«Һөнәрләр иле»нә сәяхәт

№ 177

(Зурлар төркеме өчен танып белү эшчәнлеге)

Фәридә ӘХМӘДУЛЛИНА,

Балтач бистәсендәге 2 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Үткәрү формасы: квест-уен.

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда төрле һөнәр ияләренең хезмәте турындагы күзаллауларын гомумиләштерү һәм конкретлаштыру.

Программа бурычлары:

тәрбияви: төрле һөнәр ияләре хезмәтенә карата игелекле һәм ихтирамлы мөнәсәбәт, дуслык, ярдәмчеллек, уртак максатка ирешү өчен бер командада иптәшләр белән эшләү кебек әхлакый сыйфатлар тәрбияләү;

үстерелешле: балаларның сөйләм активлыгын, хәтер, игътибар, фикерләүне үстерү;

белем бирүдә: балаларда төрле һөнәрләр турында күзаллаулар формалаштыру, җәмгыять һәм балалар өчен һөнәри эшчәнлекнең әһәмиятен күрсәтү; төрле һөнәр ияләре турында план буенча тасвирлау хикәяләрен төзи белү; сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү һәм тәрбияченең сорауларына төгәл җавап бирә белү.

Көтелгән нәтиҗәләр. Балалар Һөнәрләр турында тагын да күбрәк беләләр һәм аларның исемнәрен яхшырак истә калдыралар. Һәр һөнәр иясенең нинди хезмәт башкарганы, нинди эш кораллар кулланганы турында тулырак мәгълүмат алалар.

Сүзлек өстендә эш: һөнәр, табиб, пешекче, укытучы, тегүче, полиция хезмәткәре.

Алдан башкарылган эш: «Һөнәрләр» альбомын карау, һөнәрләр турында шигырьләр, табышмаклар, матур әдәбият уку, төрле һөнәр ияләренең хезмәт нәтиҗәләре турында иллюстрацияләр, мультфильмнар карау, әңгәмәләр үткәрү, «Эш өчен кемгә нәрсә кирәк?», «Югалган эш коралы», «Нәрсәгә һәм нәрсәдән?» дигән дидактик уеннар уйнау:

Методик алымнар: әңгәмә, дидактик уен, квест-уен, схема буенча эш, сорау-җавап, хикәяләү.

Җиһазлар: төрле һөнәр ияләренең рәсемнәре төшерелгән демонстрацион рәсемнәр,  тасвирламалы хикәяләр төзү схемалары, экран, компьютер, серле сандык, хат, татлы бүләкләр.

Квест-уенның барышы

I. Оештыру өлеше

(Балалар төркем бүлмәсендә уйнап йөриләр.)

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнмесез!

Тәрбияче. Балалар, тагын да якынрак булу өчен, чын дуслар белән ничек исәнләшәләр әле? Әйе, кул биреп тә исәнләшеп була. Әйдәгез, «Исәнләшү» уены уйныйбыз Һәм дуслашабыз. (Тәрбияче кул биреп исәнләшә.) Менә дуслаштык та.

Тәрбияче. Балалар, кәефләрегез ничек соң?

Балалар. Бик яхшы!

Тәрбияче. Күрәм, балалар, сезнең кәефләр бик яхшы. Димәк, сез барыгыз да сәламәт, һәм мин моңа бик шат.

II. Төп өлеш

Тәрбияче. Балалар, минем электрон почтага сезнең исемгә аудиохат килде. Әйдәгез, тыңлап китик. (Тәрбияче балаларның игътибарын интерактив тактага юнәлтә. Интерактив тактада «Хезмәт сөючәнлек иле»ннән тылсымчы тавышы яңгырый.)

