Һава, су – яшәү чыганагы
№48
(Зурлар төркеме өчен шөгыль конспекты)
Алсу САФИУЛЛИНА,
Казандагы 369 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе
Бурычлар: балаларны суның төрле халәтләре белән таныштыру (тәме, исе, агымы, катуы, бозга әйләнүе); аның тирәлеккә ни өчен кирәген ачыклау; һава үзенчәлекләрен исбатлау.
Интеграцияләнгән белем бирү өлкәләре: кызыксыну, аңлау һәм сөйләм күренмәләрен үстерү; сүз байлыгына түбәндәге төшенчәләрне кертү: сыеклык, төссез, тәмсез (тәме юк), иссез, үтә күренмәле.
Эшчәнлекнең максаты. Тереклек өчен кирәк булган һава һәм суга карата сакчыл караш тәрбияләү.
Методик ысуллар: уен күрсәтү, әңгәмә, сөйләү, сорау, җавап.
Күрсәтмәлек: һава, су, җил (рәсемнәр).
Тәҗрибә өчен: савыт, су, шикәр комы, төсле буяулар, вак таш, әфлисун,
Аудиоязма: һава, җил, су тавышы.
Мультимедия техникасы: проектор, экран, ноутбук.
Индивидуаль эш: җөмләләрне дөрес итеп төзү өстендә эш; су белән эшләүне күрсәтү.
Сүзлек өстендә эш: сыеклык, төссез, тәмсез (тәме юк), иссез, үтә күренмәле.
Әти-әниләр белән эш: краннан су акканын, яңгыр яуганын, агачларның җилдә ничек чайкалганнарын күзәтү.
Алдан эшләнгән эш: шар, шикәр, вак ташлар, төсле буяулар белән тәҗрибә.
Планлаштырылган нәтиҗәләр: матур әдәбият әсәрләрен, шигырьләрен сөйли белә, тәрбияче сорауларына җавап бирә, тәҗрибә ясый белә, суның кулланышын аңлый белә.
Шөгыль барышы
Тәрбияче. (Балалар һәм кунаклар белән исәнләшә.) Ә хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, җавабын табарсыз микән? Игътибар белән тыңлагыз әле.
Агач бөгә, кулы юк,
Йөри торган юлы юк.
Ачуланса-сызгыра,
Тузаннарны туздыра. Нәрсә икән ул? (Җил)
Исе юк, төсе юк, аннан башка тормыш юк. Бу нәрсә? (Су)
Кулсыз-аяксыз, ә капканы ача? Ул нәрсә? (Җил)
Дөрес, балалар. Ә хәзер шөгылебезне башлыйбыз.
Кулына ике һава шары тотып, тәрбияче керә. Шарларның берсе зур итеп кабартылган, икенчесе шиңгән.
Тәрбияче. Шундый матур кыш көнендә бүген безнең янга ике һава шары очып килгән. Берсе – шундый зур, шат күңелле, ә икенче шар шундый кәефсез икән?
Балалар. Аның эчендә һава юк, ул шиңгән.
Тәрбияче. Һава шары түгәрәк һәм тыгыз булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Балалар. Шар тыгыз булсын өчен, аңа ныграк өрергә кирәк.
Тәрбияче. Ә без өреп кабартсак, аның эчендә нәрсә була?
Балалар. Һава.
Тәрбияче. Хәзер уч төпләрегезне авызыгызга якын китерегез дә, кулыгызга өрегез. Сез нәрсә сиздегез?
Балалар. Һава тавышын.
Тәрбияче. Балалар, әйдәгез тирән итеп сулыш алабыз да, борын-авызларыбызны каплыйбыз. (Балалар авызларын каплыйлар.) Балалар, суламыйча озак тора алмыйбыз, шулай бит? Әлбәттә, суламыйча торып булмый!
Димәк, һаваны сизеп була. Хәзер игътибар белән монда карагыз: мин өреп кабарткан шарны суга җибәрәм. Суда нәрсәләр барлыкка килде? Алар каян килделәр соң?
Балалар. Шар эченнән һава чыгып, куыклар барлыкка килде.
Тәрбияче. Бик дөрес. Хәзер тагын бер тәҗрибә ясап алабыз. Өстәл өстендә сулы стаканнар һәм көпшәләр тора. Аларны һәрберебез дә өреп карыйбыз. Нәрсә күрәбез?
Балалар. Куыклар чыга.
Тәрбияче. Әйе,куыклар чыга. Ә нәрсә соң ул куык?
Балалар. Һава.
