Икмәкнең урыны түрдә

№ 128

(Әхләкый-тәрбияви дәрес)

Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА,

Яр  Чаллыдагы  22  нче   урта  мәктәпнең  китапханә мөдире

Ил  табыны  икмәктән  башлана.

Каенның  яме—яфрак  белән туз.

Өстәлнең яме—икмәк белән тоз.

Икмәк—ил  тоткасы.

Һәр иген бөртегендә—кеше хезмәте.

Икмәкнең тәме үзгәрми, кешенең шул тәмне  тоюы  гына үзгәрә.

(Татар халык мәкальләре)

Максат: балалар күңелендә  икмәккә, кеше хезмәтенә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү, алар күңеленә игелек,изгелек орлыклары салырга тырышу. Гомумән, бу дөньяда кеше хезмәте белән булдырылган һәрнәрсәгә карата сакчыл караш формалаштырырга тырышу. Бу изге төшенчәләр барысы да икмәк тәмен тоя белгән инсаннарга гына хас бит.

Җиһазлау: ашъяулык, түгәрәк икмәк, савыт  белән  тоз.

Файдаланылган  ярдәмлек  әсбаплар:

Бала бишеге-гомер ишеге.Башлангыч сыйныф укучылары  өчен халык авыз  иҗаты әсәрләре җыентыгы.3 нче басма: Яр Чаллы,”Идел-йорт нәшрияты, 2002.-144.бит, Татар халык табышмаклары.-Яр Чаллы,” Идел-йорт”нәшрияты,2002.-96 бит.

Фәйрүзә Хәйдәрова-Җаббарова. Зәрә тау. Очерклар,парчалар,нәсер,әдәби күзәтүләр, шигырьләр.—Яр Чаллы,2003 ел.64 бит.

Зал  бәйрәмчә  матур  итеп бизәлгән. Сәхнә  түренә  зур  хәрефләр  белән “ИКМӘКНЕҢ УРЫНЫ ТҮРДӘ” дип  язылган. Шулай  ук диварларда да икмәк  турында мәкалләр язып эленгән:”Икмәк- ил тоткасы”,”Икмәкне әрәм-шәрәм итү зур гөнаһ.”,”Икмәктән зур нәрсә юк”,”Ил табыны икмәктән башлана”,”Һәр иген бөртегендә-кеше хезмәте”дигән сүзләр язып эленгән. Бераз читтәрәк китапкуйгычта китап  күргәзмәсе урын алган.

Дәрес барышы:

Китапханәче:

“Гади сорау: нәрсә соң ул икмәк?

Кирәк, дуслар, уйлап карарга.

Ләкин әле икмәк ашау гына

Ярдәм итмәс җавап табарга…

Автор:

Әйе,сорау гади,бик гади. “Икмәк -нәрсә ул?- дигән сорауга  турыдан –туры җавап бирүе җиңел түгел. Шушы шигырьдәгечә уйга калам. Ә уйларым мине әллә кайларга алып китә.И-и-и,уйлар,уйлар…

(Бик матур итеп татарча милли киемдә киенгән ана сәхнәгә чыгып баса.)

Ана:

Икмәк—ул яшәү чыганагы.Безне кечкенәдән үк икмәккә хөрмәт белән карарга өйрәттеләр.Мин— авыл баласы.Икмәк тәмен татып үскән кеше…уйларым балачакка әйләнеп кайтты.Әни бисмилла әйтеп камыр куя,тәмле итеп ипи пешерә иде. Ә аларны пешеп чыккач,суынганчы мендәр өстенә салып тора иде.

Әткәй ясаган сырлы- сырлы савытларда пешкән,күпереп торган түм-түгәрәк ипекәйләр! Өйдә яңа пешкән икмәк исе! Шушы истән тәмле ис дөньяда бүтән юк!

Китапханәче:

“Гади сорау: нәрсә соң ул икмәк?”- дип язган олуг шагыйрь…

Әйе,табын түрендәге кадерле ризыгыбыз ипекәй генә икмәк сүзенә,икмәк төшенчәсенә аңлатма биреп бетерми шикелле…

Икмәк төшенчәсе гаҗәеп киң кырлы төшенчә.Икмәк—ул язын хәтфәдәй күпереп үсеп утырган уҗым басуы да, ул җәен дулкынланып утырган иксез-чиксез иген кырлары да,ул көзен ындыр табагында таудай өелеп торган алтын көшелләр дә, ул ап-ак мамык кебек он да…

Минем уемча,икмәк төшенчәсе әле ул болар гына да түгел. Без туенучы бөтен ризык та икмәк төшенчәсе эченә керәдер мөгәен… Әйе,  “икмәк ашау гына ярдәм итмәс җавап табарга”…

(Шулвакыт сәхнәгә иген игүче чыга)

Игенче:

Исәнмесез, балалар! Хәерле көннәр барчабызга да!.. Мин авылдан килдем .Икмәкнең туган җиреннән… Минем һөнәрем игенче.Ә хәзер исә мин сезгә икмәк турында берничә  мәкаль әйтеп үтәсем килә.

