Гөмбәләр – безнең дуслар
№ 123
(Театрлаштырылган күренеш)
Зимфира ШАКИРҖАНОВА,
Сарман гимназиясенең башлангыч сыныфлар укытучысы
Максат. Балаларның ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләр турындагы белемнәрен киңәйтү, сөйләм телләрен, фикерләү сәләтләрен, хәтерләрен үстертү, урман байлыкларына сак караш тәрбияләү.
Катнашалар: Урман агае, Тиен малае, Ак гөмбә, Чын баллы гөмбә, Әтәч гөмбәсе, Майлы гөмбә – ашарга яраклы гөмбәләр, Ак томшык, Яшел томшык, Сары томшык, Кызыл чебен гөмбәсе, Ялган баллы гөмбә – агулы гөмбәләр, 1 нче бала, 2 нче бала.
Тамаша барышы
(Урман аланы.)
Урман агае. Балалар, менә сезгә табышмак. Кайсыгыз тапкыррак?
Утыралар урманда
Ап-ак эшләпә киеп.
Җилдә җилләтеп киптерә
Тиеннәр аны җыеп.
Балалар. Болар – гөмбәләр.
Урман агае. Булды, булды монысы. Мин тагын берне әйтәм, ә нәрсә икән монысы?
Гәүдәсе бар – җаны юк,
Эшләпәсе бар – башы юк.
Бар азыклар арасыннан
Җирән тиен малаена
Аннан тәмле азык юк.
Тиен малае. Беләм, гөмбә ич алар, уйлап торасы да юк.
Урман агае. Әйе, дөрес, балалар.
Сөйлим әле бүген сезгә
Мин гөмбәләр турында:
Яфрагы да, сабагы да,
Чәчәге булмаса да, гөмбәләр бик тиз үсәләр
Яхшы һава булганда.
Гөмбә шикәргә дә бай ул,
Аксымнарга, майларга,
В һәм Д витаминына,
Минераль тозларга да.
Тиен малае.
Мин яратам гөмбәләрнең
Агын, алын, майлысын.
Ә шулар арасыннан
Бигрәк тә баллысын.
Урман агае.
Алар була агулы да,
Бик сак булырга кирәк.
Гөмбәләрне җыйган чакта,
Зирәк булырга кирәк.
Тиен малае.
Бик яратам ак гөмбәне,
Кайда икән ул хәзер?
Минем белән шаярадыр,
Посып ятадыр, хәер.
Ак гөмбә.
Тиен улы, мин бит монда,
Нарат агачы төбендә.
Түм-түгәрәк эшләпәмне
Күрми торасыңмы әллә?
Тиен малае.
Гөмбәләрнең полковнигы –
Ак гөмбә, күрәм сине.
Беркайчан да җәберләмәм,
Йолкып алмам сине.
(Гөмбә янына бара, таба алмый.)
Әллә качып уйныйсыңмы,
Үчеклисеңме мине?
(Әллә каян Кызыл чебен гөмбәсе килеп чыга.)
Кызыл чебен гөмбәсе.
Нигә аны гына
Чын дус итәсең?
Кызыл чебен гөмбәсен
Гел чит итәсең?
Эшләпәм аныкыннан
Матуррак ич.
Тиен малае.
Син бар гөмбәләрдән дә
Агулырак ич.
Урман агае.
Һаман да агу чәчеп
Йөрисеңме әллә?
Пошилар азыгы ич син,
Белмисең әллә?
Кызыл чебен гөмбәсе.
Китәм, ләкин кызык итәм
Әле бер үзегезне.
Шул вакытта минем алда
Тыярсыз телегезне. (Китә.)
Тиен малае.
Нигә яратасың, ди бит
Гөмбәнең агын.
Берәр төрле этлек эшләп
Куймасын тагын.
Куркытты бит ак гөмбәне,
Инде югалттым. (Эзләп китәләр.)
(Балалар керә,гөмбә эзлиләр.)
1 нче бала. Күпме эзләсәк тә,
Таба алмыйбыз.
Әйдә, әнә тиеннәнрдән
Сорап карыйбыз.
(Алларында Ак томшык пәйда була, кырыйдарак – Яшел томшык, Сары томшык.)
Ак-томшык.
Нигә тиен, мин – биредә,
Шәп кенә эшләпәм дә.
Үзе ап-ак, үзе шома,
Кем мине начар дия?
Сез миңа бик ошадыгыз,
Булыгыз минем дусларым.
Яшел томшык, Сары томшык,
Бу минем туганнарым.
2 нче бала.
Бигрәк матур гөмбә,
Әйдәгез, әйлән-бәйлән
Уйныйбыз бергә.
(Балалар белән түгәрәктә уйныйлар, Чебен гөмбәсе дә килеп кушыла. Тиен малае Ак гөмбәне эзләп чыга.)
Тиен малае.
Кая булды бу Ак гөмбә,
Кемнән ул шул кадәр өркә?
(Агулы гөмбәләр белән уйнап яткан балаларны күрә.)
Тиен малае.
Сак булыгыз, уйнамагыз,
Алар – агулы гөмбә.
1 нче бала.
Абау, эчем бик авырта,
Никтер косасым килә.
2 нче бала.
Әйтәм аны бер дә юкка
Никтер әйләнә башым.
Агулы гөмбәләр.
