Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестенда мәхәббәт һәм гаилә проблемаларының чагылышы

№ 185

(8 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

Язилә ХӘЙРЕТДИНОВА,

Теләче районы Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Максат. Мәхәббәт һәм гаилә төшенчәсен әдәби әсәр эчтәлеге аша ачу.

Дәреснең бурычы. Әдәби әсәрнең темасын, идеясен, проблемасын ачыклау максаты белән текстны анализлау күнекмәләрен формалаштыру; текстны анализлау барышында критик фикерләү сәләтен үстерү; укучыларны олы тормышка әзерләү, конкурентлыкка сәләтле һәм креатив фикерли белүче, әхлаклы шәхес тәрбияләү.

Җиһазлау: интерактив такта, проектор,ноутбук, презентация, китаплар күргәзмәсе.

Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу.

Метод һәм алымнар: иҗади уку һәм эзләнүле ысуллар: укытучы сүзе, эзләнүчән әңгәмә, сәнгатьле уку, сөйләү, аерым өлешләргә анализ бирү, текст өстендә эшләү, әсәргә проблемалы анализ, проблемалы сорауларга җавап табу, биремнәр үтәү. Әңгәмә, чыгыш, сәнгатьле уку, анализ, проблемалы сорау.

Дәреснең эпиграфы. Кешенең бар нәрсәсе дә гүзәл булырга тиеш:йөзе дә, киеме дә, йөрәге дә, уйлары да.(А.П.Чехов.)

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт булдыру.

  1. Белемнәрне тигезләү

Биремнәр  үтәү.

  1. Татар әдәбиятында хатлар жанрында иҗат иткән автор.

а) Г.Бәширов; ә) Ш.Камал; б) Һ. Такташ; в) М.Фәйзи.

  1. Әсәрне дәвам иттерегез.

Ап ак карга басып Алсу килә …

  1. «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендәге Галиянең Искәндәр белән танышкан кичне башкарган җырын билгеләгез.

а) «Тормыш турында җыр»; ә) «Язылып бетмәгән җыр»; б) «Галиябану»; в) «Уралда гына».

  1. «Тик булса иде ирек» шигыренең авторы кем?

а) Һ.Такташ; ә) Ф.Кәрим; б) М.Җәлил; в) Ф.Яруллин.

  1. Гомәр – кайсы әсәр герое?

а) Ф.Кәрими. «Салих бабайның өйләнүе»; ә) Ш.Камал. «Акчарлаклар»; б) Г.Бәширов. «Туган ягым – яшел бишек»; в) М.Фәйзи. «Галиябану».

  1. Портрет ул – …

а) әдәби әсәрдә сурәтләнгән табигать күренеше; ә) әдәби әсәрдә геройның тышкы кыяфәтен: йөзен, фигурасын, гәүдә тотышын, хәрәкәтләрен, үз-үзен тотышын, киенү рәвешен сурәтләү; б) әдәби әсәрдә геройның үз-үзенә сөйләве яки башкаларга төбәп сөйләгәннәре; в) ике яки берничә кешенең кара-каршы сөйләшүе.

  1. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган әдип …

а) Ф.Кәрим; ә) Г.Кутуй; б) М.Җәлил; в) А.Алиш.

  1. Пролог ул – …

а) әдәби әсәрнең бетем өлеше; ә) әдәби әсәрнең кереш өлеше; б) әдәби жанр; в) сюжет элементы.

Үзбәя. Экранда җаваплар һәм бәяләү нормалары чыга. Укучылар үз эшләрен бәялиләр һәм билге куялар.

III. Укучыларны дәрескә мотивлаштыру

Экрандагы картина нигезендә эш.

Укытучы.

– Сез картинада ниләр күрәсез?

– Картина сездә нинди идеяләр тудырды?

– Сез нинди фикерләр әйтер идегез? (А4 битенә укучыларның һәркайсы үз фикерен яза. Һәр төркемнән бер укучының фикере тыңлана. Өстәмәләр кертелә.)

