Иҗат белән янган шәхес

№41

(Әдәби-музыкаль композиция)

Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА,

 Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Алып баручы.

Без – татарлар!

Бик күп татарларның

Барын бергә җыйган татарлар.

Я, әйтегез, җирдә

Бездән көчле,

Бездән эшчән нинди татар бар?

Мөхтәрәм  укытучылар, укучылар! Бүген бездә кунакта шундый эшчән татарларның берсе – Россия ислам институтының икътисад һәм идарә итү кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, югары квалификация категорияле география, биология һәм гарәп теле укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, бик күп җырлар авторы Ильяс Мулланур улы Мөхәммәтҗанов. Сезнең игътибарыгызга Ильяс Муллануровичның «Йөрәккәем» дигән җырын тәкъдим итәбез. Рәхим итеп тыңлагыз! (Җыр башкарыла.)

Алып баручы. Ильяс Мулланур улы Мөхәммәтҗанов 1977 елның 2 сентябрендә Татарстан чигендә урнашкан гүзәл табигатьле Нократ Аланы якларында, Киров өлкәсенең Урта Шөн авылында, укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, КДПУның география һәм биология бүлегенә укырга керә. Педагогика университетының IV курсында укыганда, Ильяс Татар-Америка региональ институтының чит телләр бүлегенә укырга керә, гарәп телен өйрәнә. Ә 2003 елда Ильяс Мөхәммәтҗан Татарстан   Фәннәр Академиясенең татар теле һәм әдәбияты бүлеге аспирантурасын тәмамлый. Шулай итеп, Ильяс тугыз ел эчендә өч югары белем алырга өлгерә. Хәзерге вакытта ул, университетта эшләү белән беррәттән, Казандагы 27 нче гимназиядә география фәнен һәм гарәп телен укыта. Ел саен диярлек, «Ел укытучысы», «Иң яхшы сыйныф җитәкчесе» бәйгеләрендә катнашып, призлы урыннарга лаек була. 2011  елда ул «Укытучы-тикшеренүче»,  2011, 2012 елларда «Алгарыш», «Татарстан Республикасының иң яхшы 50 инновацион идеясе» бәйгеләрендә җиңүче булды. Ул – шулай ук   «Мəгариф» илкүлəм   проекты җиңүчесе дə.

Ильяс Мулланур улы Мөхəммəтҗанов – күпсанлы медальлəр иясе. 2015 елда ул Россиянең табигать фəннəре академиясе карары белəн «Европалы сыйфат»» (Gold medal «European Quality») алтын медале белəн бүлəклəнде; шулай ук «Гомуми белем бирү өлкəсендəге новаторлык эше өчен» һəм «Милли казаныш» алтын медальлəренə лаек булды. География фəне һəм мəгариф өлкəсендəге казанышлары өчен Васка да Гама, мəгарифтə һəм педагогика фəне үсешендəге уңышлары өчен К.Д.Ушинский, В.И. Вернадский, Макс Вебер, М.В.Ломоносов медальлəренə ия булды. 2015  елда Ильяс Мулланур улы Россиянең табигать фəннəре академиясе профессоры дəрəҗəсенə иреште, Академия президиумы карары белəн ул «Россиянең танылган галимнəре» реестрына кертелде. Нократ якларының гүзəл табигате тəэсиреннəнме, əллə ана сөте белəн күңеленə сеңгəнгəме, əллə туган авылының данлыклы шəхеслəренə – Дамирə Нургалиева, Əлфирə Зиннəтова, Рафаэль Сибат, Лəбибə һәм Венера Ихсановаларга соклануыннанмы, Ильяс яшьтəн үк шигьри күңелле, җор телле һəм бик шук булып үсə. 1991 елда, Урта Шөн урта мəктəбендə укыганда, шушы авылда яшəп иҗат итүче Əлфирə Зиннəтова оештырган «Шигьри калəм» бəйгесендə I урын алуы иҗатка этəрə. Ə Казан яшь егеткə иҗат канатлары куя: күңелдə шигъри тəлгəшлəр туа.  (Ильяс Мөхәммәтжанның «Казан – туган шәһәрем» дигән шигыре укыла.)

Ильяс әфәнде, сезнең хөрмәткә татар халык биюе тәкъдим итәбез. Рәхим итеп, карагыз! (Бию башкарыла.)

Алып баручы. Менә сез, Ильяс әфәнде, безнең белән очрашуга бик теләп    ризалык бирдегез.  Әйтегез әле,  укучыларыбыз янына нинди уйлар, нинди тойгылар белән килдегез? Алда әле сезгә сорауларыбыз күп булыр, ләкин тормыш кыйблагыз, иҗат планнарыгыз турында берничә сүз әйтеп, кичәбезне ямьләп җибәрсәгезче. (Ильяс әфәнде чыгышы тыңлана.)

