II-III сыйныфлар өчен әдәби укудан (татар төркеме) уку грамоталылыгы диагностикасын тикшерү өчен материаллар

№ 109

Мәрьямия ГАЛЛӘМОВА,

Энҗе ХӘБИБУЛЛИНА,  

Әлки районы Базарлы Матак урта мәктәбенең беренче квалификация категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучылары

II сыйныф өчен әдәби укудан (татар төркеме) уку грамоталылыгы диагностикасы

Фамилиясе, исеме_____________________________________________

2 «       » сыйныф. I вариант.

Балык тоту.

         Әтисе белән бергәләп, Таҗи балык тотарга барды. Көн әле бик иртә. Кояш та юк, ә шулай да якты. Су өсте тып-тын. Өф иткән җил дә юк. Су буенда камышлар, куаклар, таллар үсә.

Билгеле, мондый вакытта балыклар яхшы чиртәләр, кармакны бер дә тик тотмыйлар. Калкавычны су төбенә алып төшеп китәләр. Таҗинең әтисе балыкларны сөйри дә чыгара. Таҗи аларның барысын да чиләккә җыя бара. Менә инде аларның балык сала торган чиләкләре дә тулып килә. Балык бик шәп эләгә. Шуңа күрә вакытның үтүе дә тоелмый. Әнә инде кояш та күтпән күтәрелеп килә. Таҗи аны сизмәде дә. (82 сүз.)     (Абдулла Алиш.)

Текстны игътибар белән укы. Биремнәрне үтә.

1.Өзектә вакыйга кайда бара? Дөрес җавапны “√” тамгасы белән билгелә.

а) шәһәрдә

б) паркта

в) су буенда

 

2.Су буенда нәрсәләр үсә? Дөрес җавапны  “√” тамгасы белән билгелә.

а) алмалар, грушалар, сливалар

б) алмалар, абрикослар, чияләр

в) камышлар, куаклар, таллар

 

3.Ни өчен балык яхшы чиертә? Дөрес җавапны  “√” тамгасы белән билгелә.

а) балыклар күп

б) су өсте тын

в) су өсте тын түгел

 

4.Таҗи балыкларны кая җыеп бара? Дөрес җавапны “√” тамгасы белән билгелә.

а) капчыкка, чиләккә, пакетка

б) кисмәккә, чиләккә

в) чиләккә

 

5. Балык ничек эләгә? Дөрес җавапны “√” тамгасы белән билгелә.

а) шәп

б) начар

в) яхшы

6. Малай балыкка көннең кайсы вакытында бара? Тексттан шул җөмләне күчереп ал.

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

 

6.Текст эчтәлегенә кайсы мәкаль туры килә? Дөрес җавапны “√” тамгасы белән билгелә.

а) Эше барның ашы бар.

б) Икмәк — иң зур байлык

в) Эшеңне иртә башласаң, көнең уңышлы үтәр

 

7. Дустыңа хикәянең дәвамын кайсы әсәрдән укырга киңәш итәсең? Дөрес җавапны “√” тамгасы белән билгелә.

а) шигырьләрдән
б) табышмаклардан
в) А. Алиш хикәясеннән
г) әкиятләрдән

8. Җөмләләрне текст эчтәлеге буенча урнаштыр. Һәр җөмлә турысына тиешле цифрны яз.

а) Шуңа күрә вакытның үтүе дә тоелмый ._________

б) Әтисе белән бергәләп, Таҗи балык тотарга барды. _______

в) Балык бик шәп эләгә.  ________

г). Таҗи аларның барысын да чиләккә җыя бара.  ________

 

II сыйныф өчен  әдәби укудан (татар төркеме) уку грамоталылыгы диагностикасы

Фамилиясе, исеме      ______________________________________                                         2 «       » сыйныф, II вариант

Минем энем

         Мин энем Рөстәм белән кышкы каникулда авылда әбиләрдә кунакта булдым. Безне ачык йөз белән каршы алдылар.

Әби самовар куйды. Самовар җырлый-җырлый өстәлгә килеп басты. Самовар артыннан ит сумсалары, алма, конфетлар, хуш исле бал өстәлгә куелды.