Үзбәя

  1. Уку мәсьәләсен кую. Дәреснең темасын билгеләү

Укытучы. Укучылар, бу рәсем белән безнең бүгенге дәрес арасында нинди бәйләнеш була ала?

Укучылар. Алдагы дәрестә без Гадел Кутуй иҗатын өйрәнә башладык. «Тапшырылмаган хатлар» повестен укырга бирелгән иде. Әсәрдә гаиләдәге мөнәсәбәтләр чагыла. Бирелгән рәсемдә дә гаилә сурәтләнгән. Гаилә мәхәббәт нигезендә туа.

Укытучы. Укучылар, димәк, без бу дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

Укучылар. «Тапшырылмаган хатлар» повестенда мәхәббәт һәм гаилә темасы.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

Укытучы. Укучылар, язучы әсәргә ни өчен «Тапшырылмаган хатлар» дигән исем биргән икән?

Укучылар. Хатлар язылган, әмма иясенә тапшырылмаган.

Укытучы. Әсәрнең сюжетын сез ничек күз алдына китерәсез? (А3 битендә модельләштерү. 2 минут вакыт бирелә. 2 нче төркем чыгыш ясый.)

Укытучы. Сез беренче хатны «Мәхәббәт тарихы» дип исемләгәнсез. Нәрсә соң ул мәхәббәт? Шул турыда сөйләшеп алыйк әле. Сүзне 1 нче төркемгә бирәбез. (Алдан әзерләгән презентация буенча чыгыш ясыйлар.)

Презентация буенча фикер алышу

Укытучы. Сез мәхәббәтнең берничә төрен күрсәткәнсез, шулай да беренче урынга кайсын куяр идегез?

1 нче төркем. Ватанга мәхәббәт.

Үзбәя

Укытучы. Әйдәгез, беренче хатның эчтәлеген искә төшерик. (Бер укучы кыскача эчтәлек белән таныштыра.)

Укытучы. Укучылар, беренче хаттан мәхәббәт турындагы урыннарны табабыз. (Җаваплар тыңлана.)

Укытучы. Галия белән Искәндәр гаилә коруга әзерме?

Укучылар. Юк, алар бер-берсен бик аз беләләр. Юк, арага хыянәт керде.

(Укучылар төркемнәрдә уртак нәтиҗәгә киләләр: мәхәббәт һәрвакытта да сөенечләр генә китерми.)

Укытучы. Укучылар, Икенче хатны «Гаилә тарихы» дип исемләдегез. Нәрсә соң ул гаилә? (2 нче төркем презентация нигезендә чыгыш ясый. 1 нче төркемдәгеләр сораулар бирә. Әңгәмә.)

Үзбәя

Укытучы. Гаилә нинди мөнәсәбәтләргә нигезләнергә тиеш?

Укучылар. Гаиләдә бер-береңә хөрмәт, ихтирам, үзара аңлашу, чын ярату хисләре булырга тиеш.

Укытучы. Ә хәзер яшь гаиләнең тормышын искә төшерик. (Бер укучы 2 нче хатның кыскача сюжетын сөйли.)

Укытучы. Галия гаилә бәхетен нәрсәдә күрә? Искәндәр белән Галиянең бу мәсьәләдә карашлары туры киләме? (Әсәрдән табып укыйлар. Җаваплар тыңлана, төркемнәрдә фикер алышу.)

Укытучы. «Семья дәфтәре» нинди максат белән языла башлый?

Укучылар. Галия, тормышларының көйсезләнә баруын сизү белән, «Семья дәфтәре» башлый. Минемчә, гаиләдәге җылы мөнәсәбәтләрне кәгазьдәге язу гына саклап кала алмый.

Укытучы. Укучылар! Мин гаилә корганда якыннарыбыз шушындый мәгънәле теләкләр җиткергән иде. 32 ел узса да, бу юллар бүгенгедәй минем колакта һаман да яңгырыйлар. Сез дә шигырьдәге фикер белән килешерсез дип уйлыйм.

Загс биргән язу – кәгазь бит ул,

Саргаер ул сандык төбендә.

Саргаймасын сезнең саф мәхәббәт,

Саклансын ул бөтен гомергә.

