Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» әсәре буенча язылган «Апушның тормыш мизгелләре» спектакленә пьеса

(10-12 яшьлек балалар өчен)

  Гөлнур СИМАКОВА,
 Алсу ЛАТЫЙПОВА,

Әгерҗе районы

Исәнбай урта

мәктәбенең башлангыч сыйныф

укытучылары

 

 

Музыка  «Мать» (Миләүшә Хайруллинаның “Материнское поле” альбомыннан трек )

Сәхнә ачылганда  Тукай үзенең шигырен укый    (исенә төшерә):

 

Сабый вактын сагынмакта һәр шагыйрь дә,
Ачы-тәмле хыялдыр бу һәр шагыйрьгә;
Төшә искә гарәфә кич яткан чагым,
Уйлап: «Кайчан таң?» – дип, ул атмаган таңым;
Әнкәемнең тавышлары колагымда:
«Гает җитте, тор, аппагым! тор, аппагым!»
Уйласаң ул якты көнне, килә күз яшь,
Хозур ла соң! инсан өчен бу хәл, бу яшь!
(“Бәйрәм вә сабыйлык вакыты”)

 

Сәхнәгә йөгереп, кечкенә Апуш керә.

Апуш (үксеп елый). Әнкәйне кайтарыгыз! Әнкәйне бирегез, алып китмәгез әнкәемне!

Шәрифә карчык: Үкермә. Нигә үкерәсен?

Апуш. (елый) Әнкәем, әнкәем минем, нигә алып киттеләр аны? Кая алып киттеләр аны?

Шәрифә. (усал итеп) Елама, дим, болай да бәхетсезлек кенә синең белән. Бар, урамга чыгып үкер, ичмаса (өйдән чыгарып җибәрә.) (аннары үз-үзенә сөйләнә) Кадалмас әле, килмешәк!

Апуш. Әби, туңдым, аякларым бозга ябышып катты. Керт инде өйгә, бик суык урамда…(елый)

 

Тукай.  (шигырь укый)

Күз яшең дә кипмичә егълап вафат булган әни!
Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?!

Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син,
һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы.

 

Сәхнә артыннан тавыш: Асрамага бала бирәм, кем ала?

 

Сәгъди абзый. (сәхнәгә килеп чыга) Әй, тукта, тукта, минем улым бит ул, минеке, үзем алам, мин бит аны бик күптәннән эзлим.

(Икенче яктан Апушны җитәкләп алып чыга)

 

Сәгъди абзый. Әйдә, улым, менә, Аллаһка шөкер, таптым бит үзеңне, бик күптән эзләдем бит мин сине, әйдә, улым.

Апуш. Син минем әтиме?

Сәгъди абзый. Әтиең, улым, әтиең. Өйдә сине әниең дә көтеп калды.

Апуш. Минем әни нинди ул?

Сәгъди абзый. Синең әниең бик сылу, йомшак күңелле. Менә  Кырлайга кайтып җитәрбез, әниең, каршы чыгып, көтеп тора торгандыр. Алла боерса, бездә катык, сөт, ипи күп, теләгәнчә ашарсың.

Апуш. Ипи? Катык? Сөт? (эчен уып, сөенә)

(Музыка Миләүшә Хайруллинаның «Тукай мәйданы» альбомыннан «Пар ат» трегы )

Шул көйгә атта барган кыяфәт ясап торалар.

Сәгъди абзый. Менә кайтып та җиттек. Хатын, хатын, баланың тамагы ач, бар, балага катык белән ипи китереп бир.

Үги әни. Ярый, әтисе. (Апушка борылып) Әйдә, улым, сыйлыйм әле үзеңне. Хәзер, балам, катыгым да сынып-сынып тора, ипекәйне дә бүген генә үзем салдым, Аллаһка шөкер. (башыннан сыйпап, иркәләп ала, катык белән ипи бирә, ашата)

 

Музыка  Миләүшә Хайруллинаның «Тукай мәйданы» альбомыннан «Бишек жыры» трегы

 

Тукай. Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл, Кырлай диләр.

Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай, диләр…

 

Апуш. Әнииии, урамга чыгып, Кырлай белән танышып керсәм ярыймы?

Үги әни. Бар, улым, бар (аркасыннан сөеп ала), адаша күрмә, алдыңны-артыңны карап йөр.

(Апуш урамга чыга, аны бертөркем балалар урап алалар)

1  нче бала ( Габдуллага төртеп) Әй, син кем?

2 нче бала. Каян килдең син монда?

3  нче бала. Моңарчы күренгәнең юк иде бит.

4  нче бала. Сәгъди абзыйлар капкасыннан чыкты ул.

1 нче бала. Сәгъди абзыйларга каладан кунакка кайткандыр әле.