Тылсымчы. Исәнмесез, балалар! Мин – «Хезмәт сөючәнлек иле»ннән тылсымчы. Минем илдә төрле һөнәр ияләре яши. Алар ялкаулыкның нәрсә икәнен белми. Алар рәхәтләнеп эшли, бер-берсенә булышалар. Әмма явыз, тылсымчы Ялкау илебезне сихерләргә уйлый. Аның сихерен туктату өчен, тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк, тик мин аларны оныттым. Балалар, ярдәм итегез миңа, зинһар! Әлеге тылсымлы сүзләрне табу өчен, сез «Һөнәрләр иле»нә сәяхәткә барырга тиеш. Сез юлда төрле һөнәр ияләре белән очрашырсыз, алар сезгә тылсымлы сүзләрне табарга ярдәм итәчәк. Аларның биремнәрен дөрес үтәргә тырышыгыз һәм ул чакта сез илемдә яшәүчеләрдән серле сүзләр таба аласыз. Ә сезгә ярдәмгә мин маршрут картасын бирәм, аның буенча сез барырга тиеш. Уңышлар телим сезгә! Очрашуга кадәр!

Тәрбияче. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, без «Хезмәт сөючәнлек иле» тылсымчысына булыша алырбызмы икән соң? (Җаваплар тыңланыла.)

Тәрбияче. Алайса, әйдәгез, балалар, юлга кузгалыйк. Картага карыйк әле, безгә кайсы якка хәрәкәт итәргә кирәк, сез ничек уйлыйсыз? (Балаларга  фикерләшергә, фикерләрен әйтергә мөмкинлек бирелә.) Безнең картада беренче станциягә шприц ясалган, бу нәрсә булыр икән? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Дөрес, балалар, беренче станция«Табиб бүлмәсе». (Балалар табиб бүлмәсенә йөгерә, аларны анда табиб каршы ала.)

Табиб. Исәнмесез, балалар! Минем табышмагымны тыңлап китегез:

Авыру янында утыра,

Дәвасын да әйтә ул,

Кирәк булса. тамчы бирә,

Сүз белән дә дәвалый. Кем ул? (Табиб)

Тәрбияче. Балалар, сез табиб бүлмәсенә эләккәнсез икән. Димәк, минем сорауларга җавап бирергә туры киләчәк. Әзерме? (Әйе.)

Сораулар:

• Нинди органнар безгә үләннең яшел, ә помидорның кызыл икәнен белергә булыша? (Күрү органнары – күзләр.)

• Нинди органнар ярдәмендә без үзебезне төшке ашка чакыруларын беләбез? (Ишетү органнары – колаклар.)

• Нинди билгеләр буенча без кешегә салкын тиюен әйтә алабыз? (Йөткерү, төчкерү, тамак авырту, югары температура, хәлсезлек.)

• Микроблар организмга үтеп кермәсен өчен нишләргә кирәк? (Гигиена сакларга (чисталык, бүмәне җилләтергә, кулларны юарга, чыныгу.)

• Тешләрне ничек дөрес тәрбияләргә? (Иртән һәм кич йоклар алдыннан чистартырга. Ашаганнан соң, авызны су белән чайкарга.)

• Йокыга ничек әзерләнергә кирәк? (Йоклар алдыннан тешләрне чистартырга, душ керергә, йокы киемен киергә һәм йокларга.)

Табиб. Афәрин, балалар! Сездән, зур үскәч, менә дигән табиблар чыгачак. Әмма сез «серле сүзләр»не эзлисез? (Әйе)

Мин аларның кайда булырга мөмкин икәнең беләм. Әмма аның өчен сез тагын бер биремне үтәргә тиеш.

«Имгәнүләр вакытында беренче медицина ярдәме» уены

(Балалар бер-берсенә беренче медицина ярдәме күрсәтәләр, «имгәнгән урыннар»ны (кул, аяк, баш һ. б.) бәйлиләр.)

Табиб. Булдырдыгыз! Беренче каршылыкны җиңдегез, һәм шуның өчен сезгә «серле сүз»нең беренчесен бирәм: «агач».