Тәрбияче. Ә хәзер сезнең белән уен уйнап алабыз. Кара-каршы басып, бер-беребезгә шарлар бирешәбез.
(Балалар бер-берсенә һава шарлары ыргытып уйныйлар. Аннары өстәлләр артына утырып, кәгазьдән көймәләр ясыйлар.)
Тәрбияче. Хәзер үзебез ясаган көймәләрне табактагы су өстенә куябыз. Ләкин алар йөзсен өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?
Балалар. Көймәләргә өрергә кирәк.
Тәрбияче. Әйдәгез, өреп карагыз. Дөрестән дә, көймәләр йөзеп китте. Көймәләрне нәрсә йөртә соң?
Балалар. Без өргән һава.
Тәрбияче. Ә көймәләр тизерәк йөзсеннәр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?
Балалар. Катырак өрергә.
Тәрбияче. Балалар,ә хәзер кәгазь битләре алып, үзегезгә җилпеп карагыз. Нәрсә сиздегез?
Балалар. Җил.
Тәрбияче. Ул ничек барлыкка килә?
Балалар. Аны һава хәрәкәткә китерә.
Тәрбияче. Балалар, әйтегез әле: сез һаваны күрәсезме? Аның төсе нинди?
Балалар. Юк, без һаваны күрмибез. Ул төссез һәм күренми, әмма ул бөтен җирдә дә бар.
Тәрбияче. Ә исе , тәме бармы ул һаваның?
Балалар. Һаваның исе дә, тәме дә юк.
Тәрбияче. Дөрес, һаваның исе дә, тәме дә юк. Әмма һава безгә тирә-юньдәге исләрне сиздерә. Шуны исбатлау өчен, әйдәгез, әфлисун кабыгын изеп карыйбыз. (Балалар эшлиләр.) Нәрсә исе килә?
Балалар. Әфлисун исе.
Тәрбияче. Дөрес, балалар, һава әфлисун исен безнең борынга алып килә.
Балалар өстәл артларына утыралар. Алларында — сулы савытлар, вак ташлар, шикәр комы, төсле буяулар.
Тәрбияче. Ә хәзер карыйк әле. Суның тәме бармы икән, эчеп карыйк әле.
Балалар. Суның тәме юк.
Тәрбияче. Ә хәзер, балалар, шикәр комын алып, суга салып карагыз әле. Суның тәме нинди?
Балалар. Баллы.
Тәрбияче. Шулай, дөрес. Ә хәзер балалар, әйтегез әле миңа,суның тәме бармы?
Балалар. Юк.
Тәрбияче. Ә хәзер, балалар. Вак ташлар алып, суга салып карагыз әле. Алар нишли?
Балалар. Ташлар суда баталар.
Тәрбияче. Ни өчен?
Балалар.Таш судан авыррак.
Тәрбияче. Ни өчен шулай уйлыйсыз?
Балалар. Чөнки таш суда батты.
Тәрбияче. Ә хәзер буяуларны суга салып карыйбыз, су нинди төскә керде?
Балалар. Суның төсе үзгәрде.
Тәрбияче. Бик дөрес, буяулар салгач су төсен югалтты. Димәк, суга нинди дә булса җисемне салгач, су төсен югалта.
Ә ничек уйлыйсыз, кешегә һава ни өчен кирәк?
Балалар. Кешегә һава сулар өчен кирәк.
Тәрбияче. Балалар кемнәр һәм нәрсәләр һавасыз, сусыз тора алмый?
Балалар. Кешеләр сусыз, һавасыз яши алмый.
Хайваннарга да һава,су кирәк.
Үсемлекләр дә сусыз. Һавасыз үсми.
Кошлар, бөҗәкләр дә сусыз, һавасыз яши алмыйлар.
Тәрбияче. Шулай шул. Һава, су һәм җылылык (кояш) һәр тереклек иясенә бик кирәк. Алардан башка җирдә яшәү булмас иде. Балалар, без сезнең белән бүген бик күп нәрсәләр искә төшердек, тагын бер тапкыр кабатлыйк әле.
Балалар. Һава төссез, иссез була. Ул башка исләрне күчерүче генә.
Һава судан җиңел.
Һава кешеләргә, хайваннарга, үсемлекләргә кирәк.
Һавадан, судан, кояштан башка яшәп булмый.
Тәрбияче. Бик дөрес. Балалар без сезнең белән бик күп нәрсәләрне искә төшердек һәм яңа белемнәр алдык. Балалар, безнең шөгылебез тәмам, кунаклар белән саубуллашабыз да, группаларга кайтабыз.