Гаилә

Ләйлә НУРИЕВА,

Казандагы 122 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

 

Гаилә… Бү сүз һәркемнең күңелендә җылы хисләр уятадыр. Шәхсән минем өчен гаилә  ул – иң кадерле, иң якын кешеләрем, терәгем, ышанычым, яклаучым. Гаилә диюгә, әти-әнием һәм туганарым, балаларым һәм тормыш иптәшем күз алдыма килә. Пар канатлы гаиләдә яшәвемә сөенеп туя алмыйм. Әти белән әниемнең тату гомер итүләренә чиксез шатланам. Ни дисәң дә, гаиләнең ныклыгы әни һәм әтидән тора. Аларның һәрберсенең гаиләдә үз урыны, үз хезмәте, үз роле бар. Әни безне 9 ай буе карынында йөртеп, дөньяга китерә, ашата, киемнәребезне юа, иркәли, юата. Ә тормыш салкыннарыннан, кыенлыклардан батыр йөрәкле, көчле рухлы әтиебез саклый. Бу дөньяда алардан да яхшырак, миһербанлырак, якынрак, кадерлерәк кеше юктыр кебек. Һәр эшебезгә сөенә, кечкенә уңышларыбызны да шатланып кабул итә, киңәшләре белән ярдәм итеп, терәк булып тора. Хәтта ачуланганда да күзләреннән усаллык түгел, назлы караш бөркелә аларның.

Үземнең гаиләмне дә алар сыман ныклы итеп тезәргә тырышамын. Балаларыма үземнең әти-әнием кебек төпле киңәшләремне бирергә, терәк-таяныч булырга, яхшыга өйрәтергә омтылам. Бу эшем үз балаларыма гына түгел,  балалар бакчасындагы нәни дусларыма да күчә.Шуңа бакчада һәр уенны уйлап, гаилә белән бәйләп бирергә тырышам. Чөнки тәрбия гаиләдән башлана. Гаилә ул – кечкенә дәүләт. Шул дәүләттә алынган тәрбия олы тормышка әзерлек, киләчәкне хәл итә. Мин тәрбияче буларак, бакчадагы нәниләр белән гаилә темасына әңгәмә үткәрергә, әкиятләр укырга, җыр-шигырьләр өйрәтергә, матур чаралар үткәрергә тырышам. Балалар бакчасында гаилә тәрбиясе – баланың шәхесен формалаштыруда һәм аның социальләшүендә зур роль уйный. Чөнки балалар бакчасы  баланың гаиләдән соң икенче өе, шуңа күрә биредә гаилә кыйммәтләрен саклау һәм үстерү бик мөһим. Тәрбияләүдә төп алым – уен икәнен истә тотып, үземнең нәни дусларым белән гаилә темасына сюжетлы-рольле, дидактик уеннар уйныйбыз, спектакльләр куябыз, татар теленә өйрәнәбез, ата-аналар белән кич утырулар үткәрәбез, гаилә йолаларына багышланган бәйрәмнәр уздырабыз.

Кечкенәдән гаиләгә мәхәббәт, туганлык хисләре тәрбияләсәк, киләчәгебез ныклы булыр. Чөнки гаилә – кешенең зур байлыгы. Һәр кеше үзен бары гаиләдә генә кирәкле, яраткан һәм якланган итеп тоя ала. Шуңа нәниләребезгә бакчада бирелгән гаилә тәрбиясе аның әхлакый кыйммәтләрен, әти-әнигә һәм әби-бабайга, гаиләсенә карата мәхәббәт хисе тәрбияләргә, җылы якын мөнәсәбәтләрне сакларга һәм ныгытырга ярдәм итә. Бу исә, үз чиратында, киләчәктә җәмгыятькә файдалы һәм әхлаклы шәхес тәрбияләүдә зур өлеш булып тора.