Идел буе – туган ягым

№78

(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен эшчәнлек)

Раилә БИКМУЛЛИНА,

Казандагы 72 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат. Балаларның Идел буе халыклары мәдәнияте, аларның теле, гореф-гадәтләре, көнкүреше турындагы күзаллауларын формалаштыру. Үз милләтеңә һәм башка милләт халыкларына карата хөрмәт тәрбияләү. Балаларның төрле милләт вәкилләре (татарлар, чувашлар, марилар, башкортлар), аларның тормыш-көнкүреше, милли ризыклары, кул эшләре, уеннары, бәйрәмнәре турында сөйли белүләренә ирешү. Төрле милләт халыкларының милли орнаментларын аера белергә өйрәтү.

Бурычлар. Балаларны татар халкының үткән тарихы белән таныштыру. Туган җиргә, туган телгә ихтирам хисе тәрбияләү. Сөйләмдә ясалма сүзләр куллану, мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү. Халкыбызга карата ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау. Компьютер, магнитофон, слайдлар, рәсемнәр.

Алдан башкарылган эшләр. Идел буе халыклары турында әңгәмә үткәрү. Җырлы-биюле, хәрәкәтле уеннар уйнау, әкиятләр уку, табышмаклар әйтешү. Интернет челтәреннән, китаплардан кирәкле материаллар эзләп табу, слайдлар карау.

Эшчәнлек барышы

(Кыңгырау шалтыратып, балаларны җыенга җыю, физминутка ясау.)

Физминутка.

Йөри безнең бакчага бик күп төрле балалар,

Төрле-төрле телләрдә исәнләшә белә алар.

Барлык милләт балалары бергә дус булып калсын,

Дуслык хисе күкләрдә дә өзелмәс юллар тапсын.

Тәрбияче. Балалар, ә хәзер кемнәрнең туган көннәре кыш айларында иң беренче шулар утыра, алардан соң кемнәрнең туган көннәре яз, җәй һәм көз айларында шул балалар утыра.

(Балалар урыннарына утыралар һәм бер-берсе белән кулга-кул бирешеп, түгәрәк буенча исәнләшәләр.)

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнмесез.

Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән исәнләшеп, бер-беребезгә исәнлек, иминлек теләдек.Мин сезне хәзер сәяхәткә чакырам – «Дуслык иле»нә! Моның өчен дуслык турында мәкальләрне искә төшерик:

– Йөз сум акчаң булганчы, … (йөз дустың булсын).

– Дустың үзеңнән… (яхшы булсын).

– Кош канаты белән, … (кеше дуслык белән көчле).

– Ялгыз агачны… (җил сындырыр).

Тәрбияче. Халык әйтсә, хак әйтә бит, әйеме, балалар?

Балалар, Идел елгасыннан алып Урал тауларына кадәр җәелгән киңлекләрдә төрле милләт халыклары яши. Күршеләребез – мари, чуваш, башкорт, рус халкы белән дус-тату яшибез. Һәр милләтнең теле, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре төрле-төрле булса да, алар берсен-берсе хөрмәт итеп, бер-берсенә кунакка йөрешеп, тынычлыкта гомер итәләр. Алар дуслык, татулык телендә сөйләшәләр, аңлашалар. Дусларың күп булу бигрәк рәхәт инде. (Экранда – Россиянең административ-территориаль картасы.) Хәзер алар турында сез мина ниләр сөйли аласыз? Өй эшләрен тикшерик.

1 нче бала. Мин әнием белән Башкортстан Республикасы турында китап ясадык. Башкортстан Республикасының флагы өч: зәңгәр (күк), ак, яшел төсләрдән тора. Зәңгәр төс – халыкның сафлыгын аңлата. Ак төс – ул иминлек, хезмәттәшлек төсе. Яшел төс – ул мәңгелек яшәү төсе. Башкортстан гербы исә милли бизәк белән уратып алынган түгәрәк эчендәге Салават Юлаев һәйкәле сурәтеннән тора. Һәйкәлне кояш нурлары яктырта. Һәйкәл астында курай сәгате, флаг төсләренә буялган тасма. Ак төскә «Башкортстан» дип язылган. Башкаласы – Уфа шәһәре. Башкортстан –урманнарга бай төбәк. Иң зур елгасы – җырларда җырлана торган Агыйдел елгасы. Милли уен кораллары – курай. Милли ризыклары – бавырсак, бишбармак. Киемнәренә килсәк, милли аяк киеме – башымлы ката, читек. Баш киемнәре – асылташлар белән бизәлгән бүрек.

2 нче бала. Мин чуваш халык уены – «Хищник море» рәсемен ясадым. Чуваш халкы – бик тырыш, уңган, кунакчыл халык. Чувашстан Республикасының флагы сары һәм куе кызыл төсләрдән тора. Болар – чуваш халкының милли, яраткан төсләре. Сары төс – яктылыкны аңлата, куе кызыл төс күренекле, көчле, бөеклекне күрсәтә. Милли киемнәре – күлмәк (рубаха). Ул «кепе» дип атала. Бик матур, шулай бит. Алъяпкычы чуваш халкының милли бизәкләре белән бизәлгән. Ә чуваш кызларының баш киеме «тухчя» дип йөртелә. Ул тәнкәләр һәм кашлар белән бизәлгән. Милли чуваш бәйрәме – Акатуй. Акатуй – игенчеләрнең иң олы бәйрәме. Ул язгы чәчүне тәмамлауга уздырыла. Татар халкының сабантуй бәйрәменә охшаган.

