Грамм

Грамм

(3 нче сыйныф өчен)

Алия СИПИЕВА,

Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге

2 нче гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Программа: перспектива.

Максаты: укучыларны масса берәмлеге – грамм белән таныштыру; эш итү алымнарын өйрәтү; тапкырлау һәм бүлү күнекмәләрен камилләштерү; логик фикерләү сәләтләрен үстерү; игътибарлылык, күзаллау, пөхтәлек тәрбияләү.

Дәрес барашы:

 –Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телим һәммәгезгә дә.

 

– Экрандагы сүзләрне укыгыз.

1. «Балачактан нәрсәгә өйрәнсәң, картлык көнеңдә шул сиңа кайтыр».

2. Бу нәрсә? (Мәкаль.)

3. Без балачактан нәрсәгә өйрәнәбез? (Белемгә.)

4. Сез аны ничек аңлыйсыз? (Балачакта нинди белем алырсың, нәрсәгә өйрәнерсең, шуның белән яшәрсең.)

5. Бүген без белем алуны дәвам итәрбез. Әлеге мәкаль сезгә бүгенге дәрестә булышсын, сезгә ышаныч һәм өйрәнергә теләк бирсен.

6. Ләкин яңа белем алу өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк? (Белгәннәрне кабатларга.)

– Әйдәгез, сезнең белән математик диктант ясап алыйк. Саннарны языгыз.

а) 8 йөз 5 дистә 3 берәмлек булган санны яз. (853)

2 йөз 7 берәмлек булган санны яз. (207)

6 йөз 4 дистә булган санны яз. (640)

– Иң кечкенә өчурынлы санны яз. (100)

– Иң зур өчурынлы санны яз. (999)

– Ә хәзер җавапларын тикшерик. (Математик диктантның җаваплары экранда чагылдырыла.)

б) 854, 249, 385, 704, 970, 608 саннарын үсә бару тәртибендә  язарга.

 – Укучылар, дөрес җаваплар белән танышыгыз, хаталарыгыз юкмы? 249, 385, 608, 704, 854, 970.   (Афәрин.)

 – Хәзер сорауга тиз генә җавап уйлагыз.

– Кайсы авыррак: 1кг мамыкмы яки 1кг кадакмы? (Тигез.)

– Каз 1 аякта басып торганда 3 кг,  2 аякта басып торганда ничә кг? (3кг)

–Имәннән 10 кг чикләвек, каеннан 15 кг бөре җыеп алганнар. Кайсы агачтан күбрәк орлык җыйганнар? (Каеннан.)

Яңа тема өстендә эшләү:

–  Укучылар, әйтелгән сорауларда нинди масса үлчәү берәмлеге искә алынды? (кг)

– Авырлыкны без  икенче төрле ничек дип атыйбыз? (Масса дип атыйбыз.)

– Массаны нинди үлчәү берәмлекләре ярдәмендә табалар? (Кг)

– Килограмм белән без таныш. Сез, балалар, килограммнан кечерәк үлчәү берәмлеге турында ишеткәнегез бармы?

–Бүген  сезнең белән яңа масса берәмлеге – грамм белән танышабыз.

101 нче биттәге кагыйдәне уку,  №1 эшләнә.

1 кг нан җиңелрәк әйберләрнең массаларын граммнар белән үлчиләр.

Бер килограммда 1000 грамм бар.

Грамм сүзен кыскартып, г дип язалар (хәрефтән соң нокта куелмый). Мәсәлән: 12г, 300г.

Укып китик.
1) Бер литр эшкәртелмәгән нефтьнең массасы 760 г була.
2) Вакуумлы төргәктә 200 г казылык бар.
3) Бер пачкада 250 г печенье.
4) Пакетта 80 г орлык.

– Хәзер үзебезне кибеттә дип хис итик. Үлчәү ярдәмендә конфетны үлчәргә кирәк.

–Үлчәү тәлинкәсендә конфет массасы нәрсәгә тигез? (1 кг)

–1кг гер кулланып, бер конфет массасын табып буламы?   Ничек үлчәрбез?

– Бу очракта безгә нинди үлчәү берәмлеге ярдәмгә килер? Килограммнан да кечерәк тагын нинди берәмлек бар? (Грамм)

1кг = 1000 г

–Укучылар, герләр төрле була. (Герләр күрсәтелә.) Мәсәлән: 1 г, 2 г, 5 г, 10 г, 20 г, 50 г, 100 г, 200 г, 500 г.

