И әбекәй, әбекәй, пешер миңа тәмлекәй…

№45

(Зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр катнашында кичә)

Илсөяр ӘХМӘРОВА,

Казандагы 341 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Кичәнең максаты. Балаларда әбиләрне ярату, аларга ихтирам хисе тәрбияләү, халык иҗатына кызыксыну уяту.

Кичәгә әзерлек. Балалар белән әкиятләр, шигырьләр, мәкальләр, җырлар, биюләр әзерләү. Әбиләр турында әңгәмә үткәрү, аларга бүләкләр әзерләү.

Җиһазлау. Җырлар кассетасы, уеннарга атрибутлар, яулыклар, бүләкләр.

(Зал бәйрәмчә бизәлгән, өстәлләрдә әбиләр пешереп килгән ризыклар.

Җыр яңгырый. Балалар залга керә.)

Алып баручы.

Шатлыклар – күңелебездә,

          Ал кояш – күгебездә,

Килегез, дуслар, кунакка –

Зур бәйрәм бүген бездә!

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, дәү әниләр! Сезне шушы зур  бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Бәйрәм әбиләребезгә – дәү әниләргә багышланган. Дәү әниләр – алар шулай ук кемнеңдер әнисе.

1 нче бала.

Әниемнең әнисе –

Әбием була минем,

Әби генә түгел ул,

Ул минем дәү әнием.

2 нче бала.

Без әбине яратабыз,

Ул да безне ярата.

Якты йөзе, йомшак сүзе –

Барысы безгә карата.

3 нче бала.

Минем әби бик әйбәт,

Гел көлеп кенә тора.

«Балакаем», дип әйтеп,

Сөеп, иркәләп тора.

4 нче бала.

          Без әбине яратабыз,

Ул да безне ярата.

Безнең әбидән дә әйбәт,

Кем бар икән дөньяда?

5 нче бала.

          Ак яулыклы, көләч йөзле,

Шат куңелле, әйбәт тә.

«Кем ул?» диеп сорыйсызмы –

Дәү әнием, әлбәттә.

 («Безнең әби» дигән җыр башкарыла.)

6 нчы бала.

Сегодня на целом свете

Праздник большой и светлый.

Слушайте, слушайте, бабушки,

Вас поздравляют дети.

7 нче бала.

 Кто такая бабушка?

 Это – мамина мамочка!

Моя бабушка такая заводная, озорная!

Я её к себе прижму, крепко-крепко обниму.

8 нче бала.

 Кто вас больше всех ласкает?

 Кто вас любит, обожает,

 Покупает вам игрушки?

 Кто печет оладушки?

 Бергә (хор белән). Это наши бабушки!

(«Песня о бабушке»  (Н.Найденова шигыре, З.Качаева көе башкарыла. Балалар әбиләренә бүләкләр бирәләр, аннары урыннарына барып утыралар.)

Алып баручы. Әбиләр, дәү әниләр. Кемнәр соң алар? Алар – сезнең әниләрегезнең, әтиләрегезнең әниләре.  Күп вакыт алар сезне бакчага китерәләр, алып кайталар, сезнең белән укыйлар, уйныйлар һәм башка бик күп эшләр эшлиләр.Чөнки   әниләрегез эштә була. Һәрбер баланың да дәү әниләре – әбиләре бар. Алар берәү генә түгел, икәү була әле. Берсе – әни әнисе,  берсе – әти әнисе.

Ә хәзер үзегезнең әбиләрегез  турында нәрсә сөйли аласыз?

( Балалар әбиләре турында сөйлиләр. )

(«Кем тизрәк йомгак төрә?» дигән уен уйнала.)

Алып баручы.

        Җырсыз тормышның тәме юк,

Җыр – сулар һава кебек,

Җырсыз җирнең яме юк,

Җыр яши, җыр мәңгелек!

(«Әбием»    (Ә.Синугыл шигыре, Г.Гәрәева көе)дигән җыр башкарыла.)

1 нче бала.

 Кто споет нам на ночь песню,

 Чтобы сладко мы заснули?

 Кто добрее всех и чудесней?

 Ну, конечно же – бабули!

Алып быручы.  Җырлар да төрле була. Дәү әниләр үз гомерләрендә балаларына, оныкларына бишек җырлары җырлаганнардыр.

(Кичәдә катнашкан әбиләр бишек җырлары башкара.)

Уен. Берәр әби һәм кыз – онык чакырыла. Алар оныкларының чәчләренә бант куярга тиешләр.

2 нче бала.

Яратам әбиемне,

Сөйли ул көлә-көлә,

Укыганын да күрмим,

Миннән күбрәк белә.

3 нче бала.

 Мы с моею бабушкой

 Старые друзья.

 Да чего веселая бабушка моя!

 Сказок знает столько,

 Что не перечесть

 И всегда в запасе новенькая есть!

Алып баручы. Ә без әкиятләр беләбезме соң? Мин җөмләне башлыйм, ә сез әкиятнең исемен әйтәсез.

