Гимназиядә «Әтиләр клубы»

№64

Гүзәлия МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Әлмәттәге Р.Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары

 

Яңа ел якынлаша. Ел азагында, артка борылып карап, нәтиҗә ясарга яратабыз. Тарихка күз салсак, Әлмәт шәһәре башкарма комитеты һәм район мәгариф идарәсенең милли белем һәм тәрбия бүлеге белән берлектә 2014 елның 29 нчы ноябрендә шәһәр күләмендә ата-аналар конференциясе үткәрелгән иде. Конференциядә ата кешене тәрбия эшенә тарту фикере яңгырады. Ризаэддин Фәхреддин исемен йөрткән гимназия, билгеле, бу фикерне хуплап чыкты. Гимназия директоры Ф.Вәлиуллина җитәкчелегендә, шул ук елның декабрендә гимназиядә әтиләр конференциясе узды. Гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Г.Мөхәммәтҗанова, тарих укытучысы Р.Кадыйров, инглиз теле укытучысы Ә.Шәмсуллин ата кешенең бала тәрбияләүдәге роле турында чыгыш ясадылар. Бигрәк тә әтиләр Г. Гаптелхакова, М.Габидуллиналар җитәкләгән «Салават күпере», «Өмет» театр студияләре чыгышын җылы кабул иттеләр. Әлмәт районы һәм шәһәре могтәсибәте җитәкчесе Ф.Әхмәтҗанов «Әтиләр клубы» оештыру тәкъдиме белән чыкты. Конференция резолюция кабул итү белән тәмамланды. Резолюциягә телебезне саклау, ир-егетләр, малайлар арасында бәйгеләр үткәрү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, тәрбия эшенә аталарны җәлеп итү кебек зур кыйммәткә ия булган чаралар теркәлде.

Бу бик кызыклы һәм җаваплы эш әтиләрне тиз арада җәлеп итте. Ел дәвамында үткәрелгән барлык чарада, һәр гаилә көченнән килгәнчә катнашып, балаларның тормышын тагын да тулыландырды. 2015 елның декабрендә «Әтиләр көне» узды. Чара, спорт яратучы һәр гаилә башлыгына, үзен төрле спорт өлкәсендә сынап карарга мөмкинлек бирде. Шашка, шахмат ярышлары, ераклыкка сикерү, волейбол, эстафеталар, гер күтәрү, йөзү кебек спорт төрләрендә әтиләр, бабайлар үз осталыкларын күрсәтте. Ата кешенең сәламәт яшәү рәвешен үрнәк итеп куюы, баласына бик үтемле тәрбия булды.

2016 нчы елны, Ватанны саклаучылар көне якынлашканда «Әтиләр клубы» җитәкчесе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов «Предмет викторинасы» үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Гимназия җитәкчелеге, укытучылар, сыйныф җитәкчеләре чарага ныклап әзерләнде. Ныклы белеме булган укучы тәрбияләү – көн үзәгендә торган мәсьәлә. «Әтиләр көне»ндә физик ныклык күрсәтсәләр, бу чарада математика, татар теле, тарих, инглиз теле фәннәреннән белемнәрен сынады әтиләр. Барлыгы дүрт команда катнашты. Җиңүче команда сыйныфы принтерга ия булды. Калганнар да бүләксез калмады. Укучылар әтиләр хөрмәтенә җырлар, шигырьләр башкардылар, театр сәнгате аша әхлак проблемаларын күтәрделәр.

Сыйныф җитәкчеләре, әтиләрне генә чакырып, сыйныфта ата-аналар җыелышлары үткәрүнең отышлы алым булуын билгеләп үттеләр. Бүгенге көндә ата-аналар җыелышларына әниләрнең йөрүе беркемгә дә сер түгел. Аналар балаларын мактауны бик сөенеп кабул итсәләр дә, кимчелекләрен әтиләре алдында сөйләүне хуп күрмиләр, үзара хәл итү ягын карыйлар. Ата кешенең ныклы сүзе, таләпчәнлеге, кайбер тәрбия мәсьәләләрен бик тиз чишеп куя.

«Киләчәккә нигез гаиләдә салына», ди безнең халык. 2016 елның 30 сентябрендә гимназиябездә «Гаилә кыйммәтләрен, рухи-әхлакый традицияләрне саклау» дигән темага «Гаиләләр фестивале» узды. Анда катнашкан һәр гаилә үзенең ничек яшәвен, кул эшләрен, һөнәрләрен тәкъдим итте. Гаиләләр өчен очрашу, бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге дә туды. Фестиваль гаилә кыйммәтләрен саклау үрнәкләрен, гаиләдә хезмәттәшлек тудыру юлларын күрсәтте.

Киләчәктә бу эш дәвамлы һәм нәтиҗәле булыр, дип ышанам.