Гади һәм кушма җөмләләр

№ 191

(6 нчы сыйныфта татар теле дәресе)

Венера АХУНОВА,

Ютазы районы Урыссу гимназиясенең I квалификация категорияле  татар теле һәм  әдәбияты укытучысы  

Максат:

– җөмлә турындагы белемнәрне тирәнәйтү; гади һәм кушма җөмләләрне аера белергә өйрәтү;

– җавапларны дәлилләп күрсәтә белүне, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп эшләү, нәтиҗә ясау, бәяли белү күнекмәләрен камилләштерү;

– үзара дустанә мөнәсәбәт, мөстәкыйльлек, күзәтүчәнлек тәрбияләү өчен шартлар тудыру; туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

предмет нәтиҗәләре: гади һәм кушма җөмләләрне аера белү, җөмлә төрләрен аеру, кушма җөмлә арасында тыныш билгесен кую, дөрес куллану;

танып белү: танып-белү максатын кую, логик фикерләү, төп билгеләрне аерып бирү, синтез-анализ, чагыштыру алымнарын файдалану, модельләштерү;

шәхси: үзбилгеләмә – үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау, үз фикереңне әйтә белү;

регулятив: белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү, планлаштыру, үз эшләрен бәяли белү;

коммуникатив: информация табуда һәм туплауда инициативалы бердәмлек, иптәшеңнең үзүзен тотышы белән идарә итү, фикерне әйтә белү.

Төп төшенчәләр: җөмлә, гади һәм кушма җөмлә, хәбәрлек, оештыручы үзәк, җөмләнең баш кисәкләре.

Методлар: өлешчә эзләнүле, аңлатмалы-иллюстратив.        

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, музыка.

Укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру формалары: фронталь, парларда, индивидуаль, төркемнәрдә.

Контроль: укытучы контроле, үзара, үзконтроль.

Чыганаклар : Татар теле: татар телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 5 нче с-фы өчен д-лек/ Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов. – Казан: Татар кит. нәшр., 2017.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, компьютер, презентация, сүзләр язылган ике конверт, индивидуаль биремле карточкалар, тест сораулары.

Дәрес тибы: уку мәсьәләсен кую һәм аны чишү.

Эш формалары: индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш, парлап эшләү.

Дәрес барышы

  1. Оештырумотивлаштыру этабы.

Психологик уңай халәт барлыкка китерү, төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау, белем алырга әзерлек алып бару. Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.  

Укытучы. Укучылар!

Кул тотышып басыйк әле,

Нинди матур булды түгәрәк!

Әйтерсеңлә ләйсән яңгыр ява,

Тамчы тама, җиргә сибәләп!

Мин сезгә хәзер, кул кысып, импульс җибәрәм. Ә сез бер-берегезгә чылбыр буенча тапшырасыз. Мин җибәргән җылылык сезгә көн буена җитәрлек көч бирсен. Шушы күтәренке кәефтә, барыгыызга да хәерле көн теләп, дәресебезне башлыйбыз.

Укучылар, һәр өстәлдә кояш һәм болыт рәсемнәре бар. Дәрестә эшләнгән бирем әгәр сезгә ошаса, кояш рәсемен күтәрерсез, ә сорауларыгыз калса, болыт рәсемен күтәрергә тәкъдим итәм.

Укучылар, әйдәгез, күзләрне йомабыз һәм көйдә яңгыраганнарны күз алдына китерәбез. (“Тормыш көе” яңгырый.)

– Нинди тавышлар ишеттегез?

– Кошлар кайда сайрый?

– Нинди су күз алдыгызга килде? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

Укытучы. Мин дә сезне бүген урманга, елга буена, яшел аланга сәяхәткә чакырам.

  1. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Слайдка карыйбыз. Монда безгә карта тәкъдим ителә.

Без урман аша, елга аша узып, яшел аланга чыгарга тиешбез. Бу аланда, күргәнегезчә, чәчәкләр үсми икән, шуңа күрә Күбәләк бездән ярдәм көтә. Аның чәчәктән чәчәккә кунып уйныйсы килә. Укучылар, ярдәм итәбезме?

– Урманга кергәндә, безне кем каршы ала? Ул кайсы әкияттән? (“Ак бүре” әкиятеннән.) Ул безгә бирем әзерләгән.

– Бирелгән җөмләләрне укып чыгабыз, чагыштырабыз. Аларны ничә төркемгә берләштереп булыр иде? Охшаш җөмләләрне әйтегез. Аларның ияләре, хәбәрләре ничәү? (1, 3. 2, 4) Аларны нинди җөмләләр дип атап булыр иде. (Гади, кушма җөмләләр дип.)

