Ике ялкау

 

        (3 нче сыйныфта текст өстендә эш)

 

   Әлфинә ГАЙФУЛЛИНА,

Нурлаттагы  4 нче урта

мәктәпнең

татар теле  һәм әдәбияты укытучысы

                       

Максат: 1.Текстның төп эчтәлеген аңлау,  дөрес информацияне таба белү күнекмәсен булдыру.

  1. Синоним, антоним, омонимнарны искә төшерү һәм аларны тексттан табу.
  2. Балаларда тырышлык, җитезлек кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Бурычлар

– укучыларны үз фикерләрен татар телендә дөрес һәм матур итеп әйтеп бирергә өйрәтү;

– хезмәттәшлек нигезендә төрле яклап камил, иҗади үсешкә сәләтле, компетентлы, тормышка әзер шәхес тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү, диалог төзүдә, коллективта  фикер алышуда катнашу;

РУУГ: уку мәсьәләсен кабул итү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу;

ТБУУГ: үз фикереңне формалаштыра белү;

Шәхси: үзмаксат кую, мөстәкыйль фикер йөртү.

Җиһазлау: аудио-видео язмалар,  презентация, карточкалар, рәсемнәр.

             Оештыру моменты.

Уңай психологик хәләт тудыру. Исәнләшү.

– Хәерле көн укучылар, кәефләрегез ничек?

– Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен, татар телен,

Өйрәнергә дип килдек.

Беренче этап. Укуга кадәр.

–Балалар, без бүген сезнең белән татар халык әкияте укырбыз. Нинди әкият укыячагыбызны “Буталчык” уены уйнап алгач белербез. Хәрефләрне дөрес итеп урнаштырсагыз, әкиятнең исеме килеп чыгар.

Икече этап. Уку вакыты.

1.Әкиятне аудиоязма ярдәмендә тыңлау.

  1. Текстны укучылардан укыту.
  2. Текст буенча сорауларга җавап бирү.

–  Бу ике кеше нинди була?

– Алар кая баралар?

– Урманда нинда агач үсә?

– Олы ялкау нәрсә ди?

– Кече ялкау нәрсә ди?

– Алар кая яталар?

–  “Авызыма бер генә алма төш!”, – дип кайсы ялкау әйтә?

– Ялкауларның кайсысы ялкаурак дип уйлыйсыз? Шул урынны табып укып күрсәтегез.

– Ни өчен бу ике ялкау ач килеш өйләренә кайтып китәләр?

3.– Укучылар, хәзер без сезнең белән “Алманың яртысын тап” уеныны уйнарбыз. Алманың яртысы миндә, икенче яртысы сездә. Алмалар гади түгел, аларга мәкальләр язылган.  Әгәр дә дөрес итеп мәкальнең ахырын тапсагыз, ялкау сүзенә антонимнар килеп чыгар.

Кем эшләми, шул ашамый. Аз сөйлә, күп эшлә. Тырышлык  – зурлык, ялкаулык – хурлык.

– Ничек уйлыйсыз, бу сүзләр мәгънәләре ягыннан нинди сүзләр?          (охшаш)  Алар– синонимнар.

  1. Дәреслек белән эш.

Тексттан антоним, синоним һәм омоним сүзләр табып дәфтәрләргә язу.

Антонимнар: олы – кече; өлкән – яшь.

Синонимнар: олы, өлкән; кече, яшь.

Омонимнар: алма – алма

  1. Раслауның дөреслеген яки ялган икәнен ачыкларга. Парларда эш. Эшне слайдка карап, үзара алышынып тикшерәләр.
Раслаулар Дөрес Дөрес түгел
1 Алмагач – яблоня
2 Алар алмагачны селкетәләр.
3 Ике ялкау алмагач астына ятып йоклыйлар.
4  Иренмичә – не леняcь

 

  1. Физминут.
  2. Җөмләләрне текст эчтәлеге буенча урнаштыр. Төркемнәрдә эш.

 

Өлкән ялкау белән яшь ялкау өйләренә ач кайталар.
Ике ялкау кеше яши.

 

Урманда алмагач үсә.
–      Аны иренмичә ашыйсыңмы?
–      Юк, әйдә агач астына ятабыз.
–      Әйдә, алмагачны селкетәбез дә алма ашыйбыз.

 

  1. Әкиятне рольләргә бүлеп уку.

Өченче этап. Укудан соң

1.Текстның төп фикерләрен ачыклап, планын төзү, яисә “Хәтер төене” алымы

Исеме:  “Ике Ялкау”

Авторы: Татар халык әкияте

Геройлар: Олы ялкау һәм кече ялкау

Вакыйга урыны, вакыты: Урманда. Җәй.

Ике ялкау урманда нишлиләр?

Сюжет: Алма агачы күрәләр. Алманы ашарга иренәләр. Ач килеш өйләренә кайтып китәләр.

  1. План буенча әкиятнең эчтәлеген сөйләү.

– Балалар, ялкаулык кебек тискәре сыйфатлар әкияттә генә түгел көндәлек тормышта да очрый. Әйдәгез,  Авыраяк, яки  ялкау малай турында сәхнәләштерелгән күренеш карап алыйк.

3.“Авыраяк” әкиятен сәхнәләштерү.

Укучылар, сезнең арада шундый ялкау балалар юкмы? Әлбәттә, юк.

Укучылар,  бүген барыгыз да тырышып эшләдегез. Сез – җитез, тырыш, эшчән, уңган укучылар, рәхмәт сезгә.

Өй эше бирү

1.Әкиятне сәнгатьле укырга.

2.Әкиятне сөйләргә өйрәнергә.

3.Иллюстрация ясарга.

  Рефлексия

  • Сезгә дәрес ошадымы? Ни өчен? һ.б

Укучыларның белемен бәяләү. Үзбәя

Укучылар, дәрес башында мин сезгә смайликлар тараткан идем. Хәзер мине игътибар белән тыңлагыз һәм смайликларга исемнәрегезне языгыз. Дәрестә кем бар эшне дә аңлап, үз-үзенә ышанып эшләде, түгәрәкләрегезне шат йөзле кояшка куегыз.  Әгәр бераз икеләнебрәк эшләгән һәм ялгышкан булсагыз, малай рәсеменә  куегыз. Сезгә эшләр бик авыр тоелган булса һәм сез биремнәрне үти алмаган булсагыз, түгәрәкләрегезне айга куегыз.