Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре һәм кинофильмы буенча 10 нчы сыйныфта татар әдәбияты һәм җәмгыять белеме фәннәреннән интеграль дәрес эшкәртмәсе
Лилия НӘКЫЙПОВА,
Балтач районы Түнтәр урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гөлназ ГАЛИМОВА,
Балтач районы Түнтәр урта мәктәбенең беренче категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы
Мәхәббәтсез гаилә – тамырсыз агач
(Дәрескә әзерлек алдан ук алып барыла. Укучылар Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәрен укып чыгалар; Татарстан “Яңа гасыр” каналыннан әлеге әсәр буенча күрсәтелгән кинофильмны карыйлар; Балтач районы Көшкәтбаш авылында яшәүче, 60 ел бергә гомер иткән, 5 бала тәрбияләп үстергән Фәүзия әби һәм Габдрәүф бабайларда булып, аларның гаилә тормышы белән танышып кайталар; иҗади эшләр башкаралар.
Әлеге дәрескә ЗАГС хезмәткәрен, үрнәк гаиләләрне дә чакырырга мөмкин.)
Дәрес төре. Интеграл дәрес.
Дәреснең тибы. Катнаш дәрес.
Дәрес максатлары. 1. Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре буенча эшләнгән кинофильмны карап һәм әсәрне укып нәтиҗә ясау, геройларга характеристика бирү; гаилә мөнәсәбәтләренең җәмгыятьтәге урынын билгеләү.
2. Укучыларның нәтиҗә ясый, әңгәмәдә катнаша белү һәм фикерләү сәләтләрен үстерү, үз фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтүләренә ирешү.
3. Укучыларны гаилә тормышына әзерләү, югары әхлак сыйфатлары тудыру.
Җиһазлау: төп ресурслар: Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре, җәмгыять белеме дәреслеге; РФ гаилә кодексы, сайт материаллары, Фәүзия әби һәм Габдерәүф бабайларның гаилә фотоальбомы; гаилә, мәхәббәт темасына язылган әсәрләрдән күргәзмә.
– өстәмә ресурслар: ноутбук, проектор, дәрес өчен презентация.
Эш формалары: төркемнәрдә эш, фронталь эш, индивидуаль эш.
Дәреснең эпиграфы: Тату гаиәләдә җаның ял итә. (мәкаль)
Дәрес планы
- I. Мотивлаштыру, ориентлаштыру этабы. Уңай психололгик халәт тудыру.
- II. Кызыксындыру этабы. Әсәрнең актуальлеге нидә? (Сорауга җавап эзләү)
- III. Өй эшен тикшерү. Хатларга исемнәр кую.
- IV. Уку мәсьәләсен кую. Россия Президенты Указы нигезендә 2016 ел Россия киносы елы. Үзебезнең Балтач районында кино тарихы.
“Тапшырылмаган хатлар” – “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” программасы кысаларында тормышка ашырылган проект. Ни өчен төшерү өчен әлеге әсәр сайланды икән?
- V. Уку мәсьәләсен чишү.
- Фильмның туу тарихы.
- Кинофильм белән әсәр арасында аермалы һәм уртак якларын искә төшерү.
- Әсәрнең идеясен, темасын, күтәрелгән проблеманы билгеләү.
- VI. Ял минуты.
- VII. Иҗади эш башкару
1. Искәндәр белән Галиянең уңай һәм тискәре якларын язу.
2. Гаилә таркалуда гаеп кемдә? (Сорауга җавап эзләү)
3. Авылыбызның күркәм гаиләсе – 60 ел бергә яшәп, биш бала үстергән Фәүзия апа һәм Габдрәүф бабайлар турында әңгәмә. Аларның гаилә сере.
4. Укучыларның Искәндәргә һәм Галиягә язган хатларын уку.
5. Укучыларның әти-әниләренең мәхәббәт тарихын тыңлау.
- VIII. Фәннәр арасында бәйләнеш. Җәмгыять белеме укытучысы сүзе. Гаилә кодексы .
- IX. Рефлексия. (Дәрескә нәтиҗә.)
