Гаилә, бакча һәм бала

№ 112

(Осталык дәресе)

Айдария СӘЛАХОВА,

Казандагы 67 нче балалар бакчасының беренче квалификация категорияле тәрбиячесе

Мөслимә ГЫЙЛЬМАНОВА,

Казандагы 67 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе

Мастер-классның барышы

I. Презентация

Ата-аналар белән эшне чагылдыру:

– уйный торган мәйданчыкны яшелләндерү (агачлар утырту, чәчкәләр белән бизәү.);

– күңел ачу, гаилә бәйрәмнәренә кунаклар чакыру;

– уеннар, спорт бәйрәмнәре;

– табигатькә ярдәм күрсәтү (кошларга җимлек, оялар ясау, аларга җим салу.);

Ата-аналар белән берлектә кул эшләре.

  1. 1.    «Ата-ана, бакча һәм бала»

Әти-әни, бала һәм бакчаны берләштерү:

Ата-аналарга ачык шөгыльләр

Әти һәм әни катнашында үткэрелгән шөгыльләр

Киңәшләр (яшь  үзенчәлекләрен истә тотып, ничек уенчык сайларга, адаптация чоры, вак маториканы үстерү, саләмәт бала үстерәм, көндәлек режим белән таныштыру, куркынычсызлык кагыйдәләре һ.б.)

– фото һәм төрле кул эшләренә конкурслар уздыру.

II. Имитацион уен

– театраль күренеш «Игътибарсыз калган бала»;

– әти-ниләрне уйнарга өйрәтү;

«Гөлбакча» уены

Уеннның максаты: ягымлы сүзләр әйтергә өйрәнү, бер-береңә мәхәббәтне үстерү.

Ата-ана һәм бала кара-каршы басалар. Кулларын алга сузып, бала кулы ана кулы өстенә ята, чиратлаштырыла. Чиратлап җылы сүзләр әйтелә. Һәр сүз саен әни белән бала бер-берсенең кул астын сыйпап алырга тиеш.

«Тәрәз төбем гөл генә.

Матурлыгын күр генә.

Төп саен берәр чәчәк

Барсы ничәү әйт кенә?»

Аннары, кемнең кулы өстә кала, шул «чәчәк» саны әйтә, ә икенчесе уендашына карап, әйтелгән санга матур, назлы сүзләр әйтеп, иңнәреннән, башларыннан сыйпап мәхәббәтен анлатырга тиеш.

III. Модельләштерү

Серле түбәтәй ясау.

Кирәк әйберләр: картон кәтүк, картон, яшел (кара) тукыма, энҗеләр, сәйләннәр, укалы тасмалар, татар орнаментлары, төсле резина, кайчы, ПВА клей, пумала.

 200

Эш барышы. Картон кәтүк түбәтәйнең төп элементы булачак. Аңа нигез әзерләргә кирәк. Монын өчен картоннан тигез зурлыкта түгәрәк киселә. Түгәрәк үлчәме кәтүк әйләнәсенә туры килергә тиеш.

201 202 203

Әзер түгәрәк ПВА клей ярдәмендә картон кәтүк олешенә беркетеп куела.

204

Бу әзер өлешне тукыма ярдәмендә тышларга кирәк.

205 2222206 207

Тышланган әзер түбәтәй төрле матур энҗеләр, сәйләннәр, укалы тасмалар, татар орнаментлары ярдәмендә бизәлә.

208 209 210 211 212

Бу түбәтәйгә тагын бер түгәрәк кисеп, аны тукыма ярдәмендә тышлап һәм бизәп куеп, тубәтәйне серле сандыкка әйләндерергә мөмкин. (Түбәтәйнең өстен аска әйләндереп, әзер түгәрәктән капкач ябабыз.)

213 214 215

Бу «серле тубәтәй» сезнең татар почмагыгызны бизәр һәм анда кадерле әйберләрегезне сакларга мөмкин. Сандыкның капкачын ачып, әни белән бала бер-берсенә булган иң җылы теләкләрен әйтәләр. Мастер-класс ахырында әни белән бала сандыклары белән алмашалар.

IV. Рефлексия

Әти-әни, бакча һәм баланы берләштерү алымнары турында сөйләшү:

уйнарга өйрәттек;

назлы сүзләрне ешрак әйтергә, мәхәббәтне күрсәтергә оялмаска өндәдек;

гаепләрен танырга һәм алардан чыгу юлларын табарга өйрәттек;

бергә вакыт үткәреп, күмәк эштән тәм, файда табуны күрсәттек;

ата-ана, бала һәм бакчаның бер-берсенә ихтирамын, хөрмәтен арттыру юлларын өйрәндек;

рухи, әхлак тәрбиясе серләренә төшендек.