2  нче бала. Ие шул, киемнәре дә калача

3 нче бала. Безнеке кебек түгел инде.

4 нче бала. Синең исемең ничек соң?

Апуш. Минме? Минме?, Габдуллаҗан инем исем

1  нче бала. Алайса, безнеңчә син Апуш булырсын!

Апуш. Мин? Апуш? Ярый, ошый миңа.

(балалар шаулашып алалар)

Апуш. Мине Сәгъди әтием алып кайтты. Мин хәзер аларда яшим. Көн саен ипи, сөт, катык ашыйм. Аларда ипи белән катык күүүп менә, күпме ашасаң да бетәрлек түгел (мактана).

1  нче бала. Их, минем дә ипи ашыйсым килә…

2 нче бала. Катыкны минем әни дә ясый инде аны… Сөт булса…

3 нче бала. Менә хәзер, катыкка манып, берәр зур гына ипи кисәген тамакка озатасы иде ул… (балалар хыялга бирелеп алалар)

4 нче бала. Ризык турында сөйләмәгез әле, болай да тамак ачты, әйдә, уйныйк әле булмаса, ашыйсы килү онытылыр. («Уйныйбыз, әйдәгез. «Ат-ат»лы уйныйк әле», дип шаулашалар)

Ат-атлы уены   музыка  Миләүшә Хайруллинаның «Тукай мәйданы» альбомыннан «Кызыклы шәкерт» трегы  (Уен беткәч: «Караңгы төште, әниләр ачуланыр, кайтыйк инде, бигрәк кызык уен булды, иртәгә дә чыгабызмы», дип шаулашып, кереп китәләр.)

 

Музыка  Миләүшә Хайруллинаның «Тукай мәйданы» альбомыннан «Бишек жыры» трегы

Сәхнәгә Хатын-кыз чыга, чәй әзерләп йөри. Апушка эндәшә.

 Үги әни. Габдуллаҗан, улым, тор инде. Әйдә, чәйләп алыйк та, Фәтхерахман хәзрәт өенә абыстайга барыйк.

Апуш. (күзләрен уып, йокыдан торып чыга, чәй  эчәргә утыра) Әни, мин абыстайга укырга бараммы?

 Үги әни. Җәй буе трай типтең, кышын да өйдә ята алмассың бит инде. Гыйлем эстәрсең.

Апуш. Мин тырышып укырмын, әни.

(җитәкләшеп чыгып китәләр.) Сәхнәгә абыстай һәм балалар кереп утыра, ярымтавышка  «Әл, пи, ти, си, җом, хи» (берничә тапкыр кабатлыйлар)  Апуш белән үги әнисе дә килеп керә.

 Үги әни. Әссәләме галәйкүм, абыстай.

Абыстай. Вәгәләйкүм әссәлам, кем, Сәгъди җәмәгате бит әле үзең?

 Үги әни. Әйе, абыстай, менә улыбызны алып килдем.  (абыстайга ике бөтен икмәк белән, бер-ике тиен акча бирә. Барысы да дога кыла, «Әмииин!» дип куялар. Хатын чыгып китә, балалар тезелеп утыра, абыстай чыбыгын селкеп утыра)

Барысы бергә. Әл, пи, ти, си, җом, хи (кычкырып, берничә тапкыр кабатлыйлар, Абыстай, торып, чыгып китә. «Кабатлагыз», ди)

Ул  чыгып киткәч, «Кәлимәтен, таибәтен, безнең әни бай хатын, изүе тулы тәңкә, борыны тулы алтын…», дип абыстайны үчекләп калалар. балалар үзара тарткалаша-эткәләшә башлыйлар, шуннан малайлар сугышу хәрәкәтле бию башкаралар

Музыка «Детство»  (Миләүшә Хайруллинаның «Материнское поле» альбомыннан трек )

Бию бетүгә, Тукай алга килә.

Тукай. Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным булганга, андагы хәтирәләр, дулкынландырып, минем һәрчак исемә төшеп торалар. («Туган авыл» җырын яңгырый (А.Монасыйпов музыкасы, Г.Тукай сүзләре))

 

«Туган тел» көе фонында бер бала алга килә һәм рольләрне башкаручылар белән таныштыра. Алар, үз чиратларында, Тукайның танылган сүзләрен әйтәләр.

Сәгъди абзый, Апуш, Үги әни (өчесе бергә килә): Театр яктылыкка, нурга илтә!

Кырлай балалары: «Эш беткәч, уйнарга ярый!»

Шәрифә карчык, абыстай:

         Очрый калса сезгә шушындый ярлылар,

         Яшьле күзле, моңланганнар вә зарлылар,–

Яшь балалар! Аларны сез яратыгыз,

Җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз.

Тукай. «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул!»

(Катнашучылар баш ия, пәрдә төшә.)