1.Гаилә төзүче яшьләрдә булырга тиешле сыйфатлар буенча проект һәм киләчәккә билет эшләү. Әлеге проект эшләрендәге төп сыйфатларны күчереп алып, конвертка салу һәм киләчәк тормышка билет буларак куллану.
2. Гаиләләр таркалмасын өчен ниләр эшләргә була? (Сорауга җавап эзләү.)
X. Өй эше бирү. Билге кую. Йомгаклау.
Укытучының йомгаклау сүзе.
– Мин бүгенге дәрестә утырган һәрберегез гаилә парларын дөрес сайлар дип ышанам. Сезнең киләчәгегезне тулы, матур, мәхәббәтле гаиләләрдә күрсәк иде.
Өй эше.
1). “Бәхетле гаилә” кодексы төзергә яки “Тату гаиләдә җаның ял итә” темасына иҗади эш башкарырга.
2). Гаилә һәм мәхәббәт темасына язылган әсәр укырга.
3). Гаилә мәсьәләләренә багышланган татарча кинофильмнар карарга.
Дәрес барышы
I.Оештыру өлеше.
Максаты: сыйныфта уңай халәт булдыру.
Укытучы укучыларга яхшы кәеф, иҗадилык, уңышлар тели.
Әдәбият укытучысы сүзе:
-Хәерле көн укучылар. Бүген мин сезгә иҗадилык, уңышлар телим. Бүгенге дәресебез мәңгелек тема – мәхәббәткә һәм гаиләгә багышланыр.
Җәмгыть белеме укытучысы: Бүген без сезнең белән гаилә мөнәсәбәтләре, гаиләнең җәмгыятебездә тоткан урыны хакында сөйләшербез.
(Бер укучы Эльмира Шәрифуллинаның “Гаиләм минем” шигыреннән өзек сөйли.)
Гаиләм–табынлы түрем,
Гаиләм–назлы серем.
Гаиләм– бөтен бер дөнья,
Гаиләм – туган телем.
Гаиләм–өметле иртә,
Гаиләм–сихри кичем.
Гаиләм–җилкәнле җилем,
Гаиләм–хыял-хисем.
Мин гаиләмдә бәхетле,
Мин гаиләмдә хисле,
Мин гаиләмдә кадерле,
Гаиләм белән көчле!
(Без укучы слайдта чыккан дәреснең эпиграфын укый: Тату гаиләдә җаның ял итә.(мәкаль)
(Слайд № 1)
II. Кызыксындыру этабы.
Татар әдәбияты укытучысы. Укучылар без сезнең белән язучы Гадел Кутуй белән алдагы дәрестә таныштык. Язучының “Тапшырылмаган хатлар” әсәре 1935 нче елда язылган. Әлеге көндә дә популярлыгын югалтмый. Ни өчен дип уйлыйсыз?
(Укучылар төркемнәрдә Финк Райт Раунд Робин структурасы буенча җаваплар язалар. Җаваплар тыңлана.)
Укучылар. Әсәр гаилә һәм мәхәббәт темасына багышлана. Мәхәббәт–мәңгелек тема.
–Гаилә җәмгыятебездә төп урынны алып тора.
(слайд №2. Укытучының әзер җаваплары да чыга)
III.Өй эшен тикшерү. (4 минут)
Әдәбият укытучысы:
Сез өйдә Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре буенча эшләнгән кинофильмны карап һәм әсәрне укып килергә тиеш идегез.
Әсәр хатлардан тора. Ә хәзер хатларга исемнәр куеп карыйк.
(Укучылар төркемнәрдә эш башкаралар. 4 хат дүрт төркемгә бирелә.
Хатларның исемнәре түбәндәгечә булырга мөмкин.)
1 хат: “Мәхәббәтнең бөреләнүе.”
