Грамматика һәм лексика буенча коммуникатив ориентлаштырылган эш

№65

Гөлия ОДИНЦОВА,

Чаллыдагы 1 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Марина АЮКИНА,

Чаллыдагы 1 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Грамматик структураларны өйрәнү татар теленә укытуда төп урын алып тора, чөнки телнең төрле элементлар системасын һәм аларның үзара бәйләнешен күрергә мөмкинлек бирә. Яңа грамматик берәмлекләрне керткәндә, укучыларны аның формасына гына түгел, аның куллану әһәмиятенә дә игътибарларын җәлеп итәргә кирәклегенә басым ясарга кирәк. Укучылар, өйрәнә торган структураның коммуникатив функциясен һәм мәгънәсен аңласалар, аны сөйләмдә дөрес куллана алачаклар.

Яңа грамматик форманы биргәндә, укытучы укучылар белән түбәндәге сорауларга җавап табарга тиеш:

1. Бирелгән форма дөрес ясалганмы, яки искәрмәме?

2. Язуда кыенлыклар туамы?

3. Ул ничек әйтелә?

4. Бирелгән форма җөмләдәге сүзләр тәртибенә тәэсир итәме?

Укучыларның яшь үзенчәлекләренә, телне үзләштерүенә карап, укытучы, өйрәнелә торган форманы өйрәнү өчен, вакыт аралыгын билгеләргә тиеш. Әмма телне өйрәнә башлаучыларга, үзләштерү өчен, бер-ике кабатлау һәм соңыннан бу форманы сөйләмдә куллану да җитә.

Укучылар яңа грамматик функцияне аңларга тиеш. Башта сөйләмдә бердәнбер форманың мәгънәсе, функциясе бирелә. Соңыннан укучылар бу грамматик структураларның күп мәгънәләре барлыгын аңлаячаклар.

Яңа грамматик материалны кертү сәбәпләре укучыларның яшь үзенчәлекләреннән, аларның тел белү дәрәҗәсеннән тора. Кечкенә балаларда яңа форма турында фикер алышу кызыксыну уятмый. Шуның өчен укытучы, яңа тел моделе формасын керткәндә, күбрәк әкият, хикәя, җыр, уен һ.б. кулланырга тиеш.

Лексик-грамматик структура кертүнең ике төп ысулы бар:

1. Укытучы укучыларны яңа структура белән, предметларны күрсәтеп, яки аларның мәгънәсен мимика, жестлар ярдәмендә, тактада рәсем ясап таныштыра. Башта балалар укытучы эшен игътибар белән күзәтәләр, аннан соң бу модельнең яңгыравын тыңлыйлар, соңыннан бу модельне хор белән, ахырда индивидуаль кабатлыйлар. Эш башыннан ук дөрес әйтелешкә игътибар итәргә кирәк.

2. Аңлату өчен, укытучы текст, рәсемнәр, аудиоматериаллар куллана.

Яңа грамматик материалны дәреслек һәм аудиодиск белән берьюлы таныштыру ысуллары:

– ятлау өчен, кечкенә шигырьләр, җырлар, рифмалар кертү;

– дәреслектәге рәсемнәргә карап, аудиоязманы тыңлау (балалар, аудиодиск инструкцисен тыңлап, билгеле бер рәсемгә яки предметка күрсәтергә тиешләр.);

– аудиодиск инструкциясен тыңлап, һәр рәсемне җөмлә белән тоташтыру.

Тәкъдим ителгән яңа лексиканы ныгыту таләп ителә. Укучылар яңа структураларны аңларга, ятларга һәм дөрес кулланырга тиешләр.

Яңа материалны үзләштерү ысуллары төрле: механик, ныгыту күнегүләре, шәхси юнәлешле биремнәр. Мәсәлән, башлангыч сыйныф укучылары өчен төрле күнегүләр кулланырга мөмкин:

1. Материалны ныгытуны тиз темпта үткәрү. Укытучы беренче сүзне яки сүзтезмәне яңа модельдән бирә. Укучылар бу структураны бөтен килеш әйтергә тиешләр. Бу биремнең асылы: укучыларның игътибарын югалтмыйча, биремне тиз темпта башкару.

2. «Чылбыр» буенча эшләү. Беренче укучы икенчесенә мөрәҗәгать итә:

– Сәлам! Минем исемем Саша. Ә синең исемең ничек?

Икенчесе җавап бирә:

–Сәлам! Минем исемем Марина.

Һәм өченче укучыга мөрәҗәгать итә:

– Синең исемең ничек? һ.б.

Сыйныфтагы барлык укучылар да катнаша, һәрберсе чылбырның «буыны» була.

3. Парларда эш.

Укучылар парларда бер-берсенә сораулар бирәләр һәм аларга җавап кайтаралар. Бу вакытта укытучы, сыйныф буенча йөреп, укучыларны күзәтеп, аларның әйтелешенә, структураны аңлавына игътибар итә.

