«Golden Autumn» – «Алтын көз»
Миләүшә ӘХМӘТГАЛИЕВА,
Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге
2 нче татар гимназиясе тәрбиячесе
Максат: балаларны инглиз телендә дөрес һәм аңлаешлы итеп сөйләшергә өйрәтү, сөйләмнәрен көзге табигатькә кагылышлы сүзләр исәбенә баету.
Бурычлар:
– Белем бирү бурычы: инглиз телендә «Көзге табигать», «Яшелчәләр» һәм «Төсләр» темасына кагылышлы сүзлек байлыгын арттыру, сүзләрне сөйләмдә куллануны камилләштерү.
–Үстерү бурычы: балаларның игътибарлылыгын, фикерләү сәләтен үстерү, сүз байлыгын арттыру, авазларның дөрес әйтелешен активлаштыру.
–Тәрбия бурычы: инглиз телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру; көзге табигатьнең матурлыгына соклана белү, күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияләү.
Методик алымнар һәм чаралар: сорау бирү, сүзле-хәрәкәтле уеннар, җырлар, мактау, бәяләү.
Җиһазлау: проектор, экран, презентация; яшел, кызыл, сары, көрән, кызгылт сары төсле яфраклар (биремнәр язылган), һава торышы сурәтләнгән рәсемнәр (яңгырлы, җилле һ.б.), «Autumn leaves» шигыренә – пиктограммалар, кәрзин, яшелчәләр, көз рәсеме, пиктограмма–табышмаклар.
Эшчәнлек барышы
- Оештыру мизгеле.
Тәрбияче. Балалар, безгә бүген кунаклар килгән. Әйдәгез, алар белән исәнләшик.
Балалар. Исәнмесез!
Тәрбияче. Now let’s say «Hello» in English.
Балалар. Hello! Nice to see you, everyone!
Hello! Nice to see you, everyone!
Hello to you! (3 р)
Hello to me!
Hello! Nice to see you, everyone!
- Сөйләм зарядкасы (Речевая зарядка.)
а) Хәлләр сорашу.
Тәрбияче. Балалар, бүген сезнең хәлләрегез ничек соң? How are you?
Балалар. I’m good! (Балалар баш бармакны күрсәтәләр.)
б) Һава торышы турында әңгәмә (рәсемнәр ярдәмендә).
Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, бүгенге һава торышы турында сөйләшеп алыйк әле. Let’s speak about weather.
–Is it sunny (raining, windy, etc) today?
–Yes, it’s sunny today.
–What season is it now?
–What is the weather like in autumn?
–It’s sunny (куллар өстә, кояш күрсәтәбез).
It’s windy (кулларны як-якка селкетәбез).
It’s cloudy (куллар өстә йодрык ясый).
It’s raining (бармаклар белән яңгыр яуганын күрсәтәбез).
It’s not cold (кулларны як-якка җәеп күрсәтәбез).
3. Оештырылган белем бирү эшчәнлегенең төп өлеше.
Тәрбияче. Very good! Children, let’s go to the autumn travelling, today we’ll go to Autumn Land. Әйдәгез, сәяхәтебезне башлыйбыз, без бүген серле көзге урманга барырбыз. Урман бездән бик еракта урнашкан, шуңа күрә анда төрле транспорт белән барырга кирәк. Сез әзерме, балалар? (Әйе.) Әйдәгез, машиналарга утырабыз һәм юлга кузгалабыз.
Балалар. We go by car,
We go by plane,
We go by boat,
We go by train.
We go by land,
And sea, and air.
We go, go, go
From here to there (Балалар төрле хәрәкәтләр ясап баралар.)
Тәрбияче. Менә көзге урманга килеп тә җиттек. Әйдәгез, урман аланында ял итеп, төрле уеннар уйнап алабыз. Балалар, карагыз әле, монда күпме яфраклар коелган. There are a lot of leaves on the ground. Яфраклар нинди төстә? What colour are the leaves? (Тәрбияче яфраклар күрсәтә, балалар төсләрен әйтәләр.)
Балалар. Red, orange, yellow, green and brown.
Тәрбияче. Farida, count the red leaves, how many red leaves are there? Give me the
red leaves. (Барлык яфракларны балалар белән санап җыябыз.)
Тәрбияче. Балалар, без яфраклар турында шигырь дә өйрәндек, әйдәгез шигырьне сөйләп күрсәтик (пиктограммалар ярдәмендә).
Балалар. Yellow, red, green and brown
See the little leaves come down.
Dancing, dancing in the breeze,
Falling, falling from the trees.
Тәрбияче. Good for you! Ә хәзер, әйдәгез, көзге яфраклар турында җыр җырлап бераз ял итеп алыйк. Let’s have a rest. (Ял итү минуты.)
Җыр: «Autumn Leaves»
Autumn leaves are falling,
Falling to the ground.
Autumn leaves are falling
Yellow, red and brown.
Falling, falling
Falling to the ground.
Falling, falling
Yellow, red and brown.
Pick them up and gather
In a pretty bunch.
Autumn leaves are falling
In the parks they crunch.
Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Well done! Белгәнегезчә, көз яшелчә һәм җиләк-җимешкә дә бай. Минем дә кәрзинемдә төрле-төрле яшелчәләр бар. Әйтегез әле, сез яшелчәләр яратасызмы? (Тәрбияче һәр бала янына килә, балалар кәрзиннән үзләре яраткан яшелчәне алып күрсәтәләр.)
Уен: «What vegetable do you like?»
Тәрбияче. What vegetable do you like?
Балалар. I like a carrot. (cucumber, onion, tomato, etc.)
Тәрбияче. Very good! Ә хәзер мин сезне сынап карыйм, мин сезгә яшелчәләр турында табышмаклар әйтәм.
Табышмаклар.
- It is green and big. (cabbage)
- It is brown and round. (potato)
- You cry when you cook it. (onion)
- It is green and long. (cucumber)
- It is red and round. (tomato)
- It is orange and very big and round. (pumpkin)
Тәрбияче. Балалар, шуның белән безнең көзге сәяхәтебез ахырына якынлашты. Без сезнең белән көз турында сөйләштек, төрле төсле яфраклар белән уйнадык, шигырьләр сөйләдек, көзге матурлыкка карап сокландык. Ә хәзер әйдәгез, кунаклар белән саубуллашыйк.
Балалар. Clap your hands,
Jump up high.
Wave your hands,
And say «Good–bye!»
