Икмәк каян килә?

№ 195

(Зурлар төркемендә танып белү, коммуникация, сәнгать эшчәнлеге, әвәләү, интеграция алымы белән үткәрелгән эшчәнлек)

Раилә ХӘБРИЕВА,

Казандагы 83 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: балаларга икмәкнең кирәкле ризык булуын, аның каян алынганын, безнең өстәлгә килгәнче зур юллар үтүен аңлату, икмәкне үстерүче игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлар: компьютер, проектор, “Икмәк каян килә?” дигән темага презентация, он салынган тәлинкә, пластилин, такта.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар, сез бүген иртәнге ашта нәрсәләр ашадыгыз?

Балалар. Ботка, батон, какао.

Тәрбияче. Ә кичә нәрсә ашаган идегез?

Балалар. Сөтле аш, батон белән май, чәй.

Тәрбияче. Төшке ашта кичә нәрсә ашадыгыз?

Балалар. Аш, бәрәңге белән котлет, компот, ипи.

Тәрбияче. Аш төрләре көн дә үзгәреп тора, ә менә һәр көнне ашый торган бер ризык үзгәрми. Ул нәрсә?

Балалар. Ипи, икмәк.

Тәрбияче. Дөрес, балалар бакчасында, өйдә дә өстәлдә һәрвакыт икмәк. Ә сез икмәкне яратасызмы?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Ә сез нинди икмәк яратасыз?

Балалар. Ак, кара, йомшак, вак җимеш белән һ.б.

Тәрбияче. Әйтегез әле, икмәк нинди була?

Балалар. Тәмле, йомшак, кайнар, каты, искергән.

Тәрбияче. Икмәк төрле була. Тик шуны онытмагыз: ул тәмле һәм файдалы. Икмәкнең каян алынганын кайсыгыз әйтә ала?

Балалар. Кибеттән, оннан…

Тәрбияче. Ә кибеткә каян килә?

Балалар. Машиналар алып килә, кешеләр пешерә.

«Икмәк каян килә?» дигән презентация карау

Тәрбияче. Иң беренче ярманы (арыш, бодай) чәчкеч машиналар белән җиргә чәчәләр. Аннан башаклар үсеп чыга, өлгерә. Аларны машиналар, комбайннар белән җыялар. Тегермәндә он ясыйлар. Менә тәлинкәдә – он. Он шушындый була, тотып карагыз әле. Тотып карашка нинди ул?

Балалар. Йомшак.

Тәрбияче. Менә шушындый оннан икмәк пешерү заводларында ипи пешерәләр. Ә сезнең өйдә әниегезнең камыр басканын күргәнегез бармы?

Балалар. Әйе, бар.

Тәрбияче. Әйтегез әле, камыр ясау өчен нәрсә кирәк?

Балалар. Он.

Тәрбияче. Камырны әзер формаларга салып, зур мичтә пешерәләр. Икмәк пешкәч, аны машиналар кибетләргә өләшә. Балалар, оннан тагын нәрсәләр пешерәләр?

Балалар. Пироглар, күмәчләр, кабартмалар…

Тәрбияче. Ә хәзер ял итеп алабыз.

Менә минем уң кулым,

Менә минем сул кулым.

Менә идән, менә түшәм

Менә шулай зур үсәм.

Тәрбияче. Бүген без сезнең белән үзебез икмәк пешерүче булачакбыз. Пластилиннан үзебез теләгән камыр ризыгы ясыячакбыз. (Пластилиннан икмәк, күмәч, өчпочмак әвәләү.)

Балаларның эшләренә анализ ясау