Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә
(Зурлар төркеме өчен шөгыль)
Разилә СӨЛӘЙМАНОВА,
Аксубай районы Иске Ибрай балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат:
– балаларда игенче һөнәре, хезмәте турындагы белемнәрне
тулыландыру;
– игенче хезмәтенә кызыксыну уяту, хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау: нооутбок, авыл хуҗалыгы машиналарының эшен күрсәткән рәсемнәр, башаклар, тегермән, поднос.
Шөгыль барышы
Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Бүген бездә кунакта тәрбияче апаларыгыз. Алар безнең бүгенге шөгылебездә катнаша. Шуңа күрә сез аларга артык игьтибар итмәгез.
Балалар, сез әзерме?
Балалар. Әйе.
Тәрбияче. Шөгылебезне башлыйбыз. Игьтибар белән тыңлагыз
әле. Бер табышмак әйтәм.
Үзе түгәрәк,
Урыны түрдәрәк,
Эче тулы күзәнәк,
Әчкелтем дә, төчкелтем.
Бар нәрсәдән кадерле. (Икмәк)
Тәрбияче. Әйе, балалар, икмәк. Менә бүгенге шөгылебездә безнең максатыбыз: икмәкнең табынга килеп җиткәнче, икмәк ничек
үстерелә, ничек итеп бөртектән икмәк пешерелә, шулар турында сөйләшербез.
Татар халкы гомер-гомергә җир эшкәртү, икмәк үстерү белән шөгыльләнгән. Чөнки икмәк –ил тоткасы ул. Икмәктән башка тормыш юк. Ипине зурлап халкыбыз: “Икмәксез алтын тавы башында ачка үлүең бар”, – дигән. Димәк, кеше ипине алтын-көмеш кыйммәтле ташлардан да өстен куйган. (Нәни кызчык килеп керә.)
Нәни кызчык. Исәнмесез, балалар. Мин кая килеп эләктем?
Тәрбияче. Балалар бакчасына.
Нәни кыз. Мөмкинме: мин дә сезнең янда бераз утырып алыйм.
Тәрбияче. Утырсынмы, балалар?
Балалар. Утырсын.
Тәрбияче. Балалар, икмәк табыныбызга нинди юллар
белән килә?
Нәни кыз. Мин беләм. Икмәк агачта алмалар үскән кебек асылынып үсә. Шуннан җыеп алалар да кибеткә китереп саталар.
Тәрбияче. Балалар, нәни кызчык белеп сөйлиме?
Балалар. Юк.
Нәни кызчык. Ничек юк?! Минем үземнең күргәнем бар. Мультфильмнарда икмәк агачта үсә.
Тәрбияче. Син утырып тыңлап тор. Әйтегез әле, балалар,
кышын икмәк үстерү өчен игенчеләребез нәрсә эшлиләр?
Балалар. Кырда кар тоталар.
Тәрбияче. Ничек уйлыйсыз, кар тоту нәрсә өчен кирәк?
Балалар. Җиргә дым күбрәк сеңсен өчен күп булып, ашлык уңсын
өчен.
Тәрбияче. Ә яз җиткәч, нинди эшләр башкарыла?
Балалар. Тракторлар җир сукалыйлар. Җир йомшак булсын тырмалыйлар. Йомшак җиргә орлык чәчәләр.
Тәрбияче. Язгы эшләр турында нинди мәкаль һәм әйтемнәр беләсез?
Балалар. Язгы көн ел туйдыра. Сабанда сайрашмасаң, ындырда
ыңгырашырсың.
Тәрбияче. Балалар, язгы чәчүләр чәчелеп беткәч, нинди бәйрәм
уздырыла?
Балалар. Сабантуй.
Тәрбияче. Бик дөрес, балалар. Ә менә җәй көне басуда нинди
үзгәрешләр була?
Балалар. Ашлыклар өлгерә.
Тәрбияче (табышмак әйтә). Ура, суга, җилгәрә, үзе төяп җибәрә.
Балалар. Комбайн.
Тәрбияче. Әйе, балалар, комбайн ашлыкны ура, суга. Ә машиналар
аны кая илтәләр? Машиналар бөртекне ындыр табагына илтәләр.
Ә анда ашлыкны чистарталар һәм дәүләткә, элеваторларга илтеп
тапшыралар. Бу турыда халкыбыз: ”Басудагысы икмәк түгел, амбар
дагысы – икмәк“, – дигән. Аннан соң тегермәнгә алып барып, бөртектән он ясыйлар һәм шуннан соң гына әниләребез, әбиләребез ипи пешерә.
