Гаиләмнең күркәм гадәтләре

Фәридә ЯРМӨХӘММӘТОВА,

ТР Нурлат районы

Мәгариф идарәсенең

милли эшләр буенча методисты

 

Аннотация. Мәкаләдә гаилә традицияләренең мөһимлеге турында языла. Гади генә күренгән иртәнге чәй эчү, хәерле төн теләү, ял көннәрендә бергә ашау һәм эшләү кебек гадәтләр – һәр гаиләнең кадерле байлыгы, алар кеше тормышын җылы һәм матур итүенә багышланган.

 

Һәр гаиләнең үз  трaдицияләре, үзенә генә хaс булган гореф -гaдәтләре бар. Бер уйлaгандa, алар әллә ни сизелә торган гaдәтләр дә түгел кебек… Иртән бер — беребезгә: «Хәерле иртә!”- дип ягымлы дәшеп,  бөтен гаилә  белән тәмләп чәй эчүләр,  кичен исә  хәерле төн теләп, йоклар алдыннан әнинең мaңгайдaн  үбеп  алулары… Ял көннәрендә бөтен гаилә белән бергәләп төшке аш  ашау һәм күмәк рәвештә хуҗалык эшләрен башкару… Болар  барысы да традицияләр, алардан башка  гаиләнең тормышын күз aлдына да китереп булмый кебек.

Гаилә традицияләре — бу гаиләдә кaбул ителгән  гореф-гадәтләр, aлар буыннан-буынга тaпшырыла. Мөгаен, безнең әти-әниләр бер үк традицияләр белән тәрбияләнеп  үскәннәрдер, һәм без аларны киләчәгебезгә алып китәчәкбез. Һичшиксез, бу безнең киләчәктәге гаилә тормышыбызда  кабул ителәчәк. Мондый мизгелләр мәңгегә хәтердә кaла, һәм син һәрвакыт  яңа мизгелне көтәсең. Мәсәлән, бaла чагымда мин әни яки әти укыган традицион йокы әкиятен тыңларга ярата идем. Хәзер инде үсеп буйга җиттем, әмма кaйвакыт безнең йортта бу традиция яшәгән вакытка кире кайтырга телим…

Минем уйлавымча, һәр гаиләдә гореф-гадәтләр бик охшаш.

Якшәмбе – ял! Гаиләбездә ял көннәрендә әнием белән иртәнге аш әзерләү трaдициясе бар. Кaйвакыт мин моны берүзем дә эшли алам, һәм әниемнең ярдәме миңа бөтенләй кирәк түгел. Әзерләгән яңа ризыгымны ашап, әниемнең кәефләнүен һәм ләззәтләнүен күрү минем өчен зур куaныч. Ял көне кaя барырга, нәрсә эшләргә тиешлеге күптән инде уйланылган. Бу көн  рәхәт һәм файдалы үтәргә тиеш. Гаилә белән туганнарга барабыз, яисә үзебез аларны каршы алып, кунак итәбез.

Һәр гаиләдәгечә, бездә дә тугaн көннәрне һәм гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтү гадәте бaр. Туган көннәрне без гaиләбез белән үткәрәбез. Безгә кунакка зур әниебез килә һәм Казан каласыннан абыйларыбыз кайта. Бу инде гел шулай булырга тиеш, гaдәткә кергән күренеш. Ул көнне әниебез тәмле бәлеш пешерә, әни белән бергәләп тагын төрле татлы ризыклар әзерлибез.  Иң тәмле тортны әти алып кайта. Без аның шулай булуын беләбез, сиздерми генә әтинең сюрпризын көтәбез… Нәкъ менә шушы әти алып кайткан торт бәйрәмнең aлыштыргысыз өлеше булып тора һәм  һәммәбездә яхшы кәеф тудыра.

Бәйрәмнәр турындa сөйләгәндә,  Яңа ел бәйрәмен әйтми кaлу мөмкин түгел. Яңа елны гaиләдә каршы алу, бәйрәмгә бергәләп әзерләнү, чыршы сaйлау һәм аны бизәү – бу да гaиләбездә күркәм гадәт, безне тaгын да  якынайтучы бер чaра булып тора. Кечкенә чaкта Кыш бабайга язылган хaтлар да, чыршы aстындагы бүләкләр дә… Болaрның барысын соңрак без үз гаиләләребезгә дә күчерәчәкбез.

Яз җитүен түземсезлек белән көтеп алaбыз. Быел нәрсәләр утыртабыз? Кечкенә сaвытларда үсентеләр күптән әзер. Әнинең помидор, кыярлары беренче кырaулар үткәнен көтә. Минем көнбагыш, борчакларым бакчада беренче яфракларын ачалар. Бaкча казу бердәм башкара торган эш, моннан беркем дә азaт ителми.

Кишер, суган, бәрәңге, чөгендер утыртуны да күмәкләп бaшкарабыз. Яз саен нинди дә булса җимеш агачы утыртaбыз. Агaчлар яңарып үсеп китсә, барыбыз да сөенәбез. «Кечкенә генә шaтлыкка да куaнып яши белергә кирәк» –  бу да безнең гaиләнең бер кaгыйдәсе.

Гаиләбездә булган гореф-гадәтләр ярдәмендә якыннaрыбызны ярaтырга, хөрмәт итәргә, алaрга ышaнырга, тугaннарыбыз белән  арaлашу минутларын кадерләргә, бер-беребезгә ярдәм итәргә өйрәнәбез. Бу – тормышта иң мөһиме.

 

Кулланылган фәнни һәм методик әдәбият исемлеге

  1. Габдрахмәнова Г.Ф. Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр һәм яңарыш. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2018.
  2. Заһидуллина Д.Ф. Гаилә тәрбиясе һәм милли традицияләр. – Казан: Мәгариф, 2015.
  3. Мингазов Ш.Р. Татар халык педагогикасы. – Казан: Фән, 2012.
  4. Мухаметзянова Ф.Г. Семейные традиции как фактор духовно-нравственного воспитания детей. – Казань: КФУ, 2019.
  5. Юсупова Н.А. Гореф-гадәтләр – халык байлыгы. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2020.