“Икмәкне җир уңдырмый,тир уңдыра”.

“Иген икмәк –тир түкмәк.

”Икмәкнең тәме үзгәрми,кешенең шул тәмне тоюы гына үзгәрә”.

“Һәр иген бөртегендә-кеше хезмәте”.

Әйдәгез яхшылап уйлап карыйк әле:   “Икмәкне җир уңдырмый,тир уңдыра”.

Ни өчен шулай дип әйтәләр?

(Сәхнәгә укучы бала күтәрелә)

Укучы бала:Мөмкин булса мин әйтеп  карыйм әле. Орлыкны җиргә күмеп куйып кына ул үзеннән-үзе генә үсми  бит. Мин ел саен авылга бабайларга кунакка кайтам .Бәрәңге дә ,суган да утыртышам.  Сулар сибәм, төпләрен йомшартам. Чүп үләннәрен гел утап торам. Көн саен нәрсәдер эшлим. Ә әби  без өйгә керүгә тәмле өчпочмаклар пешерә. Әби белән бабай мине мактыйлар, эш рәте белеп үсәсең, молодец,диләр. Тырышып эшләсәң генә ,ризык тәмле була ди безнең әби. Бик тырышып ,әйбәт итеп эшләсәң маңгайдан тир чыга,дип әйтеп тора минем бабай.Ул сүзне көн саен әйтә. Безнең бабай дөрес әйтә.Әби шулай ди.

Игенче:Рәхмә-ә-әт.Бик тә дөрес әйтәсең.Эшләгән эшеңне бар күңелеңне биреп, тырышып эшләсәң генә эш нәтиҗәле,файдалы,уңышлы була.Бабаңа да,әбиеңә дә рәхмәт әйт,балам,Бик кирәкле әйберләргә өйрәтеп үстергәннәр сине.

Бар нәрсәгә дә йөрәк җылыңны кушарга,тырышырга кирәк.Маңгайдан тир бәреп чыккан момент хезмәт кешесенең иң бәхетле мизгелләредер ул. Чык бөртегедәй саф ул –үз көчеңне куйып тапкан хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү моменты. Сез  минем белән килешәсезме дусларым!..

Китапханәче:Рәхмәт сезгә Икмәк игүче!..Менә ни өчен тәмле икән ул икмәк!..

Ана: Бәхеткә каршы мин авыл баласы. Язын кояш үзенең рәхимле нурларын  җир өстенә сибеп,тамчылар тама башлау белән үк җир турында уйлап, аның язмышы,һава торышы белән даими кызыксынып торучы авыл баласымын.Авылда туып-үсүем белән бик горурланам,авылым кырларына ,урманнарына сокланып үсмәсәм,икмәк турында белер идемме икән?..

Шулай язгандыр,авылда туып-үссәм дә,хәзер шәһәрдә яшим.Ике улым үсеп килә. Алар—шәһәр балалары. Әти-әнием безне  өч баласын да икмәккә хөрмәт белән тәрбияләделәр.Балаларымны да алар үрнәгендә тәрбияләргә тырышам. Икмәкнең вак кына кисәкләрен дә ташламыйлар,кечкенә нәни бармаклары белән чүпләп җыялар да күгәрченнәргә бирәләр. Шулай итеп икмәккә хөрмәт белән беррәттән,табигатькә хөрмәт,кече туганнарыбызны аңлау,кадерләү кебек асыл сыйфатлар да тәрбияләнә алар күңелендә…

Китапханәче:Хөрмәтле балалар ! Сез дөнья күргән,тормыш тәҗрибәсе туплаган  ана белән килешәсездер дип уйлыйм.Ә хәзер әйдәгез,икмәк темасына кагылышлы бер күренешне карап үтик әле.

(Шулвакыт сәхнәгә  Кирлемән килеп чыга.Ашый- ашый бара)

Кирлемән:У-у.Бүтән ашыйсы да килми.(Кулындагы ашалып бетмәгән күмәч кисәген юл буендагы куак төбенә  атып бәрә  дә,шул тирәдәге утыргычка утыра) Ял итим әле.Әллә йоклап аласы…

(Кинәт көтелмәгән хәл. Куаклыктан тылсымлы таягын тоткан Тылсымчы бабай килеп чыга)

Тылсымчы бабай: Исәнмесез балалар! Мин Тылсымчы,тылсым эстәп йөрүче.Сезгә кунакка килергә булдым .Менә  бу  тәрбиясез малай  икмәк  кыерчыгын тотып  атты  бит …Мин үземнең Тылсымлы матур дөньямда  тыныч кына ял итеп алыйм әле дип уйлаган идем.Булмады бит әле .Бу малайның кыланмышы!..

