Гасыйм Лотфиның «Песнәк белән Әнисә» хикәясен өйрәнү

№ 135

(IV сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбияты дәресе)

Гөлшат ЯРУЛЛИНА,

 Аксубайдагы 2 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– укучыларда аңлап уку һәм укылган текстның кыскача эчтәлеген сөйләү күнекмәләре формалаштыру;

– балаларның кошлар турында күзаллавын конкретлаштыру;

– укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, баету;

– канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, мультимедиа аша күрсәтү өчен материаллар: биремле карточкалар, кроссвордлар, презентация, дәреслек (Хәйдәрова Р.З. Татар теле һәм уку китабы: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл. мәкт. 4 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 2 кисәктә. 1нче кисәк /Р.З.Хәйдәрова. – Казан: Мәгариф, 2009. – 49 нчы бит.

Укыту методлары: индивидуаль һәм фронталь әңгәмә, мөстәкыйль эш, сәнгатьлеуку, тест белән эш.

Дәресне үткәрү планы:

Дәрес этаплары Үткәрү вакыты (мин.)
Оештыру моменты 1 – 2
Фонетик зарядка 2 – 3
Актуальләштерү 2
Өй эшен тикшерү 4
Яңа материал өстендә эш 12 – 14
Физкультминут 2
Ныгыту этабы 10
Кышлаучы кошлар турында әңгәмә (тест) 6
Дәресне йомгаклау 1 –2

 

Дәрес барышы

I. Оештыру.

1. Исәнләшү.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар!

Иртән тиз генә тордым,

Зарядкага тотындым.

Уңга-сулга иелдем,

Чүгәләдем һәм тордым.

Чиста итеп юындым,

Матур итеп киендем,

Мәктәпкә йөгереп килдем.

Китап һәм дәфтәр әзер

Дәрес башлана хәзер.

Хәерле көн миңа да,

Хәерле көн сиңа да,

Хәерле көн безгә дә,

Хәерле көн сезгә дә!

– Укучылар, бүген безгә кунаклар килде. Әйдәгез, кунаклар белән дә исәнләшик.

– Ә хәзер бер-беребезгә карап елмаегыз һәм урыннарыгызга утырыгыз.

– Мин сезнең кәефләрегез яхшы булганга бик шат, дәресебезне башлыйбыз.

2. Дежур укучы рапорты.

– Бүген сыйныфта кем дежур?

II. Фонетик зарядка

Укытучы. Бүген безнең дәрестә [к] авазы кергән сүзләр күп кулланылачак. Шуңа күрә, әйдәгез, [к] авазын кабатлап китик. (Тактага язылган сүзләрне уку.)

Кара карганың кара баласы.

Карга әйтә: «Кар-кар,

Мичтә бәлеш бар, бар.

Мичтән бәлеш алыр идем,

Өйдә кунак бар, бар».

III. Актуальләштерү

Укытучы. Укучылар, хәзер елның кайсы вакыты?

Укучылар. Хәзер елның көз вакыты.

Укытучы. Дима, хәзер елның көз вакытымы?

Укучы. Әйе, елның көз вакыты.

Укытучы. Көз көне нинди үзгәрешләр була?

Укучылар. Көз көне яфраклар саргая, яңгырлар ява, көннәр кыскара, кошлар җылы якка очып китәләр.

Укытучы. Әйе, укучылар, тышта көз. Матур да, бик бай да елның бу вакыты. Мул уңышларга, чикләвек-гөмбәләргә дә бай көз. Шаян көзге җил безнең татар теле дәресләрендә тырышып-тырышып татар телендә сөйләшергә өйрәнүебезне тәрәзә артында тыңлап торган да бар күргәннәрен «көз»гә сөйләгән. Җил-дускае артыннан «көз» безгә бүләкләр җибәргән. (Кәрҗиннән яфраклар ала.) Балалар, карагыз әле . Болар нәрсәләр?

Укучылар. Болар – яфраклар.

Укытучы. Укучылар, карагыз әле, бу яфраклар –«биремле яфраклар» икән. Биремнәрдә «көз»нең сораулары язылган. Әйдәгез, аларны укыйк һәм җавап бирик. (Яфракларны берничә укучыга тарата.)

Биремнәр:

(Укучыларның җавапларын тыңлау.)

1. Как спросишь у друга:

а) Идет ли дождь на улице?

Урамда яңгыр явамы?

ә) Листья какого цвета?

Яфраклар нинди төстә?

2. Как скажешь, что:

а) Сегодня день холодный.

Бүген көн салкын.

ә) Птицы улетели в теплые края.

– Кошлар җылы якка очып киттеләр.

3. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп, кош исемнәрен укы, тәрҗемә ит.

Акк…ш, к…ке, песн…к, сыерч…к, т…кран.

4. Сүзләрнең парын тап.

карга воробей
чыпчык дятел
күке скворец
тукран ласточка
сыерчык ворона
карлыгач кукушка

 

IV. Өй эшен тикшерү

Укытучы. Укучылар, ә без нинди кошларны беләбез? Ягез әле, бергәләп, өй эшен кабатлыйк әле.

Ике (өч) иҗектән торган кош исемнәрен әйтегез.

Укучылар. Ике иҗектән: карга, торна, күке, чыпчык, песнәк һ.б.) Өч иҗектән: сыерчык, карлыгач, күгәрчен, саескан, ябалак, акчарлак һ.б.

Укытучы. Укучылар, алдагы дәресләрдә без кошлар турында нинди шигырь  укыдык?

Укучылар.«Кошлар китә» шигырен.

«Сынатма» уены.

(Кош исемнәре әйтелә. Әгәр дә кышлаучы кош икән, укучылар кул чабалар, күчмә кош икән, тик кенә утыралар.)

Тургай, күгәрчен, карга, кара карга, саескан, сыерчык, торна, песнәк, күке, сандугач, чәүкә, чыпчык.

V. Яңа теманы үзләштерү, белем-күнекмәләр формалаштыру 

А) Дәреснең темасын һәм максатын җиткерү.

Укытучы. Димәк, укучылар, без бүгенге дәрестә сезнең белән Г.Лотфиның «Песнәк белән Әнисә» хикәясен укырбыз, туган ягыбызда кышлаучы кошлар һәм аларга ярдәм итү, аларның безгә китерә торган файдасы турында сөйләшербез.

Ә) Текст өстендә эш.

1. Сүзлек эше.

2. Укытучының үрнәк укуы.

3. Укучыларның гөжләп укуы.

4. Чылбыр буенча уку

5. Тәрҗемә итү.

Физминут

И балалар, күрегез:

Тышта, әнә, килде көз.

Әйе, әйе, күрәбез,

Көз килгәнен беләбез

Я, әйтегез, сөйләгез,

Ничек килә икән көз?

Кошлар очты көньякка

Канат кагып, еракка.

Аюлар өнен казыды,

Бик тирән итеп базны.

Балыклар да тындылар,

Су төбенә чумдылар,

Агачлар ялангачлар

Җилләрдә чайкалалар

Тик безгә күңелле көз,

Без мәктәпкә йөрибез.

VI. Ныгыту этабы

А) 50 бит, 8 нче күнегү. Дөрес уку күнегүе.

Ә) Табышмаклар.

Укытучы. Һәркемнең өстәлендә кроссвордлар. Сез карандаш белән табышмакларның җавапларын язып барырсыз.

Табышмаклар.

1. Сайрамый да, җырламый да,

Тик кычкырып моңлана.

Ул кычкыргач, су керергә

Вакыт җитә, соңлама. (Күке) 

2. Аяклары озын булгач,

Йөриләр биеп кенә.

«Туган җирләрдә күбрәк

Тор-рыйк без», – диеп кенә. (Торна)

3. Бер иҗегем – төс минем,

Тагын бер иҗек өстәсәң,

Булам матур кош үзем. (Аккош) 

4. Канатлары кашың кебек,

Оялары балчыктан.

Чебен-черки тотып кайта:

Балалары ачыккан. (Карлыгач)

5. Җепшек бураны да бар,

Тәмле боткасы да бар.

Аның карасы да бар,

Хәтта аласы да бар. (Карга)

6. Җылы яктан кайтуына

Өйләр ясап куябыз.

Хәтта кереп тә карамый

Ошамаса оябыз. (Сыерчык)

Кроссвордларны тикшерү.

VII. Кышлаучы кошлар турында әңгәмә

Укытучы. Нинди кошлар көзен безнең якларда кыш үткәрергә кала икән соң?

Укучылар. Чыпчык, ала карга, песнәк, саескан, тукран, күгәрчен.

Укытучы. Кышлаучы кошларга кеше ничек ярдәм итә ала?

Укучылар. Җимлекләр ясап эләргә кирәк.

Укытучы. Җимлекләрне ничек ясарга һәм кошларны ничек ашатырга була соң? (Балаларның җаваплары тыңлана.)

VIII. Йомгаклау этабы

Дәрескә йомгак ясала. Йомгаклау әңгәмәсе үткәрелә.

Укучыларның эше бәяләнә. Билгеләргә комментария бирелә.

IX. Өй эше

Текстны сәнгатьле укырга.