Тәрбияче. Картага карыйк һәм юлыбызны дәвам иттерик. Безгә кай тарафка барырга кирәк, сез ничек уйлыйсыз? (Балаларга фикерләшергә, фикерләрен әйтергә мөмкинлек бирелә.) Безнең картада икенче станциягә җепләр ясалган, бу нәрсә булыр икән? (Балаларның җаваплары тыңланыла.) Дөрес, димәк, безгә «Тегү» станциясенә барырга кирәк. («Тегү» станциясендә балаларны тегүче каршы ала.)

Тегүче.

Тегәм, кисәм,  үлчәм алам,

Матур кием тудырам.

Минем эшемдә ярдәмче –

Гап-гади энә һәм җеп.

Исәнмесез, балалар! Сез ничек уйлыйсыз, мин кем булып эшлим?

Балалар. Тегүче булып.

Тегүче. Балалар, ә кемне тегүче дип атыйлар?

Балалар. Тегүче кешеләргә киемнәр тегә.

Тегүче. Безнең ярдәм белән барлык кешеләр дә матур, уңайлы, модалы киемнәр кия. Балалар, мин «Хезмәт сөючәнлек иле» халкы белән нинди бәхетсезлек булганын ишеттем. Сезгә ашыгырга, минем биремне үтәргә кирәк. Мин курчакларга кышкы, язгы, җәйге һәм көзге кием-салым тектем. Тик алар киемнәрен бутаганнар. Сезгә беренче малайны кышкы киеменә киендерергә, кызга язгы кием сайларга, аның сеңлесенә – җәйге кием, ә икенче малайны көзгә киендерергә ярдәм итәргә кирәк. (Балалар дүрт командага бүленә. Өстәлләрдә ориентирлар (ел фасыллары сурәтләре), киселгән кием һәм киселгән курчаклар урнаштырылган. Балалар беренче малайга – кышкы, кызга – язгы, икенче кызга – җәйге һәм икенче малайга көзге киемнәр сайлый.)

Тәрбияче. Афәрин, балалар, сез биремне үтәдегез! Барлык курчакларны да ел фасылларына карап киендердегез. Әмма безгә «серле сүз»не кайдан алырга соң?

Тегүче. Балалар, «серле сүз»нең икенчесен бирәм: «җимеше».

Тәрбияче. Афәрин, балалар, менә икенче сүз дә табылды. Картага карыйк һәм юлыбызны дәвам иттерик.

Безгә хәзер кая барырга кирәк, сез ничек уйлыйсыз? (Балаларга  фикерләшергә, фикерләрен әйтергә мөмкинлек бирелә.) Безнең картада өченче станциягә чүмеч ясалган, бу нәрсә булыр икән? (Балаларның җавабы тыәланыла.) Дөрес, димәк, безгә «Ашханә» станциясенә барырга кирәк. («Ашханә» станциясендә балаларны пешекче каршы ала.)

Тәрбияче.

Ул тәмле ашлар пешерә,

Балык, котлет кыздыра.

Коймак чыҗлый табада,

Табында бар бары да.

Ул кем була, балалар?

Балалар. Пешекче.

Тәрбияче. Пешекче кайда эшли?

Балалар. Балалар бакчасында, мәктәптә, ашханәдә, кафеда.

Тәрбияче. Пешекче нинди булырга тиеш?

Балалар. Тәмле әйберләр пешерә белергә, үз һөнәрең яратырга, чисталыкны яратырга тиеш.

Пешекче. Безгә хәзер яшелчәләрдән аш пешерергә, җиләк-җимештән компот кайнатырга кирәк булачак. Яшелчә һәм җиләк-җимеш нәрсәсе белән файдалы?

Балалар. Аларда витаминнар бар.

Тәрбияче. Без борщ пешерербез. Борщны нәрсәләрдән пешерәләр?

Балалар. Яшелчәләрдән.

Тәрбияче. Тагын компот кайнатырбыз. Компот өчен нинди продуктлар кирәк?

Балалар. Җиләк-җимеш (алма, груша, абрикос, виноград).

Пешекче. Хәзер уйнаячак уеныбыз «Тәмле төшке аш» дип атала. Балалар, сез миңа борщ һәм компот кайнатырга яшелчә һәм җиләк-җимеш сайларга булышыгыз.

