Ике телне чагыштырып укыту

Илүзә ГОМӘРОВА,

Казандагы

Ф.Г. Аитова исемендәге

татар телендә белем бирүче

12 нче гимназиянең

башлангыч сыйныфлар

укытучысы

 

Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә – безнең өчен,
Иң кирәкле затлы тел.

               Ш. Маннур

 

Татарстан – күпмилләтле республика, анда төрле милләт вәкилләре, Тукайча әйткәндә, «тел, лөгать һәм әхлак алмашып» яши.

1990 елда Татарстанның бәйсезлеге игълан ителгәч, Татарстанда Дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителде.

Татар һәм рус телләре, Татарстан Республикасының дәүләт телләре буларак, мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә, гомуми белем мәктәпләрендә, урта һәм махсус уку йортларында бертигез күләмдә өйрәнелә башлады. Әлеге телләрнең чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәеше өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка милләт балаларына да укыту кирәк.

Рус телле балаларга татар телен өйрәтү – бик катлаулы һәм җитди эш. Аларга әлеге телне укыту процессында  төрле  кыенлыклар килеп чыга. Шуңа да карамастан белем алу процессын укучы үзе теләп катнаша, теманы кызыксынып өйрәнә, үзләштерә ала торган итеп оештырырга кирәк. Һәм алар телне ятлап,  аңлап,  уйлап, фикерләп өйрәнергә тиеш.

Методикада телне чит тел буларак өйрәнүнең төрле ысуллары сыналган: табигый, катнаш, тәрҗемәи, грамматик, чагыштырма.  Минемчә, татар телен рус мәктәпләрендә өйрәнгәндә, югарыда санап үтелгән ысулларның чагыштырма төрен куллану отышлырак. Шуңа күрә рус телле балаларга татар телен укытуда чагыштыру процессына  аерым урын бирү зарур. Балалар рус телен яхшы белгәнлектән, теге яки бу теманы аңлату кагыйдәләрен өйрәнгәндә, рус теле белән чагыштырып күрсәтү, охшаш, аерым якларга басым ясау отышлы.

Чагыштырып укыту  методы укучыларда кызыксыну уята, укучыга телне актив үзләштерергә, алардагы аермаларны һәм охшашлыкларны билгеләргә ярдәм итә.

Кешеләр чит телләрне өйрәнә башлаган вакыттан бирле телләрне чагыштырып өйрәнү яшәп килә. К. Насыйри – татар һәм рус телләренең чагыштырма грамматикасын төзүне башлап җибәрүче буларак билгеле  галим.  Аның “Краткая татарская грамматика” (1860) һәм “Образец русско-татарской грамматики” (1893) китаплары татар телен өйрәнүче руслар һәм рус телен өйрәнүче татарлар өчен беренче лингвометодик әсбап булып тора.

Рус укучыларының татар әйтелешен авыррак үзләштерүе әлеге телләрнең үзенчәлекләренә бәйле. Беренчедән, алар төрле типологик групппаларга керәләр: татар теле һәм башка төрки телләр агглютинатив булса, рус теле исә флектив телләр рәтенә керә. Икенчедән, төрки телләрдә төп фонетик закон – сингармонизм хәрәкәт итә. Бу телләрдә сузыклар һәм тартыклар системасында да аермалар шактый. Мәсәлән, төрки телләрдә сүз һәм иҗек башында берничә тартык янәшә килә алмый. Ике телдә дә басымның гомуми һәм үзенчәлекле яклары бар, иҗеккә бүленеш белән интонациядә дә үзенчәлекләр шактый нык сизелә.

Һәр теманы  өйрәнгәндә,  рус телендәге тәрҗемәсе аңлатыла. Әгәр рус теле дәресендә ул тема үтелгән булса, теманың рус телендәге билгеләмәсе искә төшерелә, мисаллар китерелә, татар һәм рус телендәге охшашлыклар һәм аермалар күрсәтелә. Мәсәлән, сүз төркемнәрен өйрәнгәндә, исемнәрнең ике телдә дә предметны белдерүен, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирүен, татар телендә род категориясенең булмавын, кем? соравының бары тик кешеләргә карата гына бирелүе аңлатыла. Татар телендә исемнәрнең килеш, тартым, сан белән төрләнүен, рус телендә «по родам, по падежам, по числам» төрләнүе аңлатыла. Тартым категориясенең татар телендә кушымча белән ясалуын (китап, китабым), рус телендә притягательное местоимение (моя книга) белән  ясалуы турында төшенчә бирелә.

Шулай ук исемнәрнең ясалыш принциплары чагыштырыла. Рус телендә исемнәр приставка һәм суффикс ярдәмендә,  татар телендә сүз тамыр һәм сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясала. Рус телендә одушевленное, неодуш. сущ. дигән категория бар,  татар телендә аның юклыгы турында әйтелә.

Рус һәм татар телендә басымның урыны  төрлечә булуны белү бик әһәмиятле. Рус телендә басым сүзнең бер иҗегенә генә беркетелмәгән, ул төрле иҗеккә төшә. Татар телендә, гадәттә, басым сүзнең соңгы иҗегенә төшә.

Җөмлә, җөмләдәге сүз тәртибенә дә игътибар итү кирәк. Ике тел җөмләләрен чагыштырып өйрәнү, алардагы бертөрле, охшаш һәм аермалы якларны күрсәтү сөйләм практикасы өчен бик мөһим. Ике телдәге бердәй эчтәлекле җөмләләрнең хәбәрләре арасындагы төп аерма шуннан гыйбарәт:  рус телендә хәбәрсез җөмләләр табигый булып саналган урында татар телендә хәбәрле конструкцияләр кулланыла:

а) рус телендә бер составлы җөмлә ярдәмендә белдерелгән мәгънә татар телендә кайчак ике составлы җөмлә белән белдерелә: «Сколько интересного вокруг!» җөмләсе татарча «Тирә-якта күпме генә кызыклы нәрсәләр юк!» формасында тәрҗемә ителә;

б) рус телендә сүз тәртибе грамматик яктан ирекле. Татар телендә сүз тәртибе ирекле түгел, аның мәҗбүри очраклары күбрәк: аергыч һәрвакыт аерылмыштан алда, ия хәбәрдән алда килә һ.б.;

в) татар җөмләсе ия белән башланып, хәбәр белән тәмамлана. Рус телендә ия куелдымы, аның янында ук хәбәр килә. Мәсәлән: Мин мәктәпкә барам. – Я иду в школу.

Минемчә, телләрне чагыштырып укыту, ике телне дә үзләштерергә ярдәм итә, шулай ук укытучының да эшен җиңеләйтә. Гомумән, эшеңне яратып, эзлеклелек белән алып барсаң, башка милләт балаларында татар теле белән кызыксыну, татар теленә һәм татар халкына ихтирам, татар телендә аралашу теләге үстерергә мөмкин.