Гаиләдә – бала тәрбиясе
Лилия ГАЛЯВИЕВА,
Казандагы 154 нче
балалар бакчасы тәрбиячесе
Иҗтимагый тормышыбызда бара торган үзгәрешләр балалар бакчасы белән гаиләне читләтеп үтә алмый, билгеле. Озак еллар хөкем сөргән авторлар педагогика урынына хәзер өлкәннәр белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне бөтенләй яңача оештыру таләп ителә. Бу эш, беренче чиратта балалар бакчасында һәм гаиләдә узара хезмәттәшлекне үстерү юнәлешендә алып барылырга тиеш.
Күп кенә гаиләләрдә ата-аналарның авторитеты нык кимеде. Бу бер яктан ата-аналарның уллары яки кызларына үрнәк күрсәтә алмаулары белән аңлатыла. Икенче яктан, балага бер-бер артлы ташлама ясаудан һәм аның һәр таләбен үтәргә әзер торудан килә. Сабый бала, елап нервалары бозыла күрмәсен, янәсе. Бала моннан оста файдалана яңа таләпләр куеп, көннән-көн узына, ниһаять кулдан ычкына.
Әлбәттә, төрле баланың холкы, темпераменты төрлечә. Һәр ата-ана баланың шундый психологик үзенчәлекләрен искә алып эш итәргә тиеш. Мәсәлән, ярамаганны эшләгән кайбер балага күз каравы да җитә. Икенче берләренә кат-кат аңлату һәм кисәтү дә таманга килә. Кыскасы, балага формалашып бара торган шәхес итеп карарга кирәк һәм кешегә яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәк.
Балага карата артык кырыс һәм каты куллы булу, аның әхлакый һәм психик үсешенә, шәхес буларак формалашуына тискәре йогынты ясый. Чөнки гаиләдә иптәшлек, дуслык, бердәмлек, туганлык хөкем сөргәндә генә бала һәръяклап үсә һәм мөстәкыйль эш итәргә өйрәнә ала.
«Баланы туган көненнән башлап тәрбияли башларга кирәк», – ди Макаренко. Әмма бала тәрбияләү белән бергә, һәр ата-ана үз-үзен тәрбияләү белән дә шөгыльләнергә тиеш. Чөнки бала кечкенә чагында әти-әнисенә, өлкәннәргә ошарга тырыша, үсә төшкәч, ул аларның уңай якларын гына түгел, кимчелекләрен дә күрә башлый.
Балалар бакчасында аны мөстәкыйль фикер йөртергә, турысын әйтергә өйрәтәләр. Кайбер ата-аналар баласы туры әйтүдән, үзенә тиешле нәтиҗә ясамый, дөрт итеп кабынып китә. Янәсе ул хаклы.
Кайбер гаиләләрдә бөтен тәрбия эше балалар белән очраклы рәвештә үткәрелә торган “җитди” сөйләшүгә кайтып кала. Гаилә тәрбиясендә ата-ананың гражданлык йөзе, иҗтимагый активлыгы, җәмәгать алдындагы бурычларын ничек үтәве хәлиткеч роль уйный.
Өендә дә, эшендә дә намуслы, гадел, тырыш кешеләргә, игътибарлы ата-аналарның балаларында да шундый ук сыйфатлар формалаша, тел камилләшә бара. Чөнки алар балага тәэсир итүнең иң әйбәт юлы – гамәлләрендә икәнлеген яхшы аңлыйлар. Кызганычка каршы, эштә вакыт узсынга йөрүче, дәүләттән күбрәк алырга омтылучы, төрле юллар белән байлык тупларга тырышучы, затлы әйберләр җыю турында гына уйлаучы, хезмәттәшләре, күршеләре белән ызгышып торучы, хәтта гаиләнең өлкән кешеләренә дә көн күрсәтмәүче ата-аналар аз түгел. Андыйларның балалары үзләренә охшап, кансыз, шәфкатьсез , миһербансыз булып үсә.
Әти кеше элек-электән гаиләдә төп фигура булган. Ләкин бу гаиләнең һәр кешесе аның каршында дер калтырап торырга тиеш, дигән сүз түгел. Гаиләнең демократиясен кысу әти кешенең дәрәҗәсен күтәрми, киресенчә төшерә. Кайбер аталарның бала тәрбияләүдә бөтенләй катнашмавы да тәрбия эшенә зур зыян китерә.
Балаларда аңлы дисциплина тәрбияләүдә, аларны режим белән яшәргә, санитария-гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәтүдә ата-ана үрнәгенең әһәмияте бик зур. Шул ук вакытта балаларның әйтелгән киңәшләрнең ничек үтәвен күзәтеп һәм тикшереп тору бик мөһим.
Тәрбия эше дөрес оештырылганда, бала өй хуҗалыгында теләп катнаша, бергә эшләү барышында әти-әнисенең ничек үз-үзен тотуын күзәтә, аларның омтылышларын өйрәнә, гаилә тәртипләрен үзләштерә. Шуңа күрә өлкәннәрнең, ата-аналарның узара тату һәм аңлашып яшәве бик әһәмиятле.
Бала тәрбияләүдә, гаиләдә дөрес мөнәсәбәтләр булдыруда әниләрнең роле аеруча зур. Сөекле шагыйребез Х.Такташта: “Ана – бөек исем, нәрсә җитә ана булуга” – дип аналарга дан җырлаган. Кызганычка каршы бу бөек исемгә тап төшерүче аналар да бар әле.
Хәзерге вакытта илебездә күпме бала теге яки бу сәбәпләр аркасында әнисез үсә. Алар интернат мәктәпләрдә, балалар йортларында тәрбияләнәләр. Тамаклары тук, өсләре бөтен. Әмма балаларга болар гына җитми, әни кирәк аларга, ана назы кирәк. Чөнки иң яхшы балалар йорты да тату гаиләне алыштыра алмый.
Кайбер ата-аналар бала белән тыныч кына сөйләшеп аңлашасы урында, тыю, боеру, кычкыруны, әрләү-тиргәүне артыгырак күрәләр. Андый максатларына ирешә алмагач:
– Шул кадәр тукып та юньгә кертеп булмагач, «нишләтергә инде бу баланы» дип аптырашта калалар. Кычкыру – балада һәрвакыт каршы реакция барлыкка китерә.
Баланы урынлы да, урынсыз да гел мактап һәм иркәләп торган ата-аналар да бик нык ялгыша. Мондый хәл бигрәк тә аз балалы гаиләләрдә күзәтелә. Һәм ул – балада үзен генә ярату, масаю, мактану, иптәшләреннән ничек тә өстен торырга тырышу кебек эгоистик сыйфатлар формалашуга китерә. Тормышта аз гына да кыенлык күрмәгән, хәтта өй эшләрендә дә катнашмаган бала исә үзендә бернинди җаваплылык та тоя белмәгән ялкау һәм таркау бәндә булып үсә. Шуңа күрә баланы ярату белән бергә, аңа карата таләпчән дә була белергә кирәк.
Әмма бала башкара ала торган эшләрне генә таләп итү зарур. Кирәк чакта ярдәм итү, үзебезгә дә таләпчән булу мөһим. Чөнки һәр адымны бала үткен күзләре белән күзәтеп тора.
