Идел белән Урал арасы – безгә дуслар табасы

№ 174

(Идел буе халыклары дуслыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Рушания РАХМАНКУЛОВА, Гөлназ ВӘЛИЕВА,

Казандагы Россия Герое М.Р.Әхмәтшин исемендәге113 нче татар-рус урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Кичә барышы

(Укучылар хоры башкаруында «РосиночкаРоссия» җыры яңгырый. Милли киемдәге укучылар чыгып, үз телләрендә исәнләшәләр.)

– Исәнмесез! –татарлар!

– Здравствуйте! – руслар!

– Хаумыхыгыз! – башкортлар!

– Шумбратада! – мордвалар!

– Чырткемесь! Умоясь! –удмуртлар!

– Саламлалтмаш! –марилар!

– Авани! – чувашлар!

1 нче алып баручы.

Каких народов только нет

В стране великой нашей:

Как пестрый солнечный букет,

Калмыки и чуваши,

Татары, коми и мордва,

Башкиры и буряты –

Всем скажем добрые слова,

Любому будем рады.

2 нче алып баручы.

Без – бер илнең балалары,

Барыбыз да дуслар без.

Татарлар, удмурт, марилар,

Украиннар, руслар без.

Җырларга, биергә

Җыелдык без бергә.

Шатланышып, гөрләшеп

Яшик гомергә!

(Малайлар башкаруында татар, рус, удмурт телләрендә  «Эх сез, матур кызлар» җыры башкарыла.)

1 нче алып баручы.

Карап тормый ара еракка,

Дуслар килә безгә кунакка.

Дуслык – безнең тормыш үзәге,

Дуслык – безнең тормыш бизәге!

(Чуваш халык биюе башкарыла.)

2 нче алып баручы. В России красивых мест много, но Татарстан – всех милей. Здесь много национальностей живут дружно и в согласии. Татарстан является одной из самых толерантных республик.

1 нче алып баручы. Республикабызда төрле милләт халыклары үзара дус яши: белем ала, хезмәт итә, бер-берсенә кунакка йөрешә, бергәләп күңел ача. Бу дуслыкка чит ил кунаклары да соклана. Татарстан, чыннан да, бөтен дөнья өчен толерантлык үрнәге булып тора.

1 нче укучы атар кызы киемендә).

Без – татарлар! Шушы исем белән

Жирдә яшәү үзе зур бәхет,

Яшибез без бу җирдә

Бар халыклар белән берләшеп.

2 нче укучы ус кызы киемендә).

Наш Татарстан

Дружбой славится,

Нам жить в Татарстане

Очень нравится.

3 нче укучы (башкорт кызы киемендә).

Ут күршеләр булып яшик гөрләп,

Охшаш безнең телләр, гадәтләр.

Тынычлык һәм дуслык чәчәк атсын,

Уртак безнең җирдә теләкләр.

4 нче укучы (удмурт кызы киемендә).

Төрле костюмнар киеп,

Йөрибез җырлап-биеп.

Атадык без бу бәйрәмне

Дуслык күпере диеп.

5 нче укучы (мари кызы киемендә).

Кайсы якта яшәсәк тә,

Чикләр юктыр дуслыкка.

Дуслык булса янәшәдә

Дошманлык чыгар юкка.

2 нче алып баручы.

Дөньяда ин матур ил –

Ул минем туган илем.

Дөньяда ин матур тел –

Ул минем туган телем.

(Укытучылар Г.Тукайның «Туган тел» шигырен татар, рус, инглиз, башкорт телләрендә сөйли.)

1 нче алып баручы.

Наш Татарстан

Дружбой славится,

Нам жить в Татарстане

Очень нравится!

(«Мин яратам сине, Татарстан!» җыры башкарыла.)

1 нче алып баручы.

Много народов в России живет,

К новым вершинам Отчизну ведет.

В единстве народов сила страны.

Дети России дружбой сильны!

2 нче алып баручы.

Торсак та без төрле җирләрдә,

Без яшибез Рәсәй илендә.

Сөйләшәбез төрле телләрдә,

Аңлашабыз дуслык телендә.

(Рус телендә «Я, ты, он, она – вместе целая страна!» дигән җыр яңгырый.)

1 нче алып баручы.

Язык порой разный и разная вера.

Мы стали для всех образцом и примером.

Дети России дружны с детских лет,

В этом, пожалуй, наш главный секрет.

2 нче алып баручы. Телләребез, көйләребез төрле булса да, без барыбыз да – бик кунакчыл халык.

Без әзерлибез табын

Китереп бөтен ягын.

Өстәлгә куйдык чәчәк,

Чәчәк янына чәкчәк.

Җитешегез, кунаклар!

Кыстатмагыз, кунаклар

Өйгә кайтып китәргә.

Ашыкмагыз, кунаклар!

(Һәр халык үзенең милли ризыгын тәкъдим итә.)

6 нчы укучы (татар кызы киемендә).

Безнең татар апалары

Пешерә баллы чәкчәк,

Авызга кабуга эри –

Телең йотмыйсың чак-чак.

6 нчы укучы ус кызы киемендә).

Ох, какие вкусные

Блинчики у нас!

От чистого сердца

Испекли мы для вас.

7 нче укучы дмурт кызы киемендә).

Тантаналы мәҗлесләрдә

Бәлешнең урыны түрдә,

Көн саен ашап торсак та,

Кире какмабыз бер дә.

8 нче укучы ашкорт кызы киемендә).

Алып килдем сезгә, дуслар,

Күчтәнәчкә башкорт балы,

Салкын тиеп китсә әгәр,

Безнең бал ул бик шифалы.

9 нчы укучы ари кызы киемендә).

Нарат җиләге согын

Һәркем яратып эчә.

Файдасы бар бал кушкач,

Әгәр дә салкын тисә.

(Башкорт халык җыры башкарыла.)

1 нче алып баручы. Национальная одежда – это достояние народа, воплощение его культуры и традиций, отображение мировоззрения и способа жизни.

2 нче алып баручы. Милли кием халыкның байлыгын, аның мәдәниятын, гореф-гадәтләрен, дөньяга карашын һәм яшәү рәвешен чагылдыра.

(Укучылар татар, рус, башкорт, чуваш, мари, мордва, удмурт киемендәге курчакларны тәкъдим итәләр.)

1 нче алып баручы.

Үстергән дә безне чын дуслык.

Көч биргән дә безгә чын дуслык.

Дуслык булса яшәр гомергә

Бөтен җир шарында тынычлык.

2 нче алып баручы.

Пусть танцует вся планета,

Пусть уйдут печаль и грусть,

Верю я, что мы с тобою

Встретимся когда-нибудь!

1 нче алып баручы.

Әйдәгез, дус яшик!

Әйдәгез, дуслашыйк!

Таралсак та, чын дуслар

Булып хушлашыйк!

(Кичә укучылар хоры башкаруында «Яратыгыз» җыры белән тәмамлана.)