Илебез тыныч, күгебез аяз булсын!

(4 нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе)

Миләүшә САФИУЛЛИНА,

Арчадагы Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицейның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәреснең технологик картасы

 

    
Максат 1. Укучыларны тынычлык төшенчәсе белән таныштыру. Тынычлык темасына караган сүзләрне кулланып,бәйләнешле сөйләм  телен үстерү.

2. Укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү.

3. Укучыларда ветераннарга,сугышта һәлак булган батырларга тирән хөрмәт  тәрбияләү;тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтү.

Планлаштырылган нәтиҗә Тынычлык темасына караган сүзләрне кулланып,бәйләнешле сөйләм  төзи белү.

 

Төп төшенчәләр Тыныч тормыш ;дуслык; ветераннарга,сугышта һәлак булган батырларга тирән хөрмәт  .
Предметара бәйләнеш Әдәби уку,әйләнә-тирә дөнья
Эшне оештыру төрләре Фронталь,  индивидуаль,  парлап эшләү, төркемнәрдә эшләү
Чыганаклар :

1. төп

2.өстәмә

1. Татар теле дәреслеге, 4 нче класс.

2. Төркемнәрдә эшләү өчен дидактик карточкалар, презентация.

 

Дәрес этаплары Дәрес этабының максаты Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ-танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре

I Оештыру өлеше. Эшкә кызыксыну тудыру. Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү;төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү;белем алуга әзерләү.

 

Укучылар төркемнәрдә дүртәр кеше утыралар.

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

1 нче слайд.

− Хәерле иртә, балалар,хөрмәтле кунаклар!

− Кәефләрегез әйбәтме?

Кара-каршы партнёрыгыз белән сәлам бирешегез, янәшә партнёрларыгызның кулын кысып уңышлар теләгез.

– Барыгызга да хәерле көннәр телим.

Укучылар теләкләр тели:

(1 нче слайд)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

− Уңышлы көн булсын!

− Барыбыз да «5»леләр алыйк!

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: эшчәнлекне башлауга әзерлек

II. Актуальләштерү Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ  тудыру.

 

Укытучы өчен максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә  искә төшерү мөмкинлеге булдыру.

Укучылар өчен максат: сугыш турында булган  белемнәрен камилләштерү.

 

(2 – 3 нче слайдлар) Сугыш турында шигырьләр укыту.

Укучылар,ничек уйлыйсыз,без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез.Хәзер шигырьләр тыңлап китик,аннары фикерләрегезне әйтерсез.

– Бу шигырьләр нәрсә турында?

– Кемнәрнең бабайлары сугышта катнашкан?

– Сез бабайларыгыз белән горурланасызмы?

– Сугышта катнашкан нинди геройларны беләсез?

– Үз гомерләрен кызганмыйча көрәшкән геройларга карата нинди хисләр уянды?

– Герой дип кемнәрне атыйлар?

 

 

– Ни өчен алар үз гомерләрен кызганмаганнар?

 

– Менә хәзер дә күп абыйлар,әтиләр Туган илебезне яклау өчен хәрби хезмәткә чакырылды. Аларга карата нинди теләктә калабыз?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

– Сугыш турында.

Берничә укучыдан бабалары турында сөйләтү.

Укучылар геройлар исемнәрен атыйлар.

 

– Тирән хөрмәт хисләре уянды.

 

 

– Ватан өчен көрәшкән кешеләрне атыйлар.

– Алар киләчәк буынның(безнең) тыныч яшәвен теләгәннәр.

– Без аларның тизрәк әйләнеп кайтуларын көтәбез.Дөньялар тыныч булсын дип телибез.

ТБУУГ: сугышның   төп билгеләрен  аерып күрсәтеп белемнәр формалаштыру

РУУГ:  күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү,  коллектив  фикер алышуда катнашу

 

III. Мотивлаштыру.

Проблемалы ситуация

Укытучы өчен максат: проблеманы кую, формалаштыру, яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм  үзләштерүгә юнәлеш бирү.