Тәрбияче. Мин сезгә уен кагыйдәләрен искә төшерәм:

1. Көй астында полька адымы белән йөрибез. Музыка тәмамланганнан соң, зур тартмадан бер яшелчә яки җиләк-җимеш алып, үзегезнең «кәстрүл»гә – кыршауларыгызга таба йөгерәсез: Кызыл кыршау – анда борщ, зәңгәр кыршау – анда компот әзерләнә.

2. Йөгерү вакытында дистанцияне саклагыз, бер-берегезгә бәрелмәгез, куркыныч хәлләр тудырмагыз;

3. Сез барлык яшелчә һәм җиләк-җимешләрне урнаштыргач, өченче «серле сүз» килеп чыгарга тиеш. (Балалар биремне үти.)

Пешекче. Булдырдыгыз, балалар! Өченче «серле сүз» – «белән».

Тәрбияче. Афәрин, балалар, тылсымлы «серле сүзләр»нен өч сүзең җыйдык инде, әмма безнең картада без килергә тиешле тагын бер станция бар. Картага карыйк һәм юлыбызны дәвам иттерик.

Тәрбияче. Безгә хәзер кая барырга кирәк, сез ничек уйлыйсыз? (Балаларга фикерләшергә, фикерләрен әйтергә мөмкинлек бирелә.) Безнең картада дүртенче станциягә «кулдашлар» (наручниклар) ясалган, бу нәрсә булыр икән? (Балаларның җавабы тыңланыла.) Дөрес, димәк, безгә «Полиция хезмәткәрләре» станциясенә барырга кирәк. («Полиция хезмәткәрләре» станциясендә балаларны полиция хезмәткәре каршы ала.)

Полиция хезмәткәре. Исәнмесез, балалар! Мин – полиция хезмәткәре. Ә сез полиция хезмәткәренең нәрсә белән шөгыльләнгәнен беләсезме?

Балалар. Әйе. (Балалар полиция хезмәткәренең нәрсә белән шөгыльләнүе турында сөйлиләр.)

Тәрбияче. Балалар, полиция хезмәткәре нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? (Балаларның җаваплары тыңланыла.)

Полиция хезмәткәре. Балалар, мин сезнең «ерле сүз» эзләгәнегезне беләм. Ләкин сезгә ашыгырга, минем биремне үтәргә кирәк. Сез әзерме?

Балалар. Әйе!

Полиция хезмәткәре. Искиткеч!

«Һөнәрне ишет» уены

Полиция хезмәткәре. Хәзер мин сезгә сүзләр әйтәм, алар арасында һөнәрләр исемнәре дә очрый. Һөнәрнең исемен ишетүгә, кул чабыгыз.

Машина, шофер, очучы, китап, тышлык ясаучы, күк, океан, диңгез, үлән, урам себерүче, агач, чәчәкләр, бакчачы, укытучы, эт, ветеринар, йорт, юл, төзүче, сәхнә, актер, тегүче, цирк, акробат, чәчтараш, болыт, табиб, почтальон.

«Һөнәреңне тап» уены

(Балалар, чиратлап, һөнәр рәсеме сүрәтләнгән карточка алалар һәм мимика, ишарәләр ярдәмендә аны күрсәтәләр. Калган балалар нинди һөнәр икәнен белергә тиеш.)

Карточкаларда: чәчтараш, пешекче, тегүче, буяучы, биюче, язучы, дрессировщик һ. б. рәсемнәре.

Полиция хезмәткәре. Булдырдыгыз, балалар! Дүртенче «серле сүз» – «кеше».

Тәрбияче. Афәрин, балалар, тылсымлы «серле сүзләр»нен дүрт сүзең җыйдык инде, әмма безнең картада без барырга тиешле ахыргы станция бар. Картага карыйк һәм юлыбызны дәвам иттерик. Безгә юлыбызны ничек дәвам итәргә икән, сез ничек уйлыйсыз? (Балаларга фикерләшергә, фикерләрен әйтергә мөмкинлек бирелә.) Безнең картада бишенче станциягә «китап, дәфтәр» рәсемнәре ясалган, болар нәрсәне аңлата? (Балаларның җавабы тыңланыла.) Дөрес, димәк, безгә «Мәктәп» станциясенә барырга кирәк. («Мәктәп» станциясендә балаларны укытучы каршы ала.)

