Гаиләдә патриотик тәрбия

(Ата-аналар өчен консультация)

 Алсу ГИЛЬВАНОВА,

Чаллыдагы

82 нче  балалар бакчасы тәрбиячесе

 

 

 

Гражданлык-патриотик тәрбия-бүген тәрбия эше системасының иң мөһим звеноларының берсе. «Патриотлык нәрсә ул?» –  дигән сорауга җавап төрле вакытларда илебезнең күп кенә танылган кешеләре бирергә тырышып карадылар. Мәсәлән, С.И.Ожегов патриотизмны «…үз Ватаныңа һәм халкыңа тугрылык һәм мәхәббәт» , – ди. Г.Бакланов болай дип яза «…батырлык та, һөнәр дә түгел, табигый кеше хисе».

Соңгы вакытта «яңа патриотизм» дигән термин барлыкка килде, ул җәмгыять алдында җаваплылык тойгысын, гаиләгә, өйгә, Ватанга, туган табигатькә тирән рухи мәхәббәт тойгысын, башка кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәтне үз эченә ала.

Патриотлык нигезләре, беренче чиратта, баланың якын даирәсендә,  төгәлрәге гаиләдә салына башлый. Малайларда балачактан ук һәрвакыт көчсезләр ягына басарга, аларны рәнҗетмәскә, ярдәм күрсәтергә кирәклеге турында күзаллаулар формалаштырырга кирәк.

Малай үзенең ир-ат булуын, чын ир-атларның үз өсләренә иң авыр эшне алуын аңларга тиеш, һәм моның өчен алар балачактан моңа әзерләнергә, чыныгырга, спорт белән шөгыльләнергә, кызларны якларга һәм алар турында кайгыртырга тиеш. Кызларда якын кешеләр арасында тыныч, яхшы мөнәсәбәтләрне саклауның нәрсә икәнлеге турында күзаллаулар формалаштырырга, аларны юатырга һәм кайгыртырга кирәк.

Мәктәпкәчә яшьтә үк бала үзенең кайсы илдә яшәвен, аның башка илләрдән нәрсә белән аерылганын белергә тиеш. Балаларга үзләре яшәгән шәһәр турында мөмкин кадәр күбрәк сөйләргә; үз шәһәрең өчен горурлык хисе тәрбияләргә кирәк. Балаларны әби-бабайлар, әниләр һәм әтиләр иҗат иткән нәрсәләргә сакчыл карарга өйрәтү мөһим. Җәмәгать урыннарында чисталык һәм тәртип сакларга, үз ишегалдында, подъездда, урамда, паркларда, балалар бакчасында матурлык һәм тәртип булдыруда катнаштырырга кирәк.  Балаларда патриотик хисләр тәрбияләүнең төрле формалары бар. Бу Туган ил, туган шәһәр, туган як табигате, яхшы күңелле кешеләр турында әңгәмәләр, патриотик темаларга балалар китаплары уку, үзе яшәгән төбәкнең балалар фольклоры, җырлар һәм шигырьләр сайлап алу һәм, әлбәттә, ата-аналарның шәхси үрнәге.

Ата-бабаларның тарихын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү аша туган җиргә карата горурлык һәм хөрмәт тәрбияләнә. Монда буыннан-буынга күчеп, яхшылыкка, дуслыкка, үзара ярдәмләшүгә һәм хезмәт сөючәнлеккә өйрәтүче әкиятләр мөһим роль уйный. Үзенчәлекле халык фольклоры – Ватанга мәхәббәт һәм балаларның патриотик үсешен формалаштыручы искиткеч материал. Бала дәүләт һәм халык бәйрәмнәрен аңларга, аларда актив катнашырга тиеш. Шулай ук аларны башка халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштырырга, аларга карата дустанә мөнәсәбәт формалаштырырга кирәк.

Патриотизмның бер чагылышы – табигатькә мәхәббәт. Ул аңа сакчыл мөнәсәбәт белән билгеләнә, хайваннар турында элементар кайгыртуда, үсемлекләр үстерү буенча кулай хезмәттә чагыла. Урманга, елгага, басуга йөрүнең әһәмияте зур. Алар балаларны табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең кайбер кагыйдәләре белән таныштырырга мөмкинлек бирә. Туган илнең табигате белән танышканда, аның матурлыгына һәм төрлелегенә, үзенчәлекләренә басым ясала. Туган табигать, туган як тарихы турындагы балачактан алган якты тәэсирләр еш кына кешенең хәтерендә гомер буена кала һәм балада үз иленең ватанпәрвәре һәм гражданы булырга ярдәм итә торган характер сыйфатларын формалаштыра.

Балаларны әхлакый-патриотик тәрбияләүнең мөһим шарты булып ата-аналар белән тыгыз бәйләнеш тора. Үз гаиләсенең тарихына кагылу балада көчле хис-кичерешләр уята, үткәннең хәтеренә, үзенең тарихи тамырларына игътибарлы булырга мәҗбүр итә. Үз илеңнең патриоты буллу – аның мәнфәгатьләрен, кайгы-хәсрәтләрен һәм шатлыкларын йөрәгеңә якын кабул итү, анда барган хәлләр өчен үзеңне җаваплы хис итү дигән сүз. Туган илгә, аның мәдәниятенә, тарихына, теленә мөнәсәбәт ата-аналардан балаларга күчә.

Мәктәпкәчә яшьтәге  бала нәрсә белергә һәм эшли белергә тиеш:

  • ата-анаңның исемен һәм фамилиясен, исемнәрен һәм атасының исемнәрен белергә һәм атарга, аларның кайда эшләвен белергә һәм хезмәтенең җәмгыять өчен никадәр мөһимлеген төшенергә;
  • гаилә бәйрәмнәрен белү; өйдә даими бурычлар булу;
  • үзенең туган шәһәре (поселогы, авылы) турында сөйли, үзе яшәгән урамны атый ала;
  • Россия Федерациясенең (Россиянең) гаять зур күпмилләтле ил булуын; Мәскәүнең Ватаныбызның башкаласы булуын белү;
  • флаг, герб, гимн турында күзаллау;
  • Россия армиясе, сугыш еллары, Җиңү көне турында күзаллау.

Ата-аналар өчен тәкъдимнәр:

* Кечкенә патриотны тәрбияләү аңа иң якын туган йортыннан, үзе яшәгән урамнан, балалар бакчасыннан башлана.

* Баланың игътибарын туган шәһәренең матурлыгына юнәлтегез.

* Бакчадан кайтканда урамыгызда нәрсәләр барлыгын сөйләгез, һәр объектның әһәмияте турында сөйләшегез.

  • Җәмәгать учреждениеләре: почта, кибет, китапханә һ.б. ның эше турында күзаллау бирегез. Әлеге учреждениеләр хезмәткәрләренең эшен күзәтегез, аларның хезмәтенең кыйммәтен билгеләгез.

* Бала белән бергә ишегалдыгызны төзекләндерү һәм яшелләндерү эшендә катнашыгыз.

* Үзегезнең белемегезне арттырыгыз.

* Баланы үз гамәлләрен һәм башка кешеләрнең гамәлләрен дөрес бәяләргә өйрәтегез.

* Аңа Ватан, аның геройлары, үз халкының гореф-гадәтләре, мәдәнияте турында китаплар укыгыз.

*Баланы җәмәгать урыннарында тәртип сакларга омтылуы өчен бүләкләгез.