2 хат:” Сүнгән мәхәббәт”
3 хат: “Хезмәтенә күрә хөрмәте”
4 хат: “Икесе дә пар килгән”
Укучылар хатларга куйган үз исемнәрен укыйлар. (слайд №3.Әзер җавапларны да чыгарарга була)
Укучы. Без хатларга әлеге исемнәрне сюжет сызыгыннан, вакыйгаларның үстерелешеннән чыгып бирдек. Беренче хатта Искәндәр белән Галиянең танышуы, мәхәббәт тарихлары сурәтләнә. Язучы мәхәббәт, гаилә, ир белән хатын мөнәсәбәтләре турында өстәмә вакыйгалар, лирик чигенешләр дә бирә. Икенче хатта геройларны киңрәк ачабыз. Анда Искәндәр белән Галиянең өйләнешүе, гаиләдәге беренче каршылыклар; бәхетле, ныклы гаилә турында автор уйланулары; Искәндәр Галияне ташлап китүе сурәтләнә. Өченче хатта без Галиянең үз һөнәрен яратуы, аны булдырып башкаруы сурәтләнә. Дүртенче хатта исә Галиянең яңа танышы Вәли белән күрәбез.
IV.Уку мәсьәләсен кую.
Җәмгыять белеме укытучысы. Белүебезчә, Россия Президенты Указы нигезендә 2016 ел Россия киносы елы иде. Ни өчен нәкъ менә 2016 ел Кино елы дигән урынлы сорау да туар. Быел Россиядә беренче кино күрсәтелүгә – 120 ел, “Союзмультфильм” оешуга исә 80 ел тулды. Кино елы уңаеннан ноябрь ахырында Балтачның “Сабантуй” ял паркында автокинотеатр эшли башлады. Район кинооешмасы хезмәткәрләре һәр атнаның шимбәсендә балтачлыларны яңа кинолар белән сөендерә. Татарстаныбызда да татарча кинофильмнар төшерелә. Күптән түгел Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча фильм төшерү тәмамланды. Ул «Яңа гасыр» каналында күрсәтелде. “Тапшырылмаган хатлар” — “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” программасы кысаларында тормышка ашырылган проект.
Сез аны карадыгыз. Ни өчен төшерү өчен әлеге әсәр сайланды икән?
Укучы. (Әлеге урында ЗАГС хезмәткәре сөйләргә мөмкин)
-Алда әйткәнебезчә, әсәр бүгенге көндә дә актуаль. Бүген җәмгыятебездә таркалган гаиләләр саны арта бара. Районыбыз ЗАГС мәгълүматларына карасак, үткән ел 188 пар гаилә корган, ә 47 гаилә таркалган. Бу күпләрне борчый. Кешелек хәзер күбрәк телевизор карый, интернетта утыра.
Укытучы. Әйе, укучылар. Мин сезнең белән килешәм. Кинофильмны күпләр карар, нәтиҗә ясар, дип өметләнәбез.
V.Уку мәсьәләсен чишү.
Укытучы. Ә фильмның туу тарихы ничек?
Укучы. «Тапшырылмаган хатлар» фильмының продюсеры Фәрит Галиев сүзләренчә, фильм төшерүче команда составында кинематография белән турыдан-туры бәйле хезмәткәрләр генә катнашкан. Шулар арасында Мәскәүдән кайткан сценарий авторы Дан Дамаскин белән фильмның тавыш режиссеры Илсөяр Дамаскин. Фильмның куючы–режиссеры — яшь егет Рөстәм Рәшитов. Режиссер Галия белән Искәндәр роленә артистларны 12 кастинг аша, җентекләп эзләп кенә тапкан. Шулай итеп төп рольләрдә Галиәсгар Камал театры актерлары Гүзәл Минакова белән Ришат Әхмәдуллин уйный. Беренче кастингка 700гә якын гариза килсә дә, актерларны сайлап алу авыр бара. Гадел Кутуй “Тапшырылмаган хатлар”ны 1935 елда иҗат иткән. Әсәрдә 1920 елгы вакыйгалар сурәтләнә. Фильмны исә бүгенге көнгә яраклаштырып төшергәннәр. Фәрит Галиев сүзләренчә, фильмда күрсәтелгән проблемалар безнең вакытка да бик актуаль. Галия образын да без заманча итеп күрәбез. Ни кызык, героиня 2016 елда яшәсә дә иренә электрон хатлар түгел, ә кәгазь хатлар яза. Кутуйның бу элементын фильм төшерүчеләр берничек тә алып ата алмаган.
(Слайд № 6. Фильмда төшкән артистларның сүрәтләре)
Укучылар, кинофильм белән әсәр арасында аерма һәм уртак якларын искә төшерик.