Тәрбияче.

Укырга да өйрәтә,

Язарга да өйрәтә.

Аны белә һәр кеше,

Ул була … (укытучы).

Тәрбияче. Балалар, укытучы нинди булырга тиеш? (Балаларның җавабы тыңланыла.)

Укытучы. Балалар, мин сезнең «серле сүз» эзләгәнегезне беләм. Ләкин сезгә минем биремне үтәргә кирәк. Сез әзерме?

Балалар. Әйе

«Бер һәм күп» дигән уен

(Балаларның сөйләм телләрен үстерү; сүз байлыкларын арттыру; «бер» һәм «күп» төшенчәләрен аера һәм күплек санын әйтә белергә өйрәтү.)

очучы – очучылар;

табиб – табиблар;

тимерче – тимерчеләр;

төзүче – төзүчеләр;

хат ташучы –  хат ташучылар;

сатучы – сатучылар;

янгын сүндерүче – янгын сүндерүчеләр;

көтүче – көтүчеләр;

комбайнчы – комбайнчылар.

«Яраткан һәнәрен турында сөйлә» дигән уен

Укытучы. Уен кагыйдәләре болайрак: сез үзегезгә якын булган һөнәр турында схемага нигезләнеп сөйлисез.

Схема

– Һөнәр исеме. (Кем бу?)

– Эш урыны. (Кайда эшли?)

– Киеме, махсус формасы? (Нинди махсус кием кия?)

– Аңа эш өчен нәрсә кирәк? (Аңа эш өчен нинди эш кораллары кирәк?)

– Бу һөнәр иясе нәрсә эшли? (Эштә нәрсә эшли?)

– Бу һөнәрнең файдасы нидә?

Мисал итеп мин сезгә бер хикәя сөйлим.

«Бу – автобус шоферы, ул автобус йөртә. Шофер зәңгәр костюм, чалбар кия, ә башында – кара фуражка. Автобус йөртүчеләр ярдәме белән кешеләр вакытында эшкә килә һәм кичен өйләренә кайта, балалар мәктәпкә барып җитә. Шофер хезмәте бик авыр һәм җаваплы, чөнки ул пассажирлар тормышы һәм үз транспортының техник торышы өчен җавап бирә». (Балалар хикәя төзеп сөйлиләр.)

Укытучы. Булдырдыгыз, балалар! Бишенче һәм алтынчы «серле сүзләр» – «эше белән».

III. Йомгаклау

Тәрбияче. Афәрин, балалар! Балалар, безнең картада бернинди станцияләр дә ясалмаган. Димәк, барлык сүзләрне дә без җыйдык. Хәзер безгә аңларга гына кирәк, нинди серле мәкаль икән ул? (Балалар мәкальне әйтә.)

Агач – җимеше белән, кеше – эше белән!

Тәрбияче. Балалар, әгәр дә без бергә бу тылсымлы сүзләрне әйтсәк, явыз тылсымчы юкка чыгачак! (Балалар мәкальне кабатлыйлар: агач – җимеше белән, кеше – эше белән!)

Тәрбияче. Балалар, без «Хезмәт сөючәнлек» иле халкын коткардык, алар элеккеге кебек үк бер-берсенә файда һәм шатлык китерәләр.

Балалар, сезгә уеныбыз ошадымы? Без сезнең белән кая сәяхәт кылдык? Барыннан да бигрәк нәрсә ошады? (Балаларның җавабы тыәланыла.)

Сюрприз момент. Төркемгә тәрбияче ярдәмчесе тартма алып керә. Тәрбияче язуны укый: «Хезмәт сөючәнлек иле халкыннан сезгә зур рәхмәт!»

Тартмада – татлы бүләкләр.