Гаилә альбомы

№64

(Бәйрәм сценарие)

Гөлнара ИБРАҺИМОВА,

Казандагы 297 нче балалар бакчасының  музыка җитәкчесе

Гуля КОТИНА,

Казандагы 297 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе

(С.Сәйдәшев «Вальс», вальс көенә балалар залга кереп басалар.)

Балалар (бер-бер артлы).

«Исәнмесез», – диеп башлыйм әле

Танышу бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканга дуслар,

Күңелебез шундый шатлана!

Яшәгез сез гел муллыкта,

Гел тыныч булсын галәм.

Сөекле кунакларыбызга

Ялкынлы кайнар сәлам!

Шатлыклар күңелебездә

Ал кояш-күгебездә.

Рәхәтләнеп бәйрәм итик

Гаилә бәйрәме бездә.

«Бәйрәм бүген » җыры (Г.Тукай сүзләре, халык көе)

Балалар (бер-бер артлы).

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул минем туган телем.

Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин Туган илдә.

«Туган ил» дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

«Туган тел » җыры (Ф.Мортазин көе, Н.Хәмзин сүзләре)

Балалар үз урыннарына утыралар. Залның түр өлешендә мультимедиа аппаратурасы урнаштырылган. Уң якта йорт күренеше. Әби йорт эшләре белән мавыккан. Аның оныгы ниндидер зур альбом таба, аны алып, өстәл янына утыра.

1 нче слайд (Гаилә альмобы сурәте)

Кыз. Әбием, кара әле, менә нинди зур альбом таптым.

Әби. Бу, балам, безнең гаилә альбомы. Әйдә, альбомның беренче битен ачыйк әле. ( Әби альбомның беренче битендәге шигырь  юлларын укый.)

Хәтерләүдән курыкма, син!

Үткәнеңне онытма, син.

Бел син ерак бабаларның

Ничек итеп көн иткәнен

Н Нинди җырлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Менә нинди тирән мәгънәле шигырь язылган монда, кызым, әйдә тагын бер битне ачабыз.

2 нче слайд (Миили татар киемнәреннән әби һәм бабайлар сурәте)

Әби. Бу синең дәү бабаң, дәү әбиең. Аларның яшь чагындагы фоторәсемнәре.

Кыз. Аларның киемнәре безнең киемнәрдән аерылып тора.

Әби. Татар милли киемнәре кигәннәр алар. Бу киемнәр белән бәйрәмнәрдә күңел ачканнар, җырлаганнар, биегәннәр.

Парлы татар халык биюе башкарыла

3 нче слайд (Бишек сурәте)

Әби. Альбомның тагын бер битен ачыйк әле. Бишек. Элегрәк мондый бишекләр һәр йортта булган. Нәни баланы бишектә йоклатканнар, салмак бишек җырларын җырлаганнар.

Кыз. Ә син бишек җырын беләсеңме?

Әби бишек җыры җырлый. Кызлар курчаклар белән бииләр.

Кыз. Әбием, ә монысы нинди рәсемнәр?

Әби. Бу минем әбинең абыйлары, ә бу аларның дуслары. Аларның күбесе яшьли сугышка китеп әйләнеп кайтмады. Бары шушы фоторәсемнәре истәлек булып калды.

«Батыр егет» җыры (Татар халык җыры)

Балалар (бер-бер артлы).

Һәрвакытта иңнәремдә

Тоям әтием кулларын.

Һәрчак тыныч һәм бәхетле

Булсын барыр юлларым.

Кирәк булса бабайлар күк

Утлар-сулар кичәрбез.

Илебезне саклар өчен

Батыр булып үсәрбез.

Малайлар биюе.

Әби. Әйдә тагын бер битне ачыйк әле.

4 нче слайд (Кадриль биюен башкаручылар сурәте)

Кыз. Ә болар кемнәр?

Әби. Болары бит абыйларың: Мансур абый, Камил абый, әтиең, аларның балачак рәсемнәре. Алар да сезнең кебек чыгышлар ясыйлар иде. Төрле халык биюләрен дә башкаралар иде.  Бу сурәттә кадриль биюе башкарган чаклары. Сез ул биюне беләсезме?

Балалар. Беләбез!