Рөстәм кулын сузарга ашыкмады. Әбисе аның тәлинкәсенә өч сумса куйды. Мин бер алма алып бирдем. Рөстәм үзен бик әдәпле тотты. Ул ашыкмый гына ашады, авызын чапылдатмады һәм ашъяулыкка тап төшермәде. (Д.Аппакова буенча .)

Текстны игътибар белән укы. Биремнәрне үтә.

1.Өзектә вакыйга кайда бара? Дөрес җавапны “√” тамгасы белән билгелә.

а) шәһәрдә

б) авылда

в) су буенда

 

2.Өстәлгә нәрсәләр куелды? Дөрес җавапны “√” тамгасы белән билгелә.

а) ит сумсалары, алма, конфетлар, бал

б) алмалар, әфлисуннар,прәннекләр

в) катык, бәлеш, конфет

 

3.Безне ничек каршы алдылар? Дөрес җавапны  “√” тамгасы белән билгелә.

а) ачуланып

б) мактап

в) ачык йөз белән

 

4.Кем самовар куя? Дөрес җавапны “√” тамгасы белән билгелә.

а) апа самовар куйды

б) әби самовар куйды

в) бабай  самовар куйды

 

5.Әби Рөстәмгә ничә сумса куйды? Дөрес җавапны “√” тамгасы белән билгелә.

а) алты

б) бер

в) өч

 

6. Рөстәм өстәл янында үзен ничек тота? Тексттан шул җөмләне күчереп ал.

_______________________________________________________________________    _____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

 

6.Текст эчтәлегенә кайсы мәкаль туры килә? Дөрес җавапны  “√” тамгасы белән билгелә.

а)Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

б) Кунак булсаң, тыйнак бул.

в) Күп укысаң, күп белерсең.

 

7. Дустыңа хикәянең дәвамын кайсы әсәрдән укырга киңәш итәсең? Дөрес җавапны “√” тамгасы белән билгелә.

а) әкиятләрдән

б) табышмаклардан
в) Д.Аппакова  хикәясеннән
г) шигырьләрдән

8 Җөмләләрне текст эчтәлеге буенча урнаштыр. Һәр җөмлә турысына тиешле цифрны яз.

а)  Рөстәм үзен бик әдәпле тотты._________

б Рөстәм кулын сузарга ашыкмады.  _______

в) Әби самовар куйды. ________

г) Безне ачык йөз белән каршы алдылар ________

 

II сыйныф  өчен  әдәби  укудан  (татар төркеме)  уку грамоталылыгы диагностикасы

Фамилиясе, исеме______________________________________

2   «       »    сыйныф, III вариант

Җәй.

Ямьле җәй җитте. Кояш җир йөзен җылыта. Ал, сары, зәңгәр,  кызыл чәчәкләр елмаялар. Бал кортлары татлы ширбәт җыялар. Күбәләкләр очып йөри. Җиләкләр кызарып пеште. Балалар су коеналар. Алар урманда гөмбә җыялар. Каникуллар күңелле үтәр. (Л. Ихсановадан)

Текстны игътибар белән укы. Биремнәрне үтә.

1. Вакыйгада  кайсы ел фасылы турында сүз  бара? Дөрес җавапны  “√” тамгасы белән билгелә.

а) кыш

б) яз

в) җәй

 

2.Нинди чәчәкләр елмаялар? Дөрес җавапны  “√” тамгасы белән билгелә.

а) ал, сары, зәңгәр, кызыл

б) сары, зәңгәр, кызыл,ак

в) ал, сары, яшел, кызыл

 

3. Бал кортлары нәрсә җыялар? Дөрес җавапны  “√” тамгасы белән билгелә.

а) бал

б) ширбәт

в) шикәр

 

4. Нәрсәләр очып йөри? Дөрес җавапны  “√” тамгасы белән билгелә.

а) шөпшәләр

б) черкиләр

в) күбәләкләр

 

5. Балалар нәрсә җыялар? Дөрес җавапны  “√” тамгасы белән билгелә.

а) җиләк

б) гөмбә

в) алма

 

6. Каникуллар ничек үтәр? Тексттан шул җөмләне күчереп ал.

___________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

 

7.Текст эчтәлегенә кайсы әйтем туры килә? Дөрес җавапны  “√” тамгасы белән билгелә.

а) Калган эшкә кар ява

б) Кунак булсаң, тыйнак бул.

