Икетеллелек шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү
Гөлгенә САФИНА,
Казандагы
140 нчы балалар бакчасы
тәрбиячесе
Рәзинә САБИРҖАНОВА,
Казандагы
140 нчы балалар бакчасы
татар теле тәрбиячесе
Бүгенге көндә белем һәм тәрбия бирү оешмалары алдында иң әһәмиятле проблемаларның берсе булып балаларга күптармаклы мәдәни һәм икетелле белем бирүне үстерү тора. Икетелле белем бирү аша халыкларның бер-берсе белән мөнәсәбәтен көчәйтү һәм культурасын үзара баету, үз халкының тарихы һәм башка халыкларның яшәү рәвешен өйрәнү аша балаларда универсаль культура тәрбияләү заманча белем һәм тәрбия бирүнең мөһим өлеше булып тора.
Без, татар төркеме тәрбиячеләре, балалар белән бер дулкында барабыз, чөнки төркем – мәктәпкә әзерлек төркеме. Татар төркеме дип, татар теленә генә бәйләп калдыру дөрес булмас, чөнки икетеллелек шартларында яшибез. Төп басым күбрәк татар теленә ясалса да, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен ике телдә дә – татар һәм рус телләрендә үстерергә тырышабыз.
Икетелле белем бирүнең нигезе – укыту һәм тәрбия процессында балаларны ике милләтнең теленә, мәдәниятенә якынайту, аралаша белү һәм төрле милләтле дәүләттә яшәргә өйрәтү. Икетелле белем бирүнең бурычларын чишүне мәктәпкәчә белем бирү системасыннан башлау әһәмиятле, чөнки мәктәпкәчә чорда бала шәхесенең нигезе, аң-белеме, мәдәни казанышы салына.
Безнең максат – мәктәпкәчә яшьтәге балаларда үз туган телендә сөйләшә, аралаша алу сәләтен үстерү һәм икетелле белем бирү шартларында үз халкына һәм башка халыкларга карата ихтирам хисе тәрбияләү.
Төркемдәге күрсәтмә материаллар күбрәк ике телдә оештырыла, чөнки балалар да хәзерге көн җәмгыятендә яшиләр һәм икетелле җәмгыять белән бергә атлыйбыз, бу исә балаларның да ике телдә аралашуларын таләп итә дигән сүз.
Эшчәнлекләрне оештырганда, түбәндәгеләрне истә тоту зарур:
- Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен рус, башкорт, удмурт, төрекмән һ.б. телләрдән татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләрне тәкъдим итү башка халыкларның мәдәниятенә якынайтырга ярдәм итә. Мәсәлән, «Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми?» (Башкорт халык әкияте), «Икмәк» (Төрекмән халык әкияте), «Тычкан белән Чыпчык» (Удмурт халык әкияте), «Куянның ирене нигә ярык?» (Эстон халык әкияте)
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга эстетик тәрбия бирүдә һәм әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә шигъриятнең роле чиксез зур. Шуңа күрә еш кына шигырь конкурсларында катнашуны максат итеп куябыз. Балалар шигырьләрне яттан сәнгатьле итеп сөйләргә, авазларны дөрес әйтергә, камера яки аудитория каршында оялмаска өйрәнәләр.
- Сөйләм телен үстерүнең нәтиҗәле эш төрләренең берсе – уен. Эшчәнлекне уен формасында үткәргәндә, уен элементларын керткәндә, материал җиңелрәк үзләштерелә. Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте бик зур.
Иң мөһиме, уеннар вакытында бала «ачылып китә», күмәк эчендә үз урынын таба һәм үзен коллективның аерылгысыз бер өлеше итеп хис итә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында иң яратып уйнала торган уеннар – халык уеннары. Сөйләм телен үстерү эшчәнлекләрендә хәрәкәтле уеннар («Кул чабу», «Кыш бабай»), аз хәрәкәтле уеннар («Очты, очты», «Без, без, без идек», «Тулырак әйт», «Түбәтәй»), җырлы-биюле уеннар («Габдулла», «Утыр, утыр, Мәликә», «Капкалы») уйнала. Шулай ук рус халык уеннары да читтә калмый («Тилгән», «Малечина-калечина»).
- Сөйләм телен үстерүнең тагын бер үрнәге булып, бакчабызда эшләп килүче «Театр» түгәрәге тора. Балалар түгәрәккә бик теләп йөриләр. Ярты ел саен яңа әсәр өстендә эш алып барыла. Соңыннан әти-әниләр яки кечкенә төркемнәр каршында отчёт тотабыз, сәхнәләштереп күрсәтәбез. Сәхнәләштерелә торган әсәрләр арасында татар халык әкиятләре дә, татар язучыларының әсәрләре дә, рус теленнән татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләр дә бар (А.Алиш «Койрыклар», «Сертотмас үрдәк», «Казлар-Аккошлар» («Гуси-Лебеди»), Тукай әсәрләре «Сабый төше» (буталып беткән әсәрләр) һ.б.).
«Театр» түгәрәгенең иң зур нәтиҗәсе шул: балалар үзләрен сәхнәдә һәм кеше алдында тотарга өйрәнәләр, иң мөһиме, төркемдә үзара рус телендә аралашкан балалар да сәхнәдә татар телендә генә чыгыш ясыйлар!
Нәтиҗә ясап әйткәндә, төрле характердагы биремнәр баланың әйләнә-тирәне күзәтү һәм танып белү күнекмәләрен, иҗади эшчәнлеген һәм сөйләм телен үстерүгә, аңа акыл һәм сәнгати-эстетик тәрбия бирү, белемгә омтылыш булдыруга юнәлтелгән. Баланың омтылышына игътибарлы булу, аның уңышларын хуплау, иҗади сәләтен һәрьяклап үстерергә ярдәм итү, үз көченә ышану тойгысы уяту, туган һәм башка телләргә, мәдәнияткә ихтирам тәрбияләү – икетелле белем һәм тәрбия бирүнең иң мөһим бурычларыннан берсе.
Шуны искәртеп китәсе килә: икетеллелек шартларында укыту һәм тәрбия бирүнең тагын бер нәтиҗәсе, төркемдәге балаларның күпчелеге башка мәктәпләрне сайласа да, яртысыннан күбесе татар гимназиясенә барырга торалар. Бу да үз чиратында төрле эшчәнлекләрнең нәтиҗәсе булып тора!
Тагын бер фикерне әйтми мөмкин түгел: балаларны икетеллелек шартларында тәрбияләп, күпме генә туган телне сакларга тырышсак та, балалар белән гаиләдә әти-әниләр татар телендә аралашмыйлар икән, тел югалачак. Димәк, телне саклауның төп урыны гаилә булып кала бирә.
Файдаланылган әдәбият
- Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия. – Казан: РИЦ, 2011. – 560 б.
- Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар: V Халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары (Казан, 19–22 ноябрь, 2014 ел). – Казан: Отечество, 2014. – 380 б. – 221-223 б.
