Гимназистка кабул итү тантанасы

№ 108

Миләүшә АГРАПОВА, Алсу ХАФИЗОВА,

Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының педагог-оештыручылары

Максат. Укучыларны гимназистлыкка кабул итү, гимназист кагыйдәләрен аңлату, укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү.

Җиһазлау. Татарстан байрагы, «Һәр көнне изгелек кыл!», «Без һәрвакыт әзер!»  дигәнплакатлар, гимназистларның күкрәк билгесе, ноутбук, магнитофон язмасы, презентацияләр.

Кичә барышы

I. Кереш өлеш

Укучылар тантаналы линейкага тезелә. Гимназия гимны яңгырый. Татарстан байрагы тоткан өлкән сыйныф укучысы тантаналы рәвештә уртага кереп баса. Гимназистлыкка кабул ителүче V сыйныф укучыларын, әйдәманнар җитәктәп,  линейкага алып керәләр.

II. Төп өлеш

Педагог-оештыручы. Кадерле укучылар! Бүген без сезнең белән бик зур бәйрәмгә җыелдык.

Гимназия президенты. Исәнмесез! Кәефләрегез ничек?

Укучылар. Шәп!

Педагог-оештыручы. Якты көннәр теләп, бүгенге тантаналы линейкабызны ачып җибәрәбез! (Гимназия укучыларының сөрәне.)

Педагог-оештыручы.

Туп-туры карап күзгә,

Әйтегез әле безгә,

Кайда яши йолдызлар –

Сәләтле егет-кызлар?!

Укучылар.

Монда һәркем җиңүче,

Уңышка омтылучы!

Педагог-оештыручы. Иң булган һәм иң уңган –

Укучылар. Барсы бергә җыелган!

Педагог-оештыручы. Бу мәктәп сезгә таныш –

Укучылар. Бу – Актаныштагы гимназия!

Педагог-оештыручы. Кадерле кунаклар! Бүген бездә икеләтә бәйрәм! Без бүген V сыйныф укучыларын гимназистлыкка кабул итәбез. (Гимназия гимны яңгырый.)

1 нче укучы.

Гимназиягә килдек без,

Бастык бердәм сафларга!

Милләтебезне якларга,

Туган телне сакларга!

2 нче укучы.

Тарихлар кичкән бабайлар

Авыр юллар үткәннәр,

Безгә дәвам килер дип,

Алар безне көткәннәр!

3 нче укучы.

Югалтмыйк рухи мирасны –

Бөек асыл затларны,

Килер татар бәхетенең

Чәчәк атар чаклары!

4 нче укучы.

Ышаныгыз, әти-әни!

Ышансын милләттәшләр!

Улларыгыз, кызларыгыз

Уфтанырлык итмәсләр!

5 нче укучы.

Сүз бирәмен: вәгъдә – иман.

Иманым камил,

Тугры калырмын гомергә,

Шушы сафка мин!

Гимназистлар анты. (Гимназистлыкка кабул ителүче балалар бергә кабатлыйлар.)

Туган Татарстаныбызны чын күңелдән яратырбыз!

Белем нигезләрен тирәнтен үзләштерербез!

Үзебездән олыларны һәм кечеләрне ихтирам итәрбез!

Гимназиянең эчке тәртип кагыйдәләрен төгәл үтәрбез!

(Һәрбер бала, алга чыгып, байракны  үбә.)

6 нчы укучы.

Без – тынычлык балалары,

Туган телдә укып үскәбез.

Безнең дуслык – югалтмаслык дуслык,

Гасырларны бергә кичәбез!

Гимназия президенты. Безнең гимназия законнары белән һәммәгез дә танышмы? (Законнар укыла.)

1 нче закон. Гимназист республикасына булыша.

2 нче закон. Гимназист дөреслек, хаклык өчен кыю тора.

3 нче закон. Гимнаист – тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, беркемне дә авырлыкларда ялгыз калдырмый.

4 нче закон. Гимназист күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла.