в) Һәр ел фасылы үзенчә матур

8. Дустыңа хикәянең дәвамын кайсы әсәрдән укырга киңәш итәсең? Дөрес җавапны  “√” тамгасы белән билгелә.

а) әкиятләрдән

б)  Л. Ихсанова хикәясеннән

в)  шигырьләрдән
г) табышмаклардан
9. Җөмләләрне текст эчтәлеге буенча урнаштыр.  Һәр җөмлә турысына тиешле  цифрны яз.

а) Күбәләкләр очып йөри. _________

б Кояш җир йөзен җылыта. _______

в) Бал кортлары татлы ширбәт җыялар. ________

г) Җиләкләр кызарып пеште. ________

II сыйныф өчен әдәби укудан  (татар төркеме) уку грамоталылыгы диагностикасы

Фамилиясе, исеме______________________________________

2 «       »    сыйныф, IV  вариант

Игелекле бала.

Олы юл чатында таякка таянган бер бабай тора. Юлның икенче ягына чыгу аңа бик читен. Шулвакыт укучылар күренә. Аларның берсе бабай янына килә дә аңа юлны аркылы чыгарга булыша. Бу бала ярдәмчел булып үскән. Аңа бабай рәхмәт әйтә. (37 сүз. Д.Гайнетдинова буенча)

 

Текстны игътибар белән укы. Биремнәрне үтә.

1.Өзектә вакыйга кайда бара? Дөрес җавапны  “√” тамгасы белән билгелә.

а) шәһәрдә

б) авылда

в) олы юл чатында

 

2. Бабайга нәрсә авыр? Дөрес җавапны  “√” тамгасы белән билгелә.

а) урындыкта утыру

б) юл аркылы чыгу

в) эскәмиядә утыру

 

3. Урамда кемнәр күренә? Дөрес җавапны  “√” тамгасы белән билгелә.

а) балалар

б) кызлар

в) укучылар

 

4. Ничә укучы бабайга булыша? Дөрес җавапны  “√” тамгасы белән билгелә.

а) бер

б) ике

в) биш

 

5. Бала нинди? Дөрес җавапны  “√” тамгасы белән билгелә.

а) акыллы

б) ярдәмчел

в) тәртипле

 

6. Бабай малайга нәрсә әйтә? Тексттан шул җөмләне күчереп ал.

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

 

7.Текст эчтәлегенә кайсы мәкаль туры килә?  Дөрес җавапны  “√” тамгасы белән билгелә.

а) Кем эшләми шул ашамый.

б) Җыр кешенең юлдашы .

в) Картлык — шатлык түгел .

8. Дустыңа хикәянең дәвамын кайсы әсәрдән укырга киңәш итәсең? Дөрес җавапны  “√” тамгасы белән билгелә.

а) әкиятләрдән

б) табышмаклардан
в) Д.Гайнетдинова  хикәясеннән
г) шигырьләрдән

9. Җөмләләрне текст эчтәлеге буенча урнаштыр.  Һәр җөмлә турысына тиешле  цифрны яз.

 

а) Шулвакыт укучылар күренә ._________

б Аңа бабай рәхмәт әйтә  _______

в) Бу бала ярдәмчел булып үскән . ________

г) Юлның икенче ягына чыгу аңа бик читен  ________

III сыйныф өчен әдәби укудан (татар төркеме) уку грамоталылыгы диагностикасы

Фамилиясе, исеме______________________________________

3 «       »  сыйныфы. I вариант

Әни.

         Менә син иртән йокыдан уяндың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Сиңа рәхәт – рәхәт!

Син шул вакытта үзең дә сизмәстән «әни» дип эндәшәсең. Ананың йөзе елмая. Нигә? Чөнки «әни» дигән сүз белән аңа бу иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китә. Аның күңеле татлы хисләр белән тула.

Әни. Нинди зур сүз бу! Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әни дип әйттеңме, син көчле дә, син бәхетле дә буласың. (76 сүз.) (Нәби Дәүлидән.)

Текстны игътибар белән укы.Биремнәрне үтә.

1. Өзек кем яки нәрсә  турында?

а) аккош

б) прәннек

в) әни

 

2. Әни дип әйткәч, син.?

а) ялкау да, усал да буласың

б) көчле дә, бәхетле дә буласың

в) бәхетле дә, тырыш та буласың

 

в) 3. Өйдә нинди ис аңкый?

