Габдулла Тукай – шигърият кояшы

(Г. Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган

әдәби-музыкаль кичә) 

     Рания ИБРАҺИМОВА,

 Тукай  районы

Новый поселогы урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Сәхнә түрендә Тукай портреты. Портрет янында гөлләр куелган. Шагыйрь әсәрләре буенча эшләнгән балалар рәсемнәреннән һәм Г.Тукай китапларыннан күргәзмә оештырыла, әдип  иҗатына багышланган плакатлар эленә.

 

 1 алып баручы:   Йөрәкләрне дәртләндереп,

Тирә-якны ямьгә күмеп,

Шаулап, гөрләп,

Яз килә, апрель килә.

2 алып баручы: Татар халкының бөек шагыйре  Габдулла Тукайның тууына быел 140 ел. Бүген шигырь бәйрәме. Безнең бәйрәмебез. Еллар узып, вакыт безне 1913 елның апрель көннәреннән ераклаштырган саен, Тукай безгә тагында якыная. Бу дөньялыкта бары 27 ел яшәп, халык җанына әверелгән Тукайның рухы – бүген дә безне туган телебезне, илебезне яратырга, аңа хезмәт итәргә чакыра.

1 алып баручы: Буын арты буын алмашыныр,

Гасыр арты узар гасырлар.

Шигъриятең һәйкәленә шулай,

Язлар һаман гөлләр ташырлар.

 ( “Бишек җыруы” ишетелә. Пәрдә ачыла. Авыл өенең алгы өлеше. Өй тәрәзәсеннән бишек тирбәлгәне күренә.  Ана җыры ишетелә. Бер укытучы  җырлый)

Әлли- бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу,

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып китәр бу,

Йокла, углым, йом күзең,

Йом, йом күзең, йолдызым;

Кичтән йокың кала да,

Егълап үтә көндезең.

Әлли- бәлли көйләрем,

Хикәятләр сөйләрем;

Сиңа теләк теләрем.

Бәхетле бул диярем.

Гыйззәтем син, кадрем син,

Минем йөрәк бәгърем син;

Куанычым, шатлыгым

Тик син минем, синсең, син.

(“Бишек җыруы”Г. Тукай сүзләре, халык көе.)

 

2 алып баручы:Бишектә ятучы  нәни баладан алып чал чәчле әби-бабайларга кадәр аның әсәрләрен үз итәләр, яраталар. Г. Тукай татар әдәбиятында беренче буларак, балалар аңларлык җиңел һәм матур телдә шигырьләр, мәсәлләр, очерклар яза. Ул  әсәрләре белән балаларда кешелек сыйфатлары тәрбияләүне бурыч итеп куя. Тукай балаларны хезмәт сөюче, тырыш кешеләр булырга өнди.

(укучылар чыга, яттан сөйлиләр)

 1 укучы: Шатлыгыннан бүген апрель көлә,

Көлү тавышы – һәрбер инештә.

Карлар түгел, җирнең җаны эри,

Апрель аңа шундый килешкән

 2 укучы: Апрель булып, илгә Тукай килә.

Үлгән җаннар, каннар яңара.

Яз аенда кем соң хыялланмый

Тукай кебек яшәп янарга!

3 укучы: Апрель булып, җиргә шатлык килә,

Яз уяна һәрбер күңелдә.

Күзен ача агач бөреләре,

Чәчәкләргә илем күмелә.

 4 укучы:Апрель булып, җиргә Тукай килә.

Мәңгелек яз җиргә китерә.

Шул язларны йөрәкләргә салып,

Киләчәккә безгә илтергә!

5 укучы: Мең тургайлы каләм – күңелем

Тиңдәше булган бүген:

Яз сулышына бирелеп,

Тыңлагыз Тукай күген!  (Мансур Сафин)

1 укучы:    Килә язлар, китә язлар,

Һәр ел саен үзгәрә ул, үзгәрә…

Һәр ел саен Тукай гына

Япь-яшь килеш килә безгә.

2 укучы:Тукай, синең моңлы исем белән

Бөтен үткәнебез бәйләнгән.

Синең сагыш тулы шигырьләрең

Халык җырларына әйләнгән.

 

 «Бәйрәм бүген» шигыре (7 сыйныф укучысы)

Г.Тукай сүзләренә язылган «Бәйрәм бүген» җыры башкарыла.

 

(«Туган авыл» шигырен 5 сыйныф укучысы сөйли)

 

(Экраннан Тукай музеена сәяхәт күрсәтелә.)

Укытучы : «Хикмәтле йорт»

(Г. Тукай музеена)

Монда минем туган телем,

Монда безнең рухият.

