Галәм серләрен ачабыз

№ 174

(4 нче сыйныф укучылары катнашында КВН)

 Зөлфия ДӘҮЛӘТОВА,

Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат. Укучыларның космос турындагы күзаллауларын киңәйтү; логик фикерләүләрен, хәтер һәм дикъкатьлекләрен үстерү; космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау. Космос темасына багышланган плакатлар, конструкторлар һәм космонавтлар портретлары.

Оештыру эше. Ике урында ярымтүгәрәк рәвештә өстәл әзерләнә, аның артында 8 әр бала утыра. Араларыннан  командирлар  алдан сайланып куела. Өстәлдә дәфтәрләр, ручкалар.

Чара барышы

Укытучы. Исәнмесез, кадерле укучылар! Бүген мин сезне космик сәяхәткә чакырам. 12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне. Бүгенге кичәбез шушы чарага багышлана. Ләкин сәяхәткә чыгу өчен сезгә белем багажы кирәк булачак. Элек-электән йолдызларның серле җемелдәве һәм күкнең чиксезлеге кешеләрне үзенә җәлеп иткән. Кешеләрнең күк серләрен өйрәнү өчен кош кебек очасылары килгән. Бу әкияти геройларны сурәтләгәндә дә чагыла: оча торган җәймә, Убырлы карчыкның «очу аппараты» ролен үтәүче кисмәге, оча торган кораб… Сез үзегез дә моңа бик күп мисаллар китерә аласыз. (Укучылар җавабы тыңлана. Презентация күрсәтелә.)

Укытучы. Без бүген сезнең белән бик күңелле бәйге үткәрербез. Бүген сез космос турында бик күп мәгълүмат алырсыз. Бәлки әле кайберләрегез киләчәген космос белән дә бәйләр.

Укытучы. Космонавт – сирәк һөнәр. Космонавт булу өчен без үзебездә нинди сыйфатлар тәрбияләргә тиешбез?

Укучылар. Космонавт булу өчен бик тырыш, эшчән, сәламәт, әйткән сүзендә нык торучан кешеләрне генә сайлап алалар.

Укытучы. Игътибар! Экипажлар, очышка әзерләнегез!

Без очачак корабльләр – «Галәм-1», «Галәм-2» стартта. Юл кешесенең юлда булуы хәерле, диләр. Экипаж әгъзалары йолдызлы жюри хөкеменә әзердер дип уйлыйм. Юлга!

I конкурс – «Иң чыдам космонавт»

Укытучы. Космонавт булу физик яктан ныклык һәм чыдамлык таләп итә. Моның өчен спорт күнегүләре ярдәм итә. Космик гимнастиканы башлыйбыз.

Спорт гимнастикасы. Кем озаграк бер аякта басып тора ала?

Интеллектуаль гимнастика. Командалар үзара алдан әзерләп килгән сорауларын бирәләр.

Гамәли гимнастика. Һәр команда космик сәяхәткә кирәкле биш предмет сайлап ала һәм ни өчен сайлавын аңлата.

II конкурс – «Иң белемле космонавт»

Укытучы. Космонавт булу өчен бик күп белергә кирәк.

Хәзер командаларга сораулар бирәбез. 1 минут эчендә күбрәк сорауга җавап биреп өлгерергә кирәк. Уенчыларның реакция тизлеге, астрономия һәм космонавтика буенча белемнәре бәяләнәчәк. Һәр дөрес җавапка 1 балл бирелә.

«Галәм-1» командасына сораулар

1. Кояш системасында ничә йолдыз бар? (Берәү, ул – Кояш.)

2. Төп астрономик күзәтү приборы. (Телескоп.)

3. Көн белән төн алмашу нәрсәне исбатлый? (Җирнең үз күчәре тирәсендә әйләнүен.)

4. Космик транспорт ничек атала? (Ракета.)

5. Космонавтикага кем нигез салган? (К.Циолковский.)

6. Кояш системасында ничә планета бар? (8)

7. Космоска иң беренче булып очкан хатын-кыз. (Валентина Терешкова.)

«Галәм-2» командасына сораулар

1. Кояшка иң якын планета. (Меркурий.)

2. Иң озын көн кайчан? (22 июньдә көн озынлыгы 17 сәгать 34 минутка җитә.)

3. Поляр йолдыз кайсы йолдызлыкта урнашкан? (Кече Җидегән йолдызлыгында.)

4. Җирнең табигый иярчене. (Ай.)

5. Күктә ничә йолдызлык бар? (88)

6. Кайсы планетаны сугыш алласы исеме белән атыйлар? (Марс планетасын.)

7. Ачык космоска беренче булып кем чыккан космонавт. (Алексей Леонов.)

III конкурс – «Иң шәп капитан»

Укытучы. Безнең космик кораблар да авырлык югалу халәтендә. (Космик музыка яңгырый.)

Авырлык югалу халәте белән ничек көрәшергә соң? Фән бу очракта көчсез. Ә безнең экипажлар үз уй-фикерләрен тәкъдим итәрләр. Юмор хисен дә онытмавыгыз сорала. (Капитаннар конкурсы.)

Укытучы. Экипаж командирларын элемтәгә чакырабыз. Кулларыгызда – галимнәр фамилиясе язылган табличкалар. Мин укыган фикерне кем әйткән дип уйлыйсыз, шул табличканы күтәрәсез.

• «Җир – планеталарның берсе генә, барлык планеталар Кояш тирәли әйләнә». (Николай Коперник.)

• «Галәм чиксез. Кояш ул – күпсанлы йолдызларның берсе». (Джордано Бруно.)

• «Кояш үз күчәре тирәсендә әйләнә. Үз күчәре тирәсендә әйләнү барлык күк җисемнәренә дә хас». (Галилео Галилей.)

IV конкурс – «Иң җитез космонавт»

Укытучы. Кайсы команда космонавт сүзеннән күбрәк сүзләр төзи ала? (Ток, космонавт, Ватикан, кит һ.б.)

V конкурс – «Иң яхшы хәтерле космонавт»

(Һәр командадан бер укучы чыга.)

1. Рәсемдә күрсәтелгән предметларга 1 минут дәвамында карап торырга, аннан хәтердән исемнәрен әйтеп чыгарга.

2. Космонавтларның исемнәрен әйтергә.

3. Йолдызлыкларны атарга.

VI конкурс «Иң тапкыр космонавт»

Укытучы. Сорауларга бары тик «әйе» яки «юк» сүзләре белән генә җавап бирергә кирәк. (Сораулар командаларга чиратлап бирелә.)

1. Кояш системасының иң зур планетасы – Юпитер. (Әйе)

2. Бары тик Җир планетасының гына иярчене бар. (Юк)

3. Кояш ул – йолдыз. (Әйе)

4. Беренче космонавт – Юрий Гагарин. (Әйе)

5. Беренче булып ачык космоска Америка кешесе чыккан. (Юк)

6. Кояшка иң якын планета – Венера. (Юк)

7. Америка космонавты Айга очкан. (Әйе)

8. Планета ул – күк җисеме. (Әйе)

9. Беренче хатын-кыз космонавт – Светлана Савицкая. (Юк)

10. Юрий Гагаринның очышы 1 тәүлек дәвам иткән. (Юк)

Укытучы (бәйгегә нәтиҗә ясый). Безнең очыш ахырына якынлашты. Экипажлар эшенә жюри бәя бирер. Ул арада укучыларның «Галәмгә сәяхәт» темасына ясалган иҗади рәсемнәрен карап үтик. Рәхим итегез!