 

Укучы өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;  дәреснең темасын, максатын билгели белү.

(4 нче слайд)

Укучылар, без хәзер нинди тормышта

яшибез ?

– Без моның өчен кемнәргә рәхмәтле булырга тиеш?

 

 

 

 

– Бөек Җиңүгә ирешкән бабаларыбыз,хәзерге көндә хәрби хезмәттә булган егетләребез  нинди теләкләр белән яши икән,сез ничек уйлыйсыз?

 

5 слайд.

—  Димәк, бүгенге дәреснең темасы нинди була?

-Без бүген дәрестә нәрсә  турында сөйләшербез?

 

 

 

-Укучылар,тынычлык сүзен сез ничек аңлыйсыз?

-Тыныч яшәү каян башлана?

 

 

Укытучы    гомумиләштерә.

-Дөрес әйттегез, укучылар.Дәресебезнең темасы”Илебез тыныч,күгебез аяз булсын! “Дәрестә тынычлык темасына караган сүзләрне сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнербез.

 

–  Тыныч тормышта яшибез.

 

– Бабаларыбызга,

сугышта катнашкан ветераннарга,герой солдатларыбызга, батыр егетләребезгә.

– Дөньяларыбыз тыныч булсын,сугышлар булмасын дип уйлыйлар.

 

 

 

-Дөньяда тынычлык булсын!

-Тыныч тормышта яшәү өчен нәрсәләр кирәк икәне турында сөйләшербез.

 

 

Укучылар үз фикерләрен әйтәләр.

 

ШУУГ:укучының эчке әзерлеге

КУУГ:аралашуны планлаштыру

IV. Яңа белемнәр булдыру.

 

Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр  кабул итүне оештыру һәм  үзләштерүгә юнәлеш бирү

 

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау,төп фикерне таба белү.

6 слайд. -Ә хәзер без сезнең белән бер әкият-табышмак  тыңлап китәрбез. Игътибар белән тыңлагыз.

-Борын-борын заманда бик биек тауда гаиләсе белән бер кеше яшәгән .Бер төнне кемдер аларның ишеген шакыган .

-Кем бар анда ?-дип сораган хуҗа.

-Без-Дуслык,Бәхет,Байлык.

-Берегез генә керегез.Өебез бик кечкенә,-дигән.

-Кайсыбызны чакырсаң,шул керер,дигәннәр алар.

-Хуҗа өенә кемне чакырган дип уйлыйсыз,укучылар?

-Хәзер.бер кәгазьгә чиратлап, үз фикерләрегезне языгыз.Башта 1 нче номерлы укучылар яза.Аннары 2,3,4 нче номерлы укучылар яза.

 Төркемдәге  янәшә партнерлар, билгеле  бер вакытта,   бер кәгазь  битендә,    бер — бер артлы язма эш башкаралар)

-Хәзер каршыдагы партнерларыгыз белән фикер алышыгыз.

-2 нче номерлы укучылар җавап бирә.Каршыдагы партнерыгыз нәрсәне сайлаган ?Ни өчен?

-Әйе,укучылар,дуслык кергәч,гаиләсенә бәхет тә,байлык та,тынычлык та кергән.

-Димәк,тыныч тормышта яшәү өчен иң кирәклесе ул  нәрсә икән ?

-Әйе,дуслык икән.Барлык  халыклар дус яшәгәндә генә дөньяда тынычлык булачак.

7 слайд.

-Укучылар,сез тынычлык символлары дип нәрсәләрне саныйсыз?

Тынычлык символлары

(КҮГӘРЧЕН, КОЯШЛЫ АЯЗ КҮК, САЛАВАТ КҮПЕРЕ, ГЛОБУС)

-Ни өчен шулай дип уйлыйсыз?Парлап басыгыз һәм ни өчен шушы рәсемне сайлавыгызны аңлатыгыз.3 нче номерлы укучылар аңлата .

-Иптәшең нәрсәгә шушы символны сайлаган. -Рәхмәт ,утырыгыз.