4. Шәхси юнәлешле биремнәр.

Укытучы укучыларга аларның тормышы, әйләнәсе турында сорау бирергә мөмкин. Җавапта алар өйрәнгән тел материалын кулланырга тиешләр.

Грамматик материалны телдә куллану өчен, укучылар бу модельдә куллана торган лексиканы белергә тиешләр. Укытучы башта лексиканы, аннары структураны кертергә тиеш була.

Укучыларның мөстәкыйль рәвештә грамматик кагыйдәләрне формалаштыруы грамматиканы аңлауга һәм истә калдыруга этәргеч ясый. Үтелгән материалны тикшерү өчен, укытучы тарафыннан, юнәлеш бирү өчен, сораулар кулланылырга мөмкин. Сораулар кыска һәм гади булса яхшырак. Аларның төп максаты – грамматик материалны аңлауны тикшерү. Шуның өчен җаваплар да «әйе», «юк» булырга мөмкин. Сорауның лексикасы һәм грамматикасы тикшерелә торган материалдан гадирәк булырга тиеш. Юнәлеш бирә торган сорауда өйрәнелә торган структураның булмавы киңәш ителә.

Укучылар контекстта грамматик форманы кулланырга өйрәнгәч, алдагы дәрес циклларында, өйрәнелгән материалга кайтып, аның ничек үзләштерелүен тикшерү мөһим. Тикшерү күнегүләр, тестлар, кабатлау биремнәре ярдәмендә оештырылырга мөмкин.

Укытучы УМКдагы төп лексиканы тиз арада кертеп ныгытырга тиеш. Телне өйрәнү вакытында, укучылар үзләренә аралашу өчен кирәк булган, яки хәтерләрендә калдырырга мөмкин булганнан күпкә артыграк сүзләр белән очрашалар.

Лексика актив һәм пассив була.

Актив лексика – лексик берәмлекләрнең туплануы. Балалар аларны белергә һәм тел эшчәнлегендә кулланырга тиешләр (сөйләшүдә һәм язуда).

Пассив лексика – укучылар бу лексиканы аудирование һәм уку вакытында аңларга, ләкин бу укыту этабында сөйләмдә һәрвакыт кулланмаска да мөмкин.

Яңа сүзләрне һәм сүзтезмәләрне кертү.

Укучылар сүзләрнең график һәм фонетик ягыннан, аннан соң аларның мәгънәсе һәм кулланышы ягыннан танышалар. Әгәр сүзнең мәгънәсен аңлауда кыенлыклар очраса, укытучы түбәндәге алымнарны куллана ала:

1. Контекстуаль аңлау:

– дәреслектәге рәсемнәр ярдәмендә;

– язуда һәм сөйләмдә рус теле белән охшашлык;

– башка фәннәр буенча белемнәре ярдәмендә;

– үзләренең уйлаулары;

– реаль предметларны күрсәтү;

– тактадагы рәсемнәр, мимика, жестлар ярдәмендә;

– яңа сүзләрнең контексттагы мәгънәләрен аңлату;

– тәрҗемә итү.

Яңа лексиканы ятлауны төрле кеше төрлечә башкара. Ләкин гомуми киңәшләр бар. Аларны үтәп, укучылар яңа лексиканы тизрәк һәм тирәнрәк үзләштерәчәкләр:

– яңа сүзләрне һәм сүзтезмәләрне махсус дәфтәрләргә-сүзлекләргә темалар буенча язу;

– яңа сүзләрне дискка язу һәм тыңлау;

– яңа сүзләрне җөмләләрдә язу;

– билгеле яңа сүзләрне сүзлек ярдәмендә язу;

– бер семантик төркем сүзләр өчен схемалар төзү.

Алдагы этапларда укытучы һәм укучылар авыр үзләштерелгән лексикага кире кайтарга һәм аның үзләштерелүен ешрак тикшерергә тиеш. Моннан тыш, укытучы кабатлауны, тиз темпта өйрәнелгән лексик материалны дәрес башында, яисә дәрес ахырында тикшерергә тиеш. Мәсәлән, дәрес башында, укучыларны командаларга бүлеп, бирем бирелә. Кем билгеле бер темага күбрәк сүз искә төшерер? Кайсы команда күбрәк дөрес җавап бирә, шул җиңә. Әгәр бу биремне даими рәвештә, элегрәк үткән сүзләр белән кабатласалар, укучылар актив лексиканы җиңелрәк, тизрәк истә калдырырлар.

Заманча коммуникатив ориентлашкан укыту укучыларны телне реаль тормышта кулланырга әзерли. Укытучы дәрескә күбрәк ситуатив күнегүләр планлаштыра, балаларның аралашуга омтылышларын хуплый.