеп кала, калганнар уенны дәвам иттерә. Катнашучыларны сайлабрак алырга, чөнки аларга  юмор хисе дә, үз-үзләренә тәнкыйть күзе белән карый белү дә кирәк була. Финалда ике уенчы кала, аларга бишәр сорау бирелә.

Алдан ук укучыларга әлеге чараның уен икәнлеген дә, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен дә аңлатып куярга.

Алып баручыны өлкән сыйныф укучылары арасыннан сайлап кую укучыларның мөстәкыйльлеген дә, үз-үзләренә ышанычын да арттырачак.

Жюри табигать фәннәре укытучылары һәм укучылар арасыннан сайлап куела.Ул һәрбер уенчының баллын исәпләп бара һәм иң көчле уенчыны ачыклый.

Географик уенның  максаты:

– фән белән кызыксынуларын арттыру һәм мөстәкыйльлекләрен үстерү;

– укучыларның география фәне буенча белемнәрен тикшерү;

– укучыларның бәхәс алып бару,  тыңлаучылар  каршында чыгыш ясау осталыгын үстерү;

– үз фикереңне әйтә белергә, башкаларны кимсетмичә тәнкыйтьләргә өйрәнү;

– проблемаларга юмор хисе аша карарга өйрәтү.

Алдан эшләнәсе эшләр:

– сорауларны укучылар арасында тарату;

– алып баручыны әзерләү;

– жюри составын билгеләү;

– мәктәпнең актлар залын әзерләү.

Җиһазлау: парталар, трибуна, кәгазь битләре (80 бит), маркерлар, Мактау кәгазьләре. Парталар сәхнәгә ярымтүгәрәк ясап урнаштырыла. Уртага  алып баручы өчен трибуна куела. Уеннарның эмблемасы я стенага, я трибунага эленә. Уен башланганда катнашучылар  сәхнәдәге парталар артына баскан була.

Уен барышы

Алып баручы. Кадерле тамашачылар! Исәнмесез! Бүген без сезнең белән, мәктәпнең географияне иң күп белүче, иң белемле укучысын ачыклау өчен «Илләр һәм континентлар буйлап» дигән интеллектуаль уенга җыелдык.

Уенда ун уенчы катнаша. Әйдәгез, алар белән таныштырып үтәм (һәрбер уенчы белән  ике җөмлә белән генә таныштырып чыга).

Хөрмәтле географлар! Уенның кагыйдәләре белән таныштырып үтәм. Уен 9 турдан торачак. Мин һәрбер уенчыга сораулар бирәм, дөрес җавап өчен 1 балл бирелә. Жюри һәрбер уенчының баллын исәпләп бара һәм иң көчле уенчыны ачыклый. Һәр тур ахырында уенчылар үз араларыннан «чылбыр» өзүчене билгели һәм карточкага аның исемен яза, нигә шул уенчыны язганын аңлата. Исеме иң күп кабатланган уенчы уеннан төшеп кала, калганнар уенны дәвам иттерә.

Финалда ике уенчы кала, аларга бишәр сорау бирелә.

Иң дөрес җавап бирүче җиңүче булачак. Аңардан бераз кимрәк балл җыйган ике укучы призер була.

Сез әзерме? Уенны башлыйбыз.

I тур cораулары (10 уенчы)

1. Иң зур океан. (Тын океан)

2. Елга башланган урын. (Елга башы – исток)

3. Американы кем ачкан? (Х.Колумб)

4. Негроидлар, монголоидлар, европеоидлар: болар – … (расалар).

5. Җирнең су сүрүе. (Гидросфера)

6. Җир иярчене. (Ай)

7. Дөнья тирәли сәяхәт иткән беренче сәяхәтче. (Ф.Магеллан)

8. Сахара нәрсә ул? (Чүл)

9. Австралияне өйрәнүче сәяхәтче. (Д.Кук)

10. Африкада Виктория: ул – … (күл яки шарлавык).

11.Пампа-ул (К . Америкада дала)
12.Замбези-ул (елга)
13.Калиманджаро-ул (вулкан)
14. Һиндстанга беренче барып җиткән сәяхәтче?(Васко да Гама)
15. Дөньяның иң биек ноктасы?(Эверест)
16. Дөньяда ничә дәүләт бар?(230-250)
17. Йорк борыны кайсы материкның иң төньяк ноктасы?(Австралия)
18.Амазонка түбәнлеге кайсы материкта? (К. Америка)
Алып баручы: 1 тур тәмам. Әйтегез, кем әле безнең һаман кузгалып китә алмый? Кемнең географиягә теше үтми? Безгә “ чылбыр”ны өзүчене ачыкларга вакыт җитте.

I турда катнашучылар уеннан төшеп калучыны  сайлыйлар.Бәя бирәләр.

II тур cораулары (9 уенчы).