(Кирлемән качып китмәкче була. )

Тылсымчы бабай(тылсым таягын бер генә селки):” Әпсен- төпсен,әпсен –төпсен.Бар начарлык китсен, үткәндә калсын.Яхшылык җиңеп барсын.Әдәпсез малай,монда килеп бассын.”

(Кирлемән килмәскә карыша.Әмма тылсымның ниндидер серле  көченә буйсынып теләр-теләмәс кенә тылсымчы алдына килеп басарга мәҗбүр була)

Тылсымчы бабай:(хәйләкәр генә елмаеп)Таныган да кебеек.юк та шикелле…Исемең ни- чек ?

Кирлемән:(муенын бора-бора әле бер якка,әле икенче якка карый.Башын күтәрми,һаман аска карап тора) У-у-ы-ы.Кирлемән.кирле-морлы мин малай.

Тылсымчы бабай: Кылган эш-гамәлләрең өчен җавап тотарга кирәк бит.Җаваплылыктан качып кына котылып булмый.

(Шунда Кирлемән ташлаган икмәк кыерчыгын күтәреп Акбай килеп чыга.)

Акбай: Һау-һау,һау-һау.И-и-исәнмесез.менә икмәк кисәге…һау,һау,һау,җирдә ята иде,һау,һау.

Тылсымчы бабай :(балаларга мөрәҗәгать итеп) Кадерле балалар! Әйтегез әле,икмәкнең урыны кайда булырга тиеш?Кем җавап бирергә тели?

(Сәхнәгә укучы бала күтәрелә, татарча  милли киемнән Аның кулында матур чигешле  ашъяулык,өстендә икмәк белән тоз )

Укучы бала: Икмәкнең урыны түрдә булырга тиеш!..

(Бик сәнгатьле итеп укый)

“Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Һәр табынның тора түрендә…”

Бер олы шагыйребез әнә  шулай язган бит.

Тылсымчы бабай :Ай,рәхмәт төшкере!.. Бик тә матур итеп җавап бирдең бит әле син. Исемең ничек синең?.

Укучы бала:Зирәк минем исемем.

Тылсымчы бабай: Ай,рәхмәт төшкере!..Исемең җисеменә бик тә туры килә икән.

Кирлемән (кинәт кенә телгә килеп).  М-м и-и…Миңа бик оят…(үзе башын аска ия)             Ы-ы.Мине гафу итегез…

Тылсымчы бабай: Ай,рәхмәт төшкере!..Кирлемән дә  тәртипкә килеп бара түгелме соң?Балалар! Гафу итәбезме Кирлемәнне?

Кирлемән:Минем дә Зирәк шикелле буласым килә.Минем дә исемем шундый матур булсын иде.

Тылсымчы бабай: Матур исемнәр  күп ул.Әниең белән сөйләшергә ,матур исем сайлый торырга кирәк Исемне бик тиз генә алыштырып булмый ул. Исем ул җисемеңә туры килергә тиеш.

Китапханәче:Шулай…Икмәк-бик кадерле ул.

Ана: Безнең киләчәгебез –балалар кулында. Безнең тәрбиябез,үрнәк күрсәтүләребез—алар аңында,акылында чагылыш таба.Барлык аналар да моны онытмасыннар иде. Бөтен тәрбия дә гаиләдән башлана. “Оясында ни  күрсә,очканда шул булыр”, дигән әйтемдә бик тирән мәгънә  бар. Кечкенәдән  бала аңына,күңеленә изгелек, игелеклелек, шәфкатьлелек орлыклары салынса,нәтиҗәсе уңышлы булыр иде. Татар халкында шундый әйтем дә бар:” Ана сөте белән кермәгән,тана сөте белән кермәс” Әйе, хак сүзләр. “Икмәк –ул яшәү чыганагы”,—дибез икән, минем күз алдыма беренче чиратта үз нарасыен имезеп утыручы ана күз алдына килә.