  1. Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер әби. Аның булган, ди, ике әтәче… («Тукмар белән Чукмар»)
  2. На столе стояли три тарелки: одна большая… («Три медведя»)
  3. Урман эченнән бер урман сарыгы килеп чыкты һәм егетне кети-кети уйнарга чакырды… («Шүрәле»)
  4. Я вам снесу яичко не золотое… («Курочка Ряба»)
  5. Борын-борын заманда яшәгән, ди, әби белән бабай. Аларның булган, ди, кәҗә белән сарыгы… («Кәҗә белән сарык»)
  6. Жили-были папа, мама, дочь и сын… («Гуси-лебеди»)
  7. Бабайның өч улы булган. Үлгәндә бакчадан байлык эзләргә әйткән… («Хәзинә»)
  8. Я – мышка-нарушка… («Теремок»)

     9. Аю белән бабай шалкан чәчкәннәр… («Шалкан»)

(Балалар бакчасында тәрбияләнүче малайлар башкаруында «Бабушки-старушки»  биюе (В. Добрынин  көе)

Алып баручы. Әбиләр, сез үз  оныкларыгызга нинди ягымлы сүзләр белән  дәшәсез? (Һәрбер әби үз оныгына ягымлы сүз әйтә.)

«Кем җитезрәк?» дигән уен.  Уенда оныклары белән әбиләр катнаша. Кайсы әби оныгын тизрәк киендереп бетерә, өул җиңүче була.

4 нче бала.

У бабушки на полке

Нитки да иголки,

Ножницы стальные,

Ленты кружевные.

Шьет бабуля целый день,

Ей помочь хочу скорей.

Я беру лоскуток,

Иглу и ниток моток.

Быстро и ловко

Шью друзьям обновки.

Носи, мурка, сарафан,

А тебе, барбос, кафтан!

Песню затеваем,

Бабуле помогаем.

(«Бабушка родная» дигән җыр (Ирина һәм Галина Квактун сүзләре һәм көе) башкарыла.)

Алып баручы. Безнең дәү әниләр мәкальләр белән сөйләшергә ярата. Без дә бик күп мәкальләр беләбез. (Балалар мәкальләр әйтә.)

5 нче бала.

Как испечь большой пирог?

Как связать цветной носок?

Кто даст правильный совет?

Догадались или нет?

Нету бабушки родней,

Поцелуй ее скорей.

6 нчы бала.

Өйгә кайтсам, өй балкыган –

Өйгә нур иңгән!

Ерак җирне якын итеп

Әбием килгән!

Үзен ничек сагынганны

Белгән ул белгән!

 Күрим әле кызымны! – дип,

 Әбием килгән.

7 нче бала.

Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә,

Өебезнең нуры ул,

Барыбыздан олы ул.

Җылы оек, бияләй.

Бәйли безгә көз җиткәч,

Мин дә аңа бүләкләр

Алырмын үсеп җиткәч.

«Сударушка» дигән парлы бию башкарыла.)

Уен. Дәү әнигә кем тизрәк алъяпкыч белән яулык бәйләтә?

8 нче бала.

Кто на свете всех вкуснее

Пирожки всегда печет,

Даже папы кто главнее

И кому в семье почет?

1 нче бала.

Әбием һәркөн безгә

Тәмле ашлар пешерә.

Сөйкемле сүзләр белән

Безнең күңелне күрә.

Алып баручы. Балалар, сезнең әбиләрегез берсеннән-берсе тәмле ризыклар пешерә. Шулай бит? Нинди ризыклар пешерәләр алар, әйтегез әле? (Балалар җавап бирә, әбиләр күчтәнәчләрен күрсәтә, нәрсә пешергәннәрен сөйли.)

2 нче бала.

Очень бабушку люблю!

Ей я помогаю.

В магазине всё куплю,

В доме подметаю…

Прополю и огород,

Наношу водицы.

А когда луна взойдет,

Сказка мне приснится.

3 нче бала.

Әби күзлеген эзли,

Кайда икәнен белми,

Күзлеге бит кулында,

Әмма ул аны сизми.

– Әби, әби, дим аңа,

Каршысына ук килеп,

Җайлы булыр эзләргә,

Күзлегеңне ки элек.

 Әби күзлеген кия,

Үзе елмаеп көлә.

– Рәхмәт, табып бирдең, – ди

Аркамнан сөя-сөя.

Алып баручы. Бәйрәмебез тәмам. Кадерле әбиләр! Сау-сәламәт, кирәкле әниләр, әбиләр булып елмаеп яшәгез.

Газиз әбекәй!

Йомшактыр кулларың,

Татлыдыр сүзләрең,

Җылыдыр карашың,

Тансыктыр табының.

Сабыйлык языннан

Бүгенге көнгәчә

Безләргә зур бәйрәм

Тибеше җаныңның.

И Ходай, кабул ит!

Әбекәйгә бир саулык,

Әбкәйгә бир гомер!

Алып баручы: Ә хәзер барыгызны да, дәү әниләр, чәй табыны артына чакырам.