Нәрсә йөрисең котыртып,
Безнең дусларыбызны?
Тиен малае.
Харап итәсез бит сез
Бу балаларны.
Нинди дуслар буласыз, ди,
Сез бит – агу капчыклары.
(Тиен малае балаларга су бирә.)
Агулы гөмбәләр.
Әйдә, киттек яхшы чакта,
Берәр хәйлә уйлашыйк та
Тагын килик без монда.
Бу дусларны берничек тә
Ярамый югалтырга. (Мыштым гына китәләр.)
1 нче бала.
Яхшылап өйрәнмәгәнбез
Бакчада гөмбәләрне,
Чак кына дуслар итмәдек
Без ялган гөмбәләрне.
2 нче бала.
Рәхмәт сиңа, тиен дускай,
Килеп җиттең вакытында.
Сөйләмәссеңме икән безгә
Дус гөмбәләр турында?
Тиен малае.
Урман агае бу эшкә
Бигрәк тә инде оста.
Әйдә, киттек, озын түгел,
Барыр юлыбыз кыска. (Китәләр.)
(Ак томшык үзенең дуслары белән эшләпәләре өстеннән чын гөмбә эшләпәләре киеп куйганнар, тотып-тотып карыйлар, мактанышалар.)
Ак томшык.
Хәзер безне берәрсе
Танып карасын.
Утыртырбыз әле акылга
Менә барысын.
Яшел томшык. (Көлеп.)
Ә тегеләр йоклап калды,
Мышылдап, тәмләп.
Ә уянгач, шаккатышып
Торырлар карап. Хи-хи-хи.
Ялган баллы гөмбә.
Дөрес эшләмәдек бугай,
Уф, авырта йөрәк тә.
Урлашу начар эш бит ул,
Ә алдашу бигрәк тә.
Ак томшык.
Ялган баллы гөмбә икәнен
Әллә онытып та җибәргән?
Син дә бездән ерак тормыйсың,
Агу белән тулган эшләпәң.
Ялган баллы гөмбә.
Нишләп әле алай дисең син,
Мине үзең белән тиңлисен?
Пошиларга, саесканнарга
Дару булам түгелме соң мин?
Китәм әле, китәм, оланнар,
Бәлки эзләп йөридер алар.
Эшләпәсен кире бирермен,
Чын баллы гөмбәдән
Гафу үтенермен.
(Калган агулы гөмбәләр күңел ачалар, бииләр. Урман агае балаларга сөйли-сөйли керә, алар белән Тиен малае да бар.)
Урман агае.
Менә, гөмбәләр монда –
Гөмбәлектә
Үсеп чыгалар алар бер тәүлектә.
Әмма гөмбәләрнең гомерләре бик кыска,
Алар өч-дүрт көн эчендә картая.
Карт булса да, алар белән
Җәнлекләр азыклана,
Авырулары дәва ала.
(Ак гөмбә Чын баллы гөмбә белән килеп керә. Артларыннан Майлы гөмбә, Әтәч гөмбәсе эшләпәсез керәләр.)
Чын баллы гөмбә. (Агулы гөмбәләргә карап.)
Әле сез мондамени?
Күңел ачасызмени?
Безне – чын гөмбәләрне
Зар елатасызмени?
Ак томшык.
Теге ялган баллы гөмбә
Эшләпәсен биргән бит.
Шушы Чын баллы гөмбәгә
Тәки серне чишкән бит!
Ак гөмбә.
Салыгыз эшләпәләрегезне,
Таләп итәм мин сездән!
Шулай итеп үч алмакчы
Булдыгызмы сез бездән?
1 нче бала.
Әле безнең белән дә сез
Дус булмакчы идегез.
Әллә инде бездән сез
Үч алмакчы идегез?
2 нче бала.
Ак гөмбәне тыңлагыз,
Әйдә, әйткәч, салыгыз!
Ак-томшык.
Дуслар булып булмады ла,
Ярар инде, алыгыз.
(Агулы гөмбәләр буйсынырга мәҗбүр булалар, икенче кат эшләпәләрен салып, Майлы гөмбәгә, Әтәч гөмбәсенә бирәләр.)
Әтәч гөмбәсе.
Әтәч гөмбәсен дустыгыз
Итәсегез килдеме әллә?
Кемнәрнедер агуларга
Исәп иттегезме әллә?
Майлы гөмбә.
Майлы гөмбәләрне дә
Таплый алмассыз әлегә.
Агулы гөмбәләр. (Пышылдашып.)
Болар бигрәк дуслар икән,
Китеп торыйк бер мәлгә.
Урман агае.
Алар табигать баласы,
Гафу итик, булмаса,
Алар да бит безнең кебек,
Яши шушы урманда.
Ак гөмбә.
Ә шулай да чуалмагыз,
Башка безнең арада!
Ак томшык.
Моннан ары дару булып,
Тугры хезмәт итәрбез.
Кешеләргә беркайчан да
Начарлык эшләмәбез.
(Башларын иеп китәләр.)
Урман агае, Тиен малае,чын гөмбәләр, балалар (барысы бергә).
Дуслык белән без көчле,
Шуңа күрә күңелле.
Дуслар агу йөртмәсен,
Дуслык җебен сүтмәсен.
Булмасын ул бер көнлек,
Дуслык булсын мәңгелек!
(Бергәләп бииләр.)