1. Австралиядә ничә дәүләт?(1)
2.Кейп- Йорк ярымутравы кайсы материкта?(Австралия).
3.Африканың күп өлешен нинди климат поясы алып тора?(тропик)
4.Амундсен беренче булып кайсы полюска барып җитә? (Көньяк полюс)
5.Утраулар җыелмасы –ул …(архипелаг.)
6.Африкада кипкән елгалалар ?(вади)
7. Зур елгага кушылучы елга?(кушылдык)
8.Иң тозлы диңгез? (Үле)
9.Кайсы үсемлекне Африкада “Оазислар патшабикәсе” дип атыйлар? (пальма)
10.Намиб-ул?(чүл)
11.Утлы Җир утравы кайда урнашкан?( Көньяк Американың көньяк яр буенда)
12. Австралиянең агымсыз күле? (Эйр)
13. Гольфстрим нәрсә ул?(Т. Америка яр буендагы агым)
14.Т.Американы К. Америкадан нәрсә аера ?(Панама каналы)
15 Кабу- Бранку борыны кайсы материкта?(К.Америка)
16.Яңа Зеландия кайсы регионга карый? ( Австралия һәм Океания)
Алып баручы. 2 тур тәмам. Әйтегез, кемгә уенда  дөрес җавап бирү авыр? Кемнең кәефенә бүгенге һава торышы тәэсир итә ?  Безгә  тагын бер “ чылбыр”ны өзүчене алып бәрергә  вакыт җитте.
Турда катнашучылар уеннан төшеп калучыны  сайлыйлар.Бәя бирәләр.

III тур cораулары (8 уенчы).
1. Тын океанны кем Тын океан дип атаган?(Магеллан)
2. Сомали ярымутравы кайда ?(Африка)
3. Америка сүзе кайсы сәяхәтче исеменнән алынган?(Америго Веспуччи)
4.Гарәп теленнән «муссон» сүзе ничек тәрҗемә ителә?(сезон)
5.Кайсы океан үз исемен булмаган материк исеменнән алган?(Атлантик)
6. Замбези елгасында Виктория –ул..?(шарлавык)
7.Сумкалылар кайда яши ?(Австралия)
8.Альмади борыны кайсы материкның иң көнбатыш ноктасы? (Африка)
9. Дөньяда иң озын елга?(Нил)
10.Австралиядәге кибә торган  елгалар?(крик)
11.Антарктиданы кемнәр ачкан?(Беллинсгаузен һәм Лазарев)
12.Танганьика күле тирәнлеге буенча кайсы күлдән генә калыша? (Байкал)
13. -89,2 градуслы температура кайсы станциядә теркәлгән?(Восток)
14.Суда йөзүче гигант боз таулары ничек атала?(айсберг)
Алып баручы : 3 тур тәмам .Әйдәгез ачыклыйбыз,кем  әлегә кадәр үзенә бик  югары бәя биргән ? Кем фән юлында адашкан? Кем ул – чылбырны  өзүче?

Турда катнашучылар уеннан төшеп калучыны  сайлыйлар.Бәя бирәләр

IV тур cораулары (7 уенчы).
1. Иң мул сулы елга? (Амазонка)
2. Кордильер таулары кайсы материкта урнашкан? ( Т.Америкада)
3. Көньяк Американың иң зур яссы таулыгы? (Бразилия).
4. Зур Барьер рифы кайда кайда урнашкан? (Австралиянең көнчыгыш яр буенда)
5. Австралия гербындагы хайван? (көнгерә)
6.Тасмания утравы кем хөрмәтенә кушылган? (Абель Тасман)
7. Юлбарыс, мөгезборын, страуслар кайсы материкта  яши? ( Африка)
8.Австралиядәге кипми торган бердәнбер елга? ( Муррей)
9. Кайсы елганың гарәпчәдән тәрҗемәсе “чүлдән курыккан”? (Нигер)
10. Сахара чүлендәге көчле җил? (сәмум)
11.Иң соңгы  булып ачылган материк? ( Антарктида)
12. Дөньяда иң зур утрау? (Грендландия)
Алып баручы. 4 тур бетте. Уйлап карыйк,кемнең кәефен кышкы (язгы, көзге) аяз көн боза? Кем ,дөресен әйткәндә,география китабын сирәк ачып карый ? Кем безнең “ чылбыр”ны өзә?

Турда катнашучылар уеннан төшеп калучыны  сайлыйлар.Бәя бирәләр.

V тур сораулары. (6 уенчы).
1.Африкада чүл аша агучы елга? (Нил)
2. Ярларын Тын һәм Һинд океаны гына юучы материк?( Австралия)
3.Иң зур материк? (Евразия)
4.Африкадан кала барлык материкларның ярын юучы океан? (Тын)
5.Африка саванналарының символы? ( баобаб)
6. Экватор урталай кисеп үткән материк? (Африка)
7. Барлык меридианнар кисеп үткән материк? (Антарктида)
8. Молодежная сүзе кайсы материкта очрый? (Антарктида)
9.Җирнең өске уңдырышлы  катламы? (туфрак)
10. Экваторга параллель үткәрелгән шартлы сызыклар? (параллельләр)
Алып баручы : 5 тур тәмам. Кем кичә телевизордан сериаллар гына караган, ә танып- белү программаларын  ачып та  карамаган ? “Чылбырны ” өзүчене ачыкларга вакыт җитте ?

