Географиядән «Тамчы-шоу» интеллектуаль уены

№ 126

Фидүс ГЫЙЛЬФАНОВ,

Актаныш районы Яңа Әлем төп мәктәбенең I квалификация категорияле география укытучысы

Дәрестән тыш вакытларда укучыларның география фәне белән кызыксынуларын арттыру өчен төрле чаралар үткәрергә мөмкин. Шундыйларның берсе – «Тамчы-шоу» интеллектуаль уены. Әлеге уенда VIII – IX сыйныф укучыларыннан ике команда төзелә, һәм алтышар укучы уенда катнашу хокукы ала. Һәр команда үзенә исем, девиз сайлый, капитаннар билгеләнә. Уен өч турдан тора. Һәрбер турдан соң музыкаль пауза игълан ителә. Һәр командага сораулар экранда күрсәтелә.

I тур. Командаларга унар сорау тәкъдим ителә. Һәр дөрес җавап өчен  1 балл куела.

VIII сыйныф өчен сораулар:

1. Дөньядагы иң зур утрау. (Гренландия)

2. Океан суы ничә градус температурада туңа? (-2º С)

3. Анд таулары кайсы материкта урнашкан? (Көньяк Америка)

4. Чагыштырма биеклекне үлчәү приборы. (Нивелир)

5. Иң озын параллель. (Экватор)

6. Дөнья тирәли беренче тапкыр сәяхәт ясаган, Җирнең шар рәвешендә икәнен дәлилләгән бөек сәяхәтче. (Фернан Магеллан)

7. География фәненә исем биргән галим. (Эратосфен)

8. Көньяк полюсны беренче тапкыр кем билгеләгән? (Р.Амундсен)

9. Океанның коры җир эченә бик нык кереп торган өлеше ничек атала? (Култык)

10. Амман шәһәре кайсы илнең башкаласы? (Иордания)

IX сыйныф өчен сораулар:

1. Африка материгы янындагы иң зур утрау? (Мадагаскар)

2. Көньяк Америка белән Төньяк Американы нинди канал аерып тора? (Панама)

3. Япониянең башкаласы Токио нинди утрауга урнашкан? (Хонсю)

4. Җир өстенә агып чыккан магма ничек дип атала? (Лава)

5. Җирнең каты сүрүен ничек атыйлар? (Литосфера)

6. Беренче глобусны кем төзегән? (Немец географы М.Бехайм)

7. Иң кечкенә кешеләр кайда яши? (Пигмейлар Африкада яши.)

8. Төньяк ярымшардагы иң салкын урын. (Оймякон, -71º С)

9. Бразилиядә дәүләт теле нинди? (Португал теле)

10.Төньяк Америкадагы милли парк ничек атала? (Йеллоустон)

II тур

VIII сыйныф өчен сораулар:

1. Анд таулары нинди файдалы казылмага бай? (Бакыр)

2. Гаять зур дулкыннарны ничек атыйлар? (Цунами)

3. Суда йөзеп йөрүче боз тавы. (Айсберг)

4. Туфракның органик матдәсе. (Гумус)

5. Җир шарындагы иң кыйммәтле минерал. (Су)

6. Төньяк Америкада киң таралган ылыслы  агач. (Секвойя)

7. Россиянең иң зур утравы. (Сахалин)

8. «Бабай бүреге йөз ямау» табышмагы нәрсә турында? (Глобус)

9. Австралиядәге иң зур күл. (Эйр)

10. Пиранья дигән балык кайсы елгада очрый? (Амазонкада)

IX сыйныф өчен сораулар:

1. Австралия материгында үсә торган кактус. (Опунция)

2. Җир шарындагы иң зур чүл. (Сахара)

3. Утраулар төркемен ничек атыйлар? (Архипелаг)

4. Дөньядагы иң биек тау түбәсе. (Һималай тауларындагы Джомолунгма түбәсе, 8848 м)

5. Беренче географик карта кайчан ясалган? (Б.э.к 2 мең ел элек  балчык  тактага  ясалган.)

6. Планетада иң зур, иң көчле елан кайсы материкта яши, исеме  ничек? (Көньяк Америкада яшәүче анаконда еланының озынлыгы – 12 м.)

7. Кайсы дәүләт гербында тәвә кошы, көнгерә, эвкалипт яфраклары сурәтләнгән? (Австралия Союзы гербында)

8. Су алласы исемен йөртүче планета. (Нептун)

9. Нәрсәне урыныннан күчереп булмый? (Җир  планетасын)

10. Австралиядәге кайсы хайван бер дә су эчмичә яши ала? (Коала аюы эвкалипт яфракларындагы су исәбенә туенып тора.)

III тур – «Белемле булуга ни җитә?!»

Бу турда капитаннар көч сынаша. Һәр капитанга унар мәкальнең баштагы өлеше әйтелә, ә калган өлешен капитаннар үзләре әйтеп бетерергә тиеш. Дөрес җавап  өчен 1 балл куела.

1. Алтын җирдән табыла,  … (белем – китаптан).

2. Бай булмасаң да … (гыйлем-һөнәргә сай булма).

3. Байлык бозга язган, … (белем ташка язган).

4. Белем – бәхет  ачкычы, … (дәрәҗәнең баскычы).

5. Белемне алу – суганнан  ачы, … (азагы – балдан татлы).

6. Белмәгәнне сорауның … (ояты юк).

7. Белмәү – бер  гаеп, … (белергә тырышмау – ун гаеп).

8. Бәхетне юлдан эзләмә, … (белемнән эзлә).

9. Галим үләр – сүзе калыр, … (йөргән җирендә эзе калыр).

10. Гыйлемлелекнең тамыры ачы булса да, … (җимеше татлы).

11. Кешенең очар канаты … (белем була).

12. Кием – тәннең, … (гыйлем – күңелнең  зиннәте).

13. Китап – бер нәселнең … (икенче нәселгә калдырган мирасы).

14. Күп беләсе килгән кеше … (күп йокламый).

15. Мәктәп юлы – … (җәннәт юлы).

16. Наданлык – … (бәхет юлында киртә).

17. Тирәнлек – диңгездә, … (зирәклек – гыйлемдә).

18. Алтын җирдән табыла, … (акыл – китаптан).

19. Китап – … (тормыш көзгесе).

20. Китап укысаң, белемең артыр, … (укымасаң, белгәнең дә онытылыр).

Уен ахырында җиңүче команда һәм уенчылар билгеләнә. Жюри аларга истәлекле бүләкләр һәм Мактау кәгазьләре тапшыра.