а) тәмле аш исе

б) хушбуй исе

в) җиләк исе

 

4. Әни сүзе нинди сүз?

а) яхшы

б) бөек

в) зур

 

5. Ананың йөзе нишли?

а) елый

б) елмая

в) көлә

 

6. Сиңа рәхәт булганда нинди сүз әйтәсең? Тексттан шул җөмләне күчереп ал.

 

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

 

7. Текст эчтәлегенә кайсы мәкаль туры килә?

а) Өйнең яме ана белән.

б) Кем эшләми, шул ашамый

в) Китап белем чишмәсе

 

8. Дустыңа хикәянең дәвамын кайсы әсәрдән укырга киңәш итәсең?

а) шигырьләрдән
б) табышмаклардан
в) А. Алиш хикәясеннән
г) әкиятләрдән

9. Җөмләләрне текст эчтәлеге буенча урнаштыр.  Һәр җөмлә  турысына тиешле  цифрны яз.

 

а) Әни дип әйттеңме, син көчле дә, син бәхетле дә буласың. _________

б). Ананың йөзе елмая.  _______

в) Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. ________

г) Чөнки «әни» дигән сүз белән аңа бу иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китә.___

 

III сыйныф өчен әдәби укудан (татар төркеме) уку грамоталылыгы диагностикасы

Фамилиясе, исеме______________________________________                                                                             3   «       »   сыйныф, II вариант

Яшенле яңгыр.

         Кояшлы матур көн иде. Авыл тып-тын. Барлык халык болынга печән җыярга китте. Ниязлар да юлга чыктылар. Менә алар урманга барып та җиттеләр. Нияз урман аша юлны белми иде. Малайлар адаштылар.

Шул арада каяндыр кара болыт килеп чыкты. Коеп яңгыр ява башлады. Ялт-йолт яшен яшьни, күк күкри.

Кинәт ява башлаган яңгыр, кинәт туктап та калды. Ялт итеп кояш чыкты. Бик югарыда, биек агач башларында Салават күпере күренде. Һава бөркүләнеп китте. Черкиләр, озынборыннар тагы да күбәйде.

Малайлар тар гына сукмактан китеп бардылар. (79 сүз.) (Л. Ихсановадан.)

Текстны игътибар белән укы. Биремнәрне үтә.

1.Өзектә вакыйга кайда бара?

а) авылда

б кибеттә

в) күл буенда

 

2.Көн нинди иде?

а) болытлы

б) яңгырлы

в) кояшлы

 

3.Авыл халкы кая киткән?

а)болынга

б) бәйрәмгә

в) шәһәргә

 

4. Малайлар нишләделәр?

а) уйнадылар

б) адаштылар

в) еладылар

 

5. Биек агач башларында нәрсә күренә?

а) карга

б) кояш

в) салават күпере

 

6.Кара болыт килеп чыккач, нәрсә була? Тексттан шул җөмләне күчереп ал.

________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

 

7.Текст эчтәлегенә кайсы әйтем туры килә?

а)Җәйге яңгыр тиз үтә

б) Китап- якын сердәш

в) Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс.

 

8. Дустыңа хикәянең дәвамын кайсы әсәрдән укырга киңәш итәсең?

а) табышмаклардан

б) әкиятләрдән

в) шигырьләрдән
г) Л. Ихсанова хикәясеннән

9. Җөмләләрне текст эчтәлеге буенча урнаштыр.  Һәр җөмлә турысына тиешле  цифрны яз.

а)  Авыл тып-тын._________

б) Черкиләр, озынборыннар тагы да күбәйде. _______

в) Менә алар урманга барып та җиттеләр. ________

г) Малайлар адаштылар. ________

 

 

 

III сыйныф өчен әдәби  укудан (татар төркеме) уку грамоталылыгы диагностикасы

Фамилиясе, исеме______________________________________

3 «      »  сыйныф, III вариант

Ябалак.

         Без урманда ябалак таптык. Ябалакның канаты имгәнгән. Ул оча алмый. Без ябалакны өйгә алып кайттык. Ябалактан тавыклар курыктылар. Ишек алдының бер почмагына ябалакка оя ясадык. Аңа ашарга, эчәргә бирдек. Ул бик тиз терелде. Ябалакта үзгәреш күренә башлады. Ябалакның иреккә чыгасы килде.