Рус халык биюе «Кадриль»

Кыз. Әбием, әйт әле, минем дә әтием кечкенә чакта шундый зирәк, акыллы, сүз тыңлый торган малай идеме?

Әби. Төрле вакытлар булгандыр инде, балакаем. Без бәләкәй чакта шук-шаян малайларга такмаклар әйтә торган идек. Ә сез такмаклар беләсезме?

Балалар. Беләбез.

Такмаклар.

Такмаклар җырлыйбыз бүген,

Утырыгыз тәртипләп.

Сез тыңлагыз, без җырлыйбыз

Ялкауларны тәнкыйтьләп.

Табаны бер көн чистарттым

Әллә ни көч китмәде.

Аннан өч көн битне юдым

Карасы һич бетмәде.

Чокырларны юып куйдым

Ә идәнгә су тулды.

Әни аннан соң су җыйды

Бары бер чиләк булды.

Такмакка да мин оста

Шакмакка да мин оста

Әти, әни эш кушса

Мин авыру, мин хаста.

Без юри генә җырладык

Андый балалар сирәк!

Ләкин бик кирәк булса да

Тәнкыйтьләп үтү кирәк.

Әби. Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Кайвакыт сезне әти-әниләрегез ачулана, сез аларга үпкәлисез. Ә кайбер вакытта әти-әниләрегез сезгә үпкәли. Ләкин һәрвакытта бергә булырга, бер-береңне хөрмәт итә, гафу итә белергә кирәк. Чөнки бу дөньяда ялгыз-ятим калудан да куркыныч нәрсә юк.

Бала.

Тәрәзәдән тыныч карый-карый

Утыра бер бала моңланып.

Кемне көтә икән бу нарасый

Бер ялгызы шулай уйланып?

Айлар, еллар уза… Аны кемнәр

Кочагына алып юатыр?

Моңсу күзләр тәрәзәдән карый.

Еллар тагын күпне уйлатыр.

«Аерылмагыз»җыры ( Г.Зәйнәшева сүзләре, Ч.Зиннәтуллина көе)

Җырны тәрбияче башкара. Кызлар аккошлар булып бииләр

5 нче слайд (Зур гаилә сурәте)                         

Балалар тезелешеп басалар.

Әби.

Син яраткан иң матур сүз,

Нинди сүз ул, бәбкәем?

Кыз.

Иң назлы сүз,

Иң якын сүз,

Иң матур сүз Әнкәем!

Балалар (бер-бер артлы).

Кая барма, шунда әнкәй йөзе

Кая барсам әнкәй күңелдә,

Әни генә шулай синең өчен

Җанын биреп йөри гомергә.

Ярый әле мине әнкәй

Сан булсынга гына тапмаган

Туган җиргә гашыйк иткән мине

Ялан тәпи йөргән чаклардан.

Гашыйк иткән мине Җиргә

Чәчәкләргә, арыш исенә

Лаек булсын, – дигән минем бәбкәм

Кеше дигән бөек исемгә.

Әби.

Бар тагын бер иң матур сүз

Нинди сүз ул бәбкәем?

Кыз.

Ул назлы сүз,

Ул якын сүз,

Ул матур сүз – Әткәем.

Балалар (бер-бер артлы).

Ул җирдә иң шәп кеше,

Шәп кеше, гаҗәп кеше.

Сабантуйларда әле

Җиңгәне булмаса да

Ул иң-иң көчле кеше

Баһадир төсле кеше.

Ул зирәк тә, шаян да

Акыллы да, әйбәт тә.

Кем дисезме? Ул кеше

Минем әти, әлбәттә.

Әби. Бар тагын бер, иң якын сүз,

Кыз.

Иң якын сүз «Илкәем»

Анда син, мин,

Һәммәбез дә.

Анда әти-әнием.

«Ярый әле сез бар» җыры (Ф.Мортазин көе, А.Хәмзин сүзләре)

Әби. Менә бу фотоальбомга синең рәсемнәреңне дә куярбыз. Зур үскәч, аларны карарсың, безне дә искә төшерерсең. Үзеңнең оныкларыңа безнең гаиләбез турында сөйләрсең.

Әби гаилә альбомын оныгына тапшыра, бәйрәм шуның белән тәмамлана.