Укытучы. Гаилә ни өчен таркала? (Һәр төркем А3 битендә эшли. Шул вакытта «Искәндәр җыры»н тыңлыйбыз. Һәр төркемнең бер укучысы уртак фикерне җиткерә.)

Нәтиҗә. Гаилә коруга җитди карарга кирәк.

Укытучы. Укучылар, өченче хатны сез ничек атадыгыз?

Укучылар. Хезмәт юлы тарихы

Укытучы. Әдрәстә булган кайсы вакыйгалар «Галия – үз һөнәренең остасы» дип әйтергә мөмкинлек бирә? (Җаваплар тыңланыла.)

Укытучы. ИСкәндәр: «Галия кызу эш аркасында балаларны оныткан», – дип уйлый аламы?

Укучылар. юК. чӨНКИ гАЛИЯ КҮП ВАКЫТЫН БАЛАЛАРЫНА БАГЫШЛЫЙ. аЛАР БЕЛӘН  шУБЕРТНЫҢ “яЗЫЛЫП БЕТМӘГӘН СИМФОНИЯ”СЕН ТЫҢЛЫЙ, РӘСЕМ ЯСЫЙ, ФИКЕРЛӘРЕ БЕЛӘН УРТАКЛАША.

тӨРКЕМНӘРДӘ ЭШ. уКУЧЫЛАр өченче хатка нәтиҗә ясый.

Нәтиҗә. Галия – чын Ана һәм яхшы врач. Балаларын ташлап китүче аналар да бар бит.

Укытучы. Укучылар, дүртенче сюжет сызыгына тукталабыз. Бу хатны сез «Вәли белән очрашу» дип исемләдегез.

«Ирең безгә  ял  итәргә  килде», дигән сүзләрне ишетү Галиягә ничек тәэсир итә?

Укучылар. Галия Кем килде икән дип аптырашта кала. «искәндәрме, Вәлиме? Искәндәр килсә, үземне ничек тотармын? Вәли килсә, күзенә ничек күренермен?» – дип уйлый.

уКЫТУЧЫ. Ни сәбәпле Галия Вәлине үз өенә чакырырга теләми?

Укучылар. Галия бик күп еллар дәвамында балаларына фотографиядәге Вәлине әтиегез дип әйтеп килде. Ялганлавы өчен аңа оят иде.

Укытучы. Аерылышканда Галия ни өчен Искәндәргә язган хатларны Вәлигә бирергә була?

Укучылар. Искәндәр Галияне иң авыр вакытта ике баласы белән ташлап китә, анда кешелеклелек сыйфатлары юк. Ул Галиянең язган хатларына лаек түгел.

Укытучы. Укучылар, Сез галия белән вәли урынында булсагыз, бу очрашуда үзегезне ничек тотар идегез? (рольләрдә – укучылар.)

Укытучы. бАРЛЫК ХАТЛАРНЫ ДА НӘРСӘ БЕРЛӘШТЕРӘ?

Укучылар. ГАЛИЯ ОБРАЗЫ.

Укытучы. ЯЗУЧЫ НИНДИ ӘДӘБИ АЛЫМНАРДАН ФАЙДАЛАНГАН?

Укучылар. аНТИТЕЗА,ЧАГЫШТЫРУ, ХАТ ҺӘМ ХАТ ЭЧЕНДӘ ХАТ.

Укытучы. УКУЧЫЛАР, Әсәрдән әдәби алымнарга МИСАЛЛАР табыйк ӘЛЕ. (МИСАЛЛАР УКЫЛА.).

Укучылар, хәзер А3 битендә эшлибез. 1 нче төркем – Искәндәр-Вәли, 2 нче төркем Галия-Искәндәр образларына чагыштырма характеристика бирә. (Һәр команда үз эше белән чыгыш ясый.)

Укучылар (гомуми нәтиҗә ясый). Кешенең характерлы сыйфатлары язмышында зур роль уйный.

Үзбәя

Укытучы. Укучылар, автор ни сәбәпле Шубертның «Язылып бетмәгән симфония»сен керткән?