Караңгы төште. Без ябалакны иреккә очырдык. (47 сүз.«Салават күпере» журналыннан)

Текстны игътибар белән укы. Биремнәрне үтә.

1.Өзектә вакыйга кайда бара?

а) шәһәрдә

б) урманда

в) су буенда

 

2.Ябалакның кайсы җире имгәнгән?

а) аягы

б) башы

в) канаты

 

3. Ябалакка кайда урын ясыйлар?

а) ишек алдының бер почмагына

б) бакчаның бер почмагына

в) өй алдының бер почмагына

 

4. Ябалак ничек терелде?

а) озак

б) тиз

в) бик тиз

 

5. Ябалакның нишлисе килә?

а) бездә каласы килә

б) урманга китәсе килә

в) иреккә чыгасы килә

 

6. Ябалактан нәрсәләр курыктылар? Тексттан шул җөмләне күчереп ал.

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

 

7.Текст эчтәлегенә кайсы мәкаль туры килә?

а)Китапсыз өй – ишәк абзары.

б) Кунак булсаң, тыйнак бул.

в) Хайваннарга ярдәм иткән кеше начар булмас.

8. Дустыңа хикәянең дәвамын кайсы әсәрдән укырга киңәш итәсең?

а) әкиятләрдән

б) табышмаклардан
в) Д.Аппакова хикәясеннән
г) «Салават күпере» журналыннан

9. Җөмләләрне текст эчтәлеге буенча урнаштыр.  Һәр җөмлә турысына тиешле  цифрны яз.

а) Ябалакта үзгәреш күренә башлады ._________

б) Ул оча алмый.  _______

в) Ул бик тиз терелде. ________

г) Аңа ашарга, эчәргә бирдек. ________

 

III сыйныф өчен әдәби укудан (татар төркеме) уку грамоталылыгы диагностикасы

Фамилиясе, исеме______________________________________                                                    3   «       »    сыйныф, IV вариант

Татарстан.

         Без Татарстанда яшибез. Татарстан бик зур һәм бай. Анда Казан, Чистай, Алабуга, Бөгелмә, Әлмәт, Җәлил, Чаллы, Түбән Кама һәм башка шәһәрләр бар.

Татарстанда зур елгалар ага. Татарстанны Идел, Кама, Агыйдел, Зәй, Ык, Мишә, Зөя, Нократ, Казансу елгалары бизи. Ул шулай ук яшел тугайларга, куе урманнарга, түгәрәк күлләргә бай.

Казан – Татарстанның башкаласы. Казанга бер мең яшь тулды.( “Ялкын”  журналыннан)

Текстны игътибар белән укы. Биремнәрне үтә.

1.Өзек нәрсә турында?

а) агачлар

б) Татарстан

в) җәнлекләр

 

2.Татарстанда нинди шәһәрләр бар?

а) Казан, Чистай, Алабуга, Мәскәү

б) Казан, Чистай, Санкт-Петербург, Бөгелмә

в) Казан, Чистай, Алабуга, Бөгелмә

 

3.Татарстанда нинди елгалар ага?

а) Идел, Кама, Агыйдел

б) Идел, Кама, Днепр

в) Идел, Амур, Агыйдел

 

4.Татарстан нәрсәләргә бай?

а) тугайларга, елгаларга, күлләргә

б) тугайларга, урманнарга, күлләргә

в) чишмәләргә, урманнарга, күлләргә

 

5. Без кайда яшибез?

а) Россиядә

б) авылда

в) Татарстанда

 

6.Татарстан нинди? Тексттан шул җөмләне күчереп ал.

_________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

 

7. Текст эчтәлегенә кайсы мәкаль туры килә?

а) Тырышлык бәхет.

б) Туган илең – туган анаң.

в) Күп укысаң, күп белерсең.

8. Дустыңа хикәянең дәвамын кайсы әсәрдән укырга киңәш итәсең?

а) әкиятләрдән

б) табышмаклардан
в) Д.Аппакова хикәясеннән
г) “Ялкын”  журналыннан

 

9. Җөмләләрне текст эчтәлеге буенча урнаштыр.  Һәр җөмлә турысына тиешле  цифрны яз.

а) Казан – Татарстанның башкаласы ._________

б) Татарстанда зур елгалар ага.  _______

в) Без Татарстанда яшибез. ________

г) Татарстан бик зур һәм бай .________