Гомуми белем бирү оешмаларында финанс грамоталылыгын формалаштыру

№ 152

Фирая ӘХМӘТҖАНОВА,

Балык Бистәсе районы мәгариф бүлеге методисты

Укучыларны финанс яктан тәрбияләү – мәктәп педагогикасында чагыштырмача яңа юнәлеш. Чөнки финанс грамоталылыгы – глобаль социаль проблема. Финанс грамоталылыгы ул – финанс базарлары, аларның эшчәнлеге һәм аны җайга салу үзенчәлекләре, профессиональ катнашучылар һәм алар тәкъдим итә торган финанс инструментлары, продуктлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында белемнәр җыелмасы, аларны үз гамәлләренең нәтиҗәләрен аңлап һәм кабул ителә торган карарлар өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер булу белән куллана белү.

Финанс грамоталылыгын формалаштыруның төп максатлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1. Укучыларның тормыштагы үзгәрешләргә, шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларының һөнәри ориентациясенә һәм социаль адаптациясенә кирәкле финанс грамоталылыгының база дәрәҗәсен формалаштыру.

2. Икътисади фикерләү культурасын формалаштыру, конкрет икътисадый хәлләрне анализлауда тәҗрибә туплау.

3. Шәхси, иҗтимагый тормышта җаваплы финанс һәм икътисади карарлар кабул итүнең гамәли күнекмәләрен булдыру.

Җәмгыять белеме фәне буенча дәреслекләрне анализлап, V – IX сыйныфларда бу фәнне өйрәнү курсында, әлбәттә, «икътисад» темасына игътибар бирелә, әмма тиешле күләмдә түгел. Бигрәк тә хәзер, барлык гаммәви-мәгълүмат чараларында көн саен «ипотека», «банк проценты», «акция», «валюта курсы», «инфляция» терминнары яңгыраганда, кредитлар, ссудалар, кертемнәр күпчелек гражданнарның чынбарлыкка әверелгәнендә, күпчелек укучыларның базар икътисады законнары һәм мөмкинлекләре турында күзаллаулары юк.

Җәмгыять белеме дәресләрендә финанс грамоталылыгын формалаштыру буенча уку-укыту планы эшләнсә, укучыларның әлеге процессны оештыру өчен активлашуына ярдәм итүче темаларның һәм биремнәрнең эчтәлеген билгеләсәң, укучыларда формалаштырылган финанс грамоталылыгының әһәмиятен аңлау һәм кызыксыну барлыкка килер иде.

Дәресләрдә финанс грамоталылыгын формалаштыру өчен «икътисад» блогы буенча темалар практик әһәмияткә ия булырга һәм укытуның актив рәвешләре һәм методлары кулланылырга тиеш.

Мәктәптә финанс грамоталылыгын өйрәнү максаты – уку предметы белән берлектә гомумроссия тәңгәллеген, социаль җаваплылыкны, Россия Федерациясе Конституциясендә беркетелгән кыйммәтләргә тугрылыкны, шәхес үстерүгә, аның хокукый культурасының дәрәҗәсен күтәрүгә, закон һәм хокук тәртибен хөрмәт итүгә юнәлдерелүе мөһим, дип саныйм.