Халкыбыз, игенче хезмәтен мактап, төрле мәкаль һәм әйтемнәр
әйткән.
Балалар. Кем эшләми – шул ашамый. Җәй эшләсәң – кыш ашарсың. Эше барның – ашы бар.
Тәрбияче. Әйе, балалар, бик дөрес әйттегез. (Балаларга бөртекне күрсәтә һәм сорый.) Балалар. сез бөртекнең кайда яшәгәнлеген беләсезме?
Балалар. Башакта.
Тәрбияче. Әйе. Балалар, бодай бөртекләре башакта яши. Менә хәзер мин сезгә башаклар өләшеп чыгам. Бөртекләрнең өйләрен җентекләп карагыз һәм өйләре – башактан аралап карагыз әле.
Балалар. Бөртекләрне башактан алалар.
Тәрбияче (нәтиҗә ясый). Димәк, бодай бөртекләре башакта яши.
Башак бөртекләрдән тора.
Балалар, без хәзер сезнең белән бодай бөртекләренең ничек итеп онга әверелүен карап үтәрбез.
Балалар, борынгы чорларда онны кул тегермәне белән
ясаганнар. Мин сезгә әби-бабайларыбыз ысулы белән бөртектән он ясап күрсәтәм. Менә бу – кулдан ясалган тегермән. Бөртекне уртага салганнар һәм кул белән әйләндергәннәр.
Шушы ярмадан – ботка, ә оныннан икмәк пешереп ашаганнар.
Аларның ипиләре һәрвакыт кара төстә булган. Чөнки бөртектән
кабыгын аера алмаганнар.
хәзерге тегермәннәрдә көрпәсен һәм онын төгәл аералар. (Бер стаканда көрпә.) Менә монысы – бодай бөртекләренең кабыгы, ул көрпә дип атала.
Икенче стаканда –бодай бөртегенең үзәге – аксым өлеше – он була. Шушы оннан икмәк, камыр ризыклары пешереп ашыйбыз.
Онны ничек камырга әйләндерәләр соң? Моның өчен бер савытка су, тоз, чүпрә саласың һәм бутыйсың. (Балаларга күрсәтеп чыга.) Камыр күпереп чыккач, әвәләп, ипи пешерә торган калайларга салалар. Аннан мичкә тыгалар.
Нәни кызчык. Балалар, бүген мин сездә бик күп белем алдым.
Сез бик күп беләсез икән. Рәхмәт сезгә. Мин уйлаганча, икмәк агачта үсми икән. Ипи, табыныбызга килеп эләккәнче, бик катлаулы юл үтә икән. Мин инде хәзер ипине кадерләп кенә ашармын. Рәхмәт сезгә, балалар. Сау булыгыз.
Физминут
Тәрбияче. Балалар, ипи мичтә пешә торсын, ә без сезнең белән ипикәебезгә багышланган җырыбызны, шигырьләребезне сөйли торыйк. (Балалар чыгышы.)
Тәрбияче. Балалар, ипиебез пеште.
Берсе – ак ипи, икенчесе – кара ипи. Хәзер ипикәйләрнең сыйфатларын аерып карыйк әле. (Балалар ипиләрне кабып карый.)
Нәтиҗә. Ак һәм кара ипи түбәндәге сыйфатлары белән аерыла: төсе, тәме, кара ипи әчкелтем.
Тәрбияче. Балалар, бүген алган белемнәрегездән чыгып
әйтегез әле: менә бу ипи ни өчен ак, ә монысы кара?
Балалар. Ак ипи ак оннан ясалган. Ә кара ипигә бераз көрпәләре дә кушыла.
Тәрбияче. Балалар, бүгенге шөгылебездә гади бөртекләрнең
икмәккә әверелү юлын өйрәндек. Күрдегезме, балалар, хуш исле
икмәк табынга килсен өчен, күпме кеше ел буена никадәр хезмәт
куя! Сез инде ашаганда икмәкне әрәм-шәрәм итмичә, кадерләп кенә тукланырсыз дип ышанам. Балалар, барыгыз да молодцы, актив катнаштыгыз. Рәхмәт сезгә.
Әйдәгез, бераз ял итеп, “Ак калач” уены уйнап алабыз.