Гадәти дә, серле дә

Зөһрә  НУРГАЛИЕВА,

Казандагы

399 нчы  балалар бакчасы тәрбиячсе

 

 

Максат. Уен технологиясе кулланып, актив хезмәттәшлек аша педагогларның  һөнәри күнекмәләрен үстерү.

Бурычлар:

– балалар үсешендә традицион булмаган материалның роле турында педагогларның белемнәрен тирәнәйтү;

– сенсор пакет уен технологиясе белән педагогларны таныштыру.

–  сенсор һәм иҗади сәләтләрен ачыклау;

–  яңа эш формалары үзләштерү аша  танып-белү активлыгын арттыру.

Материаллар һәм кораллар: файллар (мультифорлар), гель, яшел төстәге буяу, коры ялтыравыклар, дымлы тастымаллар, мамык таякчыклар, скотч (җөйләрне герметизацияләү өчен).

Мастер-классның көтелгән нәтиҗәләре:

– педагогларның креативлыгын арттыру;

– традицион булмаган яңа методны гамәлгә кертү мөмкинлеге;

–мастер-класста катнашучыларның иҗади педагогик эшчәнлекнең үз стилен булдыруга мотивациясен арттыру;

– катнашучыларның мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү, аларга белем бирү һәм үстерү технологиясе алымнарын гамәли үзләштерүе;

– иҗади инициативаны, фантазияне һәм фикерләүне үстерү.

Барышы.

Хөрмәтле коллегалар!

Сезне белем бирү процессында уен технологияләрен куллануга багышланган мастер-класста сәламләвемә шатмын. Хәзерге дөньяда баладан күп төрле сыйфатларга ия булу таләп ителә: мөстәкыйльлек, зирәклек, алга киткән күзаллау, яхшы хәтер, оешканлык, пөхтәлек, тырышлык, хезмәт сөючәнлек. Уен технологияләрен куллану әлеге сыйфатларны нәтиҗәле үстерергә мөмкинлек бирә, балаларның кызыксынуын арттыра, белем бирү процессын кызыклы һәм иркен итә.

Бүген мин сезгә сенсор пакет уен технологиясен тәкъдим итәргә телим.  Сенсор пакет кулланып уен оештыру гади, шул ук вакытта бик күп тәэсирләр, соклану һәм  хисләр бүләк итә. Сенсор пакет – баланың иҗади һәм сенсор сәләтләрен ачу, кулларның вак моторикасын үстерү, фикерләү, координация һәм төсләрне кабул итү өчен менә дигән корал. Ул баланың кулын язуга  әзерләүдә кыйммәтле ярдәмче була ала. Сенсор пакет белән уен сабыйларга да, өлкән яшьтәге балаларга да кызыклы булыр дип ышанам.

Сенсор пакет  өчен безгә түбәндәгеләр кирәк булачак:

* Файл яки мультифора;

* Куе гель (аны сыек сабын, крахмал яки желатин белән алыштырырга мөмкин);

* Буягыч (краситель) (теләсә нинди буяуны – коры, азык, гуашь, теләсә нинди буяуны кулланырга мөмкин);

* Коры ялтыравыклар.

Әзер гельгә буяулар өстибез (безнең очракта – төрле төсмердәге яшел төс), аннары – төрле төстәге ялтыравыклар һәм яхшылап болгатабыз. Файл эчендә уенга комачауламаган ике фигура урнашкан. Килеп чыккан катнашманы пакетка салабыз, аннан һавасын чыгарып, скотч белән ябыштырабыз. Сенсор пакет куллануга әзер. Моның өчен гельне пакетның бөтен өслегенә тигез итеп таратырга кирәк.

Бүгенге мастер-класс барышында мин белем бирү эшчәнлегендә аның нәтиҗәлелеген арттыру өчен сенсор пакетлар куллануны күрсәтергә теләр идем.

ИКТ элементлары белән импровизацияләнгән дәрес форматында мастер-классны  алып барырга тәкъдим итәм. Мин процессны кызык, файдалы һәм сезнең педагогик тәҗрибәгездә кулланырлык итәргә тырышырмын.

Без Яңа ел һәм якынлашып килүче Иске Яңа ел темасын дәвам итүче әкияти сәяхәткә юл тотачакбыз. “Маша һәм Аю” мультфильмы геройлары белән бергә без аларга әлеге тылсымлы бәйрәмгә әзерләнергә ярдәм итәчәкбез.

Ләкин күңелсез хәл килеп чыкты – чыршы бозылды.

Без нәрсә эшли алабыз?

Маша урманга Яңа ел чыршысын эзләргә китәргә булды. Кыш көне Урман буш тоела гына, ләкин чынлыкта монда теләсә кемне очратырга мөмкин…

Маша кем белән танышты?

Дөрес. Тиен белән. Әгәр Маша аңа ярдәм итсә, тиен Машага иң яхшы агачларның кайда үсүен сөйләр.

Игътибар, беренче бирем: Сенсор пакет белән эшли башлыйбыз.

Сезгә биремле беренче битне пакет-файл астына куярга кирәк – бу саннар.

Яңа ел сыйларын әзерләү өчен тиен тәм-томнар әзерләгән. Безгә бирелгән чикләвекләрнең санын исәпләргә кирәк.

