Гаиләм – бәхет ачкычы
№ 200
(Зурлар төркемендә сөйләм телен үстеү дәресе. Г.Тукайның «Безнең гаилә» шигырен пиктограммалар кулланып яттан өйрәнү)
Лилия ЗАКИРОВА, Гүзәлия ХӘКИМОВА,
Азнакайдагы 4 нче «Светлячок» балалар бакчасы тәрбиячеләре
Максат:
– балаларның әдәби телен үстерү;
– гаилә әгъзалары исемнәрен берлек һәм күплек санда куллана белергә өйрәтү (әни-әниләр, әти-әтиләр, әби-әбиләр h.б.);
– әни сүзен төрлечә әйтеп булуын төшендерү, ныгыту: әнием, әнкәем;
–балаларны пиктограммалар белән таныштыруны дәвам иттерү;
– пиктограмма ярдәмендә шигырьне истә калдырырга өйрәтү;
– гаилә әгъзаларына карата кадер-хөрмәт тәрбияләү.
Җиhазлау: «Гөлбакча» китабы (108 нче бит), Г.Тукай портреты, рәсемнәр, пиктограммалар, гаилә рәсеме.
Методик алымнар: әңгәмә, кабатлау, диалог, уен.
Сүзлек: гаилә, әткәм, әнкәм, апай, дәү әти hәм дәү әни.
Дәрес барышы
- Кереш өлеш
Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә. Бүген без сезнең белән гаилә турында сөйләшербез. Ә нәрсә соң ул гаилә?
Балалар. Гаилә ул – әти, әни hәм балалар.
Тәрбияче. Дөрес. Бер йортта яшәгән кешеләр гаилә әгъзалары дип аталалар.
Сезнең барыгыз да гаиләдә яшисез, шулай бит? Әйтегез әле, сезнең гаиләдә кемнәр яши? (Берничә баладан сорау.) Ә әнисез гаиләләр буламы?
Балалар. Юк.
Тәрбияче. Әнисез гаиләләр булырга тиеш түгел. Әни ул – гаилә кояшы, назы, җылысы. Әни, әти, әби, бабай, апа, абый, эне, сеңел… – алар – иң якын кешеләр.
Ә хәзер әни сүзен күплек санда әйтеп карыйк әле.
Балалар.
Әни – әниләр
әти – әтиләр
әби – әбиләр
бабай – бабайлар
апа – апалар
абый – абыйлар
Тәрбияче. Әни сүзен тагын да яратып ничек итеп әйтәләр?
Балалар. Әнием, әнкәй.
Әти – әтием, әткәй.
Әби – әбием, дәү әни.
Бабай – бабакай, дәү әти.
Әни, әти, әби, бабай, апа, абый, сеңел hәм эне – алар бар да – гаилә эгъзалары.
Тәрбияче. Бүген Булатның hәм Айгөлнең әниләре безгә кунак булып килде. Мин аларга хәзер сүз бирәм. (Әниләр үзләренең гаиләләре турында сөйли.)
Тәрбияче. Рәхмәт сезгә, әниләр! Гаиләләрегез гел шулай ныклы булсын, бәхетле яшәгез, ә инде өегез тагын да ямьле булсынга, сезгә яран гөл бүләк итәбез.
- Төп өлеш
(Г.Тукайның «Безнең гаилә» шигыре укыла. Рәсем эленә, соңыннан пиктограмма буенча шигырь сөйләнә. Тәрбияче балалар белән берлектә шигырьнең дүрт юлын укый. Һәрбер юлны 2 – 3 баладан кабатлатып чыгу.
Шигырьне 3 – 4 тапкыр кабатлау. Йомгаклап бер баладан сөйләтү.)
III. Ныгыту өлеше
(Ишек шакып бабай керә, кулында каләм белән гәҗит.)
Бабай. Исәнмесез, балакайларым! Өйдә кроссворд чишеп утырдым да
кайбер табышмакларны чишә алмадым. Бәлки сез ярдәм итәрсез.
Тәрбияче. Әйдә, бабай, түрдән уз. Безнең балалар күп белә, әйдә карап карыйк.
Бабай.
Тәмле ашлар пешерә,
Матур гөлләр үстерә,
Өебезнең яме ул,
Барыбыздан олы ул. Кем ул?
Балалар. Әби.
Бабай.
Булсын өчен,
Йокы татлы,
Булсын өчен
Җил салкыннан
Саклар өчен,
Усаллардан
Яклар өчен
Кем кирәк?
Балалар. Әни.
Бабай. Әтиемнең әтисе миңа кем була икән?
Балалар. Бабай.
Бабай.
Пешкән ашны ашамыйча,
Әни белән икәүләп,
Кемне көтәбез кичтән
Ике күзләп, дүрт күзләп?
Балалар. Әти.
Бабай. Әй, балалар, бик акыллы булып чыктыгыз әле сез. Күп беләсез, рәхмәт. Ә менә минем башта нәрсә?
Балалар. Түбәтәй.
Бабай. Матурмы?
Тәрбияче. Бабай, без түбәтәй белән уен да уйный беләбез әле.
«Түбәтәй» уены
Түбәтәең кигәнсең,
Бик ерактан килгәнсең.
Төскә матурлыгың белән
Шаккаттырыйм дигәнсең.
Түп- түп түбәтәй,
Түбәтәең укалы.
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды?
(Түбәтәй кемдә кала, шул балага җәза бирелә: шигырь сөйли яки җырлый һ.б. 2 – 3 тапкыр уйнала.)
Тәрбияче. Рәхмәт. Бабай. Син килгәч, бик күңелле булды бит әле.
Бабай. Рәхмәт, балалар, бик акыллы, зирәк булып чыктыгыз, рәхмәт сезгә. Мин сезгә тагын кунакка килермен әле. (Саубуллашып чыгып китә.)
- IV. Дәресне йомгаклау