Укучылар. Галиянең тормышы да тәмамланмаган симфония сыман. Аның бәхетле тормышы әле башлана гына.  

Укытучы. Гадел Кутуй ни сәбәпле хатлар жанрын сайлады икән?

Укучылар.  Әгәр әсәр башка жанрда язылган булса, автор  геройларының эчке кичерешләрен бөтен нечкәлекләре белән укучысына җиткерә алмас иде.

Үзбәя

  1. Яңа белемне үзләштерүне тикшерү

Укытучы. Автор бу повесте белән укучыларына ни әйтергә тели?

Укучылар.

Гаилә коруга җитди карарга кирәк, ул – зур җаваплылык.

Тышкы матурлыкка нигезләнеп кенә гаилә кормагыз.

Гаилә сыналган мәхәббәткә нигезләнеп барлыкка килергә тиеш.

Үзбәя

VII. Яңа белемнәрне ныгыту

Укытучы. Укучылар, әйдәгез, гомуми нәтиҗәгә килик. Сезнеңчә, бәхетле гаилә нинди була?

Укучылар. Бер-береңә хөрмәт, ихтирам һәм үзара аңлашуга, саф мәхәббәткә корылган, җылы мөнәсәбәтләр өстенлек иткән, сау-сәламәт балалар тәрбияләүче гаилә бәхетле була.

VIII. Өйгә эш (өч вариантта бирелә, сайлап, бер эшне үтәргә).

  1. «ТАПШЫРЫЛМАГАН ХАТЛАР» ПОВЕСТЕНЫҢ БИШЕНЧЕ ХАТЫН ЯЗАРГА.
  2. «МӘХӘББӘТ – УЛ ҮЗЕ ИСКЕ НӘРСӘ…» ТЕМАСЫНА СОЧИНЕНИЕ ЯЗАРГА.
  3. «ХАТЫН-КЫЗНЫҢ БӨТЕН МАТУРЛЫГЫ, БӨТЕН КҮРКЕ АНА БУЛУДА» ТЕМАСЫНА ИҖАДИ ЭШ БАШКАРЫРГА.
  4. Рефлексия. Дәрескә йомгак ясау

Укытучы. Укучылар, исегезгә төшерегез әле, повесть ничәнче елда язылган?

Укучылар Әсәр 1935 елда язылган.

Укытучы. Ни өчен «Тапшырылмаган хатлар» повесте бүген дә яратып укыла?

Укучылар. Гаилә – җәмгыятьнең бер кечкенә оешмасы. Гаиләләр никадәр нык булса, җәмгыять тә көчле була. Гаилә һәм мәхәббәт темасы – мәңгелек һәм әһәмиятле тема. Әсәрнең уңышы да шунда. Бу әсәр 70 нче елларда сәхнәләштерелгән. 2016 елда повесть нигезендә фильм эшләнде. Башлангыч серияләрен яратып карадык. Фильм белән әсәр арасында шактый аермалы яклар булса да, мин фильм уңыш казаныр дигән фикердә.

Укытучы. Укучылар, дәрестә нинди авырлыклар белән очраштыгыз?

Укучылар. Сорауларга әсәргә нигезләнеп, җавап бирдек, әлегә бездә тормыш тәҗрибәсе аз.

Укытучы. Укучылар, буген дәрестә алган белемне тормышта кайда һәм ничек кулланырга мөмкин?

Укучылар. Тормыш юлдашын сайлаганда бик игътибарлы булырга кирәк. Бер-береңә ышаныч, хөрмәт булмаса, бәхетле гаилә төзеп булмый.

Укытучы. Укучылар, һәрберегез үзбәя карточкаларыгызны аласыз һәм тутырасыз.

– Мин бик яхшы эшләдем …

– Мин яхшы эшләдем …

– Миңа тырышырга кирәк …

Үзбәя, бәя

Укытучы. Укучыларым, рәхмәт сезгә. Бүгенге дәрестә алган белем-күнекмәләрегез сезгә олы тормыш юлына аяк басканда, гаилә корганда  ярдәм итсен дигән теләктә дәресне тәмамлыйбыз.