И.Солтанның «Көз» шигырен өйрәнү

(Рус мәктәпләрендәге татар төркеме. Әдәби уку. III сыйныф)

Ләйлә ЯКУПОВА,

Теләче районы Теләче урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Тема И.Солтанның «Көз» шигыре (3 нче рус сыйныфының татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)
Максат

 

1. Текстны анализлау барышында укучыларның фикерләү  сәләтләрен үстерү,табигать матурлыгын күрә белергә өйрәтү, сынландыру төшенчәсен таныту.

2. Сөйләм телләрен баету, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру.

3. Игътибарлы, кызыксынучан, үз фикере булган укучы  тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә Предмет: әсәрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку, эчтәлекне дөрес аңлау.

Метапредмет:

танып белү: әдәби әсәрне дөрес аңлап уку һәм анализлау;

коммуникатив: нәтиҗәгә килгәнче, төрле карашларны өйрәнү һәм дөрес юлны сайлау;

регулятив: дәреснең темасын, проблемасын, максатын мөстәкыйль таба белү;

шәхескә кагылышлы: укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру.

Төп төшенчәләр

 

Сынландыру
Предметара бәйләнеш Табигать белеме
Ресурслар

 

Өстәмә тарату материаллары, рәсемнәр, иллюстрацияләр.

 

Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар. Күзләрне йомып, үзегезне нәни генә орлык итеп күз алдына китерегез әле. Бакчачы орлыкларны тәрбияли, су сибә. Кояш нуры яктысында орлыклар үсә, беренче яфраклар, чәчәкләр күренә башлый. Чәчәкләр матурланалар, кояшка тартылалар. Укучылар, чәчәкләр кояш яктысына тартылган кебек, кешеләр дә белемгә тартыла. Без дә бүгенге әдәби уку дәресен башлап җибәрик.

  1. Актуальләштерү

Рәсем буенча әңгәмә.

Укытучы. Бүген сезгә дәрескә килгәндә юлда миңа бер куян очрады һәм ул сезгә, кәрзин тутырып, куян күчтәнәче җибәрде. Карыйк әле, ниләр бар икән анда? Нурлар. Болар сезгә, балалар. (Укытучы кояш нурларын тарата, укучылар кояш нурлары артына язылган шигырьләрне табалар һәм, укып, тактада туры килгән рәсемгә тоташтыралар.)

  1. Һәр җир карланган,

Сулар бозланган;

Уйный җил-буран –

Бу кайчак, туган?

Укытучы. Бу кайсы вакыт була?

Укучылар. Кыш.

  1. Боз һәм кар эрде,

Сулар йөгерде;

Егълап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Укытучы. Бу кайсы вакыт була?

Укучылар. Яз.

  1. Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт? –

Йә, әйтеп кара.

  1. Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште;

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура, –

Бу кайчак була?

  1. Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана, –

Бу кайчак була?

(Кояш нурлары беркетелеп беткәч, укытучы уртадагы рәсемне әйләндереп куя һәм нурлар чәчеп торучы кояш рәсеме барлыкка килә)

III.Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Балалар, ә кояш дүрт ел фасылы белән ничек бәйле?

Укучылар. Кояш дүрт ел фасылында да бар, ул яз да, җәй дә, көз дә, кыш та җылыта.

Укытучы. Дөрес, укучылар. Ә хәзер, әйдәгез. без дә кояш нурларына коенып, дәресебезне дәвам иттерик. Ә сез нур белән коену дигәнне ничек аңлыйсыз?

Укучылар. Нурга күмелү дип.

Укытучы. Әйтергә кыймый тора идем, ярый үзегез белдегез әле. Сез мине аңладыгызмы? Ничек була ул кыймый тору?

Укучылар. Әйтергә яхшысынмый, оялыбрак тору.

Укытучы. Балалар, кояш иртән иң беренче кайда күренә? (Тактага горизонттан чыгып килүче кояш рәсеме эленә.)

Укучылар. Горизонтта.

Укытучы. Әйе, балалар, кояш иң беренче иртән горизонтта күренә һәм ул татарча офык дип атала.

– Балалар, ничек уйлыйсыз: без бүген өйрәнәчәк әсәр нәрсә турында булыр икән?