Турда катнашучылар уеннан төшеп калучыны  сайлыйлар.Бәя бирәләр.
VI тур сораулары. (5 уенчы)
1. Җир кабыгындагы тирбәнешләр? ( җир тетрәү)
2.Көньяк Американың очмый торган иң зур кошы? (тәвә кошы эму)
3. Җирнең тереклек сүрүе? ( биосфера)
4. Иң биек тау системасы? ( Һималай)
5.Кайсы күл  көньяктарак, Чадмы әллә Эйрмы? ( Эйр)

6. Австралиядәге  Виктория –ул…(чүл)
7.Урал таулары кайсы материкта ?(Евразия)
8. Африкада  иң биек тау түбәсе? (Килиманджаро)
Алып баручы : 6 тур да бетте. Кемнең  ми эшчәнлеген карабодай ашау бутады ? Кемне запастагылар  эскәмиясенә җибәрәбез ? “Өзек чылбыр”- кем ?

Турда катнашучылар уеннан төшеп калучыны  сайлыйлар.Бәя бирәләр.

VII тур сораулары (4 уенчы)

1. Аконкагуа- ул…?( Көньяк Американың иң биек тау түбәсе)
2.Европалылар өчен Конго елгасын кем ачкан?(Д. Ливингстон)
3.Җир шарындагы бер-берсеннән үзенең  климаты, туфрагы, үсемлекләре, хайваннар дөньясы белән аерылып торучы комплекслар? (табигый зоналар )
4. Дөньядагы  иң тирән күл?(Байкал)

5.Кайсы материкта елгалар юк?(Антарктида)
6.Кайсы материкта төньякка барган саен җылырак була бара  ?(Австралия)

Алып баручы. VII тур тәмам, ә кемдер һаман саламга ябыша? Нигә ул  тизрәк урынына утырып тынычланмый? Кем чылбырны таратып бәрде?

Турда катнашучылар уеннан төшеп калучыны  сайлыйлар.Бәя бирәләр.

VIII тур сораулары. (3 уенчы)
1. Дөньядагы иң зур күл.(Каспий)

2. Евразиянең күп өлешен нинди климат поясы алып тора?(Уртача)
3. Тын океанны кем Тын океан дип атаган?(Магеллан)

4.Антарктидада ничә дәүләт? ( 1 дә юк)
5. Нил елгасы кайсы диңгезгә коя? (Урта)
6. Җирнең һава сүрүе? ( Атмосфера)
Алып баручы. Финалга җиттек. Сез инде барыгыз да призерлар. Ләкин берәү артык. Кемнең хәзер үк иң өске баскычка юлын ябып куясыз?  Көтәбез.

IX тур сораулары. (2 уенчы)-финал
1 уенчы. Үзәк Азияне өйрәнүче рус сәяхәтчесе ? (Пржевальский)
2 уенчы. Америка икәнен белмәсә дә, 4 тапкыр шунда барган  Испания диңгезчесе? (Х Колумб)
1 уенчы. Европалылырдан беренче булып Австралиягә барып җиткән Голландия диңгез сәяхәтчесе? (А.Тасман)
2 уенчы. Виктория шарлавыгын ачкан Англия сәяхәтчесе? (Д.Ливингстон)
1 уенчы. Диңгез юлы белән Төньяк Боз океаныннан Тын океанга чыгучы рус сәяхәтчесе? (В.Беринг).
2. уенчы. Мексиканы яулап алучы конкистадор (Кортес)
1 уенчы. Индонезиядә мотоцикл маркасы белән аталган утрау? (Ява)
2 уенчы.Тын океанда дини бәйрәм исеме белән аталган утрау? (Пасха).
1 уенчы. Җир кабыгының чагыштырмача тотрыклы участогы? (платформа).
2 уенчы. Җир өслегендәге тигезсезлекләр? (рельеф).

1 уенчы . Дөнья океаны ничә океанга бүленә? (4)
2 уенчы. Җирнең ничә сүрүе бар? (4)
     Алып баручы. Уен тәмам. Җиңүче билгеләү өчен сүзне  Жюрига (Санау комиссиясенә)

(Жюри чыгышы.)

Алып баручы. Ниһаять, җиңүчебез билгеле. Аңа мәктәпнең “Географияне иң яхшы белүче” исеме һәм Мактау кәгазе тапшырабыз. Калган ике финалчыга  2 урын һәм  3 урын өчен Мактау кәгазе тапшырабыз. Барлык катнашучыларга географияне шундый яхшы белүләре өчен рәхмәт әйтәбез. Юмор хисенә бай булуыгыз ,үз-үзегезгә тәнкыйть күзе белән карый белүегез тагын да  мактаулы. Киләсе очрашуларга кадәр.

9846