Укучы. Повесть хатлар рәвешендә язылган, ә хатта кешенең иң яшерен, серле, хәтта интим хисләре чагыла;
— Галия образы – авторның табышы;
— әсәр идея-тематик яктан аңлаешлы, ачык, композициясе җыйнак;
— вакыйгалар мәхәббәт тарихына бәйле рәвештә үстерелә.
Укытучы. Әсәрнең идеясен, темасын, күтәрелгән проблеманы билгелик.
(Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Җаваплар тыңлана.)
Тема: Гаилә һәм мәхәббәт.
Идея: Гаиләдә ир белән хатынның үз вазифасы, үз урыны бар.
Проблема:
-Мәхәббәт нәрсә ул, аның кешегә тәэсире ничек?
-Мәхәббәт нинди була?
— Гаиләнең ныклыгы нәрсәгә бәйле?
— Кеше кайчан бәхетле була?
VI.Ял минуты.
Бер укучы Р. Чурагулов сүзләренә, М. Газетдинов көенә язылган “Яратыйк” дип исемләнгән җыр башкара.
VII. Иҗади эш башкару.
Татар әдәбияты укытучысы. Укучылар, Искәндәр белән Галиянең уңай һәм тискәре якларын язып карыйк.
(Укучылар язалар.)
(Җаваплар тыңлана.)
Галия:
Матур җырлый, җәмәгать эшләрендә актив, сабыр, түзем, үз һөнәрен яхшы белә, саф, максатына ирешүчән, эчке каршылыклы, йомшак, сукырларча ярата, иренә каршы килә.
Искәндәр: һөнәренә нык бирелгән,
вакчыл, ялганчы, балалар яратмый, үз-үзен яратучан.
Укытучы. Гаилә таркалуда гаеп кемдә?
(Укучы нәтиҗә ясый.)
-Гаеп икесендә дә бар. Гаепне бер яктан гына эзләмик. Искәндәр икейөзле, ялганчы булса; Галия җәмгыять эшен иреннән, балаларыннан өстен күрә.
Җәмгыять белеме укытучысы. (Тормыш һәм җирлек белән бәйләнеш.( Милли – төбәк компоненты)
-Укучылар, сезнең өйдә башкарган иҗади эшләрегез бар. Хәзер шуларга тукталып китик. Ике укучы авылыбызның күркәм гаиләсендә-60 ел бергә яшәп, биш бала үстергән Фәүзия апа һәм Габдрәүф бабайларда булдылар. Аларның гаилә серен белә алдыгызмы? Ул нидә?
Укучы. Алар бер-берсен аңлап яшәгәннәр. Фәүзия апа бик сабыр булуы белән, Габдрәүф бабай эшкә булганлыгы, балта остасы булуы белән гаиләне тулыландырган. Алар турында “Гаилә учагы” журналының 2011 елның 12 санында язма да чыккан. Гаиләдә биш бала үскән. Бүген әби белән бабайның 7 оныгы бар. 10 оныкчыклары үсеп килә. Мин журналны күргәзмәгә куйдым. (күрсәтелә)
Укытучы. Бер укучы Искәндәргә, бер укучы Галиягә хат язды. Димәк, хәзер “Тапшырылмаган хатлар”ның бишенче һәм алтынчы бүлекләрен тыңлыйбыз.
–Ике укучы әти-әнисенең мәхәббәт тарихын язып килергә тиеш иде. Хәзер аларны тыңлыйбыз.
Бер укучы Галиягә, бер укучы Искәндәргә язган хатны укый. (Хатлар күргәзмәгә куела)
(Укучылар әти-әнисенең мәхәббәт тарихы һәм яшь чактагы фотолары белән таныштыра.)
Укучылар. Һәрберебез гаилә тарихларыбызны өйрәнеп, үрнәк сыйфатларны үзебезгә алырга тырышсак иде.
VIII. Фәннәр арасында һәм тормыш белән бәйләнеш
Җәмгыять белеме укытучысы. (Төшенчәләр белән эш.)
Гаилә — никахка яки кан-кардәшлеккә нигезләнгән, уртак көнкүреш, үзара ярдәм, мораль һәм хокукый җаваплылык белән бәйләнгән иң кечкенә төркем. Гаилә – бер үк торак мәйданында яшәүче, уртак хуҗалык алып баручы һәм үзара туганлык, никах, опекунлык мөнәсәбәтләрендә булган затлар төркеме
Гаилә хокукы — өйләнешү, аерылышу кагыйдәләре, гаилә әгъзаларының шәхси һәм милеккә кагылышлы хокуклары һәм бурычларын җайга салучы өлкә.
Бу өлкәне җайга салучы төп чыганак нәрсә?
Укучы.
Төп чыганак — РФ гаилә Кодексы
Гаилә төзү — кеше тормышында бик җаваплы адым, кеше яңа юридик хокукларга һәм бурычларга ия була
Беләбезме соң без аларны? Әйдәгез чыганак белән эшләп алыйк әле.
(Укучыларга гаилә кодексыннан өзек таратыла. Өченче кисәк 6нчы бүлек, 31нче статья анализлап, ир һәм хатынның хокукларын һәм бурычларын ачыклыйлар.)
(Парларда Таймд- пэа-шэа структурасы буенча эш.Чыганак ( РФ гаилә кодексы) . 31 нче статья )
Укучылар.
Гаилә хокукы парлар арасындагы мөнәсәбәтләрне генә түгел, ә ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне дә җайга сала. Ата-аналар үз балаларын карарга, тәрбияләргә, аларның сәламәтлеге, үсеше һәм белем алуы турында кайгыртырга тиеш. Алар балалары мәнфәгатьләрен якларга бурычлы.
Укытучы. Балалар да ата-аналары турында кайгыртырга бурычлы. Эшкә сәләтсез, ярдәмгә мохтаҗ ата-аналар, бабайлар һәм әбиләр балалары һәм оныклары карамагында яшәргә хокуклы, Россия законында әнә шулар теркәлгән. Хокук нормаларында кешеләрнең гаилә турында күп гасырлардан килгән күзаллаулары теркәлгән. Борынгы грек философы Фалес б.э.к. VI гасырда ук: «Шуны исегездә тотыгыз, балаларыгыз белән нинди мөгамәләдә булсагыз, алар да сезнең белән шундый мөгамәләдә торачак»,— дигән.
Укучы. Гаилә кору һәркемнең хокукы гына түгел, ул безнең алдыбызга бик куп бурычлар да куя.
IX. Рефлексия (дәрес нәтиҗәсе).
Максат: әхлакый сыйфатларны барлау, үз холыкларын анализлый белү.
Укытучы. Укучылар, мин сезне хәзер гаилә төзер алдыннан кешедә булырга тиешле сыйфатлар язарга чакырам.
(Укучылар төркемнәрдә проект эше башкаралар. Төркемнән бер укучы чыгыш ясый.)
Гаилә төзегәнче яшьләребез үзләрендә түбәндәге сыйфатларны булдырырга тиешләр:
-ярату;
-бер-береңә ышану һәм бер-береңне хөрмәт итү;
-балаларны ярату;
-хезмәт ярату;
-сабырлык һәм түземлелек;
Нәтиҗәне укытучы ясый:
Әлеге проект нәтиҗәләрен һәрберегез үзегезгә язып алып, конвертларга салыгыз. Гаилә корыр алдыннан бүгенге дәресне искә төшереп, ачып укырсыз. Ул сезнең киләчәк тормышка билет булыр.
Гаиләләр таркалмасын өчен нинди эшләр башкарырга була?
(Укучыларның фикерләре тыңлана.)
–Ярларны дөрес сайлый белергә;
–Газета-журналларда әлеге темага рубрикаларны арттырырга;
–Мәктәпләрдә гаилә дәресләре кертергә;
–Әдәбият дәреслекләренә әлеге темага язылган әсәрләргә күбрәк урын бирергә;
–Үзеңне тәрбияләргә;
–аудио, телеведениедә тапшыруларны арттырырга;
–Әлеге темага татарча кинофильмнар төшерергә Һ.б
(Нәтиҗә ясап, укучы яттан шигырь сөйли. Эльмира Шәрифуллинаның “Өеңдә көтсә ярату”)