– Әйдәгез, герләр белән эш итеп алыйк әле:  8 г, 75 г, 250 г, 380 г, 900 г булсын өчен, нинди герләр һәм ничәшәрне алырга кирәк?

–Дөреслеген тикшереп чыгыгыз:

8 г=2 г+2 г+2 г+2 г

75 г=50 г+20 г+5 г

250 г=100 г+100 г+50 г

380 г=100 г+100 г+100 г+50 г+20 г+10 г

900 г=100 г+100 г+100 г+100 г+100 г+100 г+100 г+100 г+100 г (Афәрин.)

–Үлчәүләр дә күптөрле була. Аларны сез экранда күрә аласыз. (Төрле төрдәге үлчәү рәсемнәре күрсәтелә.)

–Элек әби-бабаларыбыз үлчәүне бизмән дип йөрткән.

–Укучылар, масса үлчәү берәмлеге – грамм белән танышып чыктык. Сезне дәреснең практик өлешендә көтеп калам.

2 нче (гамәли) өлеш

  • Масса үлчәү берәмлеге «грамм» дип аталган дәресебезнең  гамәли өлешен башлыйбыз.

1 нче бирем. Масса үлчәү берәмлекләрен кулланып, мәсьәлә  чишәргә кирәк (№3 102 б.).

Әни 400 г казылык, 250 г сыр һәм казылык белән сырдан 400 г га кимрәк эремчек сатып алган. Барлык әйберләрнең гомуми массасын тап.

      –Укучылар, хәзер дөрес җавап белән танышыгыз, хаталарыгыз юкмы? Мәсьәләнең кыскача шартын экранда күрә аласыз. Эремчекнең массасы 250 г, барлык әйберләрнең массасы 900 г.

Кыскача шарты:

Казылык – 400 г.        }

Сыр – 250 г.                                       | } ?

Эремчек– ?400 г га кимрәк____|

  • (400+250)-400=250 (г)

2) 400+250+250=900 (г)

Җавап: Барлык әйберләрнең гомуми массасы 900 грамм.

         2 нче бирем. Әлеге биремне эшләү өчен үлчәү берәмлекләрен искә төшерергә кирәк булачак.

–Граммнарда күрсәт:

а) 5 кг =   г;

б) 5 кг 20 г =  г;

в) 5 кг 2 г =  г.

– Граммнарны килограммнарда һәм граммнарда күрсәт:

г) 2 006 г =  кг  г;

д) 3 040 г =  кг  г.

           –Дөреслеген тикшерергә тәкъдим итәм:  

а) 5 кг = 5000 г;

б) 5 кг 20 г = 5020 г;

в) 5 кг 2 г = 5002 г.

г) 2 006 г = 2 кг 6 г;

д) 3 040 г = 3 кг 40 г.

 3 нче бирем. Масса үлчәү берәмлекләрен арту тәртибендә языгыз.

300 г, 1 кг,  57 г, 30 г, 2 кг, 610 г,  999 г

  • Әйдәгез, дөреслеген тикшерик. 30 г, 57 г, 300 г, 610 г, 999 г, 1 кг,  2 кг

 

Сезнең өчен соңгы, 4 нче бирем. Тест. Үлчәү берәмлекләре.

Тест эшләү.

  1. 1 килограммда:

а)100 г                               б) 500 г                               в) 1000 г

2. Килограммның унынчы өлеше күпме?

а)100 г               б)200 г                      в)400 г                     г)500 г

  1. Әни кибеттән 250 г каймак, аңа караганда 3 тапкыр күбрәк эремчек сатып алды. Эремчекнең массасы күпме?

а) 500 г              б) 750 г                           в) 1000 г

  1. 1 кг таш авырмы, әллә 1 кг мамыкмы?

а) мамык    б) таш     в) тигез

  1. Әтәч бер аягында басып торганда 2 кг авырлыкта, ике аягында басып торганда аның массасы күпме булыр?

а) 4 кг       б) 2 кг

–Тиз генә эшебезнең дөреслеген тикшерик.

  • Укучылар, бу дәрескә әзерләнгән биремнәр тәмам. Дәрес башындагы мәкальне искә төшерегез. «Балачактан нәрсәгә өйрәнсәң, картлык көнеңдә шул сиңа кайтыр». Бүген дәрестә яңа белем алгансыздыр, үзегезнең эшли белүегезне күрсәттегез. Алга таба сезгә уңышлар телим. Сау булыгыз!