Гимназистлыкка багышлау   

№ 197

(1 нче сыйныф укучылары өчен кичә)

Гөлнур ГАБДЕЛХАКОВА,

Әлмәттәге Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиянең I квалификация категорияле өстәмә белем бирү педагогы

Максат:

– 1 нче сыйныфларны гимназия шәкертләре итеп кабул итү;

– укучыларны гимназиянең традицион бәйрәме белән таныштыру;

– укучыларда укуга карата уңай йогынты тәрбияләү;

– татар халкының биюләренә, җырларына мәхәббәт тәрбияләү;

– әти-әниләрне гимназия тормышы белән кызыксындыру.

Кичә барышы

(Зал бәйрәмчә бизәлгән. Бәйрәм залында кунаклар, әти-әниләр. Россия һәм Татарстан гимннары яңгырый. Сәхнәгә алып баручы чыга.)

Алып баручы. Хәерле көн хөрмәтле кунаклар, кадерле әти-әниләр! Быел да гимназиябезгә зарыгып көткән «Багышлау» бәйрәме килде. Нәни шәкертләребез – беренче сыйныф укучыларын бәйрәм залына чакырабыз. («Өйрәтәләр мәктәпләрдә» көенә 1нче сыйныфлар бәйрәм залына үтә.)

Алып баручы.

Шул җәһәттән чын күңелдән

Куанып шатланасың.

«Ачык», – диеп, игълан итик

«Багышлау» тантанасын!

(«Ялкын» бию төркеме чыгышы.)

Алып баручы.

Хәерле сәгатьтә, дуслар,

Без бәйрәмне башлыйбыз.

Әйдәгез, беренчеләрне

Тагын бер алкышлыйбыз!

(Музыка уйный, беренче сыйныфлар кул чаба.)

Алып баручы.

Алар күп – утыздан артык,

Шуның өчендер менә,

Бер-ике ярдәм итүче

Кирәк буладыр миңа.

Я, кайсыгыз булышыр икән?

(Залдан әби керә, аның белән Акбай Һәм Тәмлетамак керә.)

Әби. Үзем булышсам, ярыймы? Гимназияне дә күптәннән беләм. Биредә өч оныгым укый.

Акбай. Әбекәй, безнең дә ярдәм итәсебез килә.

Тәмлетамак. Мин, мин барын да булдырам.

Әби. Белмим шул, маэмаем, песекәем, каршы килмәсләр микән. Оланнар сез ризамы?

Тәмлетамак. Мин, мин бии дә беләм, җырлый да, мырлый да беләм. Барысын да булдырам.

Акбай. Һи, мактанчык…

Тәмлетамак. Юк шул, карап торыгыз! (Тәмлетамак бии.)

Алып баручы. Алай булгач, рәхим итегез!

Әби. Рәхмәт, балалар, рәхмәт. кызым.

Алып баручы.

Гимназия шәкерте булу өчен

Шушы күпер аша үтәсе.

Түрдә – тәхет, ә тәхеттә –

Белем иленең Алиһәсе!

(Музыка. Фәрештәләр  Белем Алиһәсен алып керә.)

Алиһә.

Бик күп еллар шулай дулкынланып,

Күпләр үтте белем күперен.

Беренчегә килгән шәкертләрне

Үткәрербез аннан без бүген.

Тик башта сынау узасы булыр. Әйдәгез, бергәләшеп, без сынауны башлыйбыз.

Әби. Үзем башласам, ярармы икән?

Алиһә. Рәхим итегез!

Әби. Гимназиягә килгән укучылар ни эшли белә икән? Туган телләрендә сөйли, җырлый беләләрме икән?

Тәмлетамак. Ә бии беләләрме икән?

Акбай. Кайсыгыз беренче башлый?

Алиһә.

Иң беренче «А» килә,

Барын да белеп килә.

Алар бүген шуңа күрә

Үтәрләр җырлап һәм биеп кенә.

(1нче «А» сыйныфы чыгышы. Татар халык биюе «Шома бас»,  «Әйлән-бәйлән» җыры (Р.Миңнуллин сүзләре, Ф.Әбүбәкеров көе)

 

Әби.

Бәрәкалла, машалла,

Сынау әйбәт башлана.

Бу укучыларның чыгышлары

Үрнәк булсын башкага.

Алиһә.

«А» дан соң «Б» килә,

Алар да белеп килә.

Тәмлетамак. Димәк, үтәрләр җырлап һәм биеп кенә.

(1нче «Б» сыйныфы чыгышы. Татар халык биюе «Су юлы», Хәрефле шакмаклар» җыры (Г.Садә сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе).

 Әби. Булдырдыгыз, балалар, бик тә уңгансыз, балалар!

Алиһә. Инде «Белем күпере»ннән сез үтәрсез, балалар!

(«Гимназия гимны» (К.Булатова сүзләре, Р.Сәгъдиева көе) яңгырый. Укучылар берәм-берәм белем күпереннән уза.)

Алып баручы. Гимназия шәкерте булу өчен гимназиягә килгән һәр укучы гимназия каршында ант итәргә тиеш. Хөрмәтле укучылар! Сез ант итәргә әзерме?

Укучылар. Әйе!

Алып баручы.

Ныклы белем алырга.

Бик тырышып укырга

Укучылар. Ант итәбез!

Алып бручы.

«4» кә, «5» кә укырга

Дуслык кадерен белергә

Укучылар. Ант итәбез!

Алып баручы.

Туган илнең лаеклы,

Киләчәге булырга

Укучылар. Ант итәбез! Ант итәбез! Ант итәбез!

Алып баручы.

Инде хәзер шәкертләргә

Таныклыклар бирергә

Гимназия директорын

Чакырабыз бирегә.

(Гимназия директорының бәйрәм котлавы.)

Алып баручы. Нәни шәкертләребезне гимназия укучылары котлый. («Сәйлән» җыр төркеме башкаруында («Балачагым»җыры (Р.Вәлиева сүзләре Э.Хәмәтнурова көе), «Юлдаш» бию төркеме чыгышы (татар халык биюе «Милли бизәкләр».) Әти-әниләр, кунаклар котлавы.)

Алып баручы. Бәйрәмебезне барыбыз да бергәләп бөек шагыйребезнең «Туган тел» җыры белән тәмамлыйбыз. («Туган тел» җыры (Г.Тукай сүзләре, халык көе) башкарыла.)

Алып баручы. Хөрмәтле нәни шәкертләребез! Без сезне гимназистлар булуыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Уңышлар сезгә! Без сезне алкышлар белән сыйныфларыгызга озатабыз. (Укучылар алкышлар астында залдан чыга.)