3 нче бала. Мин мари кызы белән мари малае рәсемен ясадым. Мари халкы – хезмәт яратучы, җырлы-моңлы халык. Алар иген үстерә, терлек асрый. Агачны кисеп, бизәкләргә һәм чигү чигәргә яраталар. Чыбыктан, юкәдән үреп, сандыклар ясыйлар. Тастымал башлары, кулъяулыклар чигәләр. Бәйрәм итәргә, күнел ачарга яраталар. Яраткан уен кораллары – ике кыллы скрипка, сыбызгы. Милли киемнәре бик гади. Ир-егетләр күлмәге чигелгән һәм билбау белән бәйләп куела, ә чалбар балаклары итек эченә тыгылып киелә, башларында – тиредән тегелгән башлык. Ә хатын-кызлары озын чигелгән күлмәк, алъяпкыч, башларына калфак кия.

4 нче бала. Мин мари халкы табышмакларын әзерләдем. Менә алар:

1. Урманда кызыл белән чигелгән сөлгеләр. (Кура җиләге)

2. Ак башына кызыл башлык кигән. (Кура җиләге)

3. Канаты бар – очмый, аягы юк – артыннан куып житеп булмый. (Балык)

4. Басу уртасыннан түгәрәк йомгак тәгәри. (Куян)

5. Мыегы үзеннән зуррак. (Арпа)

Тәрбияче. Менә, балалар, без якын тирәдә, еракта яшәүче дусларыбыз белән дә таныштык. Балалар, әйтегез әле, без нинди милләттән?

Балалар. Татар.

5 нче бала ( татар милли киемендә).

Без – татарлар! Шушы исем белән

Җирдә яшәү – үзе бер бәхет.

Яшибез без бу җирдә

Бар халыклар белән берләшеп.

Тәрбияче. Әйе, без – татарлар. Ә без нинди республикада яшибез? Без яши торган республикабызның исеме ничек соң?

Балалар. Татарстан!

Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты туган илем,

Бәхет биргән җирем – Татарстан.

Тәрбияче. Әйе, Татарстан – ул төрле милләт халыклары яши торган зур йорт сыман. Шундый зур йортта яшәсәләр дә, һәр халык үз туган телен онытмый. Үз телләрендә җырлар җырлыйлар, биюләрен бииләр, матур милли киемнәрен кадерләп саклыйлар.

5 нче бала: Мин Татарстан республикасы турында китап ясадым. Татарстан республикасы Россия дәүләтенең үзәгендә, Идел һәм Кама елгалары кушылган урында урнашкан. Халык саны ягыннан иң зур республикаларның берсе. Табигате төрле. Анда калын урманнар, киң басулар да бар. Урманнарында поши, аю, бүре, бурсык, төлкеләр очрый. Татарстаннны «дүрт елга иле» дип йөртәләр. Татарстан аша Идел, Агыйдел, Нократ, Чулман елгалары ага.

Татарстан флагы өч төстән тора. Яшел төс табигатьне, яшеллекне аңлата, ак төс – чисталык, татулык, кызыл төс – кояш төсе, батырлык төсе.

Гербта ак барс сурәтләнгән. Татарстанның беренче Президенты – Минтимер Шәрип улы Шәймиев. Хәзерге Президенты –Рөстәм Нургали улы Миңнеханов. Башкаласы – Казан. Ул – иң борыңгы шәһәрләрнең берсе. Ә хәзер мин сезгә Татарстан турында җыр башкарам:

Мин яратам сине, Татарстан,

Горур халкың өчен яратам,

Җан эреткән әнкәм телең өчен,

Татар телен өчен яратам.

Тәрбияче. Балалар, бүген сезнең өчен алты үзәк эшли. Алар – белем үзәге, кулинария, рәссамнар, китаплар, мөстәкыйль эшләү һәм төзүчеләр үзәкләре. Әлеге үзәкләрдә сез үзегезне кызыксындырган сорауларга җаваплар таба аласыз.

(Балалар узәкләрне үз теләкләре буенча сайлап алалар. Шөгыль ахырында балалар кабат җыенга җыела.)

6 нчы бала. Кулинария үзәге. Бу үзәктә без татар халкының милли ризыгы – вак бәлеш әзерләдек. Эчлеккә ит, дөге, суган, тоз, борыч салдык. Камырдан түгәрәкләр җәеп, вак бәлеш ясадык.

7 нче бала. Рәссамнар үзәге. Бу үзәктә без кәгазьдән эшләнгән крепость диварларын, биналарны буядык.

8 нче бала. Белем үзәге. Әлеге үзәктә без асылташлар карадык. Алардан үзебезгә матур беләзекләр ясадык.

9 нчы бала. Мөстәкыйль эшләү үзәге. Без анда төрле милләт курчакларын киендердек. Шулай ук «Түбәтәй, калфак бизә» уенын уйнадык.

10 нчы бала. Китаплар үзәге. Бу үзәктә без кроссворд чиштек, Башкортстан, Татарстан турында кечкенә китаплар ясадык.

11 нче бала. Төзүчеләр үзәге: Без бу үзәктә төзү материалларыннан Казан Кремле, Сөембикә манарасы, мәчет макетлары төзедек.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Киләчәктә дә бар кешеләр, дуслар, туганнар, башка милләт вәкилләре белән дус яшәрсез дип өметләнеп калам. Дуслык булса, бөтен Җир шарында гомергә тынычлык булыр. Тынычлык булса гына, дус-тату гомер итәргә мөмкин.