Гагаринның йолдызлы сәгате

№ 172

(Сыйныфтан тыш чара)Таһир СӘМИГУЛЛИН, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең I квалификация категорияле физика укытучысы

Максат: космонавтика буенча узган материалны гомумиләштерү һәм кабатлау.

Бурычлар:

– танып-белү кызыксынуын үстерү, патриотик тәрбия бирү;

– фикерләүне, сөйләмне үстерү, анализлый белү һәм нәтиҗәләр ясау;

– физика һәм табигать күренешләренә кызыксыну уяту.

Дидактик материаллар: түгәрәк өстәл, әйләнә торган барабан; космонавтика үсешенә өлеш керткән галимнәрнең hәм берничә космонавтның фотографияләре, компьютер, мультимедиа проекторы, презентация.

Чара барышы

(Ю.А.Гагарин турында 5 минутлык видеопрезентация карау.)

Алып баручы. 1961 елның 12 апрелендә илебез гражданы Юрий Алексеевич Гагарин бөтен кешелек тарихында беренче тапкыр галәм киңлекләренә очыш ясады. Шуннан бирле 12 апрель ел саен Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне буларак билгеләп үтелә. Быел бу тарихи вакыйгага 60 ел!

Без сезнең белән бүген Космонавтика көне уңаеннан ярыш уздырырбыз. Барлык сынауларны уңышлы үтәр өчен, сезгә космос, космонавтлар, күренекле галимнәр турында белемнәрегез кирәк булачак. Уеныбызда мәктәп укучыларыннан төзелгән «Күп белүчеләр» һәм «Тамашачылар» командалары катнаша. «Күп белүчеләр» командасы алты уенчыдан тора, берсе – команда капитаны. «Тамашачылар» командасы үз сорауларын жюрига җибәргән  укучылардан төзелде. (Жюри сайлап алган һәр хатка номер бирә һәм уенга чакыру белән авторга хәбәр итә. Автор, үзенең бер биткә язылган соравын hәм җавабын уенга алып килә.

Номер сайлау тәртибе болайрак башкарыла. ϴстәл өстендә барабан тора. Аңа сайлап алынган  hәм номерланган сораулар тутырыла. Уен башлангач, алып барчуы барабанны әйләндерә hәм бер сорауны ала.)  

Алып баручы. Шулай итеп, хөрмәтле укучылар, укытучылар, йолдызлы сәгать уенын башлыйбыз!

1 нче тур

Алып баручы. Сорау №… Сүз сорау авторына бирелә!

  1. Сорауны әзерләгән укучы—автор сорауны укый.
  2. Күп белүчеләр командасына бер минут вакыт бирелә. Шул вакыт эчендә, алар үзара киңәшеп, дөрес җавапны табарга тиеш. Бу вакыт узгач, алып баручы кыңгырау шалтырата hәм командага сүз бирә. Әгәр җавап дөрес булса, күп белүчеләр командасына очко языла. Очколарны барлык кеше дә күрерлек итеп берәр урынга язып барырга кирәк.  Җавап ялгыш булса, автор башта сорауны, аннары дөрес җавапны укый. Һәм очко «тамашачылар» командасына языла.
  3. Мәсәлән, укучылар мондыйрак сораулар тәкъдим итәргә мөмкин:
Сораулар Җаваплар Баллар
1 Юрий Алексеевич Гагарин кайда hәм кайчан туган? Юрий Алексеевич Гагарин 1934 елның 9 мартында  РСФСРда Гжатск районының Клушино авылында туа. 2
2 Юрий Алексеевич Гагарин беренче тапкыр кайчан hәм нинди самолетта оча? (hәм кем сыйфатында?) Юрий Алексеевич Гагарин Саратов аэроклубында укыганда 1955 елда Як-18 самолётында очучы буларак беренче очышын ясый. 2
3 Беренче космик отряд кайчан оеша? 1960 елның 11 январенда оеша. 1
4 Беренче отрядка кемнәрне сайлап алалар? Юрий Гагарин, Герман Титов, Григорий Нелюбов, Андриян Николаев, Павел Попович и Валерий Быковский. 6
5 Безнең авылдан 300 км ераклыкта Шоршелы авылы бар. Анда кайсы космонавтка багышлап  музей булдырганнар? Андриян Григорьевич Николаев.  Шоршелы — аның туган  авылы. 1
6 Ни өчен Юрий Алексеевич Гагарин космик корабльда ручка белән түгел, ә карандаш белән генә язган? Чөнки без җирдә ручка белән язганда авырлык көче пастаны аска тартып төшерә hәм паста дәфтәргә ягылып кала. Ә космоста авырлык көче юк диярлек, шуңа күрә паста агып чыкмый. 1
7 Беренче космик аппарат кайда җиргә төшә? Саратов өлкәсендә, Энгельстан ерак түгел Смеловка һәм Подгорный авыллары янында җиргә төшә. 2
8 Космоска очыштан соң Юрий Алексеевич Гагаринга бирелгән хәрби исем Майор, аңарчы ул лейтенант була. 1+1
9 Космоноват «2»- кем ул? Герман Степанович Титов 1
10 Космоноват «3»- кем ул? Андриян Григорьевич Николаев.  1
11 Ачык космоска кем беренче булып чыккан? Алексей Архипович Леонов 1
12 «Восток» космик корабленең конструкторы кем? Сергей Павлович Королёв 1
13 Космик корабльләрнең беренче очыш схемаларын кем сызган? Циолковский Константин Эдуардович 1

 

2 тур. Алып баручы сораулары

Мультимедийный проекторда  фотолар күрсәтү.