Монда ул – Тукай өендә –

Күңел сусаган хәят.

Киңәя сулыш алулар,

Керсәң ишеген ачып.

Каршылый шаян Шүрәле,

Иңбашларыңнан кагып.

Керфек аша су анасы,

Сирпеп ала күз нурын.

Суза да алтын тарагын,

Тәкъдим итәдер урын.

Куера гәп ике арада,

Тыңлап тора Тукайҗан.

Шәйлисез сез бу халәтне,

Килсәгездә сез кайчан.

Тарала Шәрыкъ көйләре

Бу йортның түрләреннән.

Агыла моң салмак кына

Шигърият илләреннән.

«Ялкау маэмай» – кәкре койрык,

Башкаен тезгә куйса,

Батыр кәҗә белән сарык

Бүрегә капкын куя.

Елмая Тукай күз кысып:

– Күрәсеңме, кариэм,

Йөр, килеп йөр, син адашма,

Синең өчен бу өем!

Гаҗәеп хикмәтле йорт бу,

Керсәң чыгасы килми.

Гүя, Бәйтулла сыман ул

Күңел түреннән китми.     (Хәмид Вәлиди)

1 алып баручы: Җимлекләрдә язгы аваз

Чыр-чу килә кошлар иле.

Чеңләп тора аһәңнәре:

Тукай көне, Тукай көне!

2 алып баручы: Табигатьтә үскәнсең син, күреп

Матурлыкның җанга якынын.

Иркен су буйлары, ак каеннар

Кабызгандыр шигъри ялкының.

Уйнагансың «Шүрәле»ләр белән

Кети-кети урман эчендә.

Төшергәнсең Кабан күленә син,

Сынагансың Дөю көчен дә.

1 алып баручы: Тукай – ул безнең горурлыгыбыз. Без синең иҗат мирасыңны, рухи яктылыгыңны дәвам итүчеләр.

Урам ташларыннан эзләмәгез

Тукай баскан утлы эзләрне.

Йөрәкләрдән аны сез эзләгез –

Йөрәкләрдә Тукай эзләре ,

Күңелләдә Тукай сүзләре.

 

 

 (6 нчы сыйныф укучылары Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйлиләр).

1 алып баручы:Тукай туган көн, чыннан да, зур бәйрәм. Үзенең үлемсезлеген алдан сизенгән, эшләп калдырган бөек эшләренең һичбер вакытта да үләчәк түгеллеген алдан белгән Тукай шундый сүзләр язып калдырган:

Ашкынамын мин әбәд бетмәс урынга, мәңгегә,

Мәңгелеккә — мәнге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә!

Анда мин мәңге көләч һәм мәңге яшь булмак телим;

Бу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим.      («Ваксынмыйм», 1912)

2 алып баручы: Шагыйрьнең теләге җәмгыятьтә тулысынча тормышка ашты. Аның гуманистик поэзиясе, халыкның батырлыгын, хезмәт сөючәнлеген һәм әхлакый сафлыгын җырлаган әсәрләре чын мәгънәсендә халык байлыгына әверелде. Аның даны илебез буйлап киләчәккә атлавын дәвам иттерә. Габдулла Тукай үрнәгендә укучыларыбыз да үзләренең каләмнәрен сынап карыйлар.

 

(Шигабиева Р., Павликовская Л., Нәҗипова А., Кашапов Р. үзләре язган шигырьләрен укыйлар).

 

А.Б. Татар теле – Бөек Тукай теле

Туган телем – милли җырларым.

Мәңге яшәрсең син, Апуш-Тукай,

Яңгыратып йөрәк моңнарын.

Тибрәндереп күңел кылларын.

 

Безнең районыбыз Тукай исемен йөртә. Быел, 2026 нчы елда,  бөек шагыйрь исемен йөртүче районыбыз оештырылуга 50 ел тула. Хезмәт сөючән, игелекле, белемле, батыр ул – кызлары белән данлыклы ул.

Кадерле кунакларыбыз! Тукай көненә багышланган кичәбез ахырына якынлаша. Аны «Туган тел» җыры белән тәмамлыйсы килә. Бу безнең Тукайга  булган тирән хөрмәтебез, ихтирамыбыз булыр. Рәхмәт сезгә!

 

(Илһам Шакиров  башкаруында «Туган тел» җыры куела, балалар кушылып җырлыйлар)

 

Кулланылган әдәбият:

1) Г.Тукай шигырь җыентыгы.

2) Мансур Сафин шигырьләре

3)  Хәмид Вәлиди шигырьләре