5 нче закон. Гимназист табигатьне, туган ягын, мәдәниятне уяу саклый.

Педагог-оештыручы. Ә хәзер сүзне гимназия директоры Рүзилә Илдар кызы Гариповага бирәбез. (Директор котлавы. «Хөррият» җыры (Р.Шәйхиева сүзләре, Р.Ахиярова көе) яңгырый. XI сыйныф укучылары керә.)

XI сыйныф укучысы. Кадерле укучылар, без унберенче ел гимназиядә укыйбыз, тик беркайчан да гимназист исеменә тап төшермәдек. Без сезне бүгеннән үз канатыбыз астына алабыз. Сезгә нинди генә ярдәм кирәк булса да, без …

Барысы бергә. Һәрвакыт әзер!

(Гимназистларның күкрәкләренә значок тагалар.)

Гимназистлар. Рәхмәт! Сезнең йөзегезгә кызыллык китермәбез, сезгә лаеклы алмаш булып үсәрбез!

Педагог-оештыручы. Безнең оешманың максаты – кешеләрдә, әйләнә-тирә мохиткә карата шәфкатьлелек уяту, табигатьне саклау, туган ягыбыз белән танышу, ялыбызны бергәләп күңелле итеп оештыру. Гимназистлар һәрвакыт эзләнүдә, юлда, хәрәкәттә. Алар – үзләре өчен яңа дөнья ачучылар, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнүчеләр, кызыксынучылар, тирә-якны күзәтүчеләр. Алар – яшь разведчиклар, туган як серләрен, аның җир асты байлыкларын, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүчеләр, тикшерүчеләр. Алар – үзләреннән алдагы буыннарның бар байлыгын, туган җирен, гореф-гадәтләрен һәм республикабызда яшәүче башка халыкларның милли традицияләрен мирас итеп алучы яшь гражданнар. Сезне, балалар, үзебезнең арага кабул итеп алуыбызга без бик шат!

Икенче өлеш

(Гимназистларны сынау максатыннан укучылар дүрт төркемгә бүленә.)

1 нче бирем. Һәр команда үзенә исем сайлый.

2нче бирем. Сорау-җавап уены.

1 нче командага. Татарстан Президенты кем?

2 нче командага. Татарстан флагында ничә төс бар? Төсләр ни турында сөйли?

3 нче командага. Безнең Актаныш районы территориясе буйлап нинди елгалар ага?

4 нче командага. Гимназиябез ничәнче елны төзелгән?

3нче бирем. Һәр командадан биш укучы гимназист сүзеннән яңа сүзләр уйлап таба.

4нче бирем. Күзне бәйләп, һәр командадан бер укучы чыга, гимназия рәсеме ясый.

Педагог-оештыручы. Кадерле гимназистлар, сез бүгеннән башлап безнең чын гимназистларыбыз булдыгыз. Сезне төрле яктан сынап карадык. Сез, барлык баскычларны үтеп, гимназист статусын алдыгыз. Өметләребезне аклап, «Ялкын» иҗтимагый балалар оешмасында гадел, намуслы эш башкарып, гимназия данын күтүрерсез дигән ышаныч белән сезне сыйныфларга озатабыз!

Гимназия президенты. Сезгә нинди ярдәм кирәк булса да, без ярдәмгә килергә, белмәгән эшләрне өйрәтергә әзербез!

Гимназистлар.

Сезнең ышанычны акларбыз!

– Туган Татарстаныбызны чын күңелдән яратырбыз!

– Белем нигезләрен тирәнтен үзләштерербез!

– Үзебездән олыларны һәм кечеләрне ихтирам итәрбез!

– Гимназиянең эчке тәртип кагыйдәләрен төгәл үтәрбез!

– Туган Татарстаныбызны чын күңелдән яратырбыз!

– Белем нигезләрен тирәнтен үзләштерербез!

– Үзебездән олыларны һәм кечеләрне ихтирам итәрбез!

– Гимназиянең эчке тәртип кагыйдәләрен төгәл үтәрбез!