Һөнәрле халкым

(Зурлар төркемендә эшчәнлек)

Надежда МАКСИМОВА,

Казандагы 50 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат. Балаларны халкыбызның элек-электән килгән һөнәрчелек төрләре белән таныштыру.

Тәрбия бурычы: һөнәр осталарының матур эшләренә соклану, аларның хезмәтенә хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү.

Үстерү бурычы: нәфис сүз аша балаларның сөйләм телен камилләштерү, ишетү игътибарын, фикер йөртү сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычы: балаларны Татарстан районнары һөнәрчеләренең кул эшләнмәләре белән таныштыру. Аларны танып белү, исемнәрен сөйләмдә куллану, орнамент төшерү күнекмәләрен камилләштерү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, иҗади сәнгать, музыка, әдәбият , математик алымнар куллану.

Методик алымнар һәм чаралар: җырлы-биюле уен, күрсәтмә материал, сүзлек өстендә эш, гамәли эш, сораулар, әдәби сүз, мактау, искә төшерү, ныгыту.

Җиһазлау: Татарстан картасы, йомшак шакмак, шәл, итек, читек, чуен савыт-саба, үрелгән кәрҗин, йорт җиһазлары, чабата.

Сүзлек өстендә эш: һөнәр, киез итек, чуен, җиһаз, шәл, «сукыр тишек», «куш токмач», челтәр, читек, чабата, әләм.

Алдан үткәрелгән эш:«Татарстан районнары» темасына әңгәмә уздыру, районнарны картадан карау, балалар белән шигырьләр өйрәнү, «Тамчы, там» уенын уйнау, «Чабата» биюен өйрәнү.

Эшчәнлек төзелеше

1. Нәфис сүз.

2. Төп өлеш. Сәяхәткә бару.

3. «Тамчы, там» уены.

4. Читекләр бизәү.

5. «Чабата» биюе.

6. Йомгаклау, эшләрдән күргәзмә оештыру.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче.

Кошлар сайрый тирәктә,

Сыгылып үсә таллары,

Кайда йөрсәм дә – йөрәктә

Татарстан таңнары.

Татарстан – безнең туган җиребез.Ул бик зур һәм иркен. Балалар, әйдәгез әле искә төшереп үтик, Татарстаныбызда ничә район бар икән? (Балалар җавап бирә.) Бу районнарда бик тырыш халык яши, элек-электән алар төрле һөнәр ияләре белән дан тоткан. Ә сезнең кайсы районнарда  булганыгыз бар? (Балаларның җаваплары тыңлана.)

Тәрбияче. Балалар, минем кулымда – «Күңелле шакмак». Ул сезне Татарстан районнары буенча сәяхәткә чакыра. Сез сәяхәткә әзерме?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Шакмакны идәнгә тәгәрәтербез. Кайсы сан чыга, шул сан астындагы районны картадан табарга кирәк булыр. Шакмакны кайсыгыз ыргытыр? Әйдәгез, санашыйк.

Бер бала (саный).

Әке, бәке,

Кыек сәке,

Эремчек.

Син калып тор,

Ә син чык.

(Чыккан бала шакмакны тәгәрәтә, нинди сан чыга, шуны картадан табып, әләм эленә, район исеме әйтелә.)

Тәрбияче. Бу нинди сан? Әйдәгез, саныйбыз.

Балалар. Бер.

Тәрбияче. Эсмира, бу санны картада табып, әләмне элеп куй әле. (Элә.)

Тәрбияче. Балалар, бу – Кукмара районы. Данияр, бу район турында син ни әйтерсең?

Данияр (Кукмара районы турында шигырь сөйли).

Кукмарадагы әбием

Киез итек җибәргән.

Аяклары өшемәсен,

Җылыда булсын дигән. (Слайд күрсәтелә.)

Тәрбияче. Димәк, Кукмара районы нәрсә белән дан тота?

Балалар. Киез итекләр белән.

Тәрбияче. Әйдәгез, «1» саны астындагы өстәлне табыйк әле. (Өстәл янына киләләр, анда киез итекләр тора.)

Тәрбияче. Киез итекләр сарык йоныннан ясала. Моны итек басу осталары башкара. Киез итекләр аякка җылы һәм уңайлы. (Өстәлдәге итекләрне балалар килеп киеп, тотып карый.)

Тәрбияче. Кукмара ягы шулай ук чуен савыт-саба эшләнмәләре белән дә дан тота. Чуен савыт-саба –сезнең әниләрегез өчпочмаклар, бөккән, бәлешләр пешерә торган табалар, пылау пешерә торган казаннар ул. (Слайд күрсәтелә, балалар өстәлдәге савыт-сабаларны тотып карыйлар.)

Тәрбияче. Бу савыт-сабалар нинди?

Балалар. Авыр, каты.

Тәрбияче. Әйдәгез,  шакмакны тагын тәгәрәтәбез. Иң элек санашыйк.

(Санамышта чыккан бала тәгәрәтә.)