Алып баручы.   Мәктәбебез рус гимназиясе булса да, безнең татар балаларының күңелләрендә Тукай бар, Такташ бар, Туфан бар. Балаларыбыз күңелләрендә башка күп әдипләр белән бергә, сез бар. Моңа сез хәзер үзегез дә ышанырсыз. (Бер укучы шагыйрьнең «Кеше булып кала бел син, дустым!» дигән шигырен яттан укый, рус халык биюе башкарыла.)

Алып баручы. Бүгенге очрашуга әзерләнгән көннәрдә, өр-яңадан хәтеремдә яңартыйм дип, Сезнең әсәрләрегезне тиз-тиз карап чыгарга уйладым. Ләкин ни гаҗәп: кайсы гына әсәрләрегезгә тотынсам да, «Көтеп алган бәхет», «Шөн ягыннан агыла болытлар» повестьларымы, «Ни чәчсәң, шуны урырсың» дигән музыкаль комедиясеме, «Мәхәббәт дулкыны»  дигән шигырьләр җыентыгымы, алардан аерыла алмыйча яңадан укып чыктым. Туган якка багышлап язылган «Туган ягым – яшел бишек», «Нократ буе», «Таң авылы», «Авылыма кайтып барышлый!» дигән шигырьләрегезне укыганда үземне авылыма, туган нигеземә кайткандай хис иттем, аның урамнарында, болыннарында-кырларында йөгереп йөргәндәй тойдым, челтерәп аккан чишмә тавышлары колагымда чыңлагандай булды. Йөрәкләргә үтеп кереп, җылы тойгылар уята торган әсәрләрегез өчен рәхмәт Сезгә! («Туган ягым – яшел бишек» шигыре укыла,  «Гомерләр бер генә» дигән җыр башкарыла.)

Алып баручы. Иң газиз, иң кадерле кешеләребезгә багышлап иҗат   ителгән шигырьләргә тукталмыйча мөмкин түгелдер. Ильяс абыегызның «Фәүзия әбигә», «Әнкәй», «Әни», «Әниемә» дигән шигырьләрен дулкынланмыйча тыңлау мөмкинме соң? (Укучылар игътибарына шагыйрьнең «Әни»,  «Фәүзия әбигә» шигырьләре, «Әнием гөлләре» дигән җыры тәкъдим ителә.)

Алып баручы. Ильяс әфәнденең мәхәббәт темасына мөрәҗәгать итүенә гаҗәпләнмәскә кирәктер. Бу сорау бик күпләрне борчый, уйландыра һәм һәр кеше аңа үзенчә җавап бирә. Мәхәббәт ул – сөю, ярату. Мәхәббәт – кешеләр күңеленә үтеп кереп, туң йөрәкләрне дә эретерлек бөек көч ул. Ул мәңгелек. Бу бөек көч дөньяга кеше белән бергә туган, кеше белән бергә үләчәк. Кеше яшәсә генә, мәхәббәт яшәячәк. Моның шулай булуын сез Ильяс абыегыз Мөхәммәтҗановның «Көтеп алган бәхет» повестен укыгач, инанырсыз. («Көтеп алган бәхет» повестеның 2 нче бүлегеннән өзек укыла.)

Алып баручы. Ильяс әфәнденең тынгысын җанын җыр, музыка дөньясының тылсымлы көче үзенә тарта: ул көйләр дә иҗат итә. Аның «Алтын көз», «Кадерлемә», «Юллар», «Сөембикә», «Әй, Казаным», «Малмыж» һ.б. җырлары  халык арасында популярлашып китте.

Сезнең игътибарыгызга Ильяс абыегыз Мөхәммәтҗановның «Юллар» дигән җырын тәкъдим итәбез. Рәхим итеп  тыңлагыз. (Җыр башкарыла.)

Алып баручы. Мәктәбебезгә Ильяс Мулланурович килә дигәч, балаларыбызда бик күп сораулар туды. Хәзер Сезгә аларның берничәсен бирергә рөсхәт итегез әле. (Бер укучы журналист ролендә интервью ала.)

Сораулар.

 • Ильяс абый, Сез ничек уйлыйсыз, кеше талантка ничек ия була?

 • Без кайчакта: «Соңлап тугансың син, сиңа элегрәк яшәргә иде», –дип     шаяртабыз. Сезнең теләктән торса, гомер итәр өчен, кайсы гасырны сайлар идегез? Ни өчен?

 • Сез ни турында яза алмыйча калудан куркасыз?

 • Алда   нинди иҗади планнарыгыз  бар?

 • Балачакта кем булырга хыялланган идегез?

 • XXI гасырда, мәхәббәтне саклап калыр өчен, нәрсә кирәк?

 • Бүгенге көннең кайсы яклары йөрәгегезне бик нык әрнетә?

 • Холкыгыз   кемнекенә охшаган?

 • Укучыларга нинди теләкләрегез бар?

Алып баручы. Яңадан-яңа иҗат  уңышлары, сүрелмәс илһам  гомерлек юлдаш булсын Сезгә!