Тиеннең ничә чикләвек әзерләгәнен санагыз һәм сенсор савытта бармакларыгызны йортеп, бирелгән чикләвекләрнең санын күрсәтүче цифрны табыгыз һәм аны түгәрәккә әйләндереп алыгыз.

(Сез бу биремне бармак белән башкара аласыз, кул астындагы чаралардан, мәсәлән, мамык таякчыклардан файдалана аласыз).

Бу 6 саны. Булдырдыгыз!

Гельне бөтен өслеккә таратыгыз.

Хәзер мин сезгә тиендә ничә гөмбә барлыгын санарга тәкъдим итәм. Бу санны тагын  табыгыз һәм түгәрәккә алыгыз.

Бу 5 саны.

Сез биремне үтәдегез, тиен безгә алга таба кая барырга икәнен күрсәтер. Пакетларны читкә куеп торабыз. 3 адым узгач, Маша куркып калган куянны күрә. Ул ач төлкедән кача икән. Маша аңа ярдәм итәргә була. Мин бу урында сезгә уен кырында “Куышлы” уйнарга тәкъдим итәм.

Үзегезнең сенсор сумкаларыгызга карагыз: аларның һәркайсында хайван сыннары: куян һәм төлке бар. Мине тыңлап, сез хайваннарны билгеле бер юнәлештә күчерергә тиешсез.

Төлкене уртага куегыз.

Куян өске уң почмакка чаба.

Төлке куянны куып җитә дә сул өске почмакка килеп чыга.

Куян сул яктагы аскы почмакка чаба.

Төлке калышмый, куян артыннан чаба, ләкин югарыдагы уң почмакка килеп чыга.

Безнең куян шундый җитез, ул төлкедән кача һәм рәхмәт йөзеннән Машага урмандагы иң матур агачка иң кыска юлны күрсәтә. Ләкин Маша, куаклыкка кереп, адаша. Мин сезгә Машага дөрес сукмакны табарга булышырга тәкъдим итәм.

Моның өчен сезгә лабиринт  аша узарга кирәк.

(Лабиринтның катлаулылыгы балаларның яшенә карап сайлана).

Киләсе рәсемне алырга тәкъдим итәм, анда лабиринт сурәтләнгән, һәм аны уен кыры астына урнаштырырга кирәк. Без Машаны лабиринт уртасында табып, чыгу юлын табып карыйк.

(Бу күнегү графомотор күнекмәләрен үстерү һәм кулны язуга әзерләү өчен кирәк).

Аскы уң почмакта лабиринттан чыгу юлын таптык. Бу дөресме?

Саклагыч пленканы алыгыз һәм гельне бөтен өслеккә таратыгыз.

Лабиринтларның барысы да үтелгән икәнен күрәм, ә бу Маша куаклыктан чыккан дигән сүз. Ә анда, аланда, кызганычка каршы, үзләренең атаклы машиналары янында бүреләр утыра. Алраның машинасы тулысынча ватылган. Без аларга ничек ярдәм итә алабыз? Мин сезгә яңа автомобиль ясарга тәкъдим итәм. Моның өчен мамык таякчыклар алыгыз һәм үз хыялыгызны һәм креативлыгыгызны эшкә җигеп –автомобиль ясагыз.

(Монда без рәсемне төгәлрәк ясау өчен мамык таякчыклар кулланабыз).

Нинди искиткеч машинкалар чыкты. Бүреләр бик канәгать булып үзләренең яңа машиналарында Машаны гүзәл чыршы үскән аланга алып килделәр.

 

Аю аны монда көтеп тора иде инде. Маша белән Аю бераз басып тордылар, матур чыршыга сокланып карадылар һәм аны өйгә алып кайтмаска булдылар. Нигә? Сез ничек уйлыйсыз, алар нәрсә эшләргә уйлаганнар?

(Алар агачларны кисмәс өчен урмандагы чыршыны бизәргә булдылар)

Мин сезгә үземнең яңа ел чыршысын оештырырга тәкъдим итәм. Чыршы шаблонын уен кыры астына куегыз. Хәзер сезгә чыршы рәсемен ясарга кирәк.

Без нинди искиткеч чыршылар ясадык.

Маша белән Аю вакытны бушка әрәм итмәделәр, шулай ук чыршыны бизәделәр. Барысы да бәхетле һәм шат  булды.

Яңа ел әкиятеннән соң сезнең кәефегез нинди икәнен беләсем килә. Ләкин моның өчен “Төсле кәеф” көндәлегеннән файдаланып Чыршыны бәйрәм йолдызы белән бизәргә тәкъдим итәм. Сезнең өстәлдә төрле төстәге йолдызлар бар. Сезгә яңа ел әкиятеннән соң үзегезнең кәефегезгә туры килә торган чыршы өчен йолдыз сайларга кирәк.

Сез  бу технологияне үз эшегездә кулланырсыз дип ышанам. Сезнең өчен иң кызыклысы нәрсә булганын ишетергә теләр идем? Безнең мастер-класста сезгә барыннан да бигрәк нәрсә ошады?  Үзегезнең педагогик сандыгыгызга нәрсә алыр идегез? Һәр йортка җылылык, мәшәкать һәм кайгырту китерә торган Яңа Елның иң тылсымлы бәйрәме алдыннан мин барыгызга да шатлыклы бәйрәм кәефе һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телим.