– Укучылар, димәк, без бүген нинди җөмләләр турында сөйләшәчәкбез? Дәресебезнең темасы нинди булачак? (Гади һәм кушма җөмләләр)

– Дәресебезнең максатын да ачыклап китик инде, максатыбыз нинди булыр? (Җөмлә турындагы белемнәрне ныгытырбыз, гади һәм кушма җөмләләрне аера белү күнекмәләрен үстерербез.)

– Дөрес.

– Ә бер ия һәм бер хәбәрдән торган җөмләнең ничә грамматик нигезе бар дип әйтә алабыз? (Мондый җөмләдә бер грамматик нигез була.)

– Гади җөмлә дигәндә без тагын җөмлә турында нәрсәләр әйтә алабыз. Бу төр җөмләне ничек анализлыйбыз? (Әйтү максаты буенча, иярчен кисәкләрнең булу-булмавына карап билгелибез.)

– Мәсәлән, беренче җөмләнең тагын нинди билгеләрен әйтә алабыз?

Урманда кошлар сайрый җөмләсе? (Гади җөмлә, хикәя, җәенке.)

– Ә ике яки берничә иясе һәм хәбәре булган җөмләдә ничә грамматик нигез була? (Ике яки бернничә грамматик нигез була.)

– Димәк, нинди җөмләне без кушма җөмлә дип атыйбыз? (Ике яки берничә грамматик нигездән торган җөмлә кушма җөмлә дип атала.)

– Укучылар, биремгә сезнең бәя? (Кояш яки болыт)

– Дәфтәрләрне ачабыз, бүгенге числоны, теманы язып куябыз.

III. Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү

Укытучы. Сәяхәтебезне алга таба дәвам иттерәбез. Алда без кайсы геройны күрәбез? (Шүрәле)

Ул кайсы әкият герое, аның авторы кем? (“Шүрәле”, Г. Тукай.)

Әйдәгез әле, Шүрәле нинди бирем әзерләде икән? Ул безгә конвертта сезгә таныш булган бер җыр җибәргән, тик сүзләре урыннарын югалткан. Укучылар, безгә хәзер аларны җырдагыча урнаштырырга, гади һәм кушма җөмләләрне табарга кирәк. Сезгә ярдәмгә җырның көе яңгырый.  (“Әпипә” көе яңгырый.)

Кайсы төркем эшләп бетерә, шул кечкенә кыңгырауны чыңлатыр.

Җавапларны тыңлыйбыз. (Бас, кызым Әпипә – гади җөмлә. Син басмасаң, мин басам – кушма җөмлә.)

Укучылар, беренче төркемнән бер укучы беренче җөмләне укый. Бу нинди җөмлә? Ни өчен? (Бу – гади җөмлә, бер грамматик нигездән тора.)

Икенче төркем, бер укучы икенче җөмләне укый. Бу нинди җөмлә? Ни өчен? (Бу – кушма җөмлә, чөнки ике грамматик нигезе бар.)

Укучылар, биремгә сезнең бәя? (Кояш якисә болыт.) Рәхмәт. Яхшы, булдырдыгыз!

Укытучы. Шүрәленең икенче биреме “Ат һәм җайдак” дип атала. Уенның тәртибе түбәндәгечә: кемгә сары кәгазь эләгә, шул җайдак була. Кемнәр зәңгәр кәгазьне ала, алар ат була. Җайдак беренче булып сорауны укый, ә атлар, игътибар белән тыңлап, дөрес җавапны әйтә. Уенның тәртибе барыгызга да аңлашылдымы?

Җәй көне гел томан булса, … гөмбә күп булыр.

 

Имән чикләвеге күп булган елны … кыш җылы килә.

 

Кыр казлары иртә китсә, … кыш иртә килә.

 

Көз озын килсә, … яз соң килер.

 

 

Укытучы. Афәрин, укучылар, булдырдыгыз. Ә барлыкка килгән җөмләләр төзелешләре буенча нинди? (Барысы да кушма җөмләләр.)

  1. Белемнәрне беренчел ныгыту

Укытучы. Су анасы биремен үтәп карыйк.

КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД (опроси-опроси-обменяйся) структурасы ярдәмендә бер-берегезнең белемнәрен тикшерерсез. Моның өчен сезгә карточкалар ясарга кирәк булачак. Хәзер беренче номерлы партнерлар ак бит ала, битне уртага бүләләр. Яртысын җилкәдәш партнерларына бирәләр. Әлеге битләр тагын уртага бүленә. Битнең берсен каршы як партнерыгызга бирәсез. Бит астының 1/4 өлешен бөкләргә кирәк була. (Күрсәтелә.) Битнең күренә торган өлешенә сез иң яхшы дип саналган соравыгызны язасыз, ә күренми торган өлешенә соравыгызның җавабы языла. Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды. (Таймер куела. Кәгазь битләре әзер була. Укучылар 2 минут эчендә кәгазьнең аскы өлешенә бер җөмлә язалар, ә өске өлешенә җавабын язып бөкләп, яшереп куялар.)

Укытучы. Вакыт бетте. Хәзер сез торасыз, урындыкларны рәтлисез, кулыгызны күтәрәсез, якында булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны бирәсез, иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса, сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң, иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез.

– Бергә кабатлыйбыз: “Молодец, рәхмәт. Миңа синең белән эшләү бик рәхәт булды”. Моннан соң сез карточкаларыгыз белән алмашырга тиеш буласыз. Әлеге эшне сез 3 тапкыр кабатлыйсыз.

– Рәхмәт, урыннарыгызга утырыгыз. Укучылар, биремгә сезнең бәя? (Кояш яки болыт.) Рәхмәт.

  1. Белемнәрне ныгыту

Укытучы. Ә хәзер эш дәфтәрләрен ачыгыз. Бирелгән дүрт җөмләне укып чыгыгыз һәм төрен билгеләгез. (Укучылар җөмләләрне укыйлар, төрен билгелиләр.)

Укытучы. Хәзер экрандагы схеманы тулыландырыйк.

– Димәк, җөмлә нинди ике төргә бүленә? (Гади һәм кушма.)

– Нинди сан астындагы җөмләләрне сез гадигә керттегез? (1, 3)

– Кайсыларын кушма җөмлә дип билгеләдегез? (2, 4)

Схеманы тутырабыз.

  1. Алган белемнәрне эталон буенча тикшерү. Тест эшләү

Укытучы. Алдагы бирем. Белемнәрне тикшерәбез. Алдыгызда – тест сораулары.

1.Бер генә грамматик нигездән торган җөмлә нинди җөмлә була?

а) кушма җөмлә; ә) гади җөмлә.

  1. 2. Нинди җөмлә кушма җөмлә дип атала?

а) бер грамматик нигездән торган җөмлә; ә) ике яки берничә гади җөмләдән торган җөмлә; б) ике баш кисәге дә булган җөмлә.

  1. Җөмлә төрен билгеләгез. Яз җитте, ләкин көннәр һаман да җылытмый.

а) кушма җөмлә; ә) гади җөмлә.

  1. Җөмләнең төрен билгеләгез. Агач башына кечкенә генә кошчык килеп кунды һәм сайрый башлады.

а) кушма җөмлә; ә) гади җөмлә.

  1. Җөмләнең төрен билгеләгез. Кар ява, ләкин балалар урамнан кермиләр.

а) кушма җөмлә; ә) гади җөмлә.

Дөрес җаваплар: 1-ә. 2-ә. 3-а. 4-а. 5-а.

Укытучы. Күршегез белән биремнәрне алышабыз һәм тикшерәбез. Билге куябыз. (Җаваплары чыга, тикшереп, үзләре билгә куя.)

– Укучылар, кемнәрнең “5”ле?

– Укучылар, кемнәрнең “4”ле?

– Укучылар, кемнәрнең “3”ле?

– Укучылар, без бүген нинди тема өйрәндек? (Укучыларның җавабы.)

Нинди җөмләгә гади дибез, кайсысы кушма җөмлә була?

VII. Өй эше

  1. Тексттан гади һәм кушма җөмләләрне аерып язарга.
  2. Табигать турында 5 мәкаль язып килергә.
  3. “Кышкы табигать” темасына кечкенә генә хикәя язып килергә.

VIII. Рефлексия

Укытучы. Укучылар , менә без аланга да килеп җиттек. Аланны чәчәкләр белән бизәү өчен, без алдагы биремне үтәргә тиешбез. Сезнең алда ромашкалар ята, тик аларның таҗлары юк. Хәзер, әгәр сез бүген дәрестә мин аңладым һәм башкаларга аңлата алам дип уйлыйсыз икән, ромашкага ак таҗ ябыштырасыз, әгәр аңладым, ләкин аңлата алмыйм дип уйлыйсыз икән, алсу таҗ ябыштырасыз, әгәр аңлап җиткермәдем, дип уйлыйсыз икән, кызыл таҗ ябыштырасыз.

– Ә хәзер аланга үзегезнең чәчәкләрегезне чыгып беркетеп куегыз.

– Укучылар, игътибар итегез әле, нинди матур булды безнең аланыбыз. Аның матурлануында безнең өлешебез бармы? Табигатьне кешеләр кулында дип әйтә алабызмы?

– Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы, чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән. Табигать белән бергә булыйк, аны саклыйк!

– Менә күбәләгебез дә очып килеп җитте. Рәхмәт сезгә, укучылар. Сез үзегезнең бик тырыш һәм ярдәмчел икәнегезне күрсәттегез. Дәресебез тәмам, чыгарга мөмкин.