-Әйе,укучылар,тынычлык символы итеп күгәрченнәрне атыйлар .

-Ә ни өчен күгәрченнәр икән соң?

-Чөнки алар бик тыныч кошлар, шулай бит.Сезнең аларны күзәткәнегез бармы?

—Әйе,менә шуңа күрә аларны тынычлык символы итеп сайлаганнар да .

 

 

 

 (Төркемдәге  янәшә партнерлар, билгеле  бер вакытта,   бер кәгазь  битендә,    бер — бер артлы язма эш башкаралар)

 

 

 

 

 

 

 

 

Каршыдагы партнерлары белән фикер алышалар.

2 нче номерлы укучылар җавап бирә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

-Дуслык.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укучылар ни өчен шул рәсемне сайлаулары турында фикер алышалар.

 

 

 

 

 

 

-Чөнки күгәрченнәр бик тыныч кошлар.

 

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

 

V. Теманы беренчел ныгыту. Укытучы өчен максат:

Тынычлык турында белем  булдыруда ярдәм итү

 

Укучылар өчен максат:

Тынычлыкның әһәмияте турында мисаллар  китереп раслый белү

 

 8 слайд.

Тынычлык темасына караган рәсем өстендә эш.

1.Рәсемдә нәрсә күрәсез?

2.Сез бу рәсем турында нәрсә уйлыйсыз?

3.Бу рәсемгә карагач, нинди фикерләр туды?

Укучылар,җавапларыгызны кәгазь битләренә языгыз.

-1 нче сорауга 4 нче номерлар җавап бирә.

-2 нче сорауга 3 нче номерлар җавап бирә.

 

Рәсем буенча эшлиләр.

 

 

Укучылар кәгазь битләренә сорауларга җавап язалар.

 

 

Укучылар  сорауларга җавап бирәләр.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең  дөреслеген тикшерү

 

VI. Физкультминутка Укучы өчен максат:төркемнәрдә эшли белү. — Җиңү  сүзендә ничә хәреф бар ? Шул санча төркемнәргә берләшегез.

Яңадан бииләр, кушылалар. Музыка туктагач басып   калалар. Сорау бирелә.

-Күгәрчен сүзендә ничә иҗек бар? Иҗек санынча төркем барлыкка китерегез.

Яңадан бииләр, кушылалар. Музыка туктагач ,басып катып  калалар. Сорау бирелә.

— Батыр  сүзендә ничә сузык аваз бар?Шул санча төркемнәргә берләшегез.

-Молодцы, укучылар.  Сез бик игътибарлы булдыгыз.Алган белемнәрегезне күнегү ярдәмендә ныгытыйк.

 

Музыкага бииләр, кушылалар. Музыка туктагач ,басып   калалар.Сорау бирелә. Бер кеше дә җавапны кычкырып әйтми, ә эченнән генә уйлый. Сорауның җавабына туры килгәнчә төркемнәргә берләшәләр

 

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

 

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

 

VII. Яңа белемнәрне ныгыту

 

Укытучы өчен максат:

белемнәрне күнегүләр ярдәмендә  ныгыту мөмкинлеге булдыру

 

Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне камилләштерү

 

Хәзер мин сезгә сүзләр язылган карточкалар таратам. Шушы сүзләрне кертеп  җөмлә төзеп язабыз. Җөмләне  А партнерлар  яза .

 

3минут вакыт бирелә.

 

-Рәхмәт. Ә хәзер,әйдәгез әле, 4 нче өстәлне тыңлап үтик.

-Җөмләләрне тыңлап китик.

(Берничә өстәлдән укытырга)

-Молодцы, укучылар! Сез биремне бик матур итеп үтәдегез, куелган максатка ирештегез!

 

Төркемдәге  янәшә партнерлар, билгеле  бер вакытта,   бер кәгазь  битендә,    бер — бер артлы язма эш башкаралар.