Сез проекторда  фото күрәсез. күп белүчеләр командасына сорау: болар кемнәр?

Г.С.Титов.  (1 балл)  В.В. Терешкова. (1 балл) . К.Э. Циолковсвкий. (1 балл)

Кояш системасында Җиргә охшаган планетаның исемен әйтегез.

Алексей Леонов космоста күпме вакыт була? (20 минут чамасы.)

Космонавтларның кайсысы «Кедр» чакырулы иде? ( Ю. А. Гагарин )

Космонавтларның кайсысы «Чайка»? чакырулы иде?( В. Н. Терешкова)

Нәтиҗәләр ясау. Җиңүчеләрне бүләкләү.

 

Сорауны әзерләгән укучы – автор укый. «Күп белүчеләр» командасына бер минут вакыт бирелә. Шул вакыт эчендә, алар үзара киңәшеп, дөрес җавапны табарга тиеш. Бу вакыт узгач, алып баручы кыңгырау шалтырата hәм командага сүз бирә. Әгәр җавап дөрес булса, «Күп белүчеләр» командасына очко языла. Очколарны барлык кеше дә күрерлек итеп берәр урынга язып барырга кирәк.  Җавап ялгыш булса, автор – башта сорауны, аннары дөрес җавапны укый, бу очракта  очко инде «Тамашачылар» командасына языла. Мәсәлән, укучылар мондыйрак сораулар тәкъдим итәргә мөмкин:

 

Сораулар Җаваплар Баллар
1 Юрий Алексеевич Гагарин кайда hәм кайчан туган? Юрий Алексеевич Гагарин 1934 елның 9 мартында Смоленск өлкәсенең Гжатск районындагы Клушино авылында туа. 2
2 Юрий Алексеевич Гагарин беренче тапкыр кайчан hәм нинди самолетта оча hәм кем сыйфатында? Юрий Алексеевич Гагарин Саратов аэроклубында укыганда 1955 елда Як-18 самолётында очучы буларак беренче очышын ясый. 2
3 Беренче космик отряд кайчан оеша? 1960 елның 11 гыйварында оеша. 1
4 Беренче отрядка кемнәрне сайлап алалар? Юрий Гагарин, Герман Титов, Григорий Нелюбов, Андриян Николаев, Павел Попович и Валерий Быковский. 6
5 Безнең авылдан 300 км ераклыкта Шоршелы авылы бар. Анда кайсы космонавтка багышлап  музей булдырганнар? Андриян Григорьевич Николаев.  Шоршелы – аның туган  авылы. 1
6 Ни өчен Юрий Алексеевич Гагарин космик корабльдә ручка белән түгел, ә карандаш белән генә язган? Чөнки без җирдә ручка белән язганда авырлык көче пастаны аска тартып төшерә hәм паста дәфтәргә ягылып кала. Ә космоста авырлык көче юк диярлек, шуңа күрә паста агып чыкмый. 1
7 Беренче космик аппарат кайда җиргә төшә? Саратов өлкәсендә, Энгельстан ерак түгел Смеловка һәм Подгорный авыллары янында җиргә төшә. 2
8 Космоска очыштан соң Юрий Алексеевич Гагаринга бирелгән хәрби исем. Майор, аңарчы ул лейтенант була. 1+1
9 «Космоноват-2» кем ул? Герман Степанович Титов. 1
10 «Космоноват-3» кем ул? Андриян Григорьевич Николаев. 1
11 Ачык космоска кем беренче булып чыккан? Алексей Архипович Леонов. 1
12 «Восток» космик корабленең конструкторы кем? Сергей Павлович Королёв. 1
13 Космик корабльләрнең беренче очыш схемаларын кем сызган? Константин Эдуардович Циолковский. 1

 

2 тур. Алып баручы сораулары

(Мультимедиа проекторында фотолар күрсәтелә.)

Алып баручы. Сез проекторда фото күрәсез. «Күп белүчеләр» командасына соравым: болар кемнәр?

Screenshot_1

Г.С.Титов.  (1 балл)  В.В.Терешкова. (1 балл) . К.Э.Циолковсвкий. (1 балл)

 

Кояш системасында Җиргә охшаган планетаның исемен әйтегез.

Алексей Леонов космоста күпме вакыт була? (20 минут чамасы.)

Космонавтларның кайсысы «Кедр» чакырулы иде? (Ю.А.Гагарин.)

Космонавтларның кайсысы «Чайка» чакырулы иде? (В.Н.Терешкова.)

Нәтиҗәләр ясау. Җиңүчеләрне бүләкләү.