Без кечкенә чагында,эш белән мәшгуль әниләребез,әгәр дә без еласак, ипи чәйнәп имезлек салганнар. Шулай итеп,икмәккә мәхәббәт безгә бишектә яткан чактан ук, ана сөте белән әнкәй чәйнәп биргән икмәк белә бергә кергән.Менә шуңа күрәдер дә икмәк

тәмен,икмәк хакын,икмәк кадерен беләдер ул безнең буын.Бу хакта үсеп килүче яшь буынга да аңлатасы,әйтәсе иде…

Китапханәче:Әйе,икмәк сүзе—ул киң кырлы төшенчә…

Ап-ак мамык кебек оннан ниләр генә пешермиләр…  Бу ак онкайларга оста кул тисә, аңа тагы күңел җылысы өстәлсә…өстәл өсләре  бәрәкәтле ризыклар…күз явын алырдай нигъмәтләр белән тула…

Рәхим итегез! Бүген безнең сәхнәбез түрендә…әлбәттә дусларым, Сез дөрес фикерләдегез…Түребездә безнең –Галиҗәнәб  Икмәк!

( Сәхнә түренә татарча милли киемнән укучы бала чыгып баса,кулында матур чигешле ашъяулык өстендә икмәк белән тоз.Чыгып баскач,тамашачыларга матур итеп  башын ия. )

Укучы бала:

“ Ил  табыны икмәктән башлана”

Татар халык мәкале.

(Ул сәхнә уртасында кала.)

Китапханәче: Бездә бүген ризыклар парады.Рәхим итегез!

(Сәхнәгә  чәк-чәк күтәргән укучы чыга)

Укучы бала:

Мине бар да белә булыр    —

Исемем минем чәк-чәк.

Җисемем гуя чәчәк,

Матур булсын безнең киләчәк.

Ал да булыр,гөл да булыр,

Әгәр  дә без теләсәк.

(Сәхнәгә  күмәч күтәргән укучы чыга)

Укучы бала:

Сез мине таныйсызмы?

Беләсезме?..Мин –күмәч.

Әйтәләр кайчак калач…

Бик тә матур булам мин-

Толымлап мине үргәч.

(Сәхнәгә  пәрәмәч күтәргән укучы чыга)

Укучы бала:

Исемем минем- пәрәмәч

Урыным-һәрчак түрдә.

Икмәк белән янәшәдә…

Булыйк шулай гел бергә…

(Сәхнәгә  бәлеш  күтәргән укучы чыга)

Укучы бала:

Мине һәркем үз итә…

Мин- бәлеш,бәлеш,бәлеш.

Мин -татулык билгесе…

Һәркемгә дә бар өлеш.

(Сәхнәгә  өчпочмаклар  күтәргән укучы чыга)

Укучы бала:

Кем яратмый  өчпочмакны?

Мин табында- уртада…

Бүген дә табын түрендә,

Һәм,һәм,һәм иртәгә дә.

(Сәхнәгә торт күтәргән укучы чыга)

Укучы бала:

Мине бик тә яраталар…

Туган көннәр сые мин.

Туйларда да мин кирәкле…

Яхшы-яхшы теләкләргә

Утырам һәрчак коенып.

Матур-матур чәчәкләргә,

Бизәкләргә төренеп.

Күңелләрең бик тә булыр,

Тик ал гына үрелеп.

(Сәхнәгә кыстыбый күтәргән укучы чыга)

Укучы бала:

Мин кыстыбый,кыстыбый

Татар халык ризыгы.

Минем дә урыным түрдә

Табыныбыз нинди мулдан!..

Нинди күркәм күрегез!

(Сәхнәгә  кош теле күтәргән укучы чыга)

Укучы бала:

Исемем минем- кош теле.

Чәй табынын бизимен.

Янәшәмдәге чәк-чәккә

Матур көйләр көйлимен.

(Икмәк уртада кала. Талгын гына “Буразналар “( Җәүдәт Фәйзи музыкасы,Гөлшат Зәйнәшева сүзләре)көе уйнап тора.                                                                                                Чәк-чәк,күмәч,пәрәмәч,бәлеш,өчпочмак,кыстыбый,кош теле,торт—барысы бергә икмәкне уртада калдырып түгәрәк ясап басалар да,түгәрәк буйлап шул көйгә әйләнәләр)

Автор:

Яшәү көче биргән Галиҗәнәб Икмәк!

Табыннарны бизи,тормышларны көйли.

Дөнья ямьле икмәк булганга!

Берүк аны чүпкә ташламагыз…

Берүк кенә аны ялгыш таптамагыз.

Яшәү көче биргән Галиҗәнәб Икмәк!

Тормыш дәвам итәр син барда…

Китапханәче:

Сүземне шагыйрь Нәби Дәүли шигыре белән башлап җибәрдем, аның сүзләре белән тәмамлыйсым килә.

Икмәк нәрсә?

Язын тургай җыры.

Кышкы буран, көзге җил дә ул..

Кайгы да ул, ләкин шатлык та ул,

Бәхет тә ул, изге сүз дә ул.