 

 

Өстәл№1 кояш,күгәрчен,күк

Өстәл№2 салават күпере,җиңү,көн

 

Өстәл№3  дөнья,матур,бүген

 

Өстәл№4  балалар,көлә,шатлык

 

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

 

VIII. Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

 

Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль  куллану мөмкинлеге булдыру

 

Укучылар өчен максат: белемнәрне практик куллана белү

10 нчы слайд.

Текст өстендә эш

-Хәзер текст өстендә эшләрбез.Иң элек текстны укып үтик.4 нче номерлы укучылар укый.

Тынычлык җыры.

 

    Бер кыз рояльдә уйный.Аның бармаклары бик тиз йөгерә.Рояль өстендә –нота китаплары.Алар- бик күп.Аларга бүлмәдә бик кысан.Ноталар тәрәзәдән балконга чыкканнар,балконнан тротуарга төшкәннәр.

     Тротуар  буйлап кешеләр бара.Алар

кызның җырын ишеткәннәр.

-Бик матур уйный!

-Бик оста уйный!

  Кошлар да кызның җырын ишеткәннәр.

-Бик яхшы уйный!-дигәннәр.

  Җыр кешеләргә дә,кошларга да ошаган.Чөнки ул тынычлык турында.

   Кошлар ноталарны җыйганнар һәм төрле илләргә очканнар.Тынычлык җыры бөтен дөньяга бик тиз таралган.

     Е.Кобец-Филимоновадан.

  

-Укучылар,текстта сүз нәрсә турында бара?

-Кыз нинди җыр чыгарган?

-Бу җыр ни өчен бөтен кешеләргә дә, кошларга да ошаган?

-Тынычлык җыры ничек таралган?

-Укучылар,әйдәгез,без дә хәзер тынычлык җырын тыңлап алыйк.

 

11 нче слайд.

Җыр тыңлау.

Тынычлык җыры.

 

Без яшибез бергә матур бу дөньяда,

Без җырлыйбыз бергә туган телебездә.

Безнең бар хыяллар-бәхетле киләчәк!

Бир Ходай,син безгә тынычлык дөньяда.

 

Балалар көлсеннәр, олылар белсеннәр,

Без бит иң кирәкле дөньяда кешеләр.

Без яңа гасырда юк диик сугышка,

Бәхетле киләчәк без телибез җиргә!

Сезгә җыр ошадымы,укучылар?

-Бу җыр безне нәрсәгә чакыра?

-Балалар нинди теләкләр телиләр?

Укучылар текстны укыйлар.

Сорауларга җавап бирәләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тынычлык турында.

 

-Бик матур.

-Чөнки бу җыр тынычлык турында.

-Кошлар ярдәмендә.

 

 

 

 

Җыр тыңлыйлар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Җыр турында фикер алышалар.

 

-Әйе.

-Тыныч яшәргә.

-Балалар көлеп яшәсеннәр,дип телиләр.

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

 

IX. Уку эшчәнлеген йомгаклау. Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат:үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

Рефлексия.

-Ә хәзер укучылар дәрескә йомгак ясыйбыз.

— Без бу дәрестә нәрсәләр белдек?

 

 

 

 

-Сезгә дәреснең кайсы өлешләре ошады,нәрсәләр ошамады,  шуларны стикерларга язып, тактага ябыштырып куярсыз.

 

-Өй эше: Илебез тыныч,күгебез аяз булсын! дигән темага кечкенә хикәя язып килергә.

-Димәк,бүгенге дәресебезне нинди теләкләр белән тәмамлыйбыз?

-Әйе,укучылар,һәрвакыт шулай тыныч тормышта шатланып-көлеп кенә яшәргә язсын иде.Барыгызга да тыныч тормыш,аяз күк йөзе,бәхетле киләчәк телим.

 

— Дәрестә актив катнашкан укучыларга 5,4 ле билгеләре куям.

Барыгыз да бик яхшы эшләдегез, бик зур рәхмәт сезгә!

-Чыгарга мөмкин.Сау булыгыз!

 

 

 

 

-Бүген тынычлык,дуслык турында белемнәр алдык.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

-Тыныч яшәргә кирәк,дип.

ШУУГ: үз уңышларың/уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу