Гаиләдә һәр баланы шәхес итеп тәрбиялик

№65

(Ата-аналар өчен әңгәмә)

Җүәһирә ФАТЫЙХОВА,

Казандагы 230 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

Гаилә. Нинди олы сүз! Җәмгыять нинди генә булмасын – гаилә аның күзәнәге. Шулай булгач, гаилә сау-сәламәт, аек акыл белән яшәсә, балалар тәрбияләсә, җәмгыять шулай була.

Гаилә ир-ат һәм хатын-кызга күп бурычлар да йөкли. Ә иң зур бурыч – бала тәрбияләү, балага белем һәм һөнәр бирү. Бала тәрбияләү әти-әнинең төп бурычы булса да, бу вазифадан балалар бакчалары да читтән кала алмый. Бала өйдә һәм бакчада берүк дөрес тәрбия алса, җәмгыять каршында без, тәрбиячеләр, ата-аналар белән берлектә үзебез өчен начар балалар хәзерләмибез дип уйлыйм. Бала сиңа үзенең туган телендә: «Әнием-әтием!» – дип дәшсә, олыны – олы, кечене кече итеп күрсә, менә шунда инде чын бәхет, олы куаныч! «Алма агачыннан ерак төшми», «Оясында ни булса, очканында шул булыр», диләр. Халык әйтсә, хак әйтә инде ул.

Балаларыбызны бәхетле итү өчен нәрсә эшләргә? Һәр гаиләгә нинди ачкыч табарга?

Татар милләтеннән булган һәр бала үзенең татар булганына горурланып үссен иде. Югыйсә, татар милләте башка бер милләттән дә ким түгел, ә үзенең тәрбиялелеге, инсафлылыгы, күңел матурлыгы белән аерылып тора. Татар телен генә алыгыз әле. Ул – бөек Тукай, Җәлил, Такташ һәм безнең әби-бабайлар теле!

Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар! Хәерле кич, әби-бабайлар! Хәерле кич, әти-әниләр!

Бүген балаларның әти-әниләре белән ял кичәсенә җыелдык. Әгәр сезнең күңелегез көр, кәефләрегез яхшы икән, иртәгесе көнегез дә шулай яхшы узар. Бу залда кабынган елмаю хисләре йортларыгызда да дәвам итсен.

Карап тормый вакыт юклыкка,

Дуслар килә безгә кунакка.

Дуслык – безнең тормыш үзәге

Дуслык – безнең гаилә бизәге.

Әйе, бәхетле гаилә, дус гаилә! Күңелгә нинди ятышлы бу сүзләр. Әби-бабайлар белән яшәгән гаилә бик матур, тулы гаилә инде ул. Безнең әбиләребез олы җанлы, киң күңелле, йомшак куллы, әби-бабайларның үгет- нәсихәтләре балаларда тирән эз калдыра, күңел хәзинәләрен баета. Әби-бабайлар алар бит безнең әти-әниләргә, безгә гомер буе туры юл күрсәтүчеләр. «Тату гаилә, тигез, нык гаилә» дигән сүзләрне бик күп ишетәбез, андый гаиләләргә сокланып карыйбыз. Алар һәрвакыт пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшиләр, балаларына да матур тәрбия бирәләр. Менә шуңа күрә балаларны да эш сөючән, аларның иртән бакчага килгәч, әни чигү чигәргә өйрәтте, әти миңа әкиятләр укый дип шатланып сөйләүләре күңелгә якын. Гаиләнең ныклыгы, татулыгы бик күп нәрсәләргә бәйле. Шуларның берсе: «Кайвакыт кылыч кебек каты, кайчагында балдай татлы, назлы, ә кайчагында әрем кебек әче, кайвакытта елан кебек чага да белә». Бу табышмакның җавабын кем әйтә? Дөрес, тел. Аның турында дәүләт эшлеклеләре дә, без – педагоглар да, сез – әти-әниләр дә күп фикерләр йөртәбез. Чөнки: «Теле юкның, иле юк», ди халык.

Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше,

Башкаларның телен яратмый.

Әйе, чын татар булу өчен тел белү генә җитми. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, көй-моңнарын, әхлак тәрбияләрен ана сөте белән сеңдереп үстерү кирәк. Милләтебезнең язмышы – балаларыбыз кулларында. Менә шуңа күрә .милли культурабыз, көй-моңнарыбыз балаларның рухи азыгына әверелеп, аларның канына сеңдереп үстерү өчен сезгә бакча тәрбиячеләре ярдәм кулын суза.

Тел турында яраткан шагыйребез Г.Тукай безгә зур бүләк калдырган. Аның «Туган тел» җырын белмәгән, җырламаган гаилә юктыр. Әйдәгез, барыбыз бергә «Туган тел» җырын җырлыйбыз.