Тәрбияче. Бу нинди сан? Әйдәгез, саныйбыз.

Балалар. Ике.

Тәрбияче. Азалия, бу санны картадан табып, әләм элеп куй әле. (Элә.) Балалар, бу – Балтач районы. Әминә, бу район турында син ни әйтерсең?

Әминә (Балтач районы турында шигырь сөйли).

Балтач ягы – танылган як

Уңган кешеләр белән,

Агачтан ясалган бизәк,

Үрелгән җиһаз белән.

(Слайдта – бизәкле койма-капка, тәрәзәләр, үрелгән кәрҗин, йорт җиһазы. Өстәлдәге кул эшләнмәләрен тотып карау, аларның матурлыгын искәртү.)

Тәрбияче. Әйдәгез, санашып, шакмакны тагын тәгәрәтик. Балалар, болар нәрсәләр?

Балалар. Тамчылар.

Тәрбияче. Балалар, урамда – яз фасылы. Бу шакмак безне язгы тамчылар белән уйнарга чакыра. Әйдәгез, парлашып, түгәрәккә басыйк.

Физминутка. «Тамчы , там» уены уйнала.

Там, там, тамчы, там,

Тамганыңны яратам.

Тамган тамчыларга карап,

Мин җырларга яратам.

Тамчы тама, тамчы тама,

Тамчы тама түгелме?

Тамчы тамса, матур язлар

Килеп җитә түгелме?

Без уйныйбыз, уйныйбыз,

Якты көннән туймыйбыз.

Кулны кулга чаба-чаба

Көләбез дә җырлыйбыз.

Тәрбияче. Әйдәгез, шакмакны тагын бер тәгәрәтик. Бу нинди сан? Әйдәгез, саныйк?

Балалар. Өч.

Тәрбияче. Сафия , бу санны картадан тап әле. (Табып, әләмне элә.)

Тәрбияче. Балалар, бу – Балык бистәсе районы. Әдилә, бу район турында син нәрсә әйтә аласың.

Әдилә (Балык бистәсе районы турында шигырь сөйли).

Балык Бистәсе кызлары

Оста шәл бәйли, диләр.

«Сукыр тишек», «куш токмач»лап

Челтәрләп бизи диләр.

Тәрбияче. Шәлне нинди йоннан бәйлиләр?

Алсу. Мин беләм. Шәлне кәҗә мамыгыннан бәйлиләр.

Тәрбияче. Әйе, дөрес. Бу районда кызлар кәҗә йоныннан шәлләр бәйлиләр. Ә менә шәлгә ясалган бизәкләргә алар «сукыр тишек», «куш токмач» дип, кызык исемнәр биргәннәр. Ә шәлләр барысы да төрле-төрле булган. Бер-берсенә ошаган бизәкле шәлне табып булмый. (Слайд күрсәтелә, балалар өстәлдәге шәлләрне тотып карый.)

Тәрбияче. Шәлләр нинди?

Балалар. Матур, йомшак.

Тәрбияче. Балалар, картага карагыз әле, тагын нинди сан калды.

Балалар. Дүрт.

Тәрбияче. Бу – Арча районы. Альберт, бу район турында сөйләп үт әле.

Альберт (Арча районы турында шигырь сөйли).

Арча бабам алып килгән

Бизәкле, матур чана.

«Күңел җылымны салдым», – ди,

Кадерле миңа шуңа.

Тәрбияче. Карагыз әле, нинди матур чаналар! (Слайдта – Пошалым чаналары рәсемнәре.) Әйдәгез, дүрт саны астындагы өстәлне табыйк. Арча һөнәрчеләре тагын нәрсәләр ясый икән?

Тәрбияче. Болар нәрсәләр?

Балалар. Читекләр.

Тәрбияче. Читекләр күннән эшләнгән. Алар төрле орнаментлар белән бизәкләп ясалган. Артистларыбыз сәхнәләрдә читек киеп бии. Элек әби-бабайларыбыз да, читек киеп, кунакка йөргән. Ә көндәлек эшкә алар чабата кигәннәр.

(Слайдта  – бизәкле читекләр. Читекләрне тотып карау, матур икәнен, чын куннән ясалуын әйтү.)

Тәрбияче. Әйдәгез, без үзебез дә читекләргә бизәкләр төшерик әле. (Гамәли эш: читеккә кырып орнаментлар төшерү.)

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар, афәрин! Сез бит әле, оста биючеләр дә! Әйдәгез, биеп күрсәтик! («Чабата» биюен бип күрсәтәләр.)

Тәрбияче. Шуның белән  сәяхәтебез тәмам. Киләчәктә дә республикабыз районнарыбелән танышуыбызны дәвам итәрбез, Татарстанның барлык төбәкләрендә дә уңган, оста  кешеләр яши бит. Сезгә бүгенге сәяхәт ошадымы? Әйдәгез, читекләребезне алып, төркемдә күргәзмә оештырыйк.