Укучылар. Көз, кояш турында.

Укытучы. Әйе бүген без сезнең белән Илгизәр абыегыз Солтанның “Көз” шигыре белән танышырбыз.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

И.Солтанның “Көз” шигыре өстендә эш.

а) сүзлек эше (алда ачыклаган, тактага язылган сүзләрне хор белән уку):

офык – небосклон, горизонт

кыймый – яхшысынмый

нур белән коеналар – нурга күмеләләр

ә) үрнәк уку;

б) эчтән уку;

в) чылбыр буенча уку, эчтәлекне аңлау.

Ял минуты (шигырьнең ике куплетып хәрәкәтләр белән эшләп карау)

Кояш офык ишегеннән

Керергә кыймый тора.

Йөзен борды, колак салды

Торналар тавышына.

“Торый-торыйк, торыйк-торыйк”, –

Китеп бара торналар.

Соңгы кабат авыл өстендә

Нур белән коеналар.

г) сораулар һәм биремнәрне үтәү.

Укытучы. Балалар, кояш җанлы (одушевленный) предметмы, әллә җансызмы (не одушевленный)?

Укучылар. Җансыз.

Укытучы. Автораны шигырьдә аны нинди итеп күрсәтә?

Укучылар. Җанлы итеп бирә.

Укытучы. Әйе, сез аны хәтта физкультминутка ясаганда үзегез күрсәттегез дә. Табып укып күрсәтегез әле шул куплетны?

Укучылар.

Кояш офык ишегеннән

Керергә кыймый тора.

Йөзен борды, колак салды

Торналар тавышына. (Тактадагы рәсемгә игътибар иттерелә.)

Укытучы. Әйе. Шигырьдә автор тагын кайсы җансыз предметларны җанландырып бирә? Алар нишли?

Укучылар.

Торыйк-торыйк, торыйк-торыйк”, –

Китеп бара торналар.

Соңгы кат авыл өстендә

Нур белән коеналар. (Рәсеме эленә.)

Кояш, аларны җылытып,

Озатты ерак юлга.

Артларыннан, яулык болгап,

Болыт килә авылга. (Рәсеме эленә.)

“Исән-сау барып җитегез”, –

Диде дә торналарга,

Йомшак күңелле шул болыт,

Әй, тотынды еларга… (Рәсеме эленә.)

Укытучы. Дөрес әйттегез, укучылар, шигырьдә җансыз предметны, күренешне җанлы итеп күрсәтү сынландыру (җанландыру) дип атала. Кабатлыйк әле. Нәрсә ул сынландыру?

д) сәнгатьле уку.

Укытучы. Ә хәзер, балалар, сынландыруларга да игътибар итеп, шигырьдәге кояш, болытларны җанлы итеп күз алдына китереп, сәнгатьле итеп, шигырьне укыйбыз.

е) шигырьне яттан өйрәнү.

  1. Рефлексив бәяләү

Укытучы. Укучылар без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Нинди яңа сүзләр өйрәндек?

Үзбәя

Хәзер, балалар, мин сезгә куян күчтәнәчләрен тапшырам. Күчтәнәчләрне сез үзегез сайлап аласыз һәм үзегезгә билге дә куярсыз.

– Менә монысын бүгенге теманы аңладым, белдем һәм башкаларга сөйләп күрсәтә алам дигән кеше ала. Аңа ”5” ле була.

– Монысын таманы аңлаган, белгән, тик башкаларга укытучы ярдәменнән башка сөйли алмаган укучы ала.Аңа “4” ле була.

– Ә инде кем дә кем, мин бүген сезне тыңлап кына утырдым,әз генә теманы аңлап бетермәдем, сөйләп тә бирә алмыйм ди, аңа менә бу күчтәнәч. Һәм ул “3” ле ала. Сайлагыз, кемгә ниндиләре? (Укучылар, кәрҗиндәге күчтәнәчләрне сайлап, үзләренә билге куялар.)

  1. Өй эше
  2. Д.Гайнетдинованың ”Көзге урман” хикәясен укырга (60 нчы бит). Сорауларга җавап әзерләргә.
  3. И.Солтанның “Көз” шигыренә рәсем ясарга.
  4. Үзегез көз турында бер куплет шигырь язып карарга.