Гади карандаш һәм күмер белән рәсем ясау серләре

№ 193

(Зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегенең танып белү һәм сөйләм телен үстерү өлкәләре буенча Бенджамин Блум таксономиясенә нигезләнгән шөгыль)

Лилия ШАКИРОВА,

Казандагы 78 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Белем бирү өлкәләрен тормышка ашыру: «Сөйләм үсеше», «Социаль-аралашу үсеше», «Танып белү үсеше», «Эстетик-сәнгать үсеше».

Бурычлар:

белем бирүдә: балаларны карандаш үзлекләре белән таныштыру;

үстерелешле: балаларның логик фикерләү, тикшерү эшчәнлегендә инициатива күрсәтү, үзләренең күзаллауларын анализлау, нәтиҗә чыгару сәләтен үстерү;

тәрбияви:  үзара дустанә мөнәсәбәт, әйләнә-тирә белән кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: агач күмере, карандашлар, очлагычлар, бетергечләр, тартмалар, тастымал, мольберт, проектор, экран.

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Сезне күрүемә мин бик шат! Ничек хәлләрегез? Балалар, сезгә сюрприз бар. Һәркем бер тасма сайлый һәм мин 1, 2, 3 дип әйткәч. тартырсыз. Әзерләндек! 1, 2, 3! (Бер бала карандашлар, диск салынган тартманы тартып чыгара.) Бирегә алып килегез әле. Нәрсә икән анда? Карыйк әле.

Балалар. Диск, карандашлар.

Тәрбияче. Ә дискта нәрсә икән, карыйбызмы? Игътибар белән тыңлагыз яме. (Карандаш тарихы турында видео карау.)

Тәрбияче. Күпме яңа мәгълүмат белдек без, әйеме, балалар?

– Элек нәрсә белән рәсем ясаганнар? (Күмер белән.)

– Аннан нәрсә барлыкка килгән? (Графит, грифель, карандаш.)

– Ә карандашка күлмәк нәрсәгә? (Кул буялмасын өчен, җайлы язар өчен.)

– Карандашларны кемнәр куллана? (Рәссамнар, сызым сызучылар, укытучылар, без.)

– Әйдәгез, карандашлар белән якыннанрак танышыйк, берәр карандаш алыгыз.

– Нинди карандашлар бар монда? (Бетергеч белән һәм бетергечсез, төрле зурлыкта, төрле төсле күлмәкле.)

– Уйныйбызмы, балалар? (Әйе.) Алайса уенның кагыйдәләрен тыңлагыз. Мин хәзер музыка куям да зал буенча йөрибез. Музыка сүнгәч, туктыйбыз һәм төркемнәргә берләшәбез. Балалар, карандашлар белән сак булыгыз, аларны аска каратып тотыгыз, яме. (Музыка яңгырый.) Туктадык.

– Кемнең карандашы очында бетергеч бар – бер төркемгә берләшәбез.

– Карандаш озынлыгы буенча төркемнәргә берләшәбез.

– Карандаш төсе буенча төркемнәргә берләшәбез.

– Балалар, ә карандаш белән нишлиләр? (Рәсем ясыйлар, язалар, сызалар.)

– Шулаймы икән, тикшерәбезме? Сезне карандаш үзлекләрен тикшерер өчен лабораториягә чакырам. (Өстәл тирәли утыралар.)

– Балалар, без хәзер элек күмер белән ясаганнарын беләбез, шуна күрә аны да тикшерергә һәм чагыштырырга тәкъдим итәм. Күзәтүләребезне менә мондый таблицада билгеләп барырбыз. Монда – күмер, ә монда карандаш үзлекләрен.

– Нәрсә белән эксперимент ясыйсыгыз килә: карандаш беләнме, күмер беләнме? Сайлап алыгыз. (Балалар күмер яки карандаш сайлап ала.) Башлыйк.

– Каршыгызда кәгазь бите ята. Әйләндерегез әле. Нокталарны тоташтырып чыгыгыз. (Эшлиләр.) Балалар, карандаш белән ясап буламы? (Әйе.) Ә күмер белән? (Әйе.) Нәтиҗәне таблицада билгеләп куйыйк. Алсу, билгелә әле.

– Балалар, карагыз әле, минем рәсемем бераз бозылып китте. Ничек төзәтергә инде аны? (Бетергеч белән.) Бетергеч белән бетереп карыйм әле. Күмер эзе кала икән. Ә карандаш эзе бетәме? (Бетә.) Әйдәгез, күзәтүебезне таблицада билгеләп куйыйк. Алмаз, билгелә әле. Бетергеч күмер эзен бетерми – куябыз “–“, карандаш эзен бетерә – куябыз “+”.

– Балалар, карандаш матур, әйбәт ясасын өчен аны нишләтергә кирәк? (Очларга.) Очлап карагыз әле. Кызык, ә күмерне очлап буламы икән? (Эшләп карыйлар.) Юк, булмый. Күзәтүне билгеләп куйыйк.

– Дөрестән дә, күмер кулны пычрата икән. Кем карандаш белән ясады әле, сезнең дә кулыгыз пычракмы? (Юк.) Тагын бер үзлекне билгеләп куйыйк: күмер кулны пычрата (“–“), карандаш пычратмый (+”).

– Балалар, сез ничек уйлыйсыз, күмер һәм карандаш суда ясыймы икән? (Әйе, юк.) Ә мин ясый (ясамый) дип уйлыйм. Тикшереп карыйк, кем хаклы? Сезнең каршыгызда сулы савыт, якынрак китерегез, капкачларын ачыгыз. Эчендә такта. Ясап карыйк. (Эшлиләр.) Күмер дә, карандаш та суда ясый икән бит. Булат, таблицада күзәтүләрне билгеләп куйыйк.

– Менә шундый кызыклы нәтиҗәләр килеп чыкты. (Күрсәтәм.) Балалар, нәрсә белән ясарга уңайлырак? (Карандаш, күмер.) ( Күмер дисәләр: күмер белән җайлымыни? Ул бит кулны буйый, аны очлап та, эзен бетереп тә булмый). Шулай да, карандаш белән ясау уңайлырак, балалар.

– Сезгә тикшерү үткәрү ошадымы?

– Хәзер инде без карандаш үзлекләре турында китап әзерли алырбыз дип уйлыйм.  (Икенче өстәл янына җыелу.) Моның өчен сезгә парларга бүленергә кирәк. Үзегезгә пар сайлагыз.

– Һәр пар бер карта ала. Нәрсә ясалган анда?  Бу – карандаш үзлекләре.  Өстәлдә яткан рәсемнәр арасыннан картагызга туры килә торган рәсемне сайлагыз. Аларны менә бу китапка урнаштырыйк.

– Нинди кызыклы китап ясадык. Бу китап ярдәмендә сез дусларыгызга карандаш үзлекләре турында сөйләрсез дип уйлыйм.

– Шулай итеп, тагын бер сөйләшик, карандаш күмердән ни өчен яхшырак, уңайлырак? (Кулны пычратмый, кәгазьдә дә, суда да ясый, бетергеч белән бетә,  очларга була.)

– Балалар, сезгә бүген ниләр ошады? Ни өчен?

– Нинди яңа мәгълүматлар белдегез?

– Нәрсә эшләү катлаулы (кыен) булды?

– Балалар, моннан соң сез үзегез дә якын-тирәдәге предметларны тикшерә алырсыз дип уйлыйм, белмәгән нәрсә якында гына бит. Рәхмәт сезгә!