Гаилә – бәхет ачкычы

№ 214

(Зурлар төркемендә ата-аналар җыелышы)

Гүзәл МӘҮЛӘВИЕВА,

Сармандагы 1 нче «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат:

– гаиләләрне бергә туплау;

– ата-аналар белән балаларның бердәмлеккә омтылу теләген тудыру;

– дус-тату төркем булдыру.

Җыелыш барышы

Тәрбияче. Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар, җюри әгъзалары!

«Бер күрешү – үзе бер гомер», – дип,

Бабайлар бит юкка әйтмәгән.

Бер очрашып, серләр белешү –

Бу гадәтләр әле бетмәгән.

Татарстанда, Россиядә дә 15 май Гаилә көне дип игълан ителде, чөнки гаиләне дәүләтнең нигезе, диләр. Гаилә нык булса, дәүләт тә нык була. Гаилә – кеше тормышындагы иң мөһим, иң кирәкле нәрсә.

Бүген без зурлар төркеме әти-әниләре белән үзенчәлекле җыелыш ярыш-бәйгегә җыелдык.

Безнең гаиләләр җыелган

Ял итәр өчен бүген.

Сүзләрнең матурын

Әйтмичә мөмкин түгел.

Һәрвакыт кешегә пар канат, кайтып сыеныр җылы учак, тыныч почмак кирәк. Ул почмак – гаилә учагы. Бәхетле гаиләләргә карап, без сокланабыз, үрнәк алырга тырышабыз.

Бәйрәм-ярышны бәйләп бару өчен җюри әгъзалары өчен тәкъдим итәбез. (Җюри сайланыла.)

Килгән кунакларыбызга татулык, саулык, бәхет, өмет теләп бәйгебезне башлыйбыз.

1 нче бәйге – «Нәрсә ул гаилә?»

Гаилә ул – …

(Ике командага ватман, фломастер бирелә.)

2 нче бәйге – «Кем тапкыр, кем зирәк?»

Безнең сорауларга

Җавап бирсен ул тизрәк.

– Бер-береңне белер өчен бер пот тоз ашарга кирәк, диләр. Әйдәгез әле, гаиләдә – ир, хатын бер-берсен беләләрме икән?

1 нче парга сораулар

Иргә:

  1. Хатыныгыз нинди төс ярата?
  2. Хатыныгызның аяк киеме үлчәме?

Хатынга:

  1. Ирегезнең яраткан ашы?
  2. Ирегезнең күз төсе?

2 нче парга сораулар

Иргә:

  1. Хатыныгызның яраткан җыры?
  2. Хатыныгызның әнисенең исеме?

Хатынга:

  1. Ирегезнең авырлыгы ничә кг?
  2. Ирегезнең туган көне, туган елы?

3 нче парга сораулар

Иргә:

  1. Хатыныгызның буй озынлыгы?
  2. Хатыныгыз нәрсә пешерергә ярата?

Хатынга:

  1. Язылышу көнегез?
  2. Ирегез иртән ничек уята?

4 нче парга сораулар

Иргә:

  1. Хатыныгызның туган көне,елы?
  2. Яраткан җырчысы?

Хатынга:

  1. Ирегезнең яратып карый торган телевизион тапшыруы?
  2. Ирегезнең яраткан төсе?

5 нче парга сораулар

Иргә:

  1. Хатының яраткан чәчәк?
  2. Хатының яраткан ризык?

Хатынга:

  1. Ирегезнең яраткан ел фасылы?
  2. Каенатагызның исеме?

6 нчы парга сораулар

Иргә:

  1. Хатыныгыз ничәнче үлчәм кием кия?
  2. Әбиегезнең туган көне?

Хатынга:

  1. Ирегезгә ничә яшь?
  2. Каенанагызның туган көне?

3 нче бәйге – «Эстафета»

Тәрбияче. Гаилә төрле буын кешеләрен берләштерә, аларның көч сынауларын эстафета уены белән сынап китик әле. (Әти-әниләр ике командага бүленә: 6 әти, 6 әни.)

4 нче бәйге – «Бантик кую»

(Әниләргә,әтиләр бантик куя.)

5 нче бәйге – «Туган авылыбыз тарихы»

  1. «Сарман» исеме нәрсәне аңлата?
  2. Җирле үзидарә җитәкчесе кем?
  3. Сарманнан чыккан күренекле шәхесләр.
  4. Безнең район нәрсә белән шөгыльләнә?
  5. Сармандагы чишмә исемнәре.
  6. Сарман турында җыр. (Күмәкләшеп җырлау.)

6 нчы бәйге – «Милли йолалар»

(«Йөзек салыш» уены яки татар халкының яратып уйнала торган берәр уены.)

7 нче бәйге

Әниләр галстук бәйли.

8 нче бәйге

Мәкальләр әйтәбез.

  1. Тату гаиләгә – … (кайгы килми).
  2. Ул ояты – … (атага, кыз ояты – анага).
  3. Атасы барның – … (бәхете бар).
  4. Атасы кем – … (углы шул).
  5. Ата-ананы тыңлаган адәм булган, … (тыңламаган әрәм булган).
  6. Оясында ни күрсә – … (очкынында шул).
  7. Гаилә – … (гомер чишмәсе).
  8. Киләчәккә нигез … (гаиләдә салына).

9 нчы бәйге – «Әтиләр бәйгесе»

Тәрбияче. Әтиләр акчаны эшләп таба, ә менә саный беләләрме икән?

Әйдәгез, «Баш хисапчы» – банкир номинациясендә җиңүчене билгелик. Моның өчен акча саный-саный, сорауларга җавап бирергә кирәк. (Вак кәгазь акча бирелә.)

  1. Балаң кайсы төркемгә йөри?
  2. Аңа ничә яшь?
  3. Туган көне кайчан?
  4. Тәрбиячеләре кем исемле?
  5. Бүген ничәсе?
  6. Басмада чәчен тараучы хатын кем ул?
  7. Кәҗә белән дус малайның исеме ничек?
  8. Тубы суга төшкәч, кем елый?

(Җиңүчегә алтын акча бирелә.)

10 нчы бәйге

Уйныйк әле, җырлыйк әле,

Биик әле күп итеп,

Безнең бәйрәм кичәбезне

Сагынып сөйләрлек итеп.

11 нче бәйге

Төшергән рәсемгә анализ – аңлату ясала.

Гаилә ул – …

(Җюрига сүз бирелә.)

Тәрбияче.

Бу дөньяда ничек яшәсәң дә,

Агым судай вакыт тиз үтә.

Уфтанмаслык булсын гомер юлы –

Татулыкка җирдә ни җитә?

Сезгә